Мәдәни җомга

ГАДЕЛ СҮЗ ДӨНЬЯ ИҢЛӘР

Илдус Гыйләҗевкә 70 яшь Илдус Гыйләҗевнең шигырьләре, дөресен әйткәндә, укучылар күзенә туксанынчы еллар башында гына ешрак чалына башлады. Аңынчы да шигырьләрне аз язмаган, шагыйрь буларак та танылган. Әмма шул елларда Илдус Гыйләҗев та милли үзаңны уяту эшенә җиң сызганып кереште. Хайван дияр идең - аңы бар, Мәет дияр идең -...

Илдус Гыйләҗевкә 70 яшь
Илдус Гыйләҗевнең шигырьләре, дөресен әйткәндә, укучылар күзенә туксанынчы еллар башында гына ешрак чалына башлады. Аңынчы да шигырьләрне аз язмаган, шагыйрь буларак та танылган.
Әмма шул елларда Илдус Гыйләҗев та милли үзаңны уяту эшенә җиң сызганып кереште.
Хайван дияр идең - аңы бар,
Мәет дияр идең - җаны бар,
Ярлы дияр идең - малы бар,
Тиле дияр идең - саны бар.
Бу сүзләр манкортлашкан кавемдәшләргә карата әйтелә. Әлбәттә, туган телгә, туган халкына мәхәббәте чиксез аның: «Күз карасы кебек саклыйм, Ана телен - татар телен!»; «Горурланып яшим җирдә, Анам татар, атам татар!»...
Илдус Гыйләҗевнең язганнары ачык, аңлаешлы - милләт гаме, җир, авыллар язмышы, мәхәббәткә, назга омтылыш, каләм иясенең иҗат кредосы... Тоташ яну, гасабилану, бүгенгенең кара пәрдәсен алып ташлау өчен юллар эзләү. Гамьле иҗатка багышланган тормыш...
Аның шигъриятен мин фрагментар поэзия дип атар идем. Прозада орнаменталь юнәлеш дигән термин бар бит. Бусы аның поэзиядә чагылышы. Илдус Гыйләҗев бер үк теманы төрле яклап, төрле төсмерләрдә тасвир кыла, фикер әйтә, нәкышлый. Аларны тиешле тәртиптә тезеп чыксаң, тулы бер картина, сурәт хасил була. Милли иреккә сусаган, аякка басып китәргә азапланган халыкның сәяси болганчык мичкәдә тончыга башлавы, төп башына утырып калуы, хөрлек юлында инде тапканнарын да кабат югалта башлавын күреп тору, моңа юл куймас өчен чаралар табу, төп мәсләктән чигенмәү, көрәшчеләрнең рухын күтәрү - шагыйрьнең бу мәсьәләдә үз өстенә алган максаты зур һәм тиз генә чишелер сыман да түгел. Ләкин чигенмәскә кирәк, бусын шагыйрь яхшы белә. «Ә хыял бер: җәнҗал кылмый гына, Югалтканны кире кайтару!»
Язу стиле дә күпләрдән аерыла, строфа араларында «һава калдырмый», бер тында әйтелгән шигъри сүз парча буларак кабул ителә. Күп шигырьләрнең ахырында, хисси-тасвирый юллардан соң гомумиләштереп куючы ике юллык бар. «...Җирдә яшәү - шапшаклыклар кичеп, Пөхтәлеккә узып барыш ул...», яки «Ят сүзләр бит керә башка гына, Ә туган тел - төптә, йөрәктә!» Мондый юллардан соң укучы күңелендә тәэсирле фикер туа, шагыйрь аның җандашына, әңгәмәдәшенә әверелә.
Чынлыкта Илдус Гыйләҗевнең язу манерасы - укучы белән кара-каршы торып әңгәмә кору формасы ул. Аларны кемдер пафослы дисә ялгыша - шигырьләрдә эчке тәэсир көчле, күңелне кузгатырлык җегәр-энергия мулдан салынган. Шагыйрьнең гади фикер әйтүе генә түгел, үзенә җандашлар эзләве дә, күңелендә кайнаган хис-тойгыларны башкаларга ишеттерергә теләве, чор-дәвергә бәя бирүе дә дип кабул ителә. Ул үзе өчен генә яшәми, ил-гавамның бүгенгесе өчен борчылып, киләчәген кайгыртып гомер кичүче ил агасына әйләнгән инде. Китапларны укыгач, беренче туган фикер: тоташ тәнкыйть, тоташ ризасызлык, тоташ нидер даулау. Ризалашмыйча да хәл юк, шигырьләрдә безнең дәвер, безнең көнитеш бит: алай түгел дип әйтеп кара! Кырыс, кайчакта, усал, төртмәле шигырьләр дә аз түгел... Шагыйрь күңелен сөендерерлек күренешләр аз шул. Тормыш - зоопаркка әйләнеп бармыймы?
Безнең ыру килә Ак Бүредән,
Бик данлыклы нәсел электән.
Гаярь була торып, ничек соң ул
Ятлар тозагына эләккән?
Бер-берсенең башын ашаганнар...
Таркау булган татар нилектән?
...Юашланып беткән үшән бүре
Карап тора әнә читлектән...
Гомумән, Илдус Гыйләҗев шигърияте - ул шартлылыкларга игътибар итеп тормастан, «турыга» әйтелгән киеренке шигърият. Шул ягы белән ул бераз традиционлыктан аерыла да. Аның өчен фикерне түкми-чәчми җиткерү иң мөһиме!
Ә шулай да учак гел сүнмәгән,
Без бит исән әле, үлмәгән.
Хакыбызны әйтеп шәрран ярыйк,
Пыскып яту гына димәгән.
Бер тимәсә, барып, бер тиярсез,
Бәйрәм күлмәкләрен киярсез.
Шыңшып йөреп кенә Хөрлек килми,
«Әйткән иде теге» диярсез.
Факил САФИН,
филология фәннәре кандидаты.

Илдус Гыйләҗев: ҖИТМЕШ ЯШЬ УЛ НИШЛӘП КАРТ БУЛСЫН?
Үзгәрәбез шул
Чагыштырып укыйм шигырьләрне,
Аерма зур, куям аптырап.
Безнең уйлар - камыл арасында,
Яшьләрнеке - күктә, затлырак.
Бүгенгеләр кештән пальто тегә,
Ә без кидек тунның кайрысын.
Шигырь бит ул тормыш чагылышы,
Бездә булды тамак кайгысы.
Миңа чират җитәрме?
Син нишлисең икән хәзер,
Савыт-саба юасыңмы?
Мал-туарга печән салып,
Кош-кортларны ябасыңмы?
Эшең күптер. Күреп йөрим
Мәшәкатьтән туймавыңны.
Ә мин телим тәүлек буе
Мине генә уйлавыңны...
Ходам саклаган
Хыялларың барып чыкмаган шул,
Теләгәнсең юрист булырга.
Сәләтең бар...әлдә язмыш сине
Илтеп куйган башка урынга.
Пыран-заран барсын туздырасың,
Тере килеш гүя туныйсың.
Дөресме бу, әллә ялгыш алым,
Алдын-артын уйлап тормыйсың.
Миңа да бит бер гаепсез килеш
Табу салдың ничә мәртәбә.
Күпме кеше үз иркендә йөри
Кагылмагач синең мәхкәмә.
Кем син?
Төшләремә кереп җитә алмый,
Бимазалап, кемдер юана.
Ала - чола гына шәйләнә дә,
Әллә кая китеп югала.
Кәеф кача, ятам борсаланып,
Бер ханымга бераз охшаган.
Нәрсә кирәк икән аңа миннән?
Уйларымны били пошаман.
Күңелемә үтеп керер өчен
Җай эзлиме әллә берәрсе.
Арт ишектән йөреп гадәтләнмә,
Өнемдә кил, Хода бәндәсе!
Сәбәбен беләсеңме?
Ничек кенә синең янда
Калырга дип баш ватам.
Барган чакта метеор мин,
Киткән чакта - ташбака.
Җырчы булсаң, җырла гына!
/Сыналган кагыйдә/
Сәхнәгә чыгып баскач -
Бик күпләр истә тотмый -
Җырчы сөйли башласа,
Җырчы булудан туктый...
Бер Аллага каламы?
Йөрәгеңне сакла, диләр,
Нервыларыңны сакла.
Нык борчылсаң, бавыр, бөер
Чыгалар икән сафтан.
Һәр әгъзага кадер тиеш!
Юк ла оныткан чаклар.
Туфан әйтмеш, чурту матер,
Үземне соң кем саклар?!
Бар уңай мисал
Шәм кабыздым, соң искәрдем,
Сынган булган урталай.
Хәзер аны сүндеримме?
Була алмый бит алай.
Без дә шундый хәлдә идек,
Беттек, дидек, алдандык.
Үзәктә җеп өзелмәгәч,
Янабыз бит, ялгандык!
Аңлашылды...
Кереп тормыйм, аптырама,
Бүген ишеккә сыймам.
Әдәп саклап кына чөнки
Чакырасыңдыр сыман.
Чынлап булса, элеккечә
Елмаеп торыр идең.
Мин бит якты йөзеңдәге
Нурны сагынып килдем.
Кая соң ул? Алдандыммы?
Елар урында, көләм.
...Мин борылгач шык иттереп
Бикләнеп калды келәң...
Башкалар рәхәтләнсен
И үзәккә үтте бу юл,
Адым саен чокыр - чакыр.
Машинада ун ел йөрдем
Даңгор - доңгыр, чаптыр - чоптыр.
Әнә асфальт түшәгәннәр,
Минем баш күк шома, такыр.
Шайтаныма кирәкме ул?
Мин бит барам соңгы тапкыр...
Без - яшәрбез!
Үзебезчә сөйләш, диеп,
Оныгымны битәрлим.
Үз йортымда чит сүзләрне
Һич тә кабул италмыйм.
Анам теле - җаным теле!
Бик тә камил, борынгы.
Үз җанымны кимсетергә
Ирек куеп торыйммы?!
Бабалары сыек булган
Көчсез милләт егылыр.
Шул максаттан чыгарыла
Чит телдәге ЕГЭлар.
Соңарган фаразлар
...хатын-кызның матурлыгына җүләрлек кушылса, трагедия килеп чыга. Хатын-кыз акылсыз да булса - фаҗига.
Клара Булатова.
Мин дә көчкә исән калдым,
Бик дөрес бит әйткәнең.
Апакаем, кагыйдәңне
Ник иртәрәк әйтмәдең?
Әбе килә, җәбе - юк
Әгәр хатын-кыз матур булуы өстенә акыллы да икән, аны бөтен ир-ат дошман күрә.
Клара Булатова.
Дошман күрмәс идек әле -
Әйтмичә калалмыйбыз -
Андыйларны гомер буе
Эзлибез...табалмыйбыз...
«Галимнәр» арта тора
...кеше хайваннан бары тик ел­мая белүе белән генә аерыла.
Марат Кәбиров.
Менә тагын «бөек ачыш»...
Күтәрелде кан басымым.
Бу сүзтезмә саташуның
Азагымы, йә башымы?
Картайтмагыз әле...
Йөрәкләрнең янар утлары бар,
Гармуннарның тартыр хутлары бар -
Күрекләрен өзеп тарт, дустым!
Утыз яшь ул нишләп карт булсын!
Әнгам Атнабаев.
Бала-чага яше генә икән
Өч дистәне ваклап йөрүләр.
Озын гомер үткән яшьтәшләрем
Икенчерәк җыру көйлиләр:
- Искә алып сөйләр эшебез бар,
Өч булса да исән тешебез бар,
Дискәтүккә барып кайт, дустым,
Җитмеш яшь ул нишләп
карт булсын!
...Сиксән, туксан нишләп
карт булсын...
Горурлану тиеш!
Татарлыктан оялмыйм мин.
Нур Әхмәдиев.
Тәҗрибәле шагыйрьләр дә
Куя шул ялгышкалап.
Нәтиҗәдә күңелләргә
Оялый ялгыш караш.
Ник оялып йөрергә ди
Кем булып туганыңа?!
Дошман килсен башын иеп
Азатлык туйларына!
Ышандырып җитми бит
Тол хатынның язмышы кыз балага күкрәк сөте белән күчә.
Камил Кәримов.
Табибләр дә аптырашта,
Бик бәхәсле бу тема.
Малайларга нәрсә күчә?
Алар да бит сөт имә.
Барып чыкмый шул...
Если вас с утра до вечера называют свиньёй, то через день вы начнёте хрюкать.
Н.Хрущёв.
Кем генә дип әйтсәләр дә,
Татарлыкны җуймыйбыз.
Теләгәннәр мыркылдасын...
Без - «Туган тел» җырлыйбыз!
Җимергеч нурланышлар
Стукач сильнее термояда.
Локман Закир.
Әләкчеләр, хөсетлеләр, шымчылар...
Санап чыктым шаккатып.
Күп икән шул яшәүчеләр
Безне эчтән таркатып...
Азнакай.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: