Мәдәни җомга

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ: ЧИКСЕЗЛЕКНЕҢ БЕР ОРАНЫ БУЛЫП...

Исхакый кабере Танып алдык сине әллә каян, Гүя рухың кулын изәде. Ап-ак мәрмәр ташка кара белән "Иделле" дип язган, күр әле! Ап-ак мәрмәр ташта кара язу, Кара тамгаларны агартып, Хәбәр бирә гомер сөрүеңне Хөр мәмләкәт өчен, җан атып. Яктылыгын тойдык кабереңнең, Кайнарлыгын мәрмәр ташның да... Аяз таңнар көткән Идел сыман...

Исхакый кабере

Танып алдык сине әллә каян,
Гүя рухың кулын изәде.
Ап-ак мәрмәр ташка кара белән
"Иделле" дип язган, күр әле!

Ап-ак мәрмәр ташта кара язу,
Кара тамгаларны агартып,
Хәбәр бирә гомер сөрүеңне
Хөр мәмләкәт өчен, җан атып.

Яктылыгын тойдык кабереңнең,
Кайнарлыгын мәрмәр ташның да...
Аяз таңнар көткән Идел сыман
Күңел әзерләнде ташырга.

Син дә аяз таңнар көткәнсеңдер,
Төндә күңелләрең тулгандыр.
Идел буе төшләреңә кереп,
Мендәр япмаларын югандыр.

Пар атларда чабып кайтыр идең,
Җылы җилләр иссә илеңнән.
"Хуш килдең!" - дип дәшмәсләр шул сиңа,
"Ник кайттың?" - дип сорау бирерләр.

Танып алдык сине әллә каян,
Кабереңнән якты нур балкый!
Чытырманлы зират ватаныннан
Күп сәламнәр сиңа, Исхакый.

Син дә безне таныдыңмы икән?
Син язганнар безгә көч бирә.
Бер кайтырсың, диеп, бөек улын
Көтә әле, көтә Яуширмә.

Шаулый Идел өсте

Кәгъбәтулла тарафына багып,
Шигырь язам, үткәннәрне уйлап.
Хыялларым чаба тулпарларда,
Чал Иделнең киң ярлары буйлап.

Хыялларым чаба ак кәгазьдә,
Хисләремә куеп ак канатлар.
Хәтер кирмәнендә өерелеп,
Әйтерсең лә оча ярканатлар.

Ак караблар булып, хыялларым
Татар бугазына дулкын яра.
Чынбарлыгым искә килеп төшә -
Күңел тулы сагыш, җөйсез яра.

Кәгъбәтулла тарафына багып,
Дога кылам бабаларым төсле.
Чиксезлекнең бер ораны булып,
Шаулый әле, шаулый Идел өсте.

* * *

Чатырларда чиркәү чаңы чыңлый,
Зилзиләсе зыңлый заманның.
Калтыранып каны күперсә дә,
Телен тешләп түзә татарым.

Саллы салларыбыз сибелгәнгә,
Күмелдекме комлы күбеккә?
Бүректәге бүре балаларын
Ирек исе икән исертә...

Хәтер җиле

Алар тез чүкмәде, буйсынмады...
Шуңа алар исән бүген дә.
Баш бирмәгән яугир халкым минем -
Горурлыгым күңел түремдә.

Барсына да шаһит Кабан күлем -
Шәһитләрне соңгы күрүче.
Төпкелендә күпме хәсрәт аның
Газиз халкым, туган ил өчен.

Шушы күлдә күпме башсыз җәсәд
Алган җеназага госелен.
"Тик... җеназа гына укылмады", -
Диеп дулкын шаулый көрсенеп.

Сугым мәйданында башлар яткан -
Татар улларының башлары.
Горур милләтемнең каны белән
Бөтен кала эче ашланды...

"Таш атканга - аш ат", - диде халкым,
Кабан күле кара кан тулгач.
Кылыч сынгач, корал булды шулай
Чүлмәк, чүмеч, таба, табагач...

Таш күтәрер ирләр кырылгач та,
Тез чүкмәде татар кызлары.
Чаң кагылган саен, сылуларның
Җаннарында нәфрәт сызлады.

...Шул дәвердән киткән йола белән
Мин дә дәшәм: "Халкым, исәнме?!"
Чорлар аша хәтер җиле исә:
"Мәңге исән, улым, без мәңге!"

Тукай китабы

Мин Тукайны укып уйга калам:
Берни үзгәрмәгән, шул ук чор.
Ачлык тоткан милләттәшләремнең
Телләрендә һаман бер үк җыр.

Дөнья үзгәртергә теләүчеләр
Тик үзләре генә үзгәргән.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Тукай моңы агар күзләрдән.

Тукай багып ачы көләр сыман,
Көләр сыман бездән кычкырып.
Һәм ютәлләр ил ютәле белән:
"Бетәсез бит, - диеп, - тончыгып".

Шул ук хәлләр, берни үзгәрмәгән.
Шул ук гасыр, дәвер, шул ук чор.
Хурлыгыңа түзә алмаганнан
Ни яшь агыз шунда, ни кычкыр…

Бар да шул ук. Шул ук дошманнар да,
Сатлыклары, дусты, куштаны…
Татар акылы төштән соңдыр, әмма
Узып бара сыман төш чагы.

Узып бара сыман гомер аты,
Дилбегәсе бездә түгел лә.
Шагыйрьләргә туры карый алмыйм,
Күзләрендә Тукай күренә.

Тукай китапларын укыймын да
Сүгенепләр килә куясы...
Дөнья матур, Такташ әйткән сыман...
Фәхеш бары кеше дөньясы.

Алда ята Тукай китаплары.
Һәм башкалар... Шул ук, шул ук чор...
Шагыйрьләрне укыйм, шигырь язам…
…Артта үзгәрешсез биш гасыр.

Исемсез ташлар

Чалгы чыжлый. Печән арасыннан
Ташлар калка анда-санда ауган.
Дала уртасында һәйкәл булып
Исмен җуйган ташлар гына калган...

Җирдән шытып чыккан печән дә бер
Җиргә кабат туфрак булып сеңә...
Мәңге шулай булган һәм... булачак!
Калмас җирдә хәтта эзебез дә...

Яңа буын туар. Ә уйлары,
Нәфесләре булыр безнекечә.
Кеше җирдә яшәп ни үзгәртә?!
Бар да кала, барсы элеккечә...

Һәм әйләнеп кайта барсы кабат,
Тарих күчәре бер әйләнә дә:
Шул ук коллар, шул ук аксөякләр,
Бай һәм ярлы безнең әйләнәдә...

Әйләнәдә шул ук мәҗүсилек,
Сөюе дә, нәфрәте дә шул ук...
Җисем исемнәре алмаша һәм...
Язлар килгәч чәчәк ата шомырт.

Төшенчәләр генә үзгәрә дә
Берләштерә кавем, төркемнәрне...
Колагымда чалгы чыжлый һәм... җил.
Күңелемдә уй-хис бөреләре.

Күз алдымда бер исемсез ташлар.
Таш астында бай да, ярлысы да...
Бөкреләр юк монда, һәркем тигез.
Тамга уйдым каен кайрысына.

Чорлар үтәр, тамга бетәр, беләм.
Беләм, берчак булмас каены да.
Килер башка берәү. Тамга салыр
Өстемдәге каен кайрысына...

Җуелган киртәләр

Ә авыллар бераз үзгә хәзер,
Һич калышмый авыл шәһәрдән.
Моңа кадәр, белмим, бу кешеләр
Ни дип җәфа чигеп яшәгән?!

Күпме гомер халык иген иккән,
Су ташыган чишмә буеннан,
Ындырына барган китмән тотып,
Болыннарда йөргән колыннар...

Читән абзар тулы маллар булган,
Әйе, өе булган идәнсез.
Ызба уртасында миче торган,
Акшарланган көе, иләмсез.

Мич сүнсә дә өйдә, тоз бетсә дә,
Колмак башы, таба кирәксә,
Ут күршегә кергән авыл халкы,
Уртак байлык булган һәрнәрсә.

Тик авыллар бераз үзгә хәзер,
Шактый үзгә холык-фигыль дә.
Һәрбер гаилә үзе "бәйсез дәүләт"
Койма артындагы өендә.

Авыл башка хәзер. Авылларга
Ялга гына кайтып китәбез.
Шәһәр белән авыл арасында
Җуелган шул инде киртәбез.

Ялвару

И Ходаем, Син беләсең
Күңлемдә ниләр барын.
Ялварам, савыктыр җанны,
Ярлыка гөнаһларым.

Йа Ходаем, рәхмәтең киң,
Кичерүче Син үзең!
Дөньялык ваклыкларыннан
Арындыр күңел күзем.

Тәкъвалыкка ирештереп,
Үзең сакла җанымны.
Мин дуамал колың Синең,
Кичер гөнаһларымны?..

* * *

Ватан бәяләре төшкән саен
Күтәрелә алтын бәяләре.
Г. Морат

Ватан бәяләре төшкән саен
Күтәрелә алтын бәяләре.
Алтыннарга табынып яшәүчеләр
Хакыйкатькә башын ияр әле...

Ватан бәяләре - алтын түгел,
Шул Ватанга тугры халкың кыйммәт!
Тик ни кадер күрсәтелде аңа?
Булды микән мыскал кадәр хөрмәт?

Бәхетлеме, хөрме халкың, Ватан?
Ваткансыңмы әллә горурлыкны?
Алтын бәяләре арткан чакта
Ил хөрлеге өчен нигез ныкмы?

«Эре мин!» - дип вакланмадың микән?
Таптамадыңмы син үзаңнарны?
Хакыйкатьне күмеп куймадыңмы,
Йөзгә буяп ялган тузаннарын?

Алтыннарны Алла итүчеләр
Хакыйкатькә башын ияр әле...
Чын алтынга тузан йокмас,
Илнең
Тузан сөремнәрен юар мәле...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: