Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәния ГАБИДУЛЛИНА: ҖАНЫМ ҖАЙЛАП КЫНА СИҢА КҮЧӘ...

Фәния Равил кызы Габидуллина Сәетгәрәева 1957 елны Башкортстанның Дүртөйле районы Наҗытамак авылында дөньяга килә. 1974-79 елларда Казан дәүләт университетында белем ала. 30 елга якын "Кызыл таң" газетасында хезмәт куя. Хәзерге вакытта ул Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе. Ф.Габидуллина "Таң кызы", "Күңелем җимешләре", "Язларыма кайтам" дигән шигырьләр...

Фәния Равил кызы Габидуллина Сәетгәрәева 1957 елны Башкортстанның Дүртөйле районы Наҗытамак авылында дөньяга килә. 1974-79 елларда Казан дәүләт университетында белем ала. 30 елга якын "Кызыл таң" газетасында хезмәт куя. Хәзерге вакытта ул Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе. Ф.Габидуллина "Таң кызы", "Күңелем җимешләре", "Язларыма кайтам" дигән шигырьләр җыентыгы, "Язмышлар ярында" дип исемләнгән, публицистик язмалар тупланган китап авторы, Мәҗит Гафури исемендәге бүләк иясе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәре.
Ниләр булды миңа
Әллә нинди халәттәмен:
Сүнмәдем дә, яну да юк.
Колач җәеп каршы килгән
Шатлыкларны тану да юк.
Язлар килсә, күңелләрдә
Борын төртер орлык та юк.
Күккә карыйм: минем җанга
Дым бирерлек болыт та юк.
Җәйләрнең дә тугайлары
Хәл кертми ник арыганда?
Күңелләрем нигә тулмый,
Сулган гөлгә тарыганда?
Көзге җилләр картайганмы, -
Үзәкләргә керми үтеп.
Кышкы зәмһәрир суык та
Җаннарымны алмый өтеп.
Шатлыкка да, кайгыга да
Ни еламыйм, ни көлмим дә.
Әллә нинди халәттәмен:
Ни яшәмим, ни үлмим дә.
Алтмышта
Максатлар да башка,
Бурычтан да азат.
Дан, тәхет кебеккә
Итмим инде базнат.
Назлы кояшка да
Эреп китми күңел.
Кышның салкыны да
Сындырырлык түгел.
Акыл сатарга да
Калдык бугай соңга, -
Бездән башкалар да
Чәчә уңга, сулга.
Алтмыштагы күңел
Алтыга, ди, кайта.
Димәк, бу алтмышым -
Миңа бары файда...
* * *
Җепшек кардай,
бер-бер артлы еллар
Ябышалар минем итәккә.
Авыр булса - булсын:
Үз йөгем бит,
Барам елларымны җитәкләп.
* * *
Күрегезче, тал уянган, -
Ачкан күз кабакларын:
Бөреләре, нота кебек,
Сырыган сабакларын.
Җил-дирижер гына тисен, -
Җанлана нота-бөре.
Шушы тәүге симфония
Көенә тамчы биер.
* * *
Хәтер ул - гомернең кибәне.
Шәп була чүмәлә -
Киң итеп өйгәне.
* * *
Көтә кеше, эзли кеше, -
Килми бәхет.
И, тырыша, и, көрәшә, -
Тими тәхет.
Теләсә-теләмәсә дә, -
Көтә ләхет...
Тыңлый белсәң...
Авылыма кайттым.
Тып-тын монда.
Җанны басмый шәһәр һавасы.
Карлары да ап-ак мамык мендәр, -
Йоклыйм дисәң - шунда авасы...
Озын булып төтен чыкмый инде
Торбасыннан авыл миченең.
Ә шулай да тәме, исе башка
Туган якның кышкы киченең.
Елгалар да калын бозын ярып,
Тәмле һава чыккан суларга...
Тын алалар ап-ак парлар бөркеп,
Авыл исе тансык суга да.
Тып-тын монда. Хәтта мамык карның
Ишетелә җиргә кунганы.
Тыңлый белсәң, тынлыклар да сөйли:
Туган якны шулай тыңладым.
Серем сыймады
Өзелгәндә үзәкләрем сагынудан,
Кырга чыгам, җилләр янына.
Алар гына аңлый минем хәлләремне,-
Битләремә килеп кагыла.
Чәчләремнән сыйпый, куеныма тула,
Күзләремнән үбә җилләрем.
Чит җирләрдә йөреп, әллә җилләрем дә
Сагынганнар туган илләрен?
Әй, бииләр җилләр, әй, сөйлиләр җилләр,
Серләре күбәйгән, күрәсең.
Яфраклардан келәм түшәп алларыма
Көткәннәр бит минем киләсен.
Эчләре бушагач, җилләр юк булдылар.
Минем күңел калды туп-тулы.
Үз хәлләре хәлдер, буп-буш җилләргә дә
Сыймады серләрем бу юлы.
...Тагын чыктым кырга җилләр куенына.
Тик җилләрем никтер укталмый.
Хәбәрем бик авыр - җил канаты сыныр,
Сизә алар, шуңа туктамый.
Әй, җилләрем, күренмисез нигә икән?
Ничә көннәр сез дип каңгырам...
Авыр хәбәремне ишетергә куркып,
Җилләр хәтта калды саңгырау.
Әнкәй хаты
Язмаларым арасыннан
Төште бер хат.
Хәрефләре шундый таныш, -
Алдым бик сак.
Чит-читләре бөтәрләнгән,
Уңган кәгазь, -
Гүя кулдан-кулга йөргән
Изге вәгазь.
Күзләр түгел, хәтер чаба...
Хат юлыннан.
Бер абына...Бер сикерә
Шатлыгыннан.
Хаталарым әйтмәсәм дә,
Сизгән әнкәй.
Юлларыма йомшак сүзләр
Тезгән әнкәй.
Вәгазь кебек укылган ул
Шуңа кат-кат.
Әнкәй сагышларын йотып
Саргайган хат.
Сагышларга салыр хәлләр,
Ай, булды шул...
Юлларымнан бик еш кына
Тайпылдым шул...
Яратканнар, җан атканнар
Утлар салды...
Шул чакларда гел коткарды
Әнкәй хаты.
Тормышта үз сукмагыңны
Салу өчен,
Дусларыңның ихтирамын
Алу өчен,
Никадәр көч кирәклеген
Соң аңлыйсың...
Бары әнкәй мәхәббәтен
Юк яулыйсы...
* * *
И шагыйрь, тик син генә бары
Гөнаһлардан бәхет коясың!
Түрәләрнең күз уңыннан төшкән
Бәндәгә дә һәйкәл куясың.
Өмет сүнеп, җаны катканнарны
Йөрәк маең синең эретә.
Үзең шәмдәй сызып беткәндә дә
Бәндә сине шәмдәй йөретә.
Һаман көтәм әле...
Җаным җайлап кына сиңа күчә,
Бар булмышым сиңа күченә.
Гомер бакый төшенерлек түгел
Мәхәббәтнең тылсым көченә.
Бер яндыра сине, бер көйдерә,
Упкын читләренә китерә.
Бәгъзе берәү төпкә төшеп китә,
Бәгъзе берәү читкә сикерә.
Минем хәлләр алай мөшкел түгел,
Упкыннарны читләп үтәмен.
Үзем сайлап янган мәхәббәттән
Могҗизалар һаман көтәмен.
* * *
Сезнең якта көннәр аяз икән,
Сезнең якта зәңгәр күк икән.
Икәүләшеп бергә җиләк җыйдык:
Сезнең якта җиләк күп икән.
Синең хәлләреңне белешкәндәй,
Талгын гына килеп җил бәрә.
Бал кортларын чакырып үзенә,
Ал чәчкәләр җилдә тирбәлә.
Нинди генә чәчкәләр юк монда!
Бу якларда нинди хозурлык!
Сарман көйләренә җырлый-җырлый
Ак тирмәләр килеп корырлык.
Кояш нурларында иркәләнеп,
Күңелләрдә матур җыр туа.
Өерелеп килгән болытларны
Пыр туздырып читкә җил куа.
Сихри дөнья, бигрәк серле дөнья,
Гел үзенә арбый күңелне.
Якты дөнья кочагында яшәү
Үзе сәгадәт соң түгелме?
Ә син, гадәтеңчә, елмаясың,
Кочагыңда - чәчкә бәйләме.
Шушы мәлдә, гүя, шаян җилләр
Безнең хисне бергә бәйләде...
Мин югалып, каушап калдым кинәт,
Мәхәббәттән тәмам исереп,
Күңел тулды, шундый рәхәт булды,
Әллә нинди хисләр кичереп.
Шул мизгелләр онытырлык түгел,
Йөрәкләрдә калган уелып.
Шаулап үскән болын чәчәкләре
Көзләрен дә бетми коелып.
Уфа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев