Мәдәни җомга

Гамил Афзал: Ак тастымал булып юлым калды...

Сез шагыйрьләр булып туарсыз да Шигырь белән буа буарсыз. Карап карыйк, Безнең китапларны Кайсы шүрлекләргә куярсыз?

(Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 100 ел)


ОНЫГЫМА ХАТ

Томан булып күтәреләм иртән
Һәм чык булып төшәм кичләрен.
Тел шартлатып 
Карап йөрим читтән 
Оныкларның кырган эшләрен.

Бөтен әтраф мәрмәр, пыяла, чәчәк, 
Хуш бакчалар белән бизәлгән 
Матур заманнарда яшәячәк 
Оныгыма сәлам җибәрәм.

...Уңган гына кызга өйләндеңме, 
Без күрмибез әле бичәңне. 
Син татарча белмисеңдер инде, 
Драстити, онык, 
Исәнме!

Исән-таза гына ятасызмы, 
Тәүфыйклымы бала-чагагыз? 
Без әбиең белән дөнья артыннан 
Чабабыз да, малай, чабабыз.

Мин күп белмим, лектор сөйләмәсә, 
Син яшисе заман хакында. 
Эшең белән илне бизәп яшә, 
Җаның белән җирне матурла!

Фараз кылам: сездә космонавтлар, 
Ракеталар белән күк тулыр. 
Җанга куәт биргән ак канатлар –
Шигырьләр һәм җырлар күп булыр.

Сез шагыйрьләр булып туарсыз да
Шигырь белән буа буарсыз.
Карап карыйк,
Безнең китапларны
Кайсы шүрлекләргә куярсыз?

Бабайлардан танавыңны борма 
Шигырь мәйданында ярышта. 
Айга менеп, Тукай җырын җырла, 
Такташ шигырен укы Марста!

Мин, йөземне борып сезнең якка, 
Тәмле-татлы уйга талырмын. 
Каберемә басып киткән чакта 
Табаныңны үбеп калырмын.

ҮЗЕМ БУЛЫП КАЛДЫМ

Гувернантлар карап үстермәде, 
Француз телен өйрәтмәделәр. 
Дугаларга кыңгыраулар тагып, 
Ярминкәгә ияртмәделәр.

Бәхет юк ул, диеп торган чакта, 
Ярминкәдән кайткан җирән атта 
Прәннекләр кайтты бер кесә –
Бәхет бар икән югыйсә.

Хыял булып төшләремә керде 
Кепка белән ялтыр күн итек. 
Постау чалбар өмет иткән җирне 
Киндер ыштан белән хур иттек.

Чабатага салам олтырак салып, 
Арыш урып йөргән басулар 
Күңел түрләрендә калды янып, 
Ә таңнары нинди алсулар!

Даһи уйлар килмәделәр агып 
Күнегү һәм үсү чорында. 
Ярты гомер үтте хыялланып 
Бәрәңге һәм ипи турында.

Ватан миңа йолдыз юрамады 
Тугрылык һәм бурыч хакында. 
Стенага терәп сорамады, 
Күп эшләргә кушты вакытында.

Кызыл нурга манылып, шәфәкъ янды, 
Сары диңгез булды басулар. 
Ак тастымал булып юлым калды, 
Ә таңнары нинди алсулар!

САРМАТЛАР

Сарманда сарматлар торгандыр, 
Сарматлар самавыр куйгандыр. 
Сакаллы сарматлар сабырсыз, 
Сакмарда су кергән булгандыр.

Сөн буе... Сөңгедәй камышлар 
Сөрмәле күзләрдәй сихерле. 
Сыгылма кылычтай язмышлар 
Саяннан Сакмарга китерде.

Бияләр пошкырган төбәктә 
Кымызлар куера торгандыр. 
Ватан да, закон да – беләктә, 
Калканда – канатлы еландыр.

Алданган кыз кебек, Ай йөри 
Үзәннәр үләнле якларда. 
Далада тояклар дөпелди, 
Елкылар су эчә Сакмарда.

Сарысаз буйлары – сары шом, 
Хәвефле өн кебек, ым кебек. 
Сарытау юллары – сары ком, 
Гомерләр югала ком кебек.

Кайда сез, сарматлар, скифлар, 
Кем улы кемнәрдән ятсына? 
- Уралда, Тургайда без, күпләр  
Далада, кылганнар астында.

Тәңредән мәрхәмәт көткәнсез, 
Тирмәдә кизәкләр яндырып, 
Дулкындай килгәнсез, киткәнсез, 
Далада таш сыннар калдырып.

Сарматлар, скифлар, кайда сез, 
Чыгыгыз чал тарих каршына! 
– Уралдан Дунайга чаклы без, 
Далада, кылганнар астында...

Җил исә, таң ата елмаеп 
Чәчәкләр яраткан балага. 
Балбаллар утыра моңаеп, 
Кылганнар чайкала далада.

ГОМЕР КИТАБЫ

Егермедә, үсәм, дисең,
Дошман килсә, кисәм, дисең,
Утны-суны кичәм, дисең,
Дәртле йөрәк исән, дисең.
Ә еллар бара тора,
Елгалар ага тора.

Кырык яшьтә, булам, дисең, 
Тоткан җирдән борам, дисең; 
Ташны ташка орам, дисең, 
Патша кебек торам, дисең. 
Ә җилләр исә тора, 
Малайлар үсә тора.

Алтмыш адым бардым, дисең, 
Ташлы юлга тордым, дисең; 
Тешем белән, түшем белән 
Буразналар ярдым, дисең.
Ә еллар бара тора, 
Елгалар ага тора.

Әле миңа сиксән, дисең, 
Сындырырмын типсәм, дисең; 
Карчыгым да исән, дисең, 
Тагын әзрәк үсәм, дисең.
Ә җилләр исә тора, 
Оныклар үсә тора.

Йөзне кырлап торам, дисең, 
Торып тамак кырам, дисең; 
Бер теләгем үтәлмәде, 
Эчләремдә буран, дисең...
Ә еллар бара тора, 
Елгалар ага тора.

АВЫЛДАШЫМ МӨХТӘР МУТИН

Әллә дөрес, әллә ялгандыр, 
Кулларында моңлы тальяндыр,  
Бар, авылдаш, уят татарны, дип, 
Такталачык озатып калгандыр.

«Таң вакыты, татар йоклый», – диеп, 
Сәхнәләрдә шигырь сөйләдең. 
Сәхнәдәшләр синең һәр сүзеңнән 
Гаеп эзләүләрен сизмәдең.

Мин соң тудым, хәтәр еллар үткәч, 
Мин сине күрмәдем, авылдаш. 
Җан сызланган еллар искә төшкәч, 
Шигырь яздым, сине сагынгач.

Такталачык улы, татар-типтәр, 
Шекспирга гашыйк булгансың. 
Залларны тетрәткән даһи Мөхтәр, 
Күпме сулар аккан аннан соң!

Әллә кайчан булган-беткән эшләр 
Давыл булып җанны тетрәтте. 
Серле утлар янган серле кичләр 
Сихерләде дәртле йөрәкне.

«Булыргамы, булмаскамы?» – диеп, 
Гамлет сорый Казан сәхнәсендә. 
Отеллоның җаны өзгәләнә 
Мәкер тулы тәхет тирәсендә.

Таң вакыты, дидең, татар, уян! 
Татар гөрләп алга барсачы! 
Сәхнәдә дә була кара елан –
Хөсет җанлы көндәш, ялачы.

Әллә кайдан килгән дошман түгел, 
Бер сәхнәдә гомер кичергән, 
«Совет чынбарлыгын яратмый», – дип, 
Үз «дусларың» агу эчергән.

Шыгрым тулы заллар ут сулады, 
Кайда утырганын тоймады. 
«Буржуй» пьесасын шәп уйнады, 
«Ударник»ны әйбәт куймады...

Контр булып Мөхтәр Себер киткән, 
Тап төшергән, имеш, байракка. 
Талантлы булу да гөнаһ икән 
Социализм дигән бардакта.

Матурлыгын күрми нурлы язның, 
Кайларда ятасың, авылдаш? 
Сине сагынып, нәфрәт җыры яздым, 
Йөрәгемә ялкын кагылгач.

НОСТАЛЬГИЯ

Кәккүкләр кычкырган чагында, 
Иделдән дымлы җил искәндә, 
Кайта да йөри ул авылда, 
Яшьләре җитмештә-сиксәндә.

Киң күлмәк, ап-ак йөз, ап-ак чәч, 
Камзулы укалы, тәңкәле.
- Илле ел чит җирдә интеккәч, 
Ни эзләп кайттың син, әйт әле!

- И улым, гөжләгән уҗымнар, 
Учмалар, көлтәләр күңелдә. 
Әбиләр, бабайлар моңы бар 
Кайгылы каеннар төбендә.

Кырыс як, туң җиргә ятмый кар, 
Җир соры, күк соры, көн ятим. 
Җилпенә сап-сары яфраклар, 
Яфрактай йөрәкне нишләтим!

Таш кала салдык без далада, 
Заводка котлован казыдык. 
Тормышлар күңелле анда да, 
Тик менә йөрәктә – ялгызлык.

Тартадыр туган як моңы да, 
Ярлары чирәмле чишмәләр. 
Какылы, юалы болында 
Җиләкләр исләргә төшәләр.

Таллыкта чалгылар чыңлаган, 
Сыерлар мөңрәгән авылның 
Кыз чагын җилкенеп җырлаган 
Тургайлы таңнарын сагындым.

Бу илдән сөрелгән кеше без 
Болгавыр, каһәрле елларда. 
Кайтам мин, иң изге төшебез –
Зиратка бер ятып еларга.

Калада оныклар туенда 
Ефәккә төренеп йөрсәк тә, 
Кендегең киселгән урында 
Сандугач сайравы җирсетә...


ТАШЛАНДЫК АВЫЛ

Мал таптап бетергән каберләр, 
Зираты коймасыз, киртәсез. 
Өметсез кешеләр яшәгән, 
Кадерсез авыл дип китәсез.

Изелгән урамнар чирәмсез, 
Авышкан, кыйшайган ямьсезлек. 
Бүртенгән борыннар, күрәмсез, 
Йөзләрдә кыргыйлык, гамьсезлек.

Монда да ал таңнар аттылар, 
Тирбәлде каены, нараты. 
Кибеттә аракы саттылар, 
Йөз шешә, мең шешә аракы.

Тирбәлә зирекләр, юкәләр, 
Күңелләр эчүдә, этлектә. 
Кешеләр шәһәргә китәләр, 
Ни көтеп яшәсен чүплектә!

Газетта язалар: «Алдынгы... 
Яңалык... Баһадир... Культура...» 
«Кемгәдер ышанып алданган 
 Кешеләр бу» дигән уй тора.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: