Мәдәни җомга

Флёра ТАРХАНОВА: ЫШАНЫЧЫМ БАРДА КӨТӘМ ӘЛЕ...

Син югалтсаң мине... Син югалтсаң мине бөтенләйгә, Күзләреңдә сүнәр чаткылар, Йөрәгеңә төшәр бозлы сагыш, Сүзләреңә иңәр ачы зар. Син югалтсаң мине бөтенләйгә, Сыкрый-сыкрый үләр бар дөньяң: Ялкын өсти-өсти яшәтергә Яннарыңда инде мин булмам. Син югалтсаң мине бөтенләйгә, Бәхет килер димә кабаттан, Бер мин генә идем, бер мин генә Синдә җырлы...

Син югалтсаң мине...
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Күзләреңдә сүнәр чаткылар,
Йөрәгеңә төшәр бозлы сагыш,
Сүзләреңә иңәр ачы зар.
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Сыкрый-сыкрый үләр бар дөньяң:
Ялкын өсти-өсти яшәтергә
Яннарыңда инде мин булмам.
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Бәхет килер димә кабаттан,
Бер мин генә идем, бер мин генә
Синдә җырлы таң булып аткан.
Хатларыңны укып чыктым
Хисең ташып, сөеп язган хатларыңны
Үбә-үбә укып чыктым төн утырып,
Бәхетленең бәхетлесе булган чаклар
Искә төште, күзләремә яшь тутырып.
Бу хатларның һәрбер юлы затлы алтын,
Һәр ноктасы дөрләп торган сүнмәс ялкын,
Алар аша ни йөрәккә, ни үзәккә,
Күпме генә тырышсаң да, үтми салкын.
Һәр сүзеңдә назларыңны кабат тойдым,
Ул назларны йөрәгемә салып куйдым,
Мәхәббәтең дәрьясында йөзә-йөзә,
Хәтта вакыт исәбен дә тәмам җуйдым.
Мин ишеттем синең иркә сүзләреңне,
Күрдем җылы бөркеп торган күзләреңне,
Күз алдыма китерделәр ачык итеп
Миңа гына балкып торган йөзләреңне.
И бу хатлар! Күңелемне кузгаттылар,
Сагыш салып, бәгыремне сызлаттылар,
Сүрелмәгән хисләремә ялкын өстәп,
Җаннарыма тагы да көчле ут яктылар.
Сөйдем, сөйдең, әле һаман сөеләмен,
Гомернең тиз үтүенә көенәмен,
Кешеләрнең күбесенә бирелмәгән
Олуг хис иясемен, дип сөенәмен...
Үлеп сагыну ташып торган хатларыңны
Сыйпый-сыйпый укып чыктым төн утырып,
Дөньяны бер итеп йөргән гүзәл чаклар
Искә төште, күзләремә моң тутырып.
Ялгыз өй
Туган йортны сагынып кайткан идем -
Истәлекләр кабат яңарды,
Өрфә җептәй нечкә күңелемә
Үзәк өзгеч хисләр таралды.
Өйгә илтә торган озын юлны
Күмеп киткән әнкәй сагышы.
Баскан саен ишетелеп куя
Әтиемнең гармун тавышы.
Үткәнемә үрелеп карар өчен
Мин күтәрдем хәтер читләрен.
Үсмер чакның күз карашын тоеп,
Сискәнүдән әллә нишләдем.
Инде ялгыз калган туган йортка
Кереп булмый икән капкадан.
Тәрәз аша эчкә карыйм, дисәм,
Күзләремне пәрдә каплаган.
Безнең эзләр яткан шушы өйдә
Җыелышкан узган елларым,
Түзалмадым, тәрәз капкачына
Башым куеп үксеп еладым.
Өйгә илтә торган бөтен юлны
Күмеп киткән әнкәй сагышы.
Баскан саен ишетелеп куя
Әтиемнең гармун тавышы.
Югалттың
Югалттың син мине, исәпләми
Сүз-гамәлең салган тәэсирне.
Яуладым дип уйлагансың, бәлки,
Гомере буе күндәм әсфирне*.
Ялгыш адымнарың сүрелдерде
Йөрәгемдә йөрткән сөюне,
Бер-беребездән аеры минутларда
Җанга урын тапмый көюне.
Шуңа бүген артык исем китми:
Әллә бар син миңа, әллә юк.
Өзелеп әйткән очкын сүзләрең дә
Салмый инде, салмый ялкын-ут.
Онытылып бара бергә чакта
Бәхет өстәп торган сәгатьләр.
Йөргән юлыбызны тузан күмде -
Барсына да булды сәбәпләр.
Кайтарырмын диеп тырышма да:
Сүнде инде кайнар хисләрем,
Кара таплар бер-бер артлы күмгәч
Тормышымның якты төсләрен.
Яшә хәзер миннән башка гына,
Гомерең үтсен мине күрмичә,
Бөтереп алган хисләр дулкынында
Сөю ләззәтләре күммичә.
Кушылыйк, дип, берүк килә күрмә,
Шалтыратма да миңа син бүтән.
Сиңа булган бөтен ышанычым
Китеп барды инде бик күптән.
Төннәреңдә...
Төннәреңдә йоклый алмый яткан чакта,
Мин булырмын микән синең уйларыңда?
Бәлки әле уфтанырсың: сүзләремне
Әйтә алмый калдым, диеп, ул барында.
Юксынырсың микән кичен-иртәләрен,
Елмаеплар мин йөрмәгәч яннарыңда,
Сагынулардан йөрәккәең сулыгырмы
Минсез генә, ялгыз аткан таңнарыңда?
Сине сөеп, бары синең көйгә генә
Сандугачың сайрамаса алларыңда,
Шул чагында, бөтен тынычлыгың алып,
Җил-давыллар уйнар микән җаннарыңда?..
Көтәм әле
Сагышлардан һаман арына алмыйм,
Китсәм дә мин чыгып өемнән.
Бәхеткәем никтер читтә йөри,
Адаштырып синле көемнән.
Кайда соң син, кайда? Юкса үзең
Киләм диеп хәбәр тараттың.
Синсез яшәп, парсыз канатымны
Ничә тапкыр каерып канаттым.
Ышанычым барда көтәм әле -
Көткән җанда өмет уяна:
Сүнмәс ялкын күреп күзләремдә,
Килеп кер син бөтен дөньяма.
Син килүгә безне кавыштырган
Фәрештәләр кунгач иңемә,
Назларыңа салып, кулларыңда
Алып кит син бәхет иленә.
Келәнче
Келәнченең табигате
Гаҗәеп матур икән:
Тау-урманнар, болын-кырлар
Офыкка кадәр киткән.
Быел җәйне каршы алдым
Шул Келәнче ягында.
Җырлый-җырлый чәчкә җыйдым
Зәңгәрен дә, агын да.
Хуш исләрен исни-исни
Кереп киттем басуга.
Арыш дәрьясына чумдым,
Киң колачын ачуга.
Тирбәлә җил дулкынында
Гаҗәп мул иген кыры.
Күңелемә моңнар салды
Кошларның җәйге җыры.
Үзәнлектән менеп бастым
Бер калкулык башына -
Тарихтан килгән Келәнче
Җәелеп ята каршымда:
Авылның нәкъ уртасында
Балкып тора зур мәчет,
Ир-егетне җомга саен
Изге намазга дәшеп.
Шахъян елгасы буйлатып
Сузылган ике урам.
Аръяктагы нык өйләргә
Сокланып карап торам.
Төбәк очыннан Кавказга
Шактый озак үтәсе.
Аннан өскә күтәрелеп,
Чабыр тауга җитәсе.
Чабыр тау түбәсеннән дә
Келәнчене күзләдем...
Чирәм баскан сукмакларда
Калды минем эзләрем.
Хискә чумып, илһам алдым
Табигать кочагыннан.
Хозурлыкта яшәр өчен
Утлы дәрман җыеп киттем
Келәнче учагыннан.
Берәүгә
Көтмәгәндә, өерелеп,
Бәгыремә таш яуды.
Түзә алмый елый-елый
Күзләремә кан сауды.
Шушы ташлар тишеп үтеп
Челтәрләде җанымны.
Башкаемны яралагач,
Җуйдым хәтта аңымны.
Сыкрый-сыкрый бәргәләнде
Җәрәхәт тулы йөрәк...
Ашка каршы таш атучы
Рәнҗешемне алыр өчен
Тырышты булса кирәк.
*Бу очракта - көтеп саргайган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: