Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәридә Шакирова: Үрләрдән дә бер төшәсе була...

Һәркемнең бар фәрештәсе Хатадан саклый торган.

УЙЛАНУ

Якынайды, артык якынайды
Гөнаһ белән савап арасы.

                                    Фәнис Яруллин

Яшьлектә ул хата күп китәдер,
Яшәр өчен акыл, көч кирәк.
Үз биеклегенә менә алыр бөркет,
Ашкындырса кайнар дәрт, йөрәк.

Тик шулай да ялгыз гына очып,
Уңышларның тәме сизелмәс.
Бер-берсенә терәк булса әгәр,
Сынауларда дуслар җиңелмәс.

Әнә, кошлар, ерак очар өчен
Берләшәләр бердәм төркемгә.
Хәзер исә кеше бик үзгәрде,
Беркем кирәк түгел беркемгә.

Ярдәм сорап син ялварып кара,
Кемнәр сузар икән уң кулын.
Атасыннан калыр малны көтәр
Игелексез, денсез үз улы.

Хыянәткә ымсындырган заман
Ишек ватып уза түрләргә.
Бозыклыкның әллә ничә төре
Тартып тора кара гүрләргә.

Якынайды, артык якынайды
Гөнаһ белән савап арасы.
Сират күперләрен кичкән чакта
Ничек мәтәлмичә каласы?..

Әллә, бәлки, иман байлыгына
Туплангандыр саклау чарасы.
Ана догасы да коткарадыр
Ялгышканда газиз баласы.

КЫСЫР ХӘСРӘТ

Малга, данга сусаганнар өчен
Юллар иркен, үрләр югары.
Үрләрдән дә бер төшәсе була –
Анда калган кеше юк әле.

Әүлиялар сирәк туа җиргә,
Алар яши Хакка табынып.
Андый затка яшәү мәгънәсе дә
Рухи пакьлек белән табылыр.

Гадиләргә эшләп яшәү фарыз,
Һаман йөрмәс өчен ялынып.
Башкаларга зыян салмаганда,
Бәрәкәте артыр малының.

 
         * * *

Мин күкләргә гашыйк идем бугай,
Һаман үргә таба омтылдым.
Чабаталы ятим балачагым
Кимсенүле мөһер тоттырды.

Мәрхәмәтле күккә якынаеп,
Мин үземә яклау эзләдем.
Биеклектән чынбарлыкка төшкәч,
Канап бетте шәрә тезләрем.

Ялантәпи аша җегәр керткән
Якынрак бугай Җир-анам.
Эшләп яшәү мөмкинлеген бирде,
Бәла-казалардан аралап.

Авыр чакта күз яшьләрем белән
Түтәлемдә гөлләр сугардым.
Алар барыбер җете чәчәк атты,
Яшел чирәм иде юлларым!

Аяк терәп җиргә баскан чакта,
Булсын әйдә, хыял биектә.
Җилкенүле, ашкынулы яшьлек
Рухны барыбер көчле итә.


ТУАР ӨМЕТ ЧАТКЫСЫ

Дөнья йорты куласа, ди,
Әйләнә дә бер баса.
Хаклык калкып баш күтәрсә,
Ялган да посып кача.

Шәм булып сүнеп барганда
Туа өмет чаткысы.
Язмыш тукмагына түзеп,
Әле алга атлыйсы.

Атлыйм әле, күпсенмәгез
Ходай биргән сәләттән.
Куәт биреп арган җанга
Фәрештә атлый рәттән.

Һәркемнең бар фәрештәсе
Хатадан саклый торган.
Ихлас, сизгер бәндә аның
Ярдәмен һәрчак тояр.

НӘТИҖӘ

Бер дә михнәт күрмәгәннең җаны гамьсез
Бәгъре киселеп тилмергәннән йөрер көлеп.
Язмышларның чыбыркысы кисәк орса,
Ул да балчыкка тезләнер, аска чүгеп.

Бернидән дә, беркемнән дә, беркайчан да
Бер тамчы да курыкмаган адәм булмас.
Ялгышлары күпкә китсә, курку сеңәр,
Кыю җиңәр, юлын тапмас рухи юаш.

Тәвәккәллек җитмәгәннәр куркып яшәр,
Җаваплылыктан качар ул, сәбәп табып.
Башкаларның уңышына хөсетләнер,
Гомерләре пыскып үтәр, гел акланып.

Эче керле сүрән кеше төксе була,
Яннарында дәрман кими, көн суына.
Җан җылысы ташып торган якты йөзле,
Күңел савыктырган сүзе мамык төсле.

                                Балтач.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев