Мәдәни җомга

Фәйрүзә Мөслимова: Борчуыңны сөйлә, ә шатлыкны Уртаклашма икән беркайчан... 

Минем бакчам – истәлекләр иле, Уйландыра һәрбер почмагы.

ЯЗ ХӘБӘРЕ

Сыерчыклар кайтты дигән
Хәбәр алдым Арчадан.
Тоябыз язның килгәнен
Сыерчыклар кайтканнан.

Күрәсең, озын кышларда
Җаннар арган, талчыккан.
“Тагын яз!” – дип, күз яшьләре
Бәреп чыга шатлыктан.

Салкын майларны кичәсе
Җылы җәйгә чыкканчы...
Уза гомер фасыллары.
Тукта, Вакыт, туктачы!

Туктама, юк, фасылларның
Алышынуы матур.
Сыерчыкларны каршылыйк
Әле тагын күп тапкыр.

ХӘТЕР БАКЧАМ

Минем бакчам – истәлекләр иле,
Уйландыра һәрбер почмагы.
Башкалардан аерылмый да күк
Куаклары, түтәл, сукмагы.

Без килгәндә, чирәм җирләр иде,
Зур авылга хәзер әйләнде.
Көлеп искә алам аллеяда
Кизү булып торган төннәрне.

Тәртип шундый: чират синдә икән
Аллеяны урап узарга –
Курку белән исәпләшү кая? –
Буйсынырга кирәк карарга!

Үз җиремдә учак яккан булам,
Каравылчы уяу, янәсе.
Куркуымнан йөрәк шартлар иде,
“Һайт!” – дип әйтсә шунда берәрсе.

“Янмый учак”, – диеп шигырь язам,
Учак түгел, шигырь җылыта.
Искә төшә тагын әллә ниләр,
Күпме еллар инде узып та.

Балаларым шушы кишәрлектә
Акрынлап эшкә өйрәнде.
Хәзер инде үзгә тормышлары,
Үзләренчә корды, көйләнде.

Шөкер, димен шул бакчама килгәч,
Сәлам бирәм күрше-тирәмә.
Нишләр идең күрше-күлән, дуслар
Булмасалар янда әгәр дә?

Бакчамдагы ямьле табигатьнең
Үзем генә беләм серләрен:
Кайсы үсемлекне кайсы дустым
Бүләк итеп миңа биргәнен.

Язлар белән ялан күрке – кукы –
Шытып чыга мине сыйларга.
Мәгъсүм абый Хуҗин биргән иде
Орлыкларын. Рәхмәт аңарга.

Мәтрүшкәләр чәчәк ата җәен.
Монысы инде – рәссам Зифадан.
Ничә еллар эшләдек бит бергә...
Иртә китте безнең арадан.

Мөдәрриснең көзге чәчәкләре...
Көздә туган иде үзе дә.
Чәчәк ата кар яуганга кадәр –
Дога юллый, гүя, шагыйрьгә.

Тек-тек итеп сәгать йөреп тора
Ел әйләнә бакча өемдә.
Туктатмыймын кышка киткәндә дә,
Үзе туктар әле, димен дә.

... Кышлар үтә, яз ишеген ачам,
Бераз гына кулым калтырый.
Дулкынланып өйгә атлап керәм –
Тек-тек итеп сәгать каршылый.

МИЛЛӘТЕМ, ДИП...

Ана телен укытуга чикләү кергәч,
Айнып китте халкым бер сулышта.
Югыйсә бит җайлы кебек иде яшәү
Ияләшкән, күнегелгән бу торышта.

Авыруның вируслары өлгергән шул
Тамырларын тирәнгә үк җибәрергә:
Күпләр инде әзер түгел тормыштагы
Гамьсезлеген, җайлылыгын җимерергә.

Санлы гына милләтпәрвәр, фидакярләр
Телебезне коткарыйк, дип чаңнар кага.
Ә күпчелек “Бетү” дигән зур еланның
Авызына үзе теләп кереп бара.

Газет-журнал, китапларда – күпме байлык!
Милләтебез тарихын ул, җанын ача.
Укучылар берән-сәрән... Ни кызганыч,
Югалырбыз җир йөзеннән болай барса.

Җыр коткара милләтне дип, дин коткара...
Милләт өчен, ай-һай, болар – шикле чара.
Русча гына аралаша – ял көнендә
Мәдрәсәдә укып йөргән бала-чага.

Рус телендә дәрес бирә остазлары,
Әтиләре-әниләре шулай куша.
Гарәп теленә керү җиңел инде юкса
Иң беренче укыганнары – Тукай булса.

Рамазанда, гает көндә байларыбыз
Игелекләр эшләп калыйк, дип ярыша.
Бик күп итеп пылавын да пешергәннәр,
Халык, шуны бүлгән чакта и сугыша!

Бер кавемне мин үзгәртмәм, ди Аллаһы,
Әгәр үзе үзгәрергә теләмәсә...
Милләтне дин саклар, диеп әйтәбез дә,
Аллаһыга җавабыбыз хәзер нәрсә?


АЛКЫШЛАР

Җырчылар күп, җырлар да күп!
Буш торамыни сәхнә?
Алкышларга, кул чабарга
Халык әзер, әлбәттә.

Хыялларда гиздерә җыр,
Диңгезләрдә йөздерә,
Яшь чакларга алып китә,
Сөйдерә, сөелдерә.

Әниләрне данга күмә,
Тал-тирәктә тирбәтә.
Халәтеңә тиңдәш булса,
Үтеп керә йөрәккә.

Җырларның бар шундые да –
Аллаһыга мәдхия.
Берәүләр сәхнә түрендә
Раббысына баш ия.

Сәҗдә кылу нигә кирәк,
Намаз уку нәрсәгә? –
Җыр белән дога кылырга
Мөмкин булгач сәхнәдә.

Ходаем, дип чыгып җырлау
Сәхнәдә бии-бии?!
Җырларның мондыена да
Кул чабулар кимеми.

Тормыш – сәхнә, без дә – артист,
Җырчы ук булмасак та.
Йөзеп керәбез диңгезгә
Ярылган тагаракта.

... Яраткан җырчыларыбыз
Мәңгегә киткән чакта
Җыелабыз – шау-гөр килеп,
Кул чабып озатмакка,
Догасыз озатмакка...

АЛТЫН БӘҺАСЕ

Алтыннан мин гомер буе уңалмадым,
Булалмадым ни йөзекле, ни алкалы.
Сизми калдым күбәләктәй очкан чакта
Туй балдагын хәтта ничек югалтканны.

Тигезлегең биртелерме? – Ырым ич бу!
Сатып алдым, еллар үткәч, икенчесен,
Бриллиантлап эшкәртелгән, 
                                              бик затлысын,
Бармагыма аеруча килешлесен.

Яшьлегем бит ямьле булган бизәксез дә,
Ник насыйпсыз алтыннарга ымсынырга?
Кадерлерәк кыйммәтләрдән өстен куеп,
Югалтырга, урлатырга, юксынырга?

И гомерләр, шатлыкларым-борчуларым...
Узып киткән сиздермичә агымсудай.
Туган көнем. Алтын балдак – бүләк миңа!
Нигә икән язмыш миннән көлә шулай?

Алтыннан мин беркайчан да уңалмыймын,
Килешмәс тә хәзер минем бармагыма.
Тыныч кына яшим әле, хәтердә дә
Һич кайтасым килми икән яшь чагыма.


САБАК

            Кайгы уртаклашучы күп,
            Шатлык бүлешүче юк...

                     Ринат Гобәйдуллин репертуарыннан

Сөенечем сөйләдем дә берчак
Ышанычлы дигән дустыма,
Җавабында юлыктым мин бары
Көтелмәгән ачу, ярсуга.

Шатлыгымның сәбәпчесе булган
Кешене ул үтте яманлап.
Түзәлмәдем! Ник куймадым икән
Телләремне шунда богаулап?

Сүз артыннан сүз ияреп китте,
Шайтан көлде бездән кул чабып,
Дуслык дигән куык шартлап очты
Булмаганга сүздән тукталып.

Күпме яшим инде җир йөзендә,
Акыл гына керми ичмасам.
Борчуыңны сөйлә, ә шатлыкны
Уртаклашма икән беркайчан!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: