Танылган казакъ шагыйре Галим Җайлыбай 1958 елны Караганда өлкәсенең Яңа Арка районы, Җиңеш авылында туа. 1993 елда Казакъ менеджмент институтын тәмамлый, Казакъстан Республикасының Тышкы эшләр министрлыгында, төрле басмаларда хезмәт куя. "Йолдыз" журналының шигърият бүлегендә мөхәррир, "Казакъ әдәбияты" газетасының баш мөхәррир урынбасары, Казакъ радиосының баш мөхәррире булып эшли. 2007 елдан бирле...
Танылган казакъ шагыйре Галим Җайлыбай 1958 елны Караганда өлкәсенең Яңа Арка районы, Җиңеш авылында туа. 1993 елда Казакъ менеджмент институтын тәмамлый, Казакъстан Республикасының Тышкы эшләр министрлыгында, төрле басмаларда хезмәт куя. "Йолдыз" журналының шигърият бүлегендә мөхәррир, "Казакъ әдәбияты" газетасының баш мөхәррир урынбасары, Казакъ радиосының баш мөхәррире булып эшли. 2007 елдан бирле Казакъстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Берничә шигырь һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре китабы авторы. Казакъстанның халыкара Алаш премиясе лауреаты.
"Карлаг"ның кара китабы
("Кара яулык" поэмасыннан өч өзек)
Күңелемнең очты күгәрчене.
Йокым качкан күпме төннәр бар.
Архивтагы тузган кәгазьләрдә
Дәшми яткан күпме өннәр бар.
Ул заманнан күпме сулар аккан,
Ничә кабат кояш тотылып...
Ә уйларым һаман шул "Ак уй"*га,
Шул "Борма"*га кайта борылып.
Араларда яткан ул елларның
Һәр сәгате, көне - сагыш-моң.
Бутырка һәм Колымада синең
Каһәрләнгән тәкъдир-язмышың.
Җәзалады,
Җәфалады,
Изде...
Золым булды бөтен кылганы.
Эзәрлекләп барды, ерткыч кебек,
Һәм "Батык"ка* илтеп болгады.
Мин еш уйлыйм:
Нишләр идем, әгәр
Тумый калсам илле сигездә?
Ә мин тудым. Мин үземне бүген
Дулкын итеп тоям диңгездә.
Мин - ак таңның якты шәфәкъ нуры,
Карт имәннең мин бер ботагы.
Казагымның кара бу гасыры -
"Карлаг"ның ул кара китабы.
*Ак уй, Борма, Батык - "Карлаг" лагерьлары.
Гармунчы. 1973 ел
Күзләренең алмасының
Кайгы тынган төбендә.
Караганда каласының
Карлыгандай төнендә,
Яңгыратты җыр-моңнарын,
Хисләре акты сызып:
Өздереп татар малае
Гармун уйнады сузып.
"Аппак буран әйләнәмдә,
Җиккән атым адаша.
"Майкодык"та май бураны -
Шәм кабызыйм булмаса.
Багышлыймын җырларымны
Әнкәмә, кадерлемә!
Кайчан ярымай куярмын
"Җартас"тагы** кабренә?"
Карап кала узган-барган:
Моңлы көй бу,
Ошыймы?
Барактагы бала чагын
Искә алып елыймы?
Гомере үтәр соранып,
Агыннан күп карасы.
Тоткын, имеш,
Бу егет бит
Шул "Карлаг"ның баласы.
Гармун елый. Егет җырлый.
Җыр агыла. Моң ага.
Рәхимсез төрмә тормышы
Саркып чыга дөньяга.
**"Җартас"- "Карлаг" лагере.
* * *
Сарыбилнең салкын җиле миңа
Моңлы бер җыр көйли - "Илем-ай".
Ишетелә бишек җыры булып,
Урман шавы, матәм җырыдай.
Дөнья йөзә хәсрәт диңгезендә.
Бар тарафка моңы тарала -
Кубыз уйный якты бер нур эзләп.
Караңгылык - кая карама.
Язмыш төбәп сиңа ташын атса,
Эзләп табар, кайда булсаң да.
Өзеп-өзеп сул кабагым тарта,
Шул елларны искә алсам да.
Туфан керде төшкә... ташкын булып
Каратаудан халык күченә...
Сулар бәрә арба көпчәгенә.
Буйсына баш тәкъдир көченә.
Әй җил-җиләс, көчәйтмә кайгымны,
Истәлекләр белән исертмә.
Әрем ачысыннан ачы хәсрәт,
Үткәнемне искә төшермә!
Әҗәл килер тәкъдир язган көндә.
Китәр бар да, калмас беркем дә.
Сарыарка!
Мал-туар да түзем
Тузан ерып килгән төркемдә.
Ак өркәчен чайкап килгән дөя
Канатлы ат сыман күренә.
"Сарыарканы кичеп, Абылай*** да
Җиталмаган барыр җиренә".
Бәрхет дала буйлап ал таң ага.
Гореф-гадәт, изге ырымнар,
Һәр заман бар монда юлда арган
Сәрдар барып сыеныр урыннар.
Далам минем, кылган, әрем иле!
Нигә әле язык дияргә,
Илен яклап, Җаек, Идел өчен
Батыр ирләр менсә ияргә?!
Хәсрәт кичте адәм. Вакыт аны
Күз яшенә салып туглады.
Матур ялган белән алдап, дөнья
Төлке сыман койрык болгады.
Гаеплене, гаепсезне йотты
Замананың төпсез баткагы.
Караганда - "Карлаг" кына түгел,
Җәмгыятьнең ул - ЗОЛЫМЛАГы!
Батырды да золым баткагына,
Үлем белән чикләп азагын,
Зар елатты заман, кан костырды
Урыс, алман, яһүд, казагын.
Әйләнгәндә көннәр кыямәткә,
Җырга кирәктер матәм көе.
Әйдә, җырлыйк бергә, михнәт күргән
Шушы гавам өчен "Реквием".
Җепшек еллар байрак итеп өскә
Күтәргәндә азатлык җырын,
Ракетадай алга ыргылып, чор
Өзеп атсын коллык зынҗырын.
Әрем, кылган, кизил шавы монда
Гасыр серен саклап торалар.
"Карабаш"та һәр карагач - кубыз,
Курай булып елый куралар.
***Абылай - Абылай хан.
* * *
Күзләремнең төпкелендә,
Бәгыремнең иң түрендә,
Зәңгәр күзләрнең төбендә,
Йөрәгемнең үткелендә
Син йөрисең...
Җырларымның ярасыдай,
Яңаарка даласыдай,
Хыялый тәкъдир чыңыдай,
Чалгы чапкан гөл чыгыдай
Мөлдерисең!..
Ватык арба
Ватык арба,
сынык арба,
Нинди кайгы төшкән аңа?..
Моңы бармы, сере бармы?
Озын гомер кичкән арба.
Ватык арба,
сынык арба...
Ерак торып калган өмет,
Карт дөньяның үзе кебек.
Майланмаган көпчәкләре
Бара шыгыр-шыгыр килеп.
Ватык арба...
Борынгының безгә баккан күзе гүя...
Очрашкан кебек булам узган белән.
Чалгы айкап печән чапкан картлар күптән
Бу дөньядан кичкән инде...
Гасыр үткән...
Күңелләрне сыкраткан сары сагыш,
Җырың үлми яши синең, өнең үлми,
Кузлар калган кебек янып һәр учактан -
Бала чактан яшәп килгән ядкәрмени.
Җилле көндә өйләр салып яр өстенә,
Изге уйлар уйлап корган язмышларын,
Иртә таңнан торып безнең атакайлар
Бу арбага җиккәннәрдер бүз атларын.
Ватык арба, корган агач, нинди Заман,
Көннәр янган, учта бары көле калган.
Ул мин идем ярлының бер таянычы -
Син - арбага җиккән атны куалаган.
Ватык арба...
Син идеңме горурлыгым,
Төлке-заман алдап алга ымсындырган...
Үткәндә соң ни бар яхшы сагынырдай?
Киләчәктә ни бар үзенә ашкындырган?
Тирә-як тын...
Шул тынлыкта җан чайкала.
Өмет өзек - инде ялгау мөмкин түгел.
Ватык айдан җиле исә мәңгелекнең,
Ватык арба тора янда,
Ватык күңел...
Безнең аул
Мин авылга кайткан идем.
Анда ком туе...
Котырына ком бураны Сарыаркада.
Сагыш булып чыңлый сары ком бөртеге
Җиңгәләрем колагына таккан алкада.
Мин авылга кайткан көнне кузгалды буран.
Соры пәрдә булып күкне каплады томан.
Авылымны коткарса, тик коткарыр бары
Коеп яуган яңгыр гына бу соры комнан.
Мин авылга кайтыр идем ерак юллардан,
Әгәр яңгыр ярдәм итсә аңа яңадан.
Мин сак кына ачар идем өйнең ишеген,
Мин тирбәтер идем көйләп сабый бишеген.
Тирбәтер идем бишекне иркәләп, көйләп,
Туган йорттан бәхет читтә йөремәс иде.
Кайтыр идем дала буйлап мин акбүз атта,
Халкым минем бураннарга баш бирмәс иде.
Кайда, авыл, мәйдан тоткан данлы чакларың?
Кайда сине нурга төргән ямьле язларың?
Кайда китеп югалдылар якын дусларым?
Кай тарафка юл алдылар киек казларың?..
Синдә дөнья күрке булган кызлар бар иде.
Монда кызлар җиң сызганып тоз таба иде.
Ат базары гүли иде синдә көн буе.
Бүген монда ком бураны...
Рафис КОРБАН тәрҗемәләре.
Нет комментариев