Фәннур Сафин: Ялгыз барам... Сагышымнан Уянмасын дип авыл...
Шагыйрь Фәннур Сафинның тууына 70 ел Фәннур Сафин 1948 елның 27 июнендә Минзәлә районы Күзкәй авылында туа. 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.
Ф.Сафин әдәбиятка бик яшьли килеп, башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре белән “Ялкын” журналы һәм “Яшь ленинчы” газетасында күренә башлый.
Шагыйрьнең лирикасына халыкчан тел бизәкләре, беркадәр моңсулык һәм сагыш белән өртелгән җылылык хас. Бу сыйфатлар аның “Кеше юлга чыкса”, “Сез кемнәр?” “Тынлык”, “Күкчәчәк”, “Чәчәк гомере” исемле җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләренең хис һәм кичерешләр эчтәлеген тәшкил итә.
Ф.Сафинның лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан күп кенә җырлар иҗат ителә һәм зур популярлык казана. Шагыйрь 1992 елның декабрь азагында кинәт вафат була.
Музей ачтым...
Мин гаҗәеп музей ачтым.
Анда
Фатих Кәрим язган каләм бар.
Мин өр-яңа музей ачтым.
Анда
Кутуй кайта дигән хәбәр бар.
Минем музеемда Мөҗәйләрдән,
Алишлардан яңа хатлар бар.
Анда Җәлил ярсып шигырь укый!
Ә янында...
аның башын кискән балта бар.
Музеемда –
канәфер чәчәкләре,
кашкарыйлар,
кыргый гөләпләр.
Ядрә тишеп үткән йөрәкләр бар,
үтерелгән җырлар,
теләкләр...
Музеемда – каен тузы түгел –
ә кешеләр янган мичләр бар,
һәм солдатлар сөйгән хатыннарын
соңгы тапкыр кочкан кичләр бар...
Ярсу хисләр, бетмәс үчләр бар!..
Табалмассыз ләкин ул музейны,
җитсәгез дә җирнең читенә...
Яңа музей – минем йөрәгемдә,
килегез сез аңа,
Кешеләр!..
Кеше юлга чыкса...
Кеше юлга чыкса,
икмәк телеп
калдыра, ди, ишек өстендә.
Аннан инде ничек кайтмый калсын,
аны монда ризыгы көтсен дә!..
Барыр юлым уңа күрсен, дисә,
ниятләре булса изгедән,
юлчы үзе белән
бер уч туфрак
алып китәр туган нигездән.
Юлчыларны илдән халык шулай
йолаларны бозмый озата.
Шуңадырмы, ирләр кайталмаса,
илләр гизеп,
моңлы җыр кайта!
Оҗмах
Безне юллар очраштырды
Көндез түгел, кичкырын.
Шатланыпмы, шаярыпмы:
- Куып җит! - дип кычкырдың...
Эңгерләрдән зәңгәрләнгән
Кырларга йөгердек без,
Дөньяның шушы почмагын
Оҗмах итеп күрдек без.
Кояштай якты бәхетне
Кызганып түгел бер дә,
Качтык икәү онытылып,
Качтык иң аулак җиргә.
Планеталар кавышкандай,
Куллар кулны алганда,
«Өзеләм!..» дип тирбәлделәр
Нәни кыргый алмалар...
Сүзләр түгел, күзләр иде
Аңлашу чаралары.
Яшералмый иде серне
Хәтта төн каралары.
Хәзер белдек, соңлап белдек,
Чын мәхәббәт булган ул.
...Ялгыз барам...
Сагышымнан
Уянмасын дип авыл...
Сагынам
Мин дәүләтсез падишадай булам
читтә ялгыз калган чагымда.
Кояшларга карап елмаям мин,
Сары айга карап сагынам...
Тентүләрдә туздырылган йорттай
тәртипсез уй түгел башымда, –
Ераклардан җәһәт кенә килеп,
Син торасың кебек каршымда!
Мин каладан авылыма таба
сузылып киткән юлга күз атам.
Тәрәзәмне ачып, уйларымны
туган якларыма озатам...
Ак күгәрчен булып оча хыял
Иң бәхетле узган чагыма.
...Кояшларга карап елмаям мин,
Сары айга карап сагынам.
Сез кемнәр?
Сез кемнәр, сез кемнәр, сез кемнәр?
Сихерле киртәме юлларда?
Томаннар аша без үреләбез
Күрешергә үрелгән кулларга.
Абынган, егылган чак була,
Барысын аңлыйсыз, күрәсез.
Ялына ут капкан толпардан
Кул сузып, төшләргә керәсез.
Ничәмә мәртәбә бит инде
Киләчәк өчен сез янасыз!..
Без юлга чыкканда,
Кул болгап,
Ялкыннар эчендә каласыз!..
...Шартлаулар, янгыннар яктыртса,
Барыбер караңгы ул төннәр...
Шул төндә яндыгыз, туганнар,
Менә бит сез кемнәр, сез кемнәр...
Янды тән, янды кан – җан калды,
Шуңамы якты бу ак көннәр?
Һәм шуңа ни булыр җавабың? –
Без кемнәр, без кемнәр, без кемнәр?!
Зур серләр ачсак та – без кемнәр?
Галәмгә очсак та – шул сорау!
Илләрдән китсәк тә, кайтсак та,
Ярларны кочсак та – шул сорау!..
...Төшләргә керәсез, күрәсез:
Шул юлда безнең дә гомерләр.
Меңләгән күз карый бу чорга:
- Сез кемнәр, сез кемнәр?
Сез кемнәр?!
Син елыйсың...
Мин ишетәм сине, гел ишетәм
Иртән йә, булмаса, кичкырын,
Хәтта төнлә...
Син елыйсың, сабый,
«Әткәм, әткәм!..» диеп кычкырып.
Әллә соң бер генәң – әнкәең дә
Кайтмаска дип чыгып киттеме?
Шушы сагыш, йөрәк түзмәс сагыш
Садә күз яшьләрең түктеме?
Син елыйсың, сабый...
Әткәм назын
Тоя алмый үстем үзем дә.
Назсыз үтте көтү көткән җәйләр,
Нурлы язым, ачы көзем дә.
Кышын бишмәт алып кайтыр диеп,
Көтеп карадым мин, уңмадым.
- Әткәң шахтада ул... – диде әбкәм,
Тик ул
Кеше кайтыр шахта булмады...
...Янда булсаң, сабый, кочагымнан
Бер дә чыкмас идең, мөгаен.
Чиксез иркен Хыял галәмендә
Бергә очар идек көн саен.
– Кай тарафта ата булыр кеше,
Үзе кайда, җаны кайларда? –
Шулай уйлыйм
Төнне айкап сабый үксүләре
Бәгыремне телгән арада.
Җырчы
Илһам Шакировка
Салкын акыл белән кайнар йөрәк,
Имән белән давыл алыша.
Мәңгелек гамь белән битарафлык,
Дулкын белән дулкын ярыша.
Корылык белән яңгыр тамчылары,
Ашлык белән ачлык тартыша.
Көн корабы баткач төн-диңгезгә,
Төн җиңдем дип ләкин ялгыша...
Төн диңгезен кичеп чыга кояш,
Яшәү белән үлем сынаша...
...Башын тоткан җырчы:
Ничек барын
Сурәтлим, дип, гади җыр аша?!
Минзәләдән
Рәшит Гәрәйгә
Минзәләдән, диләр дә бит безне,
Син – Малтабар юкса, мин – Күзкәй.
Хет Тәкермән булсын, алар миңа
ераклашкач хәзер бер сүздәй.
Минем өчен бер сүз – «Минзәлә» бар,
Сиңа «Бар!» ул миннән дә артык.
Син Казаннан ешрак качасың шул,
Минзәләне күбрәк яратып.
Минзәлә дә һаман сине даулый,
Синнән башка яши алмый ул.
Җәен сагына сине яшел сукмак,
Кышын сагына сине карлы юл.
Һәм син белгән яшерен бер сукмактан,
бәлки, мин дә инде үткәнмен;
Язмышымның кара мизгелләрен
Такташчалап, бәлки, сүккәнмен.
Көннәремнең яктылары әнә
мәңгелеккә керә хәтергә.
Ул хәтернең ничек уянуын
язган безгә җырлап әйтергә.
Минзәләдә туып-үскән, диләр,
Малтабарыңнан син, мин – Күзкәй.
Бикбау, Таулар яки Байлар булсын, –
Алар миңа хәзер бер сүздәй.
Минзәләдән лә мин, Минзәләдән,
«Мин» сүзеннән бит ул башлана,
Борып булмый аны башкага! –
Тарих белә ләса, күпме исем
таккан язмыш безнең башларга!
Һәм гүзәлен сагынып
Минзәләнең,
Уйланам да, җаным өзгәләнә,
Таң чыклары куна күзләргә.
Туар таңнар өчен борчылыпмы
ал томанда ята Минзәлә.
Таң чыклары куна шулчак,
Таң чыклары куна күзләргә.
Таң чыклары...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев