Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Газинур МОРАТ: СӘФӘРЛӘРДӘ ЯЗСЫН КАВЫШЫРГА…

АРЫСЛАН Лев Гумилёв рухына Хакның фатихасы кирәктер ул, Хакны әйтер өчен халыкка... Вөҗүдендә Дала җәйрәп яткан, Көн итсә дә үзе тарлыкта. Вөҗүдендә Дала җәйрәп яткан, Чорлар буйлап җилгән туратта. Бөек, диеп, кушаматын хәтта Каторжаннар кушкан ГУЛАГта. Бөек шагыйрьләрнең бөек улы, Гаҗиз калып ялган, мәкердән, Тимер читлектә дә, яшеренеп, Хак тарихны...

АРЫСЛАН
Лев Гумилёв рухына
Хакның фатихасы кирәктер ул,
Хакны әйтер өчен халыкка...
Вөҗүдендә Дала җәйрәп яткан,
Көн итсә дә үзе тарлыкта.
Вөҗүдендә Дала җәйрәп яткан,
Чорлар буйлап җилгән туратта.
Бөек, диеп, кушаматын хәтта
Каторжаннар кушкан ГУЛАГта.
Бөек шагыйрьләрнең бөек улы,
Гаҗиз калып ялган, мәкердән,
Тимер читлектә дә, яшеренеп,
Хак тарихны язган хәтердән.
Язган -
кыйтгалардан
кыйтгаларга
Кубарылып илләр күчкәнен.
Һуннар хакын хаклап, берьялгызы
Әйләндергән тарих көпчәген.
Дала хакын, Алла хакын хаклап,
Аралаган безне яладан.
Әлмисакта түрк һәм тереклек
Бер тамырдан гүя яралган.
Бер тамырдан гүя яралганбыз,
Таралганбыз җиһан буйлата.
Мәрткә киткән Дала балбалларын
Хәтер үзе килеп уята.
Мәңге тынмас Сак-Сок иңрәүләре
Сеңеп калгандыр күк ташларга.
Мәшригында һәр бирмеш көн әнә
Татар бугазыннан башлана.
Мәгърибендә һәр бирмеш көн әнә
Алып тауга кайтып сыгына.
Сак-Сок иңрәүләре әверелгән
Кыйтгаларның уртак җырына.
Бөек шагыйрьләрнең бөек улы,
Арыслан да үзе, алып та...
Вөҗүдендә Дала җәйрәп яткан,
Көн итсә дә кимлек-тарлыкта.
ШАГЫЙРЬ АВЫЛЫ
Рөстәм абыйга
Бу тарихта кыйтгалар да
Кергән анысы гүргә.
Ә бүген бер авыл вафат -
Басыгыз аягүрә.
Ә бүген бер авыл вафат,
Шагыйрь авылы - Йолдыз.
Беләм, Мингалим, авылсыз
Мәңгелек ятим, тол без.
Яшәп буладыр ялгыз да,
Яшәп буладыр - беләм.
Космик ялгызлык сагышын
Сеңдергән күзләреңнән
Таныйм синең авылыңны,
Таныйм да... тынып калам.
Әнә кызлар суга төшә
Чирәмле тыкрыклардан.
Әнә әнкәң көтү куа,
Әнә син... малай чагың.
Белә микән ул төп йортта
Мәңгегә калачагын.
Белә микән ул -
Үлемсез
Җырга әвереләсен.
Әйе, безгә бу дөньяда
Һәрчак авыр, беләсең.
Әремле нигез өстендә
Җилләр укый җеназа.
Шагыйрьнең авылы
вафат -
Тын калыгыз беразга.
ХӨРМӘТЛЕ ЧЫҢГЫЗ ӘКӘ ЯДКӘРЕ
Ике мең дә сигезенче сәнә
Язын озаткан бер заманда:
«Чыңгыз әкә Кукмарага кайта»
Дигән хәбәр килде Казанга.
Чыңгыз Кукмарага кайта икән,
Кукмарага - Күк Тау иленә.
Бабалары гомер иткән нигез
Көтә икән аны биредә.
Чыңгыз әкә Кукмарага кайта -
Гомер күрмәстәй бер тамаша.
Ул - Нәгыймә абыстайның улы -
Минем якташ икән ләбаса.
Ул да, әйдә, үзе ачып керсен
Идел-йортның ырыс капкасын.
Язу язарга да ярыйдыр, дим,
Чыңгыз әкә булса якташың.
Ул да, әйдә, кочып еласын бер
Безнең шәҗәрәи талларны...
Идел-йортка чаклы кайтты Чыңгыз,
Кайтып кына җитә алмады.
Кайтып җитәсе лә иде юкса,
Сәфәренә чыкса иртәрәк.
ТӨП нигезгә юллар, һай, урау шул,
Ул гел ерак, һәрчак читтәрәк.
ЙӨЗ чакрымнар гына иде юкса,
Казан белән Күк Тау арасы.
ТӨП нигезгә кайтып баш орырга
Гел кичегә адәм баласы.
Бер атлам юл калган иде юкса,
Шуны узу язсын кемгә дә.
Кукмарага кайтып бара Чыңгыз
Гасырдан да озын көннәрдә.
ЙӘГЕЗ, БЕР ДОГА!
Аяз Гыйләҗевкә
Бу дөнья сезнең дә, агай,
Иңнәрдә тора...
Фәрештәләр куәт бирсен -
Йәгез, бер дога!
Ил корабы фарватерда
Утырган комга...
Бурлак булып җигелгәнсез -
Йәгез, бер дога!
Кулларга зынҗыр салынган,
Уйларга - богау...
Зынҗырсыз җыр саулыгына -
Йәгез, бер дога!
Исәр заман дулый һаман -
Вата да кора...
Хәрабәләр рухына -
Йәгез, бер дога!
Күп яшәлде бисмилласыз -
Кичерсен Хода...
Сәҗдәгә китәр чак, агай,
Йәгез, бер дога!..
Йәгез, бер дога...
ТАШ
Рәшит Әхмәтҗанга
Шагыйрь тәрәзенә таш аттылар,
аһ, ваттылар,
челпәрәмә килде тәрәз.
...Метафоралар белән
чуарланган кәгазь
телдән калды кинәт.
...Киштәдәге шигырь китаплары -
Назон,
Лермонтов,
Җәлил,
Туфан
ныграк сыендылар бер-берсенә.
...Читлектәге минор кенәриләр,
әверелеп нота-көйгә,
ташландылар ватык тәрәзәгә...
...Дивардагы кадими сәгатьнең
бөкшәйгән хаста күкесе,
сукрана-сукрана,
Вакыт тирәли йөрде очып.
...Онытма, Көн!
Бүген төнге бердә
таш бәгырьләр
таш аттылар
Шагыйрь тәрәзенә.
Һәм качтылар.
Сорау билгеседәй бөкрәеп,
ашыга-ашыга
кереп югалдылар
Айлы төн эченә.
ЯШЬТИ
(Мәгъсум Хуҗин ядкәре)
Яшьти, диеп дәшә идек аңа,
Яшьти санар иде үзе дә.
Бар килбәте гел яшьләрчә иде,
Ил агасы - гамәл-сүзендә.
Көмеш кунган калын каш астыннан
Һәрчак сынап бакты дөньяга.
Зар белмәде үзе...
Ә җанында -
Посып яткан булган мең яра.
Йөрәккәен парә-парә телгән
Көйсез дөньяның бу көйләре.
Тәкъдиренә уеп язылганны
Ул хикәят итеп сөйләде.
Гел сагыштан тора иде үзе,
Гел сагыныр иде Сабаны...
Гомер дигән шул бер хикәяткә
Сыйган икән тарих сабагы.
- Сез, тәпәчләр, - дияр иде безгә, -
Безнең башка кемнәр ормаган?!
Әтәмбигә юкса әйләнербез,
Төшеп кала күрмик олаудан.
Ил-кыйтгалар буйлап олау-олау
Коелыштык инде болай да.
Офыкларның һәрбер тарафында
Үксез әтәмбиләр моңая...
Шулай сөйләр иде хикәятен,
Тәкъдир белән гәптәш иде ул.
Яшьти иде...
Юкса үзе минем
Әткәй белән яшьтәш иде ул.
1910 ЕЛ, 7 НОЯБРЬ
Ил агасы ерак юлга чыккан,
Яшьлегендә узган таныш юлга.
Каф тау тарафына китеп барган,
Догалы күк белән кавышырга.
Фәрештәсе качкан үз илендә
Ишеткән ул чаңнар каргышын да.
Үз-үзенә кайтып барган чакта
Бер Раббысы белән кавышырга,
Күкләр өненең ул аһәңен дә
Ишеткәндер азан тавышында...
Лев Толстой хәзрәтләре кебек
Сәфәрләрдә язсын кавышырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев