Мәдәни җомга

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ: Менә шундый хәлләр, Заман агай...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Галимҗан Гыйльмановка 1 февральдә 60 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Гомерем Бар гомерем янып ята Тимерче учагында. Кызган сандал -...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Галимҗан Гыйльмановка 1 февральдә 60 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
Гомерем
Бар гомерем янып ята
Тимерче учагында.
Кызган сандал - ил-түшәгем,
Ал күмер - кочагымда.
Эссе чүкеч - яңагымда,
Йөзләремдә - ут теле!
Тормыш миннән станында
Айбалта йә ук телә...
Йә хәнҗәр әвәли дә ул
Мылтык көпшәсе итә.
Тагын учакка ата да
Бөгелеп килгәнне көтә...
Миннән кылыч түгел, урак,
Көрәк яхшырак чыга.
Һаман әнә корал сорый,
Сорый заман карчыгы!
Ул чүки, чүки, яньчелгән
Чүкечен алыштыра.
Бар җиһанны шомландырып,
Иңерәү-тавыш тора!..
... Бар гомерем ята шулай
Тимерче учагында.
Әрнүле төш - мин бер сабан
Кара җир кочагында...
Кышкы югалту
Гомеремнең авыр мәле керә,
Кыш кергәндәй яшел урманга.
Күңелемнең нуры төшеп калган,
Йөрәгемнән җылы урланган...
Гомеремнең авыр мәле керә,
Өзгәләнеп очкан аккоштай.
Инде язга җиттем дигән чакта
Ник яңадан кайттым ак кышка?
Гомеремнең авыр мәле керә,
Түзсен генә җаным бу мәлгә!
Кайсы көртне барып актарсам да,
Шунда юеш сагыш күмелгән...
Ник көрисез урамнарның карын?
Йөрәгемә тигән кебек лә...
Гомеремнең авыр мәле керә,
Җан өшетеп керә, егетләр!
Ядрә тигән аккош төсле,
Җирдә
Чәбәләнеп ята Кар кызы.
Гомеремнең авыр мәле керә,
Ничек үтим калган яртысын?
Бүген
Бүген миндә шатлык та юк,
Тоймыйм йөрәк ярасын да.
Яшәп ятам тыныч кына
Җир белән күк арасында.
Сөймәдем дә, сөелмәдем,
Ант-вәгъдәләр бирешмәдем.
Бик күптәннән аерылган
Дустым белән күрешмәдем.
Урамдагы нарасыйга
Ник елмаеп карамадым?
Иртәнге кояшка багып,
Юк, берни дә юрамадым...
Тезләнеп, туган җиремә:
«Бәхиллә!» - дип үтенмәдем.
Һичбер гөнаһ эшләмәдем,
Ә соңыннан үкенмәдем.
Хыялларым юкка чыккан,
Юкка чыккан үткәнем дә...
Чалкан төшеп рухым йоклый
Ерак күңел төпкелендә...
* * *
Бәхетле дә, бәхетсез дә чагым, -
Очынам да үзем, ымсынам да.
Тәрәзәмне ачып күккә багам -
Төн кебек тә бүген, таң сыман да.
Йолдыз да юк, кояш та юк бүген,
Әллә нинди төссез дөньялары.
Җәрәхәткә тоз сибәләрмени -
Әчеттереп ява дөнья кары.
Язмышыма ышанасы килми,
Ышанасы килми ялгышыма.
Рухым инде күптән олы юлда, -
Бүтән галәм эзли җан кошыма...
Заман агай колагына
Менә шундый хәлләр, Заман агай,
Күңелләрдә иләс-миләс чак.
Ап-ак томан япкан үткәнемне,
Ак томанга чумган киләчәк.
Күңелемдә сәер халәт бүген.
Әйдә, тынып торыйк, сөйләшмик...
Шатланырга, кайгырырга белмим,
Туй төненә кергән кәләш күк...
Әйе, Заман агай, эшләр хөрти,
Җандә егәр, тәндә буын юк.
Ах!.. Мин бүген - балык куеныннан
Сытып чыгарылган уылдык!
Йөрәгемне учка кысып торам,
Ачтым исә - сагыш тулачак.
Тимә миңа бүген, Заман агай,
Бүген минем иләс-миләс чак...
* * *
Чын дивана кебек яшим менә, -
Бер шашынып үксим, бер көләм.
Каерылып чаптым тышауларын
Һәм җибәрдем җанны иркенә...
Очты җаным, очты болыннарга,
Канатлы ат булып җилкенде.
Тик канаты көйде кыр утында,
Коткарырга ярый җил килде...
Җил килде дә алып китте аны
Куенына салкын котыпның.
Ярый әле офык тупсасыннан
Күтәрелде, кояш тотып, таң...
Канатлары туңган акбүз атка
Кояш бирде барлык җылысын.
Җаным нигә якты көн нурына
Түзалмыйча үксеп елый соң?
Чын дивана кебек яшим менә, -
Бер шашынып үксим, бер көләм.
Әле утка барып төшә җаным,
Әле салкын бозга төртелә...
... Янып-туңып әрәм булганчы дип,
Куып кертим үзен тәртәгә!
-Яле!
Кышкы фантазия
Урамда зәмһәрир салкын,
Каенда бәс челтәре.
Күңелне оетып тора
Кышның ап-ак мендәре...
Дәрт-ярсу басылып калган,
Хыяллар - төссезләнеп...
Кешелек иман яңарта,
Ап-ак кышка тезләнеп...
Кар-буранның иң уртасын
Шунда сайлап алдым да
Тезләндем...
һәм...
пәйда булды
Хозыр-Ильяс алдымда...
Икәүләп күккә китәбез,
Ак томанга әверелеп...
... Мин бүген иман яңартам,
Бер үлеп, бер терелеп...
* * *
Нигә уйлап таптым икән сине,
Шундый тыныч иде син юкта.
Кайчагында бик бәхетсез җан мин,
Бик бәхетле кеше кайчакта...
Күңелемнең иң тынгысыз чагы,
Уй-хисләрем җилгә таралган.
Белеп-сизеп яшим, тоеп яшим, -
Киләчәгем күптән юралган.
Юлның башы һәрчак сикәлтәле,
Юлның ахыры да гел ташлы,
Һәрбер йолдыз күктә кояш түгел,
Һәр очраган кеше - юлдашмы?
Кинәт кенә онытасы иде, -
Мин сагынам синсез чакларны.
Тыя алмасымны беләм дә соң
Ярсып чапкан гомер-чаптарны.
Шул чаптарның тояк асларында
Әрнеп ятам бүген... Йа Раббым!
Якын килергә дә ярамаган,
Ә мин сине өзелеп яраттым!
Күпме була мине җәфаларга?
Күпме була мине сынарга?
Нигә уйлап таптым икән сине,
Бик бәхетсез бит мин син барда?!
* * *
Мин сине уйлап чыгардым,
Һәм чын-чынлап яраттым.
Толым-толым чәчләр элдем,
Саба җиле җибәрдем дә
Чәчләреңне тараттым...
Мин сине уйлап чыгардым,
Бер пар зәңгәр күз куйдым.
Зәңгәр диңгез дулкын чөйде, -
Карашыңны җыяр өчен
Сиңа кыя-каш уйдым...
Мин ал таң уйлап чыгардым,
Пар кояш - ике битең...
Кояш йөзендә боҗралар -
Бәхет күлдәвекләре ул, -
Дидем: «Бәхетле итим!»
Мин язмыш уйлап чыгардым,
Көтәдер инде ниләр?
Ике кояш арасында
Гел яңгырап торыр кебек
Күңел җилкетер көйләр...
Мин сине уйлап чыгардым,
Дидем: «Бәхетле иттем».
Ә син җырлый белмисең ич,
Бәхетле була белмисең...
Мин сине ташлап киттем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: