Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Флёра ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА: КЫЙБЛА ЯКТАН КАНАТЛЫ ҖИЛ ИСӘ...

Йөрәк тавышы Берөзлексез ачыш ясап киләм Йөрәгемдә ничә ел аша: Сугыш йоткан балачагым елый, Дөнья елый йөрәк еласа. Зур дөньяга калкып чыга алам, Үз дөньямның көен көйләсәм. Дөнья күзлегеннән көнгә багам, Йөрәк тавышым белән сөйләшәм. Һәр сүземә уям, Күз яшемдәй Керсез сөюемнең тамгасын... Сөю нуры, сезне, ватандашлар! Илаһ рәхмәтенә ялгасын....

Йөрәк тавышы
Берөзлексез ачыш ясап киләм
Йөрәгемдә ничә ел аша:
Сугыш йоткан балачагым елый,
Дөнья елый йөрәк еласа.
Зур дөньяга калкып чыга алам,
Үз дөньямның көен көйләсәм.
Дөнья күзлегеннән көнгә багам,
Йөрәк тавышым белән сөйләшәм.
Һәр сүземә уям,
Күз яшемдәй
Керсез сөюемнең тамгасын...
Сөю нуры, сезне, ватандашлар!
Илаһ рәхмәтенә ялгасын.
Һәр туар көн иминлеккә илтсен,
Ил байлыгын чәчми - түкмичә...
...Үзалдына һәркем йөрәкләнә
Җиңү бәйрәмнәре җитдисә!
Горурлана сөйләп борынгыдан
Дан яулаган ата-бабасын... -
Шәйләсә дә тавыш - тынсыз калып
Маңкортлыкка кыяк ярасын.
Кайту
(Поэмадан өзек)
...Мәшһүр татар читтә ни күрсә дә,
Башын ком астына яшермәде,
Рухка суккан яшен камчылары
Йөрәгендә генә яшенләде.
Йөрәгендә генә моң атының
Ишетелә тояк кагышлары...
Чорга йөрәктәшлек күрсәтергә
Кайта Сөембикә варислары.
Кайта алар ерак Колымадан,
Кузбасслардан, Кырым, Донбасслардан...
Бу варислар, сагынып, ут йотудан
Ничә буын моң алмашы алган!..
Аларны да «Балам-багалмам!» дип
Багып үстергән бит Әткә-Әнкә...-
Парлап үскән толым очларында
Челтер-челтер килә чулпы-тәңкә.
Челтери күк алар: «Онытмагыз!
Без бит сезнең дәүләт символыгыз...
Сызылып аяз таңнар аткан чакта,
Талга кунып сайрар былбылыгыз...»
* * *
Айда - Зөһрә, Җирдә - бөек Тукай...
Зөһрә кызлы айдан чиләк-чиләк
Илаһият нуры түгелә.
Зиннур Мансуров.
...Ай - көзгесе Җирнең, Ай тулганда
Сүнгән хәтер кабат яңара.
Язмыш океаннарын чайкалдыра
Шигъриятле, айлы Манара.
Ай юлыннан мин дә Илгә кайтам,
Җирләр кире якка әйләнсә.
«Кичер!» - диеп, мин Зөһрәгә дәшәм,
Торгынлыкта телем бәйләнсә.
«Кичер!» -диеп киләм Тукайга мин,
Читтә йөреп батсам гөнаһка.
Айдан - Зөһрә, Җирдән бөек Тукай
Якынайта безне Илаһка.
Берләштерә безне әһле иман,
Шигърияткә, нурга омтылыш...
Безнең кулда! Безнең юл өстендә -
Омтылыштан торган бу тормыш.
Әҗәле дә аның безнең кулда,
Чәчәк ата безнең арада.
...Шуны раслый, - Язмыш океаннарын
Чайкалдырган айлы Манара.
Имансыздан, нурсыз, язмышсыздан
Шуны раслап Тукай көләдер... -
Эчләрендә нинди ут янганын
Ләкин үзе генә беләдер.
* * *
...Гомер уза...
Ә мин алга барам;
Яргаланам язмыш ярыдай.
Сөембикә алкасына охшап,
Баш очыма калка ярымай...
...Гомер уза...
Узган гомер өчен
Айлы кичләр - моңлы тамаша!
Айның яктыртуы - борынгыча,
Моңаюы гына яңача.
...Гомер уза...
Еллар аръягына
Аударыла гомер олавы...
Сөембикә елавына охшаш
Җилләрнең дә быел елавы.
Ил агасы Илдә ат чаптыра
Кыйбла яктан канатлы җил исә,
Эч серләрен гөлләр җилгә чишә.
Мин сер отам шушы чишелештән,
Җилгә исәп салган кичерештән.
Сабан эше беткәч, җыен җыеп,
Ил агасы Илдә ат чаптыра.
Атка, Илгә булган мәхәббәтем
Йөрәк тибешемне капшап тора.
Ачыласы кыйбла җыеннарын
Мин дә, бәлки, атта әйләнермен.
Пар канатлар булып бәйләнермен
Иңнәренә гомер бәйрәмемнең.
Сабан тургаена җыр юллармын:
Сабанчы дип минем нәсел-затым.
Шигърияттә мәйдан тоткан атым
Акламыйча аумас канат хакын.
Чаптарыңның ялын чал сыйпагач,
Ил агасы, син дә нечкәрерсең!
Күңелеңнең тулып түгелгәнен
Искәрерсең әле,искәрерсең.
Тәкъдир
Тормыш! Нигә сине яратырга,
Бу кадәрле булгач мәкерле?!
Лена Шагыйрьҗан.
Тормыш! Сине шундый яраттым мин,
Керле йөзең ялап агарттым.
-Яратам! - дип, Газраилне хәтта
Күзләремә туры караттым.
Палачыңа хәтта сәлам бирдем,
Биргән чакта башым кисмәгә...
...Аргамаксыз, башсыз җайдагыңны
Инде: -Ярат! - диеп көчләмә!
...Сөю түгел...
Тормыш, син бит мине
Суламаска хәтта өйрәттең.
Инде... Миңа син дә елмаеп бак...
Соңгы тибешеннән йөрәкнең.
Чиксезлек
Иреккә тугрылык - Ватанга тугрылык! -
Юл яру киләме көчеңнән?
Мәйданда "Ирек!!!" дип
Тилмергән көннәрнең
Минуты чыгармы исемнән?!
Милләткә тугрылык - вөҗданга тугрылык! -
Онытмый яшәрбез йөзгәчә...
...Бер милләт кенәме?
- Вөҗданың барла! - дип,
Безгә бит Күк дәшә, Җир дәшә.
Безгә Хак Тәгалә, ышанып тумыштан,
Шагыйрьлек сәләтен йөкләгән.
Шигырьгә тугрылык - газапка тугрылык!
Кем безнең газапны чикләгән?
Янабыз
Байлар килә: доллар иңсәсенә
Төяп машинасын, затлы йортын.
Байлык белән томаланган токым
Ачты безгә хәерчелек ходын.
Без киләбез: алда - сузылган кул!..
Ә йөрәктән шигъри фонтан ата...
Туып килгән яңа буын өчен
Сызылып кына әнә ал таң ата.
Таң сызылган яктан - "янгынчы"мы, -
Килә сиреналы ут улатып.
...Сихри таңнар булып сызылды да
Шул утларга башын тыкты Вакыт!
...Шунда янды йортлар, машиналар...
Долларлар да, безнең җыр-моңнар да...
Шулай икән, сүз дә әйтеп булмый:
Кемдер кулны сугып сындырганга.
"Коткарам!" - дип, сынык куллар белән
Ташланып та булмый ут эченә...
Шагыйрь җанын шулчак сискәндереп,
Янгыннан соң җирнең коты сүнә.
...Баен, хәерчесен миңгерәйтеп
Пәйда була ходта "код" заманы -
Керү "код"ын кемдер әйтә сиңа...
Чыгу "коды"н белмәү - иң яманы!
Киләчәккә таба
Барлый тарих, узган сугышларда
Кемнең күпме кан-яшь койганын...
Яуда түккән канның арзаны юк,
Узган юлның чиге юк аның.
Киләчәкнең бикле ишеге юк,
Сукмагы юк палач таптаган.
Саклап йөртү өчен әсире юк,
Тентеп кертүче юк капкадан.
Анда һичкем сугыш кормый әле,
Ярылырга тормый атомнар...
Дөнья гайбәт белән буталмаган,
Тол калмаган гүзәл хатыннар.
Оятсыз сүзгә, затсыз товарларга
Сугылмаган сыйфат билгесе!-
Явар яңгырларда - йолдыз төсе,
Исәр җилдә - чиста гөл исе.
Әмма бу киләчәк шундый сизгер:
Кемлегеңне бик тиз тоючан!..
Гөлләр сулса - җил дә саргаючан...
Сез уйчанга, дуслар, мин уйчан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев