Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Галимҗан Гыйльманов: Хаталардан торган бу гомерне Акка күчерәсе бар кебек...

Шундый тойгы: бу яшәлгән гомер – Караламасы күк тормышның. Сизеп яшим: дөнья тоныклана, Җете төсе кими карашның.

ПОШАМАН

Бүген күктә йолдыз җиле уйный,
Яңа гына туган Ай йөри.
Шул нур балкышларын йолкый-йолкый,
Котырына шайтан өере.

Күңелләрне талкый шушы мизгел,
Иләс-миләс итә шушы мәл.
Уйларымда шуңа тынгылык юк,
Шуңа күрә рухым – пошаман!

Йолдызлары бар иде бит әле,
Моңсу, әмма Ае бар иде.
Әнә инде – җанга җылы җитми,
Урамнарда – салкын кар иле!

Көрт астында ята җылы кырлар,
Чәчәкләр дә көйгән, боеккан.
Иделләр дә дулкынланмый инде,
Дәрьялар да шактый саеккан!..

Их, табигать матурлыгын җырлап
Йөрер идем,
Борчу – шыг(ы)рым!..
Берни эшли алмыйм, – үксез телем,
Денем хакында бу шигырем...


КАРАЛАМА ГОМЕР

Шундый тойгы: бу яшәлгән гомер –
Караламасы күк тормышның.
Сизеп яшим: дөнья тоныклана,
Җете төсе кими карашның.

Алдагысы – кинәт гашыйк булган,
Әмма сөелмәгән яр кебек.
Хаталардан торган бу гомерне
Акка күчерәсе бар кебек.

Курыкмыйча, шикләнмичә яшим, –
Бу – соңгысы түгел гомернең.
Яңасына күчкән чакта, хәтта
Кабер ташларымны үбәрмен...

Яңа гомер яши башлармын күк,
Бәхет булып алсу таң атса...
Тик... нишләрмен икән, карашларым
Якты көннең төсен онытса?..


ТӨНГЕ ТУЛГАК

Төн. Күңелем офыкларын
Ниндидер уй актара.
Галәме дә тап-тар калган,
Төсләре дә кап-кара...

Ниндидер татлы уй йөри,
Әллә газаплы уймы?
Әле Кояшны эзләнә,
Әле сагына Айны.

Нинди уй ул – әйтә алмыйм,
Серле дә, сихерле дә...
Акылы – йөз яшьлек карттай,
Үз яше – егермедә!

Ниндидер өр-яңа фикер,
Моңарчы булмаган уй.
Бәхеткә дә ирешмәгән,
Гөнаһ та кылмаган уй...

Шул уйдан мәгънә табарга
Тырышам, булдыралмыйм...
Тулгак тоткан бу төне дә
Таңны һич тудыралмый...

КОШ ОЧА

Бер кош оча, оча-оча...
Болытларга тиеп оча.
“Кайсын сайлыйм: Җирнеме соң,
Күкнеме соң?” – диеп оча.

Шатланамы, әрниме ул,
Киереп канат каккан саен.
Әрнеп югалтадыр Җирне,
Сөенәдер, тапкан саен.

Әллә Күккә, әллә Җиргә
Бер егылыр кебек бу кош?
Сандугачмы, тургаймы ул,
Әллә ялгыз, ятим байгыш?..

Җаным шулай талпынамы?
Әллә... Ходай ишарәсе?
Күпме гомер кичелгән дә,
Күпме калган кичерәсе?..

Әллә бу кош – яшьлегемдә
Табылмаган сөюемме?
Чакырыйммы яннарыма:
“Соң булса да сөй!” – диимме?

Оча бер кош, оча-оча...
Күңелемне таң калдырып...
Хыялымның офыгында
Җан яндырып, кан тамдырып...

Күпме очар икән бу кош,
Бер югалып, бер табылып?
Яшьлегем күк, китәр микән
Болытларга бер тагылып?..

Сизәм дә соң... бер көн аны
Җилләр егып төшерәсен...
Тик... аныңчы... бар әле, бар
Озын гомер кичерәсем.


РӘССАМ

Язмыш язам, каләм манып,
Милләтем ярасына...
Нинди генә төс алсам да,
Рәсемем кара чыга.

Рәсемем кара чыга шул,
Язмышым авыр чыга...
Кулымдагы кылкаләм дә
Ярсына, тыпырчына!..

Нишләргә белми, очына,
Болытларга тагыла.
Җиргә төшеп, адәмнәрнең
Җаннарына кагыла!..

Кылкаләм буйый да буйый
Күргәнне, күрәсене...
Нигәдер сагышлы чыга
Татарның бу рәсеме.

Рәссам эшенә бар дөнья
Багып тора тын гына.
Тел дә юк, дин дә юк монда,
Монда тоташ моң гына...

Әйе, язмышның сурәте –
Бер тоташ яра сыман.
Шул рәсем өскә калкына
Дәверләр арасыннан!

...Буяуларны чәчрәтеп,
Заман җилләре исте.
Әллә кылкаләме тузган,
Әллә төсләре иске?
    
ДУСЛАР КИТӘ

Бер-бер артлы дуслар китеп бара,
Хушлашмыйча гына китәләр.
“Кадеребезне белдегезме?” – диеп,
Әрвахлары җавап көтәдер.

Әйтәлмичә кала җылы сүзләр,
Кылынмыйча кала изгелек.
Хисләр, уйлар кала, ятим булып,
Йөрәк-бәгырьләрне өзгәләп...

Бер-бер артлы дуслар китеп бара,
Һич туктатып булмый үзләрен.
Күңелләр дә куып җитә алмый,
Җитә алмый җылы сүзләрем...

Бер-бер артлы дуслар китеп бара,
Хәтеребездә генә калалар.
Тоныкланып кала күңел күге,
Ерагая бара аралар.

Бер-бер артлы дуслар китеп бара,
Күңелемдә барыбер тереләр.
Газизләре, якыннары гына
Хәтер буйлап кайтып йөриләр...

БАШКАЧА

Бала чакта күргәннәрне
Башкача күрәм бугай.
Яктырак яна Кояш та,
Моңсурак карый бу Ай!

Башкача чәчәк ата күк
Бакчада үскән сирень...
Ничекләр генә белергә
Шушы “башка”ның серен?

Башкача моңлана кылган
Мең еллык таныш кырда.
Башкача ага елгабыз,
Бүтән көй таныш ярда.

Урманы да башкачарак –
Тып-тын калган шикелле.
Кызлары чибәр, чибәр... Тик
Башкачарак сөйкемле...

Кая киткәндер ямь-яшел
Чык ерып йөргән диңгез?
...Әйтәсе генә килми,
Без бит
Үзебез үзгәргәнбез!..

ТАРИХ

Мин татарча елыйм икән, дуслар,
Мыштым гына елыйм, елый калсам...
Мин барыбер татар, “Туган тел”не
Җырлаганда үксеп елый алсам.

Мин татардыр – әнә җаным елый,
Күз яшьләре аша көлгән булам.
Мәңгелеккә килгәнемне тоеп,
Туасымны белеп... үлгән булам.

Мин көлгәндә елыйм, елаганда
Шашып көләм!..
Минем ТАРИХ шундый.
Иң кискен бер мәлдә, яшьне сөртеп:
“Син – чын татар!” – диеп УЛ пышылдый.

             * * *

Алтатар, мылтыгым да юк,
Юк минем кылычым да.
Дошманнарым да юк минем,
Ә дөнья... кыл очында.

Кече итәм кечеләрне,
Олылыйм олысын да.
Йөрәгем дөньяга ачык,
Ә дөнья... кыл очында.

Дога укып, сәҗдә кылам,
Башкарам йоласын да.
Күңелдә изгелек кенә,
Ә дөнья... кыл очында.

Сөюем гомерлек, бәхтем?.. –
Менә ул – кул очында.
Бәхеткә җитәр идем дә,
Дөньясы... кыл очында.

Бәгырьгә алдым халкымның
Бар үксез баласын да.
Милләт юлын язмыш иттем,
Дөнья бит кыл очында!

Бөтен борчу – йөрәгемдә,
Бар дөнья – колачымда.
Барысы да әйбәт булыр, –
Гомерем... кыл очында.


ЧЫГЫП КЕРДЕМ

Эчтән йозак элеп, тәрәзәдән
Чыгып киттем гүя... Шундый халәт.
Барып кердем дөнья урамына,
Анда бары рәнҗеш, хөсет, әләк.

Кояшы да шул ук, күкләре дә,
Кошлары да элеккечә сайрый.
Яшәү хакын хаклап, бурычларны
Кат-кат түлим, заман тагын сорый...

Дөньялыкта, ай-һай, тыныч түгел,
Яшәү өчен ризык табу авыр.
Барган саен авырая күңел,
Ач, ялангач йөрәк кенә сабыр...

Һәрбер хискә язмыш белән түлим,
Бәхет хакы ачы сагыш икән.
Яшәү гүя бер шаукымлы уен,
Кешелекнең гаме табыш икән!

Кай арада юшкын катты тәнгә,
Ташлап калдырасы ничек йөкне?!
Керле җанны куеныма кысып,
Өйгә кереп киттем. Ишек бикле!..


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев