Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәүзия СОЛТАН: ОЯ КОРЫП, ОЯ ҮРЕП ҮТКӘРДЕМ ГОМЕРЕМНЕ...

* * * Бәйләм-бәйләм үрелгән бәхетне Туздырып бер ташларгамы? Гомер көзләрендә Яшәүне яңабаштан башларгамы... * * * Йөрәк әрнүләре бетәрме соң? Тынгы булыр микән күңелгә? Яшькә төелеп үткәргән елларның Төеннәре кала гомергә. Иң якының кинәт дошман була, Телгә килә әче, яман сүз. Якыннарың бәхетле булсынга Тешләреңне каты кысып түз! Юк...

* * *
Бәйләм-бәйләм үрелгән бәхетне
Туздырып бер ташларгамы?
Гомер көзләрендә
Яшәүне яңабаштан башларгамы...
* * *
Йөрәк әрнүләре бетәрме соң?
Тынгы булыр микән күңелгә?
Яшькә төелеп үткәргән елларның
Төеннәре кала гомергә.
Иң якының кинәт дошман була,
Телгә килә әче, яман сүз.
Якыннарың бәхетле булсынга
Тешләреңне каты кысып түз!
Юк шул! Булмый алай! Һәммәбезнең
Үз күлмәге якын тәненә.
Үз рәхәтен генә алга куя -
Ни кичергәнеңне кем белә?
Хәтердән сызыла биргән вәгъдә,
Ант бозыла, таптап узыла.
Тамак төбендәге төерләрдән
Җанга кан сава, әрнү җыела.
Җиңәр көчне табып булыр микән?
Чокыр-чакыр алда, киртәләр...
Юл гел якты түгел. Вакыт-вакыт
Күләгәләр каплап китәләр.
Бөтерелеп кайнаган хисләрне
Акылны җигепме җиңәргә?
Җиңелмәсен...Кайнар ул хисләрне
Бүләк итеп Ходай җибәргән.
* * *
Синең хәлләреңне беләм-
Ә син мине аңлыйсыңмы?
Әллә юкка гына рәнҗеп,
Уйларыңда кайныйсыңмы?
Синең уйларыңны сизәм-
Минем хәлне беләсеңме?
Сытып,юкка чыгарасың -
Әче сүзең өзә җекне.
Яра саркый, яра әрни
Җәрәхәте - телем-телем.
Җан ярамны төзәтергә
Табып бирмәссеңме җилем?
ТУГАН ҖИРЕМ
Туган җирем, аяк басу белән
Мин яшәргә синнән көч алам.
Синдә туып канат чыгардым мин -
Меңнәр арасыннан бер балаң.
Канатларым җәеп очып киттем,
Калды болын, кырлар, тугайлар...
Илләр гизеп, сагынып кайтам сиңа,
Синдәй гүзәл җирләр кайда бар?
* * *
Үпкәләмим, балам, өзгәләнеп
Әрнесә дә кайчак йөрәгем.
Яшә, димен, син бәхетле генә,
Тик изгедә минем теләгем.
Аналарның аяк асларында
Җәннәт ята, балам, беләмсең?
Нигә икән, нигә күзләремдә
Кайчагында яшем күрәсең?
Ана күңеле гел мәрхәмәт көтә
Һәм игелек көтә баладан.
Бала бәхетенә сөенеп кенә
Яшәү җитми икән анага.
* * *
Кар-боз эри - кояш ала.
Сулар ага - комнар кала.
Агач яна - көлләр кала.
Тирә-юньгә җылы кала.
Коеп яуган яңгыр туктый.
Үтеп киткән болыт кайтмый.
Җәрәхәтне вакыт ала.
Мәңгелеккә эзе кала.
Кайгы китә - чәч агара.
Картлар китә - яшьләр бара...
Кеше китә - бала кала,
Эше кала, төше кала.
Вакыт җитеп, бар да бетә
Бу дөньяда. Бар да кала...
ТАУ ИЛЕНӘ
Тау астында - авыл, тау битендә - урман,
Тирә-юньдә - кырлар, болыннар.
Таудан агып чыккан елга бормалана,
Берсен-берсе куа дулкыннар .
Тау башында - һава, аның зәңгәрлеге
Зәңгәрләтә суның өсләрен.
Офыклардан узып агып китә елга,
Кая илтә тауның серләрен.
Тау буенда - күлләр. Аның ярларында
Зифа булып үсә камышлар.
Тау ягыннан искән җилгә кушылып алар
Серләшәләр төрле тавышка.
Тау өстендә - болыт. Уйнаклыйлар җилләр,
Юлларында юктыр киртәләр.
Биек тауның битен, чал чәчләрен сыйпап,
Сәлам биреп узып китәләр.
Тау артыннан ямьле җәйге аяз таңда
Кояш калкып сибә нурларын.
Сылу каеннардан төшкән күләгәләр
Колачлыйлар иркен кырларны.
"Тау ягыбыз" диеп, ямьле бу җирләрне
Халык атый сөеп электән.
Тау ягы хакында буыннан-буынга
Риваятьләр халкым йөреткән.
Тау астында - авыл. Бүген аның халкы
Бәйрәм итә әрәмәлектә.
Яшәү дәрте бөркеп Сабан туе гөрли,
Уен-көлке, җырлар һәр җирдә.
Елга суы, урман, күлләр, болыннары,
Тауның көчен безгә тапшыра.
Биек таудан алган бәрәкәтле байлык
Мәңгелек көч бирсен халкыма.
* * *
Оя корып, оя үреп үткәрдем гомеремне,
Яңа оя корам әле, искесен җимеримме?
Яннарымда гомер буе кошчыкларым
булырмы?
Җитезләрем, канатларым үз оясын корырмы?
Яңа оя кордым әле, искесен җимермәдем,
Чүп-чарлардан араладым,
гөлләр белән бизәдем.
Үреп ясаган ояма үтмәс һич салкын яңгыр,
Өшетмәс көчле бураннар һәм җимермәс
җил-давыл.
* * *
Тормыш юлын синең белән бергә үттек.
Узган гомер юлларыбыз юкка түгел.
Бер-беребезгә җан җылысын биреп кенә,
Язмыш белән бәхәсләшеп үткән гомер.
Биткә кунган җыерчыклар - юкка түгел,
Яшәү яме сирпелә бит йөзебездән.
Салмак кына еллар шулай узып бара,
Язмышларны язу тора үзебездән.
Кайчакларда шул китапны ачып укыйм.
Мәхәббәт нуры бәйләгән икебезне.
Кире кайтса үткән гомер, кабат шулай
Икәү бергә җитәкләшеп китәрбезме?
* * *
Яшьлек ерак калган, тик хисләрне
Вакыт яңгырлары юмаган.
Кайнар хисләр әле сүрелмәгән,
Гөлләребез әле сулмаган...
Маңгайларга күптән сыр төшсә дә,
Чәчләргә кунса да кыраулар -
Сүндермибез әле яшьлек дәртен,
Бирешми бит көзен кылганнар...
Зәңгәр күкне каплап кара болыт
Күңелләрне китә күрмәсен.
Йөзләрне яктыртсын кояш нуры,
Яшьлек дәрте генә сүнмәсен!
* * *
Кайчак күңелдә давыл куба,
Зилзилә, буран уйный.
Хисләр диңгезе кайный, ташый,
Ярларга сыймый башлый.
Килә китәсе әллә кайларга.
Кыргый тауларга, шомлы тайгага.
Үтәсе килә котып суыгын,
Экваторны һәм чүлләр кызуын.
Менәсе килә күккә - Галәмгә.
Нигә соң канат юк бу адәмдә?
Уйлар, хыяллар гизә дөньяны
Тик үтәп кенә булмый хыялны.
Шулай хисләнеп гомер дә үтә -
Җан мәңгелеккә калдырып китә.
Күрми дә кала адәм Галәмне,
Бирми дә кала Җиргә сәләмне.
Җирдән яралып җиргә күчә гәүдә -
Бармы яшәүдә бер тирән мәгънә ?
* * *
Үзгәрдем.
Ничек үзгәрдем!
Дөнья шулай үзгәрттеме?
Үз арбасына утыртып,
Көй көйләргә өйрәттеме?
Үзгәрдем.
Ай-һай үзгәрдем!
Җанны кискән күп булдымы?
Бер упкыннан атылып чыгып,
Икенчесенә чумдыммы?
Үзгәрдемме.. Әллә юкмы?..
* * *
Яшәр өчен без килгәнбез икән,
Хәсрәтләрне күрми китмәбез.
Күк йөзендә сүнгән йолдызлардай
Берәм-берәм янып бетмәбез.
Янган хисләрне без сүндермиек,
Яраларны кабат кузгатмыйк.
Яшәргә дип килгәч, дөньялыкта
Кыйблабызны гына югалтмыйк.
* * *
Сүзне үлчәп сөйләп кенә
Узып булмый гомерләрне.
Кызасың да, очкын оча,
Кала аннан күмерләре...
Күмердән кала салкын көл,
Утсыз гына көйри йөрәк.
Үлчәүләргә салып хисне,
Сүндермичә яшәү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев