Мәдәни җомга

Гарифҗан Мөхәммәтшин: Безнең яшәү бары каралама...

Кайда йөрсәм – тоям татар моңын, Ул моңлы да, уйлы, шаян да...

 РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлек­лесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе от­личнигы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Гарифҗан Мөхәммәтшинга шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. 


БЕЗНЕҢ ГОМЕР

Безнең яшәү бары каралама,
Язалмадык акка күчереп,
Хәлсезләндек, ахры, яши-яши
Хәтсез югалтулар кичереп.

Ихласы да булды, уены да –
Үзебезчә булды барсы да,
Такыр юлда кайчак сөртенгәнбез
Ашыгудан, әллә ярсудан.

Башлаганы булган, ташлаганы,
Югалтканы... сөеп бетерми,
Уйламыйча нокта куйганбыз шул,
Кую кирәк чакта өтерне.

Изге эшләр азрак башкарылган,
Кыеклары күбрәк кылынган,
Заманы да килде – йөрмәдек шул
Чәчәк җыеп кына болыннан.

Без күрәсен башка кемнәр күрсен –
Язмышларга шулай язылган,
Сабырлыклар кайчак җитмәгәндер,
Түзәр чакта тузып азылган.

Ә гомер бер, күпме үкенсәң дә,
Булмый аны кире кайтарып.
Безнең гомер бары каралама –
Шуны аңладым, беткәч картаеп.

Язалмадык аны күчереп акка,
Анысына вакыт калмады...
Ә шулай да юкка яшәлмәгән,
Гомер үткәч шуны аңладым.

Бу дөньяда юкка яшәлмәгән –
Нидер кала җирдә бездән дә,
Искә алыр кемдер без утырткан
Алмагачтан алма өзгәндә.


ЯЗМЫШЫМА

Мин рәхмәтле язмышыма –
Туган җирдән аермаган,
Чит җирләргә илтеп ташлап,
Канатларым каермаган.

Үткәрмәде балачагым
Гаҗиз итеп ятимлектән,
Йөз чөймәдем кешеләрдән,
Һаваланып хакимлектән.

Авыз иттем мәхәббәтнең
Савыктыргыч назларыннан,
Үзем булырга өйрәндем
Көзләремнән, язларымнан.

Ирештерде олы бәхет –
Әти булу бәхетенә,
Кайнар яшьләрем тамыздым
Әткәм-әнкәм ләхетенә.

Биздермәде иманымнан,
Яздырмады үз кыйбламнан,
Кешеләргә золым түгел,
Гел игелекләр кылганнан.

Орлык чәчтем, гөл үстердем,
Игелекле җирдә яшим.
Анысын беләм – гомер кыска,
Ул бары бер күкрәү-яшен.

Әмма язгы бәрәкәтле
Ләйсән яңгыр яшене ул,
Коеп үткән язгы яңгыр –
Минем гомрем рәсеме ул!


ТАТАР МОҢЫ

Татар моңсыз яши аламыни –
Татар күңеленә моң кирәк,
Тальяныңны гына сузып җибәр,
Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк!

Мең тирәккә кунган мең сандугач
Шундук алыр аны күтәреп,
Томырылыр ул моң зәңгәр күккә –
Зәңгәрлеге артыр күкләрнең.

Кайда гына тыңламадым икән
Моң саркыган татар көен мин –
Сайрар кошлар, тал-тирәкләр белә
Һәр бормасын «Әллүки»емнең.

«Ишкәкче карт» җырын көйли-көйли,
Ярга кага Идел дулкыны,
«Карурман»ны көйләп сыкрый урман –
Тарихлардан калган сулкуы.

Әдрән диңгез ярларында йөрдем,
Алар инде кайдан откандыр –
Нәкъ татарча шаулый дулкыннары,
Әйтерсең лә мине көткәннәр!

Влтавада су коенганым бар
Аккошлары белән янәшә,
Аккошлары аның, күзгә карап,
Саф татарча миңа эндәшә.

Татар моңсыз яши аламыни –
Моң таба ул һәрбер аваздан,
Бәлки, шул моң саклагандыр аны
Мең дә ничә вәхши-явыздан.

Бәлки, халкым тарих чоңгылларын
Моңы белән имин үткәндер,
Шул моң аңа сынмас канат булган,
Шул моң аны Татар иткәндер!

Кайда йөрсәм – тоям татар моңын,
Ул моңлы да, уйлы, шаян да...
Кара елларда да тынмаган ул,
Тынмас инде килер заманда!


ТУГАН ТЕЛ

И Туган тел, и матур тел...
                                  Г. Тукай

И туган тел, үпкәләмә,
Син инде матур түгел,
Чит тел кушып сүгенә торгач,
Пычраттык сине бүген.

И туган тел, рәнҗисеңдер,
Нишләттегез мине, дип,
Рәнҗемә син, без авыру –
Бездә милли менингит.

Сөйлибез, имеш, кемнәрдер
Киткәннәр урлап сине,
Юк, үзебез күмдек чүпкә,
Чит итеп, хурлап сине.

Син түзәрсең, әмма тарих
Гафу итсә ярый ла –
«Соска» диеп имезлекне
Каптырабыз сабыйга.

И туган тел, синдә булган
Иң тәүге кылган догам,
Тик «брат» диеп эндәшә
Казанда торган туган.

И туган тел, үпкәләмә,
Гәрчә моңа хаклы син,
Әнкәй биргән имезлек күк,
Ни дисәң дә татлы син.
Татлы син!

ХӘТЕРНЕ БАРЛАУ

Шундый чаклар була –
Кайвакытта
Үз-үземне хәтта танымыйм,
Ә югыйсә Урбар авылының
Шул ук моңсу Гарифҗаны мин.
Шул ук җырчы Мещан урманының
Мең яралы ап-ак каены,
Мең кармакка капмый уйнаклаган
Урбар елгасының җәене.
Миндә дә нәкъ меңнәрдәге гамьнәр,
Меңнәрдәге ачы хәсрәт,
Куанычым гына әзрәктер,
Шатлыкларым гына әзрәк...
Көзге кырау кунган кылганнар күк,
Сирәк чәчем генә аграк,
Инде тоттым дигән хыял гына
Ераграк кешни,
Арырак.
Ә югыйсә шул ук Гарифҗан мин,
Шул ук исәр,
Шул ук хыялый,
Унсигездәге күк, йөрәгемә
Сандугачлар кайтып оялый.
Оялый да, таңда җырлар өчен,
Җыр язарга куша,
Җыр сорый,
Язлар җитсә, ашкынулы күңлем
Тәүге чәчәк көтеп җирсүли.
Унсигездәге күк сөя белә,
Унсигездәге күк алдалый,
Унсигездәге күк алдана да,
Үзенең алданганын аңламый...
Уйчанлыгы тагын мулрак аның,
Бераз моңсурак күзләре,
Шул күзләрнең төпсез дәрьясында
Балачакның керсез эзләре.
Ул эзләрнең башы
Ерактагы
Томаннарга кереп югала,
Югала да,
Мәрхүм дусларымның
Хатирәләренә урала.
Хатирәләр мине кабат-кабат
Үткән елларыма кайтара,
Сизгерлеген барлап, намусымның
Хәтер төпкелләрен актара.


           * * *
Күбәләк тә түгел түгелен,
Тик гел утка тарта күңелем,
Уйламый да янып үләсен,
Кемнәрнеңдер сөенеп көләсен –
Уттан яралгандыр, күрәсең.

Яшеренми кемдер артына,
Омтыла ул һаман яктыга,
Арынырга теләп карадан,
Яңа туган кебек анадан,
Яши башлау өчен яңадан.

Аклык җитми бүген җаннарга
Изге хисләр белән янарга –
Уңнан-сулдан ачы зар алып,
Түбән ваклыкларга уралып,
Дөнья бара тоташ каралып.

Күбәләк тә түгел түгелен,
Утка тарта һаман күңелем –
Таратыйм дип дөнья карасын,
Килә чыраг булып янасым,
Якты булып җирдә каласым!..


УРМАН
(Этюд)

Усаклар бөгелә-сыгыла
Лепердәп серләшә җил белән,
Кочарга омтылган шикелле,
Наратлар кояшка үрелгән.

Гасырлар чордашы карт имән
Арыган, басынкы тавышлы,
Әйтерсең сөйли ул үзенең
Башыннан кичергән тарихны.

Каеннар тузгытып чәчләрен
Карама иңенә салганнар,
Хозурлык юрганын ябынып,
Юкәләр йокыга талганнар.

Бер кәккүк кычкырды кайдадыр,
Озак яшә дип, ахры, теләде,
Теләген куәтләп кәккүкнең,
Сандугач җыр башлап җибәрде.

Сихри вә илаһи бер моңга
Чумган да ухылдый бар урман,
Күңелне сыкратып, еракта
Ишетелә моңлы «Карурман»...


РЕКВИЕМ

Шагыйрь дустым Фаил 
Шәфигуллин истәлегенә

Кара күлдә йөрдек дуслар белән,
Әллә нигә син бик моңлы идең,
Тып-тын калып, әллә каеннарны,
Әллә былбылларны тыңлый идең.

Үз төркемен җуйган аккош кебек,
Әллә нигә артта кала идең,
Кара күлнең һәрбер сулышына
Сабыйларча колак сала идең.

Ә без сиңа әле үпкәлибез,
Әледән-әле көтеп ала идек,
Ә син аның саен моңсулана,
Аның саен туктап кала идең.

Ул чак әле җылы язлар иде,
Көзләр килер диеп кем уйлаган...
Ә бер аккош, тирән моңга чумып,
Кара күлне соңгы кат буйлаган.

Көзләр килер диеп уйламадык,
Аккош күңеле генә сизгән икән,
Кара күлнең һәрбер сулышын ул
Йөрәгенә язып узган икән.

Кем уйлаган – көзен киткән аккош
Язын инде кире кайтмас, диеп.
Кара күлдә йөрим берьялгызым,
Алдагы таң хәтта атмас кебек...


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: