Мәдәни җомга

Газинур МОРАТ: КҮКЛӘР ТОРЫР ҺӘРЧАК ТИГЕЗЛӘП…

КИТАП СҮЗЕ Хөкем итмә - хөкем ителмәссең, - Күктән иңгән тәүге хәбәрдер. Әлмисактан килгән Китап сүзен Хәкарәтләү язык, хәрәмдер. Угры түгел - тугры булу кирәк, - Шулай кушкан Китап яшәргә. Кассаплыкны кәсеп иткән өчен Купкандыр бу Җирдә мәхшәр дә. Кан коючы, җан кыючы булып, Барымтага барма күршеңә. Хәрәм белән түгел...

КИТАП СҮЗЕ
Хөкем итмә - хөкем ителмәссең, -
Күктән иңгән тәүге хәбәрдер.
Әлмисактан килгән Китап сүзен
Хәкарәтләү язык, хәрәмдер.
Угры түгел - тугры булу кирәк, -
Шулай кушкан Китап яшәргә.
Кассаплыкны кәсеп иткән өчен
Купкандыр бу Җирдә мәхшәр дә.
Кан коючы, җан кыючы булып,
Барымтага барма күршеңә.
Хәрәм белән түгел - хәләл белән
Яшәү иңдерелгән кешегә.
Яманлыкны ялган белән ямау -
Илгә килгән иң зур казадыр.
Илдә һаман канун ишәйгәндә,
Азгынлык та шулай азадыр.
Китап сүзе иңгәчтен дә, дөнья
Карыш юл да, гүя, үтмәгән.
Илдә һаман канун ишәйгәндә,
Илнең башы чыкмас фетнәдән.
Бер кануны меңгә әйләнгәндә,
Меңгә төрләнгәндә үзебез,
Сират күперен дә кичәрбез күк,
Тота алсак Китап сүзен без.
ГӨЛНАР ХАНЫМ
Бар дөньясы, кыргый, диеп каргый,
Корсын, диеп, тизрәк аты гына.
Шул кавем соң ник кирәккән әле
Казан башлыгының хатынына?
Кара йөзләр каһкаһәләп көлә,
Зыян килгәндер, дип, акылына.
Ә Мәрҗани ни хаҗәт соң әле
Шундый көяз марҗа хатынына?
Хәзрәт, диеп зурлап дәшә аңа,
Гел килешле хәтта татарчасы.
Каюм Насыйридан сабак ала,
Өйрәнгәне - төрек, татар, фарсы...
Танып аны, үзе ачыладыр
"Кырык бакча"ларның капкасы да...
Хуш килдеңез, - диеп каршылый ул
Фатих Кәриминең атасын да.
Дөнья белән ипле аңлаша ул,
Гарәбен дә белә, алманын да...
Үз телендә ләкин аңламыйлар,
Бу илне шул кыен аңлавы да.
Кара йөзләр һаман пошаманда,
Ни даулый ул, диләр, ни хакына?
Бу татар соң ник кирәккән әле
Изге анакайга тиң хатынга?
...Ә ул, әнә, җылы эзләп йөри
Казан ятимнәре кавеменә.
Кеше шулай кара дәверләрнең
Вөҗдан, намусына әверелә.
Ә ул, әнә, якты эзләп йөри
Илсез илдәшләре өммәтенә.
Ә хәзрәтләр дога багышлыйдыр
Ольга Сергеевна хөрмәтенә.
Ярый әле илендә бер бикә
Аңлый белә, диеп, үксез хәлен.
Ә ул һаман: "Хуш килдеңез!" - диеп
Каршы алыр Казан үксезләрен...
ЧАПАЙ
Рафаил Фәттахов истәлегенә
Кәккүк гомер юраса да,
Безгә
Гел яшисе икән сагаеп...
Тагын бер яшьтием китеп барган,
Малай чакның чая Чапае.
Тагын бер яшьтием китеп барган,
Чапай кебек җилә торганы -
Ат караучы Кәшиф абзый улы,
Бөдрә Бәдәр апа оланы,
Син - Тауасты узаманы идең,
Тауга карап без дә исәйдек...
Без шыртлака сөзгән инештә дә
Сыза әнә күпме истәлек.
Шул инешкә чумып, бата-калка,
Без өйрәнгән идек йөзәргә.
Йөзә-йөзә, бер талчыгыр чаклар
Килә икән, килә безгә дә.
Тауастының казы таласа да,
Еламадык бугай - түздек без...
Тау башында атлар саклап үстек,
Колын чакта гына үзебез.
Тау башында атлар саклап үстек.
Учак үрләттергән чакларда,
Дөнья гизә идек
Үзебезнең
Борак дигән парлак атларда.
Дөнья гизә идек...
Сәфәрләрнең
Көтеп алдык аннан азагын -
Син Мәскәүгә китеп оя кордың,
Мин ятиме булдым Казанның.
Еракмы без, әллә якындамы -
Күкләр торыр һәрчак тигезләп, -
Кая гына барып сыенсак та,
Сыгынырбыз туган нигезгә.
Мин дә, яшьти, йөзне яшәмәмдер,
Яшәүләрнең белмим хәйләсен.
Каударланмый гына
Бу дөньяга
Бер-ике сүз бардыр әйтәсем.
Мин дә, яшьти, учак тирәсендә
Дөнья гизгән чакны сагынам.
Бер үксисе иде...
Яхшы түгел... -
Малай чагым тарта чабудан.
Син бит, яшьти, безнең Чапай идең,
Гел Чапай күк җилә торганы -
Ат караучы Кәшиф абзый улы,
Бөдрә Бәдәр апа оланы.
Без үскәндә ут күршеләр идек,
Хыялдаш та идек, кардәш тә...
Мин ышанам: бакый йортыбыз да
Төп нигездә булыр, янәшә...
ЕВТУШЕНКО ШИГЫРЬ УКЫЙ
Муса Җәлил сәхнәсендә бүген
Бер шагыйрьлек кенә тамаша, -
Евтушенко безгә шигырь укый,
Үз яшьлеге белән аңлаша.
Евтушенко шигырь укый безгә,
Яшьлек мәгъшукасы хакында.
Үзе һаман япь-яшь...
Сүзе генә
Олыгайган инде чак кына.
Чынлап сөя белсәң, сиксәндә дә
Сөюнамә бик шәп языла.
Очкын чәчә күзе...
Үзе генә
Сабырланган инде аз гына.
Күк астында гомер чигә-чигә,
Аң да, җан да, дан да чүкелә.
Уе гел биектә...
Буе гына
Чүгә төшкән кебек чүт кенә.
Казанны да ул үз итте бугай,
Үз иткәндер, димәк, Казан да, -
Яшьлегендә безгә юкка гына
Килмәгәндер дастан язарга.
Канатланыр Сүзгә бәрабәрдер
Шагыйрь гомеренең кыйммәте...
Евтушенко безгә шигырь укый,
Дон Кихоттай - бөтен килбәте.
Евтушенко шигырь укый безгә,
Үз яшьлеге белән аңлаша.
Муса Җәлил сәхнәсендә бүген
Бер шагыйрьлек кенә тамаша...
ШИГЫРЬ ӘЙТЕП...
Җәмил атлы җилле бер җегет ул,
Үзе чапак, үзе чаядыр.
Ул һәрвакыт юлда. КамАЗында
Дөнья йөген илтә каядыр.
Ул һәрвакыт юлда.
Ә юл башы
Бер саладан аның, Сабадан.
Чакрымнары күптән ашкан инде
Айны урап кайтыр чамадан.
Тәкъдире шул: үз-үзенә кеше
Юллар кичә-кичә төшенә.
Ул да, әнә, Айдан хикмәт эзли,
Зөһрә кызны күреп төшендә.
Шөгыле шәп - шигырь ярата ул,
Шигырь белән көйли дөньясын.
Һәркем дә, ди, иртән шигырь әйтеп,
Догалы сүз әйтеп уянсын.
Догалы сүз белән дөнья көтсәң,
Чынга ашар татлы төшләр дә.
Эшем кешеләре ишәйгәндә,
Эш кешесе, ди ул, өшәнә.
Эшлесеннән эшлексезе ишле, -
Дөнья, әнә, шулай бүленгән...
Ул Зөлфәтне безгә яттан сөйли,
Һәм Мәһдине белә күңелдән.
Яттан сөйли, - нәкъ шагыйрьчә итеп,
Күккә чөя-чөя бармагын, -
Рәшит Әхмәтҗанны, Мөдәррисне...
Һәм... көрсенеп куя аннары.
Күңел сәфәрендә үз юлдашы
Язгандыр шул һәрбер юлчыга.
Ул һәрвакыт юлда.
Шигырь әйтеп,
Догалы сүз әйтеп юл чыга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: