("Кояш күзләре" дигән циклдан)
Сагыну
Сагыныштык, әнкәй, зар-интизар,
Очрашасы килә, күрәсе.
Тәрәзәгә кат-кат карыйсыңдыр
Кайтып килмәсме дип берәрсе...
Саҗидә Сөләйманова
Үз анаңны өзелеп сагына белү
Тумыштан ук килә, күрәмсең...
Илләр гиздем, - аны сагынуымны
Бүлешмәсме диеп берәрсе.
Авыл зиратыннан безнең өйгә
Якын булгангамы ара бик,
Күз йомдисәм, төшемә керде әнкәй:...
("Кояш күзләре" дигән циклдан)
Сагыну
Сагыныштык, әнкәй, зар-интизар,
Очрашасы килә, күрәсе.
Тәрәзәгә кат-кат карыйсыңдыр
Кайтып килмәсме дип берәрсе...
Саҗидә Сөләйманова
Үз анаңны өзелеп сагына белү
Тумыштан ук килә, күрәмсең...
Илләр гиздем, - аны сагынуымны
Бүлешмәсме диеп берәрсе.
Авыл зиратыннан безнең өйгә
Якын булгангамы ара бик,
Күз йомдисәм, төшемә керде әнкәй:
- Балам, син кояшка кара! - дип.
Әнкәемнән бары, бары шул сүз
Калды мине алга өндәргә.
Шул сүз язын яңгыр булып яуды
Капка төбендәге чирәмгә.
Ул чак миңа кем дә искәртмәде
Чирәмнәрнең салкын... чилеген...
Чирәмнәрдә ауный-ауный елау -
Булды минем тулы ирегем.
«Сагыну җырлары»ма кереп калган
Шул ирекне алга үткәреп,
Соңра тирән җир астына төштем
Баш очыма кояш күтәреп.
Кояш аша карап,
йөзләремә
Күргәч кара корым кунганын,
Шахтада да сагынып еладым мин
Әнкәемнең бакыр комганын.
Гел анага, гел сагнуга бәйле
Кыз баланың фигыль сыйфаты:
Күмер белән юды йөзне язмыш,
Табалмагач чиста су заты.
Сагыну-сагыш, зар-интизар белән
Үтә-үтә җир җилегенә,
Суга сусап, йөзгә күмерләнеп
Тәрәзәләр уйдым күңелемә.
Әнкәемнән миңа күчеп калган
Өмет сафлыгыннан барыбер
Өлгеләрдән үрелеп караучының
Йөрәгенә шәфкать сарылыр.
- Рәхмәтеңнән безне ташлама! - дип,
Төбәлгәндә кояш күзенә,
Миһербанлы җир кешеләреннән
Рәхим көтәр кояш үзе дә.
Вәгъдә
Кичергәне - диңгез кичерерлек,
Күргән кайгы - салып сыгарлык;
Урман кисте, забойларга төште,
Атка төяп күмер чыгарды.
Саҗидә Сөләйманова
...Уртак хисе, эше булса гына
Аңлашуга кеше ирешә...
Хуплагандай кояш балкып куя,
Каләмемә кулым тидисә.
Саҗидәнең иҗат ирегендә
Ирек алдым түрдән-түргә мин.
Диңгезгә тиң кайгы бүләк иткән
Язмышымны инде тиргәмим.
Күңел тәрәзәмә багучылар,
Кайгылардан мине аралап
Алдылар да...
Менә китеп барам
Шаулы океаннарга табарак.
Давылларны үз эчемә йотам,
Беленгәндә давыл кубары...
Давылларсыз гына дулкынлансын,
Чистарынсын океан сулары.
Кабердәге, гүрдәгеләргә дә
Якты нуры иңсен кояшның.
Давыллардан эзлим тынгылыгын
Тирән гамьгә төшкән бу башның.
...Җил-давыллар илдә ирек алса,
Баса илне ут та, тузан да...
Ут камаган каберлекләр аша
Гамем белән кайтам узганга.
Гамем белән барлыйм дус-ишләрне:
Гомерлеге янда калганмы?..
Ант-вәгъдәсен җуйган дус ачуы
Дошман ачуыннан яманмы?
Ачу тарлавыгы шахтадагы
Тарлавыктан әллә тар дамы?
...Минем дә бит, дустым, йөрәгемне
Син юлыккан давыл ялмады.
Мин дә синең белән бергә идем,
Аермачык күрдем, ишеттем:
Дусны ялгышудан саклау өчен
Син, Саҗидә, күпме көч түктең!
Өлешеңә тигән кабымыңны
Күремсезгә бирдең:
- Кап! - дидең;
Син кешене бер күрүдә сынап,
Таный белә торган зат идең.
Тыгыз иде тойгы-забойларың
Минем күмер забойларымдай...
Афәтләрдән сине коткарырга
Вакытында табалмадым җай.
Сикердең син утка үзең генә:
- Ку атыңны алга! - дидең дә...
Кояш белән бергә дөрләп калдың
«Алга!»лыкның аргы чигендә.
Дөрләү, яктыруда якынайдың
Үз анаңа, минем анама...
...Уза гомер, уза...
Хәтерләрне
Чирәм төсләренә мана да.
Белеп, вәгъдә үтәлеше өчен
Ялкын телләрендә биисем, -
Тәрәзәләр утлы упкын итеп
Күрсәтәләр кайчак өй эчен.
Тик шулай да без узабыз анда
Дуслар белән бергә җыелып;
Безнең өчен шигъри йортта урын
Киңәйгәндер кебек тоелып.
Җирне, күкне камаса да ялкын,
Утырабыз шигырь язарга.
Синең арттан күтәрелү өчен
Кояш вәгъдә иткән язларга.
Яза-яза исбатлыйбыз шулай
Язмыштагы кавышу кытлыгын....
Җир йөзендә сагына белүдән дә
Кадерлерәк тойгы юклыгын.
Яңартабыз тагын вәгъдә:
- Вәгъдә!..
Бирер вәгъдәләргә юл ачык!
Вәгъдәләрне үтәр вакыт җиткәч,
Таралабыз тагын елашып.
...Инде шигърияткә елап узу,
Вәгъдә бозу - гасыр чиреме?
Бу чирне без бер уздырыр идек,
Җитми тойгы, теләк иреге.
Әҗәл
Һәр авазы серле, шагыйранә,
Җир әйләнә, ә ул үзәктә,
Өе тирәсендә дию туен
Йөрәгенә басып күзәтә.
Шул йөрәктә тагын ничә үкчә!
Үксеп чыга аннан җыр, ютәл...
Йөрәгемнән сикереп, җиргә чумдым,
Ахматова түгел мин, - бүтән.
Саҗидә Сөләйманова
«Кичергән ул», - дигәч, - шигърияттә
Тапталуның, аһ, катыларын...
Саҗидәдән алып укыдым мин
Шигырьләрен Ахматованың.
Бер әйләндем җирне,
биш әйләндем,
Шигырь үзәгендә сызылып.
Тар күңелле азгын «дию»ләрнең
Туен туздырырга кызыгып.
Ах ордылар шулчак «дию»челәр:
- Тезләнмәс бу! - диеп, -
үзгәргән!..
Йөзләремә үч сөреме бөркеп
Утлы күмер төсле күзләрдән.
Дошманлыкның, явызлыкның көчен
Чамалыйдыр җанның түзгәне:
Елык-елык килә бер табанда
Дистәләгән үкчә безләре.
Җаным әрнемәсә - ул безләрнең
Язмас идем санын, күләмен...
Дусның дошман булу бәһасен мин
Ярты гомерем белән түләдем.
...Ул бит миңа: - Балам! - дия-дия,
Балалыкка алды чакырып.
Ә соңыннан качты,
күкрәгемә
Безле үкчәләрен батырып.
И Саҗидә, хәлләремне сизеп,
Җаның исән-имин чакларда,
Балаң кебек күреп тырышкансың
«Диюләр»дән мине сакларга.
Син күзеңне йомгач, уртак дошман
Биеп-җырлап бәйрәм сөрде лә...
Үтерделәр... аннан зурладылар,
Исемеңне куеп өлгегә.
Кушылдылар «матәм бәйрәме»нә
Синнән качкан ялагайлар да,
Җырың тиңләп изге сүрәләргә,
Йөзең тиңләп тулган айларга.
Сине көтә-көтә зарыкса да
Ай яктысы кунган бусагам, -
Башым исән чакта, мин аларның
Купшы сүзләренә ышанмам.
Бәйрәмнәрем керә бусагамнан,
Кайта юллар урау булса да.
Иман кайта илгә, кешеләргә -
Кеше хәзер безгә ышана.
Алтын чәчкән иманалар түгел,
Белде күпләр иман кирәген.
Шигыремнең мин иманы булып,
Йөрәк сикерешеннән киләмен.
Йөрәгемне ике куллап кысам,
Каны саркыса да кул аша, -
Җәрәхәтен аның күрсәтергә
Мөмкин түгел иде моңача.
Нет комментариев