Флёра ТАРХАНОВА: ЗУР БӘХЕТНЕ ЭЗЛӘП ТАПМАСАК ТА, ҮКЕНЕЧКӘ БЕРНИ КАЛМАСЫН...
Ханәкә булсам иде (Шәмсетдин Хафизга тәкълид) Яшел хәтфәгә төренгән Киң болын булсаң иде лә, Шул болында уйнап йөргән Бер колын булсам иде! Тылсымыңда тибрәндергән Сихри төн булсаң иде лә, Шушы төндә синең белән Бербөтен булсам иде! Хисемә ялкын өстәүче Бер учак булсаң иде лә, Һәрвакыт кайнардан кайнар Ут-кочак булсам иде!...
Ханәкә булсам иде
(Шәмсетдин Хафизга тәкълид)
Яшел хәтфәгә төренгән
Киң болын булсаң иде лә,
Шул болында уйнап йөргән
Бер колын булсам иде!
Тылсымыңда тибрәндергән
Сихри төн булсаң иде лә,
Шушы төндә синең белән
Бербөтен булсам иде!
Хисемә ялкын өстәүче
Бер учак булсаң иде лә,
Һәрвакыт кайнардан кайнар
Ут-кочак булсам иде!
Көзгедәй ялтырап яткан
Серле күл булсаң иде лә,
Күл тирәсен күмеп киткән
Лалә гөл булсам иде!
Үлеп гашыйк булсаң иде,
Ак Кирмән корсаң иде лә,
Шул Кирмәнне бизәп торган
Ханәкә булсам иде!
Аң - томанлы, тел - урамлы...
Бүген кызларның күбесе
Онытты чын әдәпне:
Кулында - сыра шешәсе,
Авызында - тәмәке.
Аң - томанлы, тел - урамлы:
Юлдан язуы хактыр;
Ана буласы дигән уй
Ник керсен хет бер тапкыр.
Тәрбияле асыл егет
Өйләнмәс бу нәҗескә, -
Коралмас тигез гаилә,
Баткач затсыз нәфескә.
Чит бер рух ияртеп китә
Кызларның бик күбесен.
Ә бит андыйлар беркайчан
Күрми милләт өлгесен.
Килер көннәре караңгы -
Тормышы тузып бетә.
Ни бала, ни онык күрми -
Яшәүнең яме китә.
Башын тотып уйга калыр,
Бәлки, гомере үткәч.
Тынычлану килмәс, хәтта
Теге дөньяга күчкәч.
Якын итеп йөрүчегә
Чагыштырма мине беркем белән,
Үзеңә дә хәтта тиңләмә, -
Синең язмыш тик синеке генә,
Мин үз дулкынымда тирбәләм.
Исеңдә тот: чын дус беркайчан да
Көндәш итми дустын, танышын.
Җыруларны син үзеңчә сузсаң,
Минекендә тик үз тавышым.
Мин әйтәсе фикер синдә тумас,
Синеңчәләп мин дә әйтмимен.
Мине беркем кечерәйтә алмас -
Мин һәрвакыт үзем хәтлемен.
Бик узынма
Мин - даһи, дип, акылың китеп, бик узынма,
Төкермә дә үзең эчкән чишмәгә син:
Телең генә түгел, хәтта тамырың корыр -
Рәнҗеш алып, үзеңә зәхмәт өстәмә син.
Мин - үзем, дип, һушың бетеп, бик узынма,
Кайдан дәрман алганыңны исеңә төшер:
Сөюеңне рәнҗетерлек сүзләреңнән
Әүвәл синең йөрәк туңып, җаның өшер.
Мин - мин, диеп, мин - кем, диеп, бик узынма -
«Күтәртмәле борыннар» да бик еш шиңә,
Тәхетеннән очып төшкән шәһрияр күк,
Әйләнәләр гап-гади, куркак кешегә.
Тыңлыйм микән йөрәкне?..
Беркем түгелсең бит син миңа,
Ник юксынамын соң мин болай?
Күңелемә кереп, назга төреп,
Йөрәк серен салды бер тургай.
Ярым да түгел бит син минем,
Ник өзгәләнәм соң мин болай?
Тукта, җаным, очма җиһаннарга -
Белеп сайрый микән бу тургай?
Кирәк тә түгел бит син миңа -
Чү, ашыкма: әллә кирәкме?..
Колак салыйм микән акылыма,
Тыңлыйм микән әллә йөрәкне?
Югалту
Үтте гомер - көйри күмер
Йөрәгем түрләрендә.
Җан сөйгәнем ялгыз калды
Яшьлегем үрләрендә.
Тилмерепләр көтәдер ул
Яшьлеккә кайтуымны;
Муеннарына сарылып,
Куйнына батуымны.
Кызганыч: кайтыр юл өзек
Яшьлегем елларына.
Очрашу мөмкин булыр тик
Сагыну җырларымда,
Моң тулы җырларымда.
* * *
Шигырь язмам моннан ары сиңа атап:
Ни үпкәләп, ни төрткәләп яки мактап,
Дип үземә һәм дә сиңа вәгъдә бирдем...
Ә аннары,
Ничек торыйм бу вәгъдәмдә, дия-дия,
Көннәр буе үз-үземне әрләп йөрдем.
Үпкә шигырьләре язмам - анысы хак,
Ә бит һәрчак наз ярлары тулып таша.
Тел очында торган сөю сүзләрен дә
Күзгә карап әйталмаган чакларымда
Җиткерәмен иясенә шигырь аша.
Мин язмыйча тора алмам - ачуланма,
Уйларыннан ваз кичәр бу, дип тә көтмә.
Назга төргән шигырьләрем пәйда булса,
Күңелеңә алардан шик-шөбһә тулса,
Зинһар өчен, үзеңә дип кабул итмә!
Ярармы?!
Дуслар бит без, димә әле
Дуслар без, дип йөргән булма әле -
Дуслар шундый була димени?!
Дөрес, ансы, сирәк очрашабыз -
Аңа карап дуслык кимеми.
Мондый дуслык кирәкме соң миңа -
Авырганда хәлне белмәгәч,
Йөзләреңдә чиксез нур балкытып,
"Ни хәл?" диеп килеп кермәгәч?
Кирәкме соң миңа мондый дуслык -
Кыен чакта кулың сузмагач,
Ярдәм кылган читләр арасында
Сине күрми җаным сызлагач?
Чын дуслыкның асылын белмисең син,
Тик үзеңне генә яраткач.
Йөрмә сана, дустым бит син, диеп,
Тәкәллефсез бәгырь канаткач.
Дуслар без, дип йөрмәм сине башка...
Син гел җанымда
(Экспромт)
Кермәсәнә һәркөн төшләремә,
Әрнетмәче җанны, йөрәкне.
Калдыр инде мине үз көемә -
Бәгыремә үтмә шулхәтле.
Мине мәңге онталмасын, диеп,
Теләп ятасыңдыр, мөгаен.
Шуңа һаман төшләремә килеп,
Үзең белән бергә булган чакны
Исемә төшерәсеңдер көн саен.
Хафаланмый гына ят әле син,
Уятма да борчып таңымда.
Кызың, оныкларың янымда бит -
Синең каның алар канында,
Шулай булгач, син гел җанымда.
Җавапсыз калган сораулар
Бар нәрсәнең рәте китте -
Бу дөнья кая бара?
Җиргә иңгән затсызлыктан
Йөрәгем тулы яра.
Якын дус, кайчак туганның
Хөсеттән йөзе кара.
Иманның, деннең кимүе
Йөрәккә сыза яра.
Миллионлаган үксез бала
Хак юлдан чыгып бара.
Аларның язмышы сала
Йөрәккә тирән яра.
Үз милләтен санга сукмый,
Халкым читләшеп бара.
Шуңа җаным сыкравыннан
Йөрәгем тулы яра.
Тормышны җайлап барырга,
Милләтне саклап калырга,
Үксезне юлга салырга,
Мең ярадан арынырга
Кем ярдәм итә ала?
Сораулар җавапсыз кала -
Бу дөнья кая бара?
Әдәп күперләре яна -
Йөрәгем тулы яра.
Искә алсаң...
Искә алсаң әгәр яшь чагыңны,
Син мине дә анда күрерсең;
Шау-гөр килеп узган ул елларны
Хәтер тасмасына үрерсең.
Күңелең йомшап, тормыш мизгелләрен
Төшерәсең килсә исеңә,
Шул тасмаңны кире сүтәрсең дә
Күмелерсең моңсу хисеңә.
Ул елларда безнең икәүләшеп
Сөенеп йөргән чаклар күп булыр.
Хәсрәт белән тирән борчулардан
Күз яшьләре түккән мизгелләр дә,
Без дә бар бит әле, дип торыр.
Яшик, сеңлем, тик шатлыкка чумып,
Балалар да борчу салмасын.
Йолдызларны урап кайткан чакта
Зур бәхетне эзләп тапмасак та,
Үкенечкә берни калмасын!
РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә, прозаик, публицист, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Флера Тарханова бүген гомеренең күркәм бәйрәмен билгеләп үтә. Шушы уңайдан редакциябезнең даими авторын чын күңелдән котлыйбыз, каләмдәшебезгә исәнлек-саулык, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев