Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәнис ЯРУЛЛИН: Булмабыз без өнсез, телсез бер өрәк – Кыскан саен кычкырырбыз көчлерәк!..

Бүген халкыбызның легендар улы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тула. Ул - язмышның иң кырыс сынауларына да бирешмичә, сынмыйча, сыгылмыйча, гомер буе каһарманлык кылып яшәгән һәм иҗат иткән олуг әдипләребезнең берсе. Ф.Яруллин, киңкырлы каләм иясе буларак, әдәбиятның төрле жанрларында җигелеп эшләде, аның...

Бүген халкыбызның легендар улы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тула. Ул - язмышның иң кырыс сынауларына да бирешмичә, сынмыйча, сыгылмыйча, гомер буе каһарманлык кылып яшәгән һәм иҗат иткән олуг әдипләребезнең берсе. Ф.Яруллин, киңкырлы каләм иясе буларак, әдәбиятның төрле жанрларында җигелеп эшләде, аның проза әсәрләре дә, пьесалары буенча куелган спектакльләр дә укучылар һәм тамашачылар арасында зур уңыш казанды.
БАРА КЕШЕ
Яшь гомерне үтә, диләр,
Үткәнен күрсәң иде.
Үткән чакта тотып алып,
Кирәген бирсәң иде.
Халык җыры
Үтсен, әйдә, үтсен яшь гомерләр,
Елга - елга түгел, акмаса.
Бер халәттә торып калыр идек,
Тормыш дулкыннары какмаса.
Йөрәкләрне ярып кермәс иде
Югалтулар, ачы сагышлар.
Булмас иде бик күп үкенечләр,
Булмас иде бик күп ялгышлар.
Без шатлана белмәс идек хәтта,
Кайгы-хәсрәтләрне күрмәсәк.
Сагынырга нәрсә калыр иде,
Яшьлекне без
Хәтер төпләренә күммәсәк.
Бөтенесе кирәк кешеләргә,
Үсәр өчен ныклы ир булып.
Сыналабыз чорлар давылында,
Төшмәс өчен сынып-сыгылып.
Ә яшьлек ул сагыныр өчен генә,
Яшәр өчен акыл, көч кирәк.
Үз биеклегенә менә кеше,
Савап, гөнаһларын өстерәп.
* * *
Төннең шыксыз кара кошы
Канатларын какты.
Зур канатлар җәелде дә
Офыкларны япты.
Ай-йолдызлар капландылар
Кара пәрдә белән.
Озак асылынып торды
Күктә кара җилән.
Ябалаклар да очмады,
Адашудан куркып.
Бетерергә теләде төн
Яктылыкны йотып.
Шунда көмеш кылыч тотып,
Яктырып таң атты.
Һәм төннең кара пәрдәсен
Турап-турап атты.
Җиңелмәс көчләр юклыгын
Аңладылар күпләр.
Таңнардан яктылык алып,
Яшәрде җир, күкләр.
Кеше батыр, курку хисен
Җиңә алса гына.
Давылларда учак кабызыр ул,
Үзе янса гына.
БЕРГӘ БУЛГАНДА
Туган телем - милләтебез сакчысы.
Туган телем - тарихыбыз ачкычы.
Туган телем - халкыбызның иманы,
Шушы иман тоташтыра һәр җанны.
Туган телем - гади дә син, матур да,
Халкың кебек зирәк тә син, тапкыр да.
Һәр сүзеңдә сагыш һәм моң җитәрлек,
Барасың син халык гамен күтәреп.
Моң бетәрме, гамь бетәрме халыкта? -
Юк! Тел яшәр әйләнмәсәк сарыкка.
Булмабыз без өнсез, телсез бер өрәк -
Кыскан саен кычкырырбыз көчлерәк!
Ишетелер тавышыбыз җиһанга,
Телебез яшәр барыбыз бергә булганда.
ФӘРЕШТӘЛӘР
Фәрештәләр күктә очып туйгач,
Җир өстенә төшсә әгәр дә -
Бай түрәләр фәрештәләрне дә
Аздырырлар иде, әлбәттә.
Алтын күргәч, бай табыннар күргәч,
Кем икәнлекләрен онытып,
Канатларын салып, фәрештәләр
Утыра башлар татлы сый йотып.
Тәмле шәраб бераз башка киткәч,
Җир тормышы кызык тоелыр:
Кәттә егетләрнең кочагында
Ап-ак каурыйлары коелыр.
Фәрештәләр моны сизмәсләр дә,
Каурыйларның калмас кирәге.
Дәртле егетләрнең кочагында
Эреп бетәр алар йөрәге.
Тик егетләр үз кирәген алгач,
Таралышып бетәр як-якка.
Фәрештәләр күккә оча алмас,
Каурый да юк инде, канат та.
Тормыш шулай бер түбәнгә төшкәч,
Кабат күтәрелү бик авыр.
Канатларын җуйган фәрештәләр
Кай тарафка, белмим, юл алыр.
* * *
Көзләр җиргә яфрак сибеп китте,
Бер истәлек булсын, дигәндер.
Китәбез дә юкса югалабыз,
Сары келәм калсын бездән бер.
Ләкин көзнең сары яфракларын
Кыш килә дә ап-ак кар күмә.
Онытабыз көзнең матурлыгын,
Сокланабыз яңа ак көнгә.
Онытабыз бөтен нәрсәне без,
Онытабыз ап-ак кышларны.
Язны, көзне, җәйне генә түгел,
Онытабыз якын дусларны.
Онытылмаслык булып тоелса да,
Сөйгән ярлар хәтта онтыла.
Әйтерсең лә безнең күңелебездә
Бик еш кына кояш тотыла.
Якыннарны җиргә иңдергәндә,
Онытмаска антлар эчелә.
Эрегән кардай антлар онытыла,
Бик аз гына вакыт үтүгә.
Күңелләрне битарафлык баскан,
Кирәк түгел беркем - беркемгә.
Әнә кошлар ерак очар өчен
Берләшәләр зур-зур төркемгә.
Ә без...
Язмыйм инде каләм төртелә.
* * *
Биеклекнең чиген кем үлчәгән?! -
Биеклекләр, бәлки, чиксездер.
Менә алсаң күкнең түбәсенә,
Күкнең капкалары биксездер.
Киңлекне дә үлчәп караган юк,
Буе җитми безнең колачның.
Хәтта кошлар әйтеп бирә алмас
Офык белән офык арасын.
Һәркем яши үз үлчәме белән,
Шулай яшәү, бәлки, дөрестер.
Барсын белмәү - Аллаһ тарафыннан
Кешеләргә тигән көмештер.
Барсын белсәк, безнең акылыбыз
Туктап калыр иде эшләүдән.
Ә без әле һаман эзләнәбез,
Тукталган юк санау, үлчәүдән.
БЕР УЙЛАНЫЙК ӘЛЕ
Арта хәзер күпләрнең өендә
Келәмнәр дә, алтын-көмешләр дә;
Шкафларда арта савыт-саба,
Кием-салым арта элгечләрдә.
Арта муллык, җыела бара байлык,
Арта затлы эт һәм көчекләр дә.
Урамнарда машиналар арта
Һәм йозаклар арта ишекләрдә.
Арта, арта, битарафлык арта,
Күңелләргә эленә тимер капка.
Шул капканың ачкычларын һәркем
Ыргытырга тырыша бик еракка.
Алны-артны, уңны-сулны белми,
Кабаланып дөнья куган чакта,
Тукталыйк та, бераз тын алыйк та,
Бер уйланыйк әле шушы хакта:
Ниләр кими бара, ниләр арта?
ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ ДӘ ВАКЫТ КАЛМЫЙ
Буталышып беткән күңелләрдә
Буяуларның агы-карасы.
Якынайды, артык якынайды
Гөнаһ белән савап арасы.
Бара кеше язмыш сызган юлдан,
Ләкин белми - дөрес барамы?
Көтмәгәндә упкыннарга төшә,
Урап үтә биек тауларны.
Йә салкыннар куырып ала аны,
Яки өтә кайнар кояшы.
Кешеләрне сынар өчен шулай
Корылгандыр, ахры, дөньясы.
Кайнар чүлдә сусап барган чакта,
Күренеп китсә нәни бер чишмә -
Үз юлыннан борыла да кеше
Сөенә-сөенә ятып су эчә.
Эчеп кенә калмый, чишенеп ташлап
Рәхәтләнеп анда коена.
Бу мәлләрдән аңа салкын чишмә
Җәннәт кебек булып тоела.
Шунда аның аңы ачылып китә,
Аһ каһәре - ул бит ураза!
Барыр иде, түзгән булыр иде,
Чүлдә әгәр чишмә булмаса.
Тәүбә итеп тагын юлга чыга
Һәм еракта күрә бер алтын:
Йөгерә ул шунда бар көченә
Карамыйча алдын һәм артын.
Уйламый һич иблис эше диеп
Салкын чишмә, алтын тәңкәне.
Алда тагын нәрсә табылыр икән? -
Шунда аның хәзер бар гаме.
Кыйммәт нәрсә юлда гына ятмый,
Кеше анда, монда сугыла.
Әнә шулай, сизелмичә генә
Язмыш сызган юлың җуела.
Гөнаһ турындагы уйларың да
Хәтер төпләренә күмелә.
Тәүбә итәргә дә вакыт калмый,
Гомер кылы шартлап өзелә.
Матбугатка Сәүия ХӘКИМОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев