Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Флёра ГАБДУЛЛИНА: Күңел бакчамны балкытсын Тик уйларым толым-толым...

* * * Яздырмакчы булды башта деннән, Туган телсез калдырмакчы хәзер... Хәтер көне җитсә, үрсәләнеп, Җаннар әрнеп, иңрәп елый бәгырь. Ничә гасыр барган бу мәхшәрнең Булыр микән бер ахыры, юкмы? Нинди яңа канун уйлап табып, Алырлар соң тагын безнең котны? Үткәннәргә ук очырсаң - бел син, Туплар җавап бирер киләчәктән....

* * *
Яздырмакчы булды башта деннән,
Туган телсез калдырмакчы хәзер...
Хәтер көне җитсә, үрсәләнеп,
Җаннар әрнеп, иңрәп елый бәгырь.
Ничә гасыр барган бу мәхшәрнең
Булыр микән бер ахыры, юкмы?
Нинди яңа канун уйлап табып,
Алырлар соң тагын безнең котны?
Үткәннәргә ук очырсаң - бел син,
Туплар җавап бирер киләчәктән.
Сылтап калдырыйкмы без барысын,
Язмыш диеп, язган күрәчәккә?
Аз эчтекме лаеш шулпаларын?
Гөнаһсыз җаннарны аз кыйдыкмы?
Кыпчак, болгар бабамнардан килгән
Горурлыкны җаннан без җуйдыкмы?
Фест дисбесен язып калдырыйкмы
Туар буыннарга безнең хакта?
...Моңсу караш ташлап буш далага,
Телсез сакта таш балбаллар тора.
Килер ул...
Язмышлар касәдәй ватыла бер көнне,
Ярчыклар әрнетеп йөрәккә кадала.
Томалый аңыңны хыянәт сөреме,
Ак дөньяң ишелеп ава да - карала.
Син -ялгыз, бәхетсез җаныңа юк урын,
Убылып баскан җир, очасың упкынга.
Ваз кичеп барыннан качар җир эзлисең,
Әйләнгән хисләрең зинданда тоткынга.
Күңелең кояшын каплаган болытлар,
Йолдызсыз кара төн сөйкемсез җиһанда.
Дошманга әйләнә дөньясы бер тында,
Сулкылдый бәгырең өметен җуйганга.
Кем аңлар хәлеңне? Кызганып сүз кушар?
Кем сөртеп яшеңне, юатып иркәләр?
Кара төн үтүгә таң атар, сабыр ит,
Җиңеллек китерер җаныңа иртәләр.
Бит күкләр барын да пар итеп яраткан,
Син тик көт, иртәрәк, җитмәгән вакытлар.
Рухыңны төшермә, килер ул көткән көн,
«Бәхетем» дип дәшәр яратып насыйп яр.
Күз алдыма килеп бастың
Күз алдыма килеп бастың кат -кат син гел,
Тотам дисәм- рәшә кебек юкка чыктың.
Төшләремдә сискәнеп мин уянамын,
Югалтудан куркып сине, очып котым.
Булырмы бу саташуның бер ахыры?
Минем дә бит йөрәккәем таштан түгел.
Язмышларга рәхмәт әйтим очратканга,
Каргасынмы бәддогалар укып күңел?
Күңелемә күләгәләр үрмәлиләр,
Урламакчы була алар сөю хисен?
Онытырга мөмкинме соң «сөям» диеп,
Чәчкә бүләк иткән җәйнең сихри кичен?
Битләремдә кулларыңның җылысын тоям,
Иреннәргә назың тәме сеңеп калган.
Упкыннарга кер дә, имеш, батмыйча кал,
Сөюләрең булган, бәлки, бары ялган?
Бәгырь елый сине көтеп, җан күшегә,
Егылмамын аягыңа тик өнемдә.
Бар бит җирдә сөю хисен татымаган,
Гашыйк булып карамаган затлар бер дә.
Мин -бәхетле, изге хисне калдым татып,
Уйларымда шул мизгелгә киләм кайтып.
Бәхетлерәк калганнардан күпкә - беләм,
Ахры, юкка өзгәләнеп җанны теләм?
Мәхәббәттән нәфрәткә бит тик бер адым,
Ни кылырмын шул чикне мин атлап чыксам?
Сөюләргә юк бит дәва. Ничек яшим?
Таштай күңел белән мәңге, әйтче, Ходам?
Кемнәр туйган?
Җәннәтләргә керер идек бер карусыз,
Тик гөнаһлар җибәрмәсләр җирдә кылган.
Хаталарны күп кылабыз фанилыкта,
Юл күрсәтеп йөртүче юк, тотып кулдан.
Тотып капшап карау кирәк куллар белән,
Әйткәннәргә ышанмыйбыз, без бит -татар.
Ак, диябез караны еш - тайчанмыйбыз,
Үз теленнән бәхетсезлек табар тартар.
Дөнья дилбегәсе бүген миндә диеп,
Артыгын син бик масайма, бар бит Күкләр.
Чабатасын түргә элеп куеп бик тиз,
Ялгыштылар, хата ясап, хәйран күпләр.
Язмышларны язып булмый теләгәнчә,
Без туганчы алар күктә язылып куйган.
Зарлансак та, кайгы- хәсрәт күп күрсәк тә,
Якты дөньялардан, әйтче, кемнәр туйган?
Рәхмәт, язмыш
Әй, син, язмыш, ярышып булмас,
Синең белән бергә атлыйм.
Ярты гасыр үтеп киткән,
Гомер юлын хәйран таптыйм.
Рәхмәт, язмыш, күп сынадың
Биреп кайгы, биреп шатлык.
Үгисетеп какмадың, юк,
Күрмәдең син мине артык.
Урау -борма юлларыңнан
Син арбаңда хәйран йөрттең.
Кирәк тапсаң - кызганмадың,
Ат урынына кайчак җиктең.
Намусымны тапламадым,
Кызыгып кеше малына.
Шөкерләр итеп яшәдем,
Риза булып мин барына.
Уза алмам сине, язмыш,
Тик арбаңнан калмыйм төшеп.
Яшь бара бит, артта калсам,
Янә куып тотыйм ничек?
Ярыйм диеп...
Сезгә ярыйм диеп, юк, ябынмыйм
Мин өстемә сарык тиресен.
Сүксәгез дә тозлап, - исем китми, -
Эшли диеп һаман киресен.
Битлек киеп, юаш булып йөрү-
Тик мескеннәр эше, мин беләм.
Уйларымны һич тә яшереп тормыйм,
Йөзгә бәреп әйтәм мин телдән.
Тора алмыйм «ләббәйкә» дип һаман,
Заманы да инде ул түгел.
Кырыс чынбарлыкка кирәк таштай,
Корыч кебек каты, нык күңел.
Ләкин күңел нәфис гөлдәй назлы,
Ирек сөйгән болан баласы.
Күз яшьләрем белән дәвалыймын
Язмыш салган ачы ярасын.
Бил алышам олуг дөнья белән,
Дөнья өчен мин бер кырмыска.
Нәфис күңел күпкә түзәрме соң
Кырыс чынбарлыклы тормышка?
Ничек бар мин - шулай яратыгыз,
Бөкрене тик кабер төзәтә.
Юлдаш итеп иман сайлаганда,
Барына да була түзәргә!
Күңел
Мөлдерәмә тулган күңел,
Бер сүз әйтсәң- ташыр кебек.
Җәйге яңгыр кебек ишеп,
Туфан суын түгеп -күмеп.
Күрмәмешкә салышыгыз
Үткән чакта минем яннан.
Сөйләнмәгән серем калсын,
Сорамагыз тәүбә җаннан.
Казынмагыз хисләремдә,
Ятларга юк анда урын.
Күңел бакчамны балкытсын
Тик уйларым толым-толым.
Бакча түгел, җанда диңгез,
Актарыла хисләр ташып.
Җанга урын тапмагандай,
Китәр иде ташып- качып.
Нишләтим соң күңелемне?
Ачылырга һич теләми.
Горур хәерче кебек ул -
Кызганулар, юк, теләнми.
Сукбай
Йортсыз -җирсез калдың сукбай булып,
Хәер сорап үтә гомерең.
Этләр булып, этләр курка иде
Күрсә синең атлап килүең.
Чит иңнәрдән төшкән кием өстә,
Соңгы тапкыр кайчан юылган?
Чиркандылар күрешергә күпләр,
Хәлең сорап, кысып кулыңнан.
Кайсы сузды икмәк, кайсы тиен
Ташлап китте, борын җыерып.
Шул тиенне урам шпанасы
Килеп, талап алды җыелып.
Карышмадың - бирдең, аһлар орып,
Каргый - каргый рәнҗеп сүкмәдең.
«Якла мине, Раббым, кызган» - диеп,
Син үтенеп яшьләр түкмәдең.
Син ялварып бары дога кылдың,
Адашканга сорап тугры юл:
- «Гөнаһларга баткан җанын пакьлә,
Иңдереп син изге сихри нур.
Арындыр син шайтан коткысыннан,
Тәүбә итсен колың Ходайга!»
Кыенсынды үзе өчен генә
Сукбай синнән оҗмах сорарга.
Күренми шул керле кием аша
Тәкъва җаны - мең кат яралы.
Дога укып, күңеле урап кайткан
Күп мәртәбә ике араны.
Байлык китә кулдан, тазалык та
Тик вакытлы гына бирелгән.
Чын дусларның чын йөзләре бары
Җиде пот тоз ашап беленгән.
Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев