Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Фәридә Шакирова: Бурычларны түләп бетермәдем, Әҗәтләрне җыя белмәдем...

Вак хата булышыр барыбер Яшәүнең мәгънәсен табарга. Ашыгып утларга кергәнче, Кирәктер гел өреп кабарга.

КҮКТӘН ЯКЛАУ ЭЗЛӘДЕМ МИН

Мин күкләргә гашыйк идем бугай, 
Һаман үргә таба омтылдым. 
Чабаталы ятим балачагым 
Кимсенүле мөһер тоттырды.

Мәрхәмәтле күккә якынаеп,
Мин үземә яклау эзләдем. 
Биеклектән чынбарлыкка төшкәч, 
Канап бетте шәрә тезләрем.

Ялантәпи аша җегәр керткән 
Якынрак бугай Җир-анам.
Эшләп яшәү мөмкинлеген бирде, 
Бәла-казалардан аралап.

Авыр чакта күз яшьләрем белән 
Түтәлемдә гөлләр сугардым. 
Алар барыбер җете чәчәк атты,
Яшел чирәм иде юлларым!

Аяк терәп җиргә баскан чакта,
Булсын әйдә, хыял биектә. 
Җилкенүле, ашкынулы яшьлек 
Рухны барыбер көчле итә.

СЫТЫЛЫП БЕТТЕ НЕЧКӘ ХИСЛӘРЕМ

Мал һәм дан өчен нәфес күпертеп
Кеше хакына кулым сузмадым.
Терәгем алдан әйдәп тормагач, 
Түмгәкле булды барыр юлларым.

Кеше башына килгән сынауга 
«Шул кирәк» – диеп, йөрмә сөенеп. 
Утта яндырып, суга агыздым,
Җилгә очырдым хәсрәт төенен.

Бер дә хатасыз фәрештә – күктә,
Каралтма кемне, үзең ак булгач, 
Дөнья үзгәрә, язмыш аяусыз,
Үкенү туа, казан дөм тулгач.

Утта мең пешеп, суда чайкалып, 
Чыныгып каткан тимер-чуен күк,
Нечкә хисләрем сытылып бетте,
Күз яшем кипте, кизәнмә берүк!

Йөз суы түгеп, төчеләнмәдем,
Туры сүз сөйләр хакым булганга. 
Бәгырем кисеп ямаулар салдым,
Аяк очына тарткан юрганга.

Ирешкән малым хәләл көч белән, 
Михнәт күп күрдем, диеп офтанмам. 
Таш асып мендем гел югарыга, 
Төшеп киләмен текә таулардан.

Җирдә яклаучым санаулы гына, 
Терәгем булган фәрештәм уяу; 
Дошманыма да җәбер салмадым, 
Мин һаман да әле сабый бугай.

Иманга бәйле садә бер сафлык 
Яктыртыр төсле бөтен дөньяны.
Игелек кылырга тормыш юлында 
Барыбызга да гомер бар әле!


КУЛЛАРЫМ

Сөялләнгән җәрәхәтле кулларымда
Балачактан сеңеп калган әрем исе.
Гел эш белән йөдәп беткәч, кайчагында
Калмас кебек кашык күтәрергә көче.
Ә соң сиңа әзер тәгам кем китергән –
Чыда, кулым, әле хезмәт итәсең күп.
Инде күптән бурычларың түләнгәндер –
Дога кылып утырсаң да булыр бик хуп,
Дип уйлый да вәсвәсәле нечкә күңел,
Игелекле кулым кабат каләм ала.
Һәрбер юлы мәгънә белән сугарылган
Шигырь туса, бөтен борчу артта кала.
Чыдам куллар хәрәкәттә булган чакта,
Орлык шытып чәчәк ата, нуры тама.
Шөкер итәргә вакыттыр игелекле
Куллар аша чиксез муллык тудырганга.

        * * *
Вак хата булышыр барыбер
Яшәүнең мәгънәсен табарга.
Ашыгып утларга кергәнче,
Кирәктер гел өреп кабарга.


БУРЫЧ

Илең каршындагы бурычыңны
Үтә, диеп кемнәр өндәде?
Үтәдем, тик шәфкать көтми генә,
Үз тормышым үзем көйләдем.

Анам хакындагы бурычларны
Һичкайчан да онытып йөрмәдем.
Михнәт баскан толлык аркасында
Елмайганын сирәк күргәнмен.

Әтиемнең җирдә яшәгәнен
Фәкать ишетеп кенә белгәнмен,
Ихлас догаларым барып җитеп,
Җылытса иде салкын гүрләрен.

Ир каршында булган бурычымны
Тормыш йөген тартып үтәдем.
Аңа яшәү рәхәт булсын, дидем,
Үзем хыянәткә кермәдем.

Бала алдындагы бурычларны
Һич тә авырсынмый күтәрдем.
Таләпчәнлек катыш мәхәббәтне
Күңел күзе аша үткәрдем.

Халкымны һәм илне, эшне сөйдем,
Үз-үземне башук сөймәдем.
Кадер-хөрмәтләрдән мәхрүм итеп,
Чи тиредәй җанны иләдем.

Бурычларым кала күрмәсен дип,
Хәләл көчем белән түләдем.
Кылган игелек әҗеренә торган
Яхшылыклар көтеп йөрмәдем.

Аллаһ каршындагы бурычымны
Читкә куеп гамьсез йөргәнмен.
Рух саулыгы кителгәнен тоям,
Фәкать шуңа сызлый йөрәгем.

Бурычларны түләп бетермәдем,
Әҗәтләрне җыя белмәдем.
Әллә гөнаһ, әллә савап басар
Ходаемның гадел бизмәнен.

АЧЫ ҖИМЕШНЕ ДӘ ЙОТ СИН

Һәр начарлык тигәнәк күк әрсез була,
Иң әүвәле йомшакларны басып ала.
Ихтыяр көчен сындырып, мәкер белән
Колы итәр начар гадәт, син чамала.

Дым җитмәгән агачларның җимеше ачы,
Наз җитмәгән балалар да дорфа булыр.
Сугыш уйнап, экраннарга багынганнар
Табар микән игелекле гамәл юлын.

Ачы җимешне дә йот син ара-тирә,
Дәва өчен файдасы бар, икеләнмә.
Гел бер төрле сүрән тормыш шомлы бит ул,
Балан, миләш үстер әле өй тирәңдә.

Һәркемнең дә күркәм ягы бар эзләсәң,
Ашыкма син начар диеп бәяләргә.
Бер хатасыз кеше булмас Җир йөзендә,
Нигә һаман ышкылырга сөяленә?


УЙЛАНУ
                    Якынайды, артык якынайды
                    Гөнаһ белән савап арасы.

                                          Фәнис Яруллин

Яшьлектә ул хата күп китәдер, 
Яшәр өчен акыл, көч кирәк.
Үз биеклегенә менә алыр бөркет, 
Ашкындырса кайнар дәрт, йөрәк.

Тик шулай да ялгыз гына очып,
Уңышларның тәме сизелмәс. 
Бер-берсенә терәк булса әгәр, 
Сынауларда дуслар җиңелмәс.

Әнә, кошлар, ерак очар өчен 
Берләшәләр бердәм төркемгә. 
Хәзер исә кеше бик үзгәрде, 
Беркем кирәк түгел беркемгә.

Ярдәм сорап син ялварып кара, 
Кемнәр сузар икән уң кулын? 
Атасыннан калыр малны көтәр 
Игелексез, денсез үз улы.

Хыянәткә ымсындырган заман 
Ишек ватып уза түрләргә.
Бозыклыкның әллә ничә төре 
Тартып тора кара гүрләргә.

Якынайды, артык якынайды 
Гөнаһ белән савап арасы.
Сират күперләрен кичкән чакта 
Ничек мәтәлмичә каласы?..

Әллә, бәлки, иман байлыгына 
Туплангандыр саклау чарасы. 
Ана догасы да коткарадыр, 
Ялгышканда газиз баласы.


ГОМЕРЛӘР УЗА ИКӘН

Безнең гомерләр аккан су икән,
Хәтта елгалар саеккан, кипкән.
Чишмәдәй ургып яшәү сәләте
Көрәшеп яшәр өчен йөгерткән.

Безнең гомерләр искән җил икән,
Күпме кичереш йөрәктән үткән.
Әле елатып, әле жырлатып,
Хәләл ярларны назлап сөйдерткән.

Безнең гомерләр биек тау икән,
Ашкынып менү онытылган күптән.
Аска төшкәндә һич җиңел түгел,
Йөрәк таушалган, җегәрләр беткән.

Безнең гомерләр бер яфрак икән,
Язмышлар аны чайкап селкеткән.
Бәхет өлешен калдырыр кешең
Булган тәкъдирдә яшәү уң икән.

Безнең гомерләр яуган кар икән,
Ташулар белән аккан да киткән.
Өметнең инде соңгы чырасы,
Дәрман тапмасаң, сүнәргә җиткән.

Безнең гомерләр тере ут икән,
Сүнмәс куәте җанга береккән.
Әле соң түгел, тормыш мәгънәсен
Бизмәнгә салыр вакытлар җиткән.

Безнең гомерләр бердәнбер икән,
Шөкер итәргә акыллар җиткән,
Безнең эзләрдә үлән яңарган,
Безнең эзләргә энҗе кар сипкән.
Кояш нурында җаны җылынып
Бирешми торган ул гел без икән!!!


ШАГЫЙРЬГӘ

Нечкә хисләр белән жаның сыкранганда
Ак кәгазьгә моң сеңдереп бик күп яздың.
Күңелеңне чистарттың да бар таплардан,
Яшәү өчен иҗатыңнан дәрман алдың.

Бу шау-шулы тормышлардан аргансыңдыр.
Вокзал кебек ыгы-зыгы алҗыта бит.
Вак борчудан өстен булып кала алсаң,
Илһам нуры тудырырга табигать киң.

Уйланырга, гамьләнергә, моңаерга,
Тансык күңел назы белән сызланырга
Әле ярый искитмәле табигать бар,
Хозурлыкта иҗатыңа дәрман туар.

Киң мәйданда көрәшчеләр бил алыша,
Дан өчен дә, мал өчен дә адарынып.
Тере шагыйрь мескен булып йөрмәсен ул,
Кемдер яннан узып китсә кабарынып.

Башкаеңны туры тот син, зиһенле зат,
Илһам нурын сиңа төбәп күктән иңгән.
Маллар китәр, даннар узар, гомер кимер,
Тукай кебек даһиларны тарих белер!

Масайма да, үртәлмә дә, кыланма да,
Халкыңа илт бәрәкәтле кайнар сулыш.
Хак сүзеңне әйтер өчен батыр бул син,
Җан дәвасы көткәннәргә ихлас булыш!

Йөрәгеңнең кайнар хисе таш эретсен,
Милләт гамен һәр күңелгә илтеп җиткер.
Ходай сиңа ныклык бирер, чигенмәсәң,
Гаделлеккә көрәш юлы булыр читен.

Иҗат дигән татлы газап кичергәндә,
Шагыйрь үзе тере килеш дөрләп яна.
Ә аларның безнең җанга уеп салган
Хак фикере, тапкыр сүзе исән кала!

                                                   Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев