Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Газинур МОРАТ: МИН ДӘ БӘЕТ ЧЫГАРМАКЧЫ ИДЕМ...

(Багышлаулар) ЯШЬТИ Мәгъсум Хуҗин ядкәре Яшьти, диеп дәшә идек аңа, Яшьти санар иде үзе дә. Бар килбәте гел яшьләрчә иде, Ил агасы - гамәл-сүзендә. Көмеш кунган калын каш астыннан Һәрчак сынап бакты дөньяга. Зар белмәде үзе... Ә җанында Посып яткан булган мең яра. Йөрәккәен парә-парә телгән Көйсез дөньяның бу көйләре....

(Багышлаулар)


ЯШЬТИ

Мәгъсум Хуҗин ядкәре

Яшьти, диеп дәшә идек аңа,
Яшьти санар иде үзе дә.
Бар килбәте гел яшьләрчә иде,
Ил агасы - гамәл-сүзендә.

Көмеш кунган калын каш астыннан
Һәрчак сынап бакты дөньяга.
Зар белмәде үзе...
Ә җанында
Посып яткан булган мең яра.

Йөрәккәен парә-парә телгән
Көйсез дөньяның бу көйләре.
Тәкъдиренә уеп язылганны
Ул хикәят итеп сөйләде.

Гел сагыштан тора иде үзе,
Гел сагыныр иде Сабаны...
Гомер дигән шул бер хикәяткә
Сыйган икән тарих сабагы.

- Сез, тәпәчләр, - дияр иде безгә, -
Безнең башка кемнәр ормаган?!
Әтәмбигә юкса әйләнербез,
Төшеп кала күрмик олаудан.

Ил-кыйтгалар буйлап олау-олау
Коелыштык инде болай да.
Офыкларның һәрбер тарафында
Үксез әтәмбиләр моңая...

Шулай сөйләр иде хикәятен,
Тәкъдир белән гәптәш иде ул.
Яшьти иде..
Юкса үзе минем
Әткәй белән яшьтәш иде ул.

ЙӘГЕЗ, БЕР ДОГА!

Аяз Гыйләҗевкә

Бу дөнья сезнең дә, агай,
Иңнәрдә тора...
Фәрештәләр куәт бирсен -
Йәгез, бер дога!

Ил корабы фарватерда
Утырган комга...
Бурлак булып җигелгәнсез -
Йәгез, бер дога!

Кулларга зынҗыр салынган,
Уйларга - богау...
Зынҗырсыз җыр саулыгына -
Йәгез, бер дога!

Исәр заман дулый һаман -
Вата да кора...
Хәрабәләр рухына -
Йәгез, бер дога!

Күп яшәлде бисмилласыз -
Кичерсен Хода...
Сәҗдәгә китәр чак, агай,
Йәгез, бер дога!..

Йәгез, бер дога...

ТАШ

Рәшит Әхмәтҗанга

Шагыйрь тәрәзенә таш аттылар, -
аһ, ваттылар, -
челпәрәмә килде тәрәз.

...Метафоралар белән
чуарланган кәгазь
телдән калды кинәт.

...Киштәдәге шигырь китаплары -
Назон,
Лермонтов,
Җәлил,
Туфан
ныграк сыендылар бер-берсенә.

...Читлектәге минор кенәриләр,
әверелеп нота-көйгә,
ташландылар ватык тәрәзәгә...

...Дивардагы кадими сәгатьнең
бөкшәйгән хаста күкесе,
сукрана-сукрана,
Вакыт тирәли йөрде очып.

...Онытма, Көн!
Бүген төнге 1дә
таш бәгырьләр
таш аттылар
Шагыйрь тәрәзенә.

Һәм качтылар.

Сорау билгеседәй бөкрәеп,
ашыга-ашыга
кереп югалдылар
Айлы төн эченә.

БӘЕТ

Фәиз Зөлкарнәй рухына

Бәетләргә бәет чыгарырлык
Чорсыз чорлар килгән чагында
Мин дә бәет чыгармакчы булдым,
Сыктамакчы булдым тагын да.

Мин дә бәет чыгармакчы булдым
Күккә ашкан кардәш хакында.
Ай күрде дә Кояш алды аны
Үз янына,Тәңре катына.

Мин дә бәет чыгармакчы булдым
Бер юламан егет турында.
Еллар түгел - юллар илтә икән
Кайтып булмый торган урынга.

Еллар түгел - юллар өзә икән
Юламанның соңгы сәфәрен.
Соңгы сәфәр...
Фәрештәләр мәллә
Буташтырган гамәл дәфтәрен?!

Еллар түгел - юллар кисә икән
Соңгы өметне дә...
Шуңарга
Юл газабы - гүр газабы, диеп
Калды хәзер авыр суларга.

Чәкештергән идек чәркәләрне
Шигырь саулыгына икәү без.
Үзебезнең исәнлекне генә
Истән чыгарганбыз икәнбез.

Чәкештергән идек чәркәләрне
Болай гына... Күңел өчен дә.
Офык аръягында чал Вакыт та
Керәдер күк шәфәкъ төсенә.

Чәкештергән идек чәркәләрне
Дөнья белән...
Булдык... казалы...
Юламанны соңгы сәфәренә
Озатадыр Киек Каз Юлы.

Мин дә бәет чыгармакчы идем,
Сыктамакчы идем тагын да,
Бәетләргә бәет чыгарырлык
Чорсыз чорлар килгән чагында.

Мин дә бәет чыгармакчы идем...

ШАГЫЙРЬ АВЫЛЫ

Рөстәм абыйга

Бу тарихта кыйтгалар да
Кергән анысы гүргә.
Ә бүген бер авыл вафат -
Басыгыз аягүрә.

Ә бүген бер авыл вафат,
Шагыйрь авылы - Йолдыз.
Беләм, Мингалим, авылсыз
Мәңгелек ятим, тол без.

Яшәп буладыр ялгыз да,
Яшәп буладыр - беләм.
Космик ялгызлык сагышын
Сеңдергән күзләреңнән
Таныйм синең авылыңны,
Таныйм да... тынып калам.
Әнә, кызлар суга төшә
Чирәмле тыкрыклардан.

Әнә, әнкәң көтү куа,
Әнә, син... малай чагың.
Белә микән ул төп йортта
Мәңгегә калачагын.

Белә микән ул -
Үлемсез
Җырга әвереләсен.
Әйе, безгә бу дөньяда
Һәрчак авыр, беләсең.

Әремле нигез өстендә
Җилләр укый җеназа.
Шагыйрьнең авылы вафат -
Тын калыгыз беразга.

ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ

Гаян ага Әхмәтшинга

Остазның да остазлары була,
Останың да була остарагы.
Бу дөньяга ишек-тәрәз уйган
Галиҗәнап халык осталары.

Балта сораганга шөшле биреп,
Шаярса да язмыш дигәннәре,
Ил сурәтен ясап түргә элгән
Галиҗәнап халык ирәннәре.

Моң сурәтен бизәк итеп уйган
Идел-йортның тәрәз йөзлегенә.
Шуңадыр без үзебез дә моңсу,
Өйләр дә гел моңсу йөзле генә.

Моңсуланырсың да...
Сәрхуш дөнья
Ишек-тәрәзәне бутаганда,
Намус тәрәзәдән йөргән чакта,
Бурзай яткан чакта бусагада.

Моңсуланырсың да...
Җан сурәтен
Шау тимердән койган чакта заман.
Ярый әле хәлфә Акмулладай
Халык осталары исән-аман.

Балта сораганга шөшле биреп,
Шаярса да язмыш дигәннәре,
Бу дөньяга ишек-тәрәз уйган
Галиҗәнап халык ирәннәре.


АРХЕОЛОГ

Равил Фәхретдиновка

...Сак кына орынды
Тарих ярасына -
Шәһәрләр калыкты
Балчык арасыннан.

Калыкты нигездән
Үксез каберташлар.
Сискәнешеп куйды
Кылыч кискән башлар.

Ә башлар киселә
Баш имәгән өчен...
...Телсез хәрабәләр -
Җиңелгәннәр үче.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев