Мәдәни җомга

Газинур Морат: Һичберәү дә хаталанмас  Хаталар ошый миңа...

Берәүне дә гашыйк итмәс  Буй кызлар ошый миңа.

ҖАН СУРӘТЕ

Күбәләккә генә әверелә калса 
Фани дөнья кичкән һәр бәндәнең җаны, 
Нинди мәгънәсез булыр иде хәят! 
Нинди мәгънәсез булыр иде дөнья!

Ә Табигать, шөкер, гадел хөкем итә, 
Шөкер,Табигатьнең кануннары башка: 
Кемнең җаны әверелә гөл-чәчәккә, 
Кемнең җаны әверелә ташка.
Кемнең җаны әверелә утка, суга, 
Кемнең җаны әверелә үрмәкүчкә, 
Кемнең җаны әверелә кыя-тауга, 
Очар кошка,
                     йомранга
                     йә кәлтәгә...

Мәгънәлерәк булсын дип җирдә яшәвем, 
Мәгънәлерәк булсын дип җирдә үлемем, 
Җан сурәте – 
Илаһ Табигатькә 
Сәҗдә кылам бүген.
 

АЛДАКЧЫ

Ул алдаша белми иде.
Алдашмаска өйрәнде ул 
үлән-агачлардан, 
киек җәнлекләрдән, 
ел фасылларыннан, 
тугры дусты Актырнактан, 
бабасыннан...

Алдашмаска өйрәнде ул 
яраткан китапларыннан, 
кыйссалардан, 
якты әкиятләрдән, 
чал Кояштан...
Ахры, мәҗүси иде ул – 
риясыз мәҗүси иде.

...Ә кешеләр ышанмады аңа – 
һәр сүзеннән ялган эзләделәр, 
һәм үзен дә сукмадылар санга.

Шәрран ачык гаҗиз җаны, 
имгәтелгән нәни коштай, 
әй талпынды, 
әй талпынды...

...Шулчак ерактан-ерактан – 
кыйбласыз тарафтан 
тонык кына аваз килде – 
гүя үз өне иде ул, 
гүя коткаручы иде: 
«Бу – дөнья бу, тинтәк,
Җайлаша белергә кирәк, 
җайлаша белергә кирәк!»

Ул алдаша белми иде. 
Хәзер ул алдакчы инде.

...Хәзер инде кешеләр дә, 
ахры, чынлап ышандылар аңа – 
һәр сүзеннән хаклык таба алар, 
һәм үзен дә саный алар санга...


ТАЛЧУК

Азык эзлим, имеш, мин дә язарыма – 
йөрим гүя дөнья базарында.
Кемнәр генә,
ниләр генә юк биредә!

Үз-үзеннән кыйммәт хакка 
кайсы әнә чүәк сата, 
кайсы әнә күлмәк сата, 
кайсы әнә гайбәт сата – 
үзен сата 
үз-үзеннән кыйммәт хакка.

Мәгънәсез сатулашу-гаугалардан, 
оятсыз каргану-сүгенүләрдән, 
чибәр кызларга әйтелгән 
очсыз комплиментлардан 
саранча күчедәй гөжли башым.

...Кинәт базар телсез-өнсез калды – 
Димәк, базар шаккатыргыч хәбәр алды: 
– Бәхет сатам! Бәхет сатам 
үз иясенә! 
Бәхет сатам! – диде бер карт, – 
үз бәясенә!
(Кулына тутык дага тоткан 
бөкре бер карт иде ул, 
бөкре бер карт иде...)
Шулчак 
«Адидас» сатып торучылар да, 
тиен санаучы алкашлар да,
көяз урам кызлары да 
дәррәү ябырылды картка – 
бастылар чиратка.

...Ә бүген, төн уртасында, 
йокы аралаш, пышылдап:
– Мин бәхетле, – диде ярым.

Сискәнеп киттем.
 

ЭЧКЕ ДИАЛОГ

Әйтәсе иде: 
– Ни уйлый кеше хакында
         үлән-агачлар,
                  җәнлек-җанварлар, 
                               очар кошлар?..

– Ни уйлый үзе хакында 
         кесә караклары, 
                  урам көчекләре,
                          куштан-әләкчеләр, 
                                   доносчылар 
                                                 һ.б.

– Ни уйлый иле хакында
иленнән мәхрүм халыклар,
                  ыру-кабиләләр?..

Әйтәсе иде: 
– Нигә йолдызларны үтермәкче тиран? 
– Нигә мылтык төзи бәндә аккошка да? 
– Нигә шагыйрьләрнең 
                                     гомерләре кыска?

Әйтәсе иде: 
– Нигә кайчак акыллы да
Яза соң акылдан?

Әйтәсе иде:
– Ни уйда икән кешеләр
Үзләре хакында?..
 

ЗӘВЫК

Берәүнең дә кулы җитмәс 
Йолдызлар ошый миңа.

Берәүне дә гашыйк итмәс 
Буй кызлар ошый миңа.

Һичберәү дә хаталанмас 
Хаталар ошый миңа.

Һичкемгә дә охшамаган 
Кешеләр ошый миңа.
 

МИН РИЗА

Һәр гашыйк кавыша алса – 
шыксыз төн булырга да;
Һәр кеше көләч яшәсә – 
бәхетсез булырга да;
Ил-халыклар туганлашса – 
...сәясәт булырга да 
мин риза.
 

ХАЛЫК ХӘСТӘРЕ

Йоласы шундый: 
кышка – печәнсез, 
җәйгә әйрәнсез 
керми ул халык.

Шундый гадәте: 
энәдән алып дастанынача 
барлый ул халык.

...Киләчәгенә 
телсез-лөгатьсез 
бармый ул халык.


ГӘПТӘШЛӘР

Кичке якта, 
фани борчулардан арына төшкәч, 
подъезд ишеге төбендә, 
агач эскәмиягә утырып, 
картлар гәпләшә көн дә.

Кайсы оныгын иярткән, 
кайсы – этен, 
кайсы тәмәке төрә...

Картлар гәпләшә.

– Кышы бигрәк салкын иде,
игеннәр уңды микән? 
– Безнең Өчиледә быел 
Сабантуй булды микән?
– Көтү дә кайткандыр инде... 
– И кордаш, сагышланма. 
Печәнгә төшкәндер халык 
безнең Салагышта да.

Картлар гәпләшә.

Кичке якта, 
подъезд ишеге төбендә, 
агач эскәмиягә утырып, 
картлар гәпләшә көн дә...


ПЕЧӘН ӨСТЕ

Болында
җиде карт
ун карчык
       печәнгә төшкәннәр
       болынга

дүрт кәҗә 
биш сарык
өч бәрән
        йөриләр чемченеп
        болында

болында
покослар
покослар
        ястык күк покослар
        болында

җиде карт
ун карчык
утырып
ял итә
покослар өстендә

кайчандыр
тәгәри-тәгәри
кочышкан
үбешкән
сөешкән
покослар өстендә

юкса шул ук Кояш
чалгылар йөзендә
юкса шул ук Кояш
картлар күзендә.

 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: