Мәдәни җомга

Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН: ЯШӘҮЛӘРДӘ МӘГЪНӘ БУЛГАН ЧАКТА...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Гарифҗан Мөхәммәтшинга шушы көннәрдә 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Кышкы дала Ялтырый дала көзге күк...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Гарифҗан Мөхәммәтшинга шушы көннәрдә 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
Кышкы дала
Ялтырый дала көзге күк -
Күзләрне чагылдыра,
Чылтырап ватылыр кебек
Бер саксыз кагыл гына.
Дала да ак, күкләр дә ак,
Гүя алар тоташкан,
Якты пакьлек дөньясына
Нур коела кояштан.
Тәүге кар бөтен җир йөзен
Биләүләгән ап-акка,
Җир үзе дә охшап тора
Бәйгедәге ак атка.
Күр генә, бу җир дигәнең
Аклык та, шатлык кына -
Аклык тулы шул Җир шарын,
Шатлык тулы шул Җир шарын
Ватмыйча саклыйк кына.
Ватмыйча саклыйк кына -
Утларга атмыйк кына-а-а!
Бәхилләшү
Бу дөньяда миңа кадәрле дә
Хәят булган,
Галәм әйләнгән,
Гөлләр үскән,
Кемдер кемне сөйгән -
Язмыш язмышларга бәйләнгән.
Шушы җирдә гамен тапкан кеше,
Җирдә яшәү
Тормаса да тоташ бәйрәмнән.
Мин дә йөрдем сезнең арагызда -
Нидер таптым,
Нидер югалттым,
Мәңгелеккә килдем дөньяга, дип,
Үз-үземне гелән юаттым.
Нидер корган булдым бик тырышып,
Сөйгән булдым шунда үземчә -
Уйламадым,
Юкса дөньяда мин
Бер очраклы гына узгынчы.
Бу дөньяда мин бит булмаганмын,
Килер бер көн -
Кабат булмам да,
Былбыл кебек кереп югалырмын
Таң алдыннан ап-ак томанга.
Ак томанда битен юа-юа
Моңсу гына яңа таң атыр,
Кояш чыгар аннан,
Ә томанны
Таң җилләре куып таратыр.
Мин ул чакта инде бик еракта -
Мәңгелектә очып йөрермен,
Сез күрмәссез мине,
Ишетмәссез,
Тик мин генә сезне күрермен.
Кемдер елар мине тапмаганга,
Һәм эзләнер,
Кая китте, дип.
Кемдер гайбәт сөйләр:
Күп буталды,
Китсен әйдә, вакыт җитте, дип.
Мин вакытлы гына килгән идем,
Калам диеп түгел мәңгегә -
Вакытында килеп,
Вакытында китәм,
Рәхмәт әйтеп бөек Тәңремә.
Шулай килеп,
Шулай киткән күпләр,
Нидер көткән,
Нидер калдырган,
Мәңгелеккә килдем җиргә, диеп,
Затлы ташпулатлар салдырган.
Үзе киткән,
Затлы сарайларын
Еллар тузан иткән,
Җимергән,
Җимерек хәрабәләр арасында
Нидер эзләп сукбай җил йөргән.
Патшалар да киткән,
Җәлладлар да,
Сакыйларсыз калган табыннар.
Шагыйрьләр дә киткән җырлый-җырлый,
Тик җырлары калган -
Йолдыз булып күктә кабынган.
Бу дөньяда мин бит булмаганмын,
Килер бер көн, -
Кабат булмам да,
Мине эзләп таң җилләре генә
Шыңшып елап йөрер урамда.
Ак каеннар бераз моңсуланыр,
Озаграк кибәр таң чыгы,
Аннан бар да тынычланып калыр,
Ыгы-зыгылардан талчыгып.
Җирдә бераз моңсу булып калыр,
Берәү генә яшерен яшь кояр,
Юксынуын яшереп йөрәгенә,
Салкын мендәренә баш куяр.
Мин килгәнмен җиргә болай гына -
Адаштырган кемдер китереп,
Ваклыкларга кертеп батырган
Ташлап киткән гаҗиз иттереп.
Әллә нинди эзем калмый җирдә -
Бакчам кала гөлләр утырткан,
Балаларым, оныкларым кала,
Шәкертләрем кала укыткан,
Максатларым кала ирешмәгән,
Хыялларым - эшкә ашмаган.
Мин ышанам,
Аларны да беркөн
Дәвам итми калмас башкалар.
Нидер кылдым кешеләргә тагын,
Нәрсәгәдер дәрман җитмәде -
Кайсынадыр үзем гаеплемен,
Кайсыларын заман чикләде.
Заманасы сикәлтәле булды -
Уттан алып салды суларга.
Буш хыяллар мавыктырды безне -
Ярты гомер китте шуңарга.
Шулай килеп,
Шулай киткән күпләр
Чынга ашыралмый хыялын
(Һәрбер инеш
Идел булам, диеп,
Язлар саен ашый үз ярын).
Ә шулай да максат, хыял барда
Бу дөньяда яшәү мәгънәле -
Яшәүләрдә мәгънә булган чакта
Йөрәк дәртле,
Күңел кәгъбәле.
Безнең заман булды каршылыклы -
Ак чорлары булды, карасы,
Шуңа күрә безнең чордашларның
Һәрберсендә йөрәк ярасы.
Безнең гомер үтте гел көрәштә,
Аерыйк дип акны карадан,
Күпләребез китте бик вакытсыз
Шул көрәштә алган ярадан.
Ул чорларны искә алган чакта,
Аларны да искә алыгыз,
Каберләре исән булганнарның
Баш очына чәчәк салыгыз,
Аларның ак хыяллары калган -
Изге мирас итеп алыгыз.
Минем дә ак хыялларым кала:
Яшәвегез булсын мәгънәле,
Яшәвеңдә мәгънә булган чакта,
Йөрәк дәртле,
Күңел кәгъбәле.
Аһ бу көзләр...
Бакчаларда дөп-дөп
Алма коелган чак.
Туйлар гөрли, туйга
Дуслар җыелган чак.
Аһ бу көзләр...
Басуларда шыңшый
Арыш камыллары,
Сут җыеп талчыккан
Иген тамырлары.
Аһ бу көзләр...
Кыр казлары китә
Каңгылдашып, елап:
- Кайта алырбызмы,
Китәбез бик ерак!
Аһ бу көзләр...
Күңелләрнең кат-кат
Өзгәләнгән чагы,
Салкын яңгырларның
Йөзгә бәргән чагы.
Аһ бу көзләр...
Заман
И заман, килә сине бер
Юасы, киптерәсе,
Юып бер киптерәсе дә
Иманга китерәсе.
Әллә инде чын хакыйкать,
Әллә инде яман сүз -
Сулау өчен һава бетә,
Заман калса имансыз.
Бер-бер артлы үтә еллар,
Бер-берсеннән шомлырак.
Өметләрне аклар көннәр
Елдан-ел бездән ерак.
Ялган - эчкән антларыбыз,
Ялган - безнең шигарьләр,
Юллар тайгак, сикәлтәле -
Кая алып чыгарлар...
Заманны юып та булыр,
Уып-уып, чәбәкләп,
Ә аны таплаучыларны
Юаргамы бәләкләп?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: