Мәдәни җомга

Фәридә Шакирова: Суларга беләзек салмадың...

Суларга беләзек салмадың, Яшердең ут йотып янганың. Хыянәт ачысын гел уйлап Җөйләрен куптардың яраңның.

Табынма

Әгәр дә ышанган үз ярың
Тоташкан күперне яндырып,
Китәргә теләгән чагында
Ирек куй, һич йөрмә ялынып.

Син түгел беренче, ахыргы
Хыянәт утында көйгәннәр.
Чын сөю кадерен беләдер
Соңарып тәүбәгә килгәннәр.

Бәлки, син кичерә алырсың
Керләнгән хисләрне чистартып.
Өметле яңа көн башларсың
Хыянәт ачысын таратып.

Суларга беләзек салмадың,
Томанда адашып калмадың.
Какшамас ышаныч тәхетен
Түземлек белән син яуладың.

Сулар да бер тына, болгангач,
Уйнаган балыклар көмештер.
Тугрылык какшаган заманда
Күпләргә сынаулар тиештер.


Аңладың

Сөюнең татлы агуын
Әй, теләп эчкән идең.
Күктәге йолдыз янына
Үзең дә күчкән идең.

Җемелдәгән җете төсләр
Хикмәтле йолдыз түгел.
Бергә яккан учаклардан
Өелеп калды күмер.

Күктән эзләмә насыйбың,
Тартыл үзең ишегә.
Йөрәктән урын бирерләр
Хисләре саф кешегә.

Учакларда утлар сүнмәс,
Бергә ялкын өстәсәң.
Күңел назын кызганмыйча
Хәләлеңә төбәлсәң.

Сабак килде сынау аша,
Син югалып калмадың.
Рухи дөнья кыйммәтен,
Соң булса да аңладың.


Тормыш такмаклары

Көтү көтәргә куштылар,
Булмадык без көтүче.
Сөймәгәннәргә үч тотып,
Астыртын ут төртүче.

Ялагайга юл ачык дип
Үрнәк бирде кемсәләр.
Хаклык белән җиңә алдык,
Егылмадык төртсәләр.

Хөсетләнеп, кара янып
Тикшермәдек кешене.
Үрнәк итеп куя бел син
Гамәлеңне, эшеңне.

Бүген синдә кояш булса,
Иртәгә томан басар.
Рәхимле, шәфкатьле булсаң,
Начары бик тиз качар.

Эшләп тапкан малыңның
Бәрәкәтенә сөен.
Кеше хәсрәтен дә аңлап,
Борчуларына көен.

Мактанчыклар бик ярата
Гел арттырып сөйләргә.
Без күптән өйрәндек инде
Кыл иләктән иләргә.

Кояш көткән көннәрдә дә
Карлар ява ишелеп.
Төн йокыларын качырган
Бездә дә күп кимчелек.

Башкага зыяны тими,
Шуңа буладыр түзеп.

              * * *
Хәйләкәр ертлачлар гел алда
Омтыла дөньясын кочарга.
Малы да, даны да гел җитми
Нәфеснең кибәнен очларга.

Бер мескен бил бөгеп, өшәнгәч,
Зарын да кычкырып әйталмас.
Комагай бәндәләр юл таба,
Алар һич язмыштан кыйналмас.

Дөньяның кендеге мин, диеп,
Син әле артыгын сикермә.
Табаның астында сытылган
Чирәмгә җирәнеп төкермә.

Байлыкны тудыра фидакяр,
Булсынга тырышып, тир түгеп.
Намусы йоклаган комсызлар
Умыра уңышның иң күбен.

Бу тормыш катлаулы, хикмәтле,
Иртәгә ни көтә  - кем белгән.
Каядыр ут чәчри, җир  тетри, 
Афәтләр гыйбрәткә бирелгән.

Барыбер бер бәла җәзалар,
Адәмнәр тәүбәгә килмәсә.
Чапма син таш атып мескенгә,
Нишләрсең, хәл бетеп сөрлексәң.


              * * *
Астан утны яга белә
Сөрем чыгарлык итеп.
Яныңнан елмаеп уза
Алыштыргандай битен.

Кешесенә яраклашып,
Битлек үзгәреп тора,
Андыйларны таный белсәң,
Ерактанрак  ура.


              * * *
Кемдер кырын ятып эшли
Ихтыяҗга акчасын.
Хак хөкемнән курыкмый ул,
Белә ничек алдасын.

Эштә янып, утта көеп,
Берәү таба малларны.
Авыз ачып көтеп тора
Туздырырга оланы.

Гаебен танымаучылар
Тора-бара үтләтә.
Кимчелеген гел яшергәч,
Гаепле ул өчләтә!

Акны да корымга манар
Дөньяның диванасы.
Сүзен өстен итү өчен
Юк низагтан туясы.

Акыллы юл куя диеп,
Белеп әйтәләр микән?
Нигә хак сүз мескен булып
Күләгәне үз иткән?

Явызның гайбәтен җөпләп,
Үсендереп торганнар,
Үзләренә киләчәккә
Хәтәр тозак корганнар.

Гаебеңне тану өчен
Рухи батырлык кирәк.
Ни кызганыч, андый затлар
Арабызда бик сирәк.

Күңелдәге  агулары
Теленә саркып чыга.
Якты көнгә корым яккан
Андыйлар - кара чыра.


              * * *
Чәчмәде дә, урмады да,
Уңыш җыйды көшелдән.
Туңмады да, янмады да,
Ким яшәми кешедән.


              * * *
Ә шулай да теле зәһәр,
Хөсетләнер башкага.
Аның кебек кара йөрәк
Орынмасын ташка да,

Таш уалыр, кеше чыдар,
Рух ныклыгы калганда.


              * * *
Гади булыр, тыйнак булыр сәләтле,
Беркайчан селтәп атмас сәнәкне.
Башкаларга игелек өчен яраткан
Ходай аңа түзем, батыр йөрәкне.


Моңнарым сезнең хакка

Тиле яшьлек утка кертте,
Чайкады боз-суларда.
Дөнья куып чапкан чакта
Тын җитмәде суларга.

Үкенүләр, офтанулар
Озата барды гомергә.
Ныклы терәгем булмады
Баш күтәреп йөрергә.

Мин егылгач, әйдә, тор дип,
Кул сузучы булмады.
Бу күпмегә чыдар, диеп
Язмыш каты кыйнады.

Ак кәгазьләргә төшердем
Әче сагыш тамчысын.
Яшәү рәхәтен тоярга
Зиһеннәрем ачылсын.

Китә калсам, уйланырсыз, 
Үкенерсез сагынып.
Баш очыннан кырказ узар
Сәлам биреп, кагынып.

Үз кадерем белмәүләрем
Булсын сезгә сабакка.
Эземне таптап үтмәгез,
Моңнарым сезнең хакка!

Арча.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: