Мәдәни җомга

Флёра Гыйззәтуллина: Һәм Җаны да бәргәләнә татарның Ил язмышы сулкылдаган ярада...

Былбыл Ана                                   Әлфия Авзалованы сагыну                                    I Актанышта сызылып ал таң ата.  Былбыл сайрый. Мәртәбәле таң былбылы. 

Гомре буе: «Милләтем!..» - дип 
                                                   утлар йоткан
Миһерванлы Ана былбыл - дан былбылы! 
Алсу таңнар,
                      айлы кичләр,
                                            ак каеннар -
Аналарның аерылгысыз сердәшләре.
«Әлфия!!!» - дип, үрсәләнгән каеннарның 
Ява җиргә тыелгысыз күз-яшьләре.  
Күз-яшенә әверелгән ил әрнешен 
Кара тасма белән, зинһар, бәйләмәгез!?. 
Фаныйлыктан бакыйлыкка юл ярганда 
Һәрберебез ак каенга әйләнәбез.
             
          II
Милләтенә сәҗдә кылган моң иясен 
Каралтырга ирек куймый таң кошлары. 
Әлфиягә багышланган алкышлардан 
Ява җиргә «Сибелә чәчәк» балкышлары. 
Җырлап дөнья сәхнәләрен яулаганда: 
«Таң былбылдан тайпылмасын!..» - 
                                                дигәндерме, -
Татарның ул Иделләрдәй моң-сагышын 
Күкрәк тавышында назлап тибрәндерде.
Ул җырлаган «Уел ярлар», «Таныш 
                                                        моңнар» 
Дөньякүләм җиңүләргә офык ача, 
Балкый Ватан җырчылары, шагыйрьләре 
Офыкларын давыллардан ышыкласа.
                  
          III
Актанышта сызылып кына ал таң ата 
Былбыл җырын аллы-гөлле нурга манып. 
Йөрәкләргә сагыш уты яга-яга 
Ага гомер су юлыдай боргаланып. 
Ага еллар җырлы-нурлы ташкын булып,
Гел алкышлы балкышларда ашкындырып. 
...Юк!.. Әлфия ташкыннарга иярмәде:  
Сагышларын сабырлыкта иярләде.

          IV
Бу сагышлар Ватан белән уртак сагыш! –
Авыр сулап: «Уф!!!» - димәгез - 
                                                  юлыксагыз... 
Былбыл кошның ярсып-ярсып 
                                                   сайравында 
Мәңгеләшкән сөю барын Онытмагыз!? 
Онытмагыз, таң атуын - һәр иртәдә 
Дөньякүләм иминлеккә багышларга. 
Зур дөньядан аерылып чыгып булмый 
Илең белән сабырлыкка сабышканда...

          V
Мәңгелек ут, мәңгелек җыр, -
                                                   Ватан сагы! 
Солдатларның җиңеп Илгә кайткан чагы.
«Һай, балам!!!» - дип, сызлый 
                                              йөрәк яралары 
Мәңгелек ут сулый солдат Аналары.
Әлфиядер - былбыл Ана, Җыр анасы
Мәрхәмәткә, мәхәббәткә табындыра, 
«Сагынасызмы?»- диеп, зинһар, 
                                               сорамагыз, 
Сагындыра, өзелдереп сагындыра...


Тукай туган җирдә...

...Кушлавычны ишетеп кенә 
Белә идек элгәре без. 
Йөзләрегез якты икән, 
Татлы икән телләрегез.

Гөлләрегез нурлы икән –
Күңелләргә сибелеп үткән... 
Яр көйләүнең җаен табар: 
Кызларыгыз - сабыр, күркәм.

Шигырь монда сугарылган
Җан көчендә, тозлы тирдә... 
Җыенганда ерак җиргә 
Тукай моңы канат - илгә!

Аналарның бәхиллеге 
Һәрчак йөрәк түрендәдер... 
Безгә сөйләр серләрегез 
Ал-гөлләргә үрелгәндер.

Мәхәббәттә - тигезлектер, 
Куш бәхеттер - йорт-нигездә... 
И Кушлавыч, яраттырып 
Үз-үзеңә күз тигезмә.


Чакырма, капитан, ят ярга

...Йөрәктә - шау-шулы ярсулар: 
Ярсынып Иделләр гизәмен. 
Иҗади корабым - ак кораб –
Мин шуннан ак яулык изәдем. 
Ялвардым Иделгә: «Зинһар, дим, -
Ак юлым тирәнгә батырма? 
Ихтыяр ургылым - Уралда! 
Мәхәббәт былбылым - Чатырда... –
Сүз бирдем тиз көннән кайтырга. 
Ил гизеп сынадым: тауларда
Сулыш та, тормыш та бүтәнчә... 
Җан алтын балыкка әйләнә 
Бирелгән вәгъдәләр үтәлсә. 
Догаңда сугарсаң суларны 
Мәхәббәт былбылга әйләнә. 
Бу ярлар былбылсыз боегыр, 
Ак кораб, китәргә әйдәмә!? 
Чакырма, капитан, ят ярга 
Ерактан гудоклар үкертеп. 
Йөз нурым түгелгән суларга 
Сундереп булмастай ут төртеп. 
Мин сөю күпере - сабалмам 
Тылсымлы ул утлар эченә... 
Җан сыкрый аерылу сагышы 
Кушылса ярату хисенә 
...Йөрәк тә яралы күптәннән: 
Тарталмас «яну»ның артыгын.
Урал да йөкләмәс былбылның 
Упкынга ташланган картлыгын. 
Моңсарын сагынып әмма дә
Иделнең үзәге өзелер. 
Камыллы, кылычлы кырларның 
Тын гына үксүе сизелер...


...Аяз күктә лачын оча...
               
          I
Иминлеккә юрап көннең туасын 
Баеп килә минем гомер кояшым. 
Ә син, иркәм, Җиһанга гамь уясың: 
Тулпарыңны һаман алга куасың. 
Ат эзеннән мөлдерәмә моң сарка, 
Үксеп-канап ава шунда гасырлар... 
Гасырларда бездән күчкән ярсу бар, 
...Бу моңнарда сабырлыкка ашу бар.
         
          II
Аяз күктә лачын оча, пар лачын
Кыйбла җиле исә парлы канаттан. 
Очар кошларны да, кешеләрне дә 
Хак Тәгалә сөю өчен яраткан. 
Сөю кыйбласына тотсаң юлыңны 
Лачыннардан син тынгылык сорама! 
...Күктә - җәннәт!.. 
Төптә-зиндан, тәмугы! –
Урталыкта бәргәләнә Җир Ана. 
Һәм Җаны да бәргәләнә татарның 
Ил язмышы сулкылдаган ярада... 
Шул ярага кәгъвә аша кара син 
Тарих ялын, язмыш ялын тара да.
           
          III
Җирнең тирән яраларын имнәргә 
Дәва эзләп барып чыксаң чүлләргә -
Офыкларны караңгылык басканда 
Яла яга күрмә-кара төннәргә 
Юлның уңын ачсын, дисәң, кара төн: 
Чәчәккә күм син дә лачын баласын. 
Гөлчәчәкләр ерагайта вә сагайта 
Салкын үлем белән яшәү арасын, 
Һәм синең дә очкын иҗат тулпарың 
Минем үлем газабыма баш салмас... 
Аяз күкле лачын мәхәббәтенә 
Синдәй ирек каһарманы ау салмас.


Таулар җыры

             Якташларыма    

Азнакай тавы Чатыр тау! -
Уралдан соңгы дулкын. 
Күкрәктә күтәреп йөрттек 
Без шул дулкыннар холкын. 
Чатырдан Уралга үрләп 
Сүттек без җыр йомгагын. 
Сез минем үз җырларым бит! 
Сез минем күз нурларым. 
Сез минем гали затларым, 
Тау җанлы таудашларым. 
Мин юкта минем өчен дә 
Сыйпагыз тау башларын. 
Таулардан биек үрелеп 
Карагыз киләчәккә! 
Узганнар безне ишетми 
Ни генә сөйләсәк тә.


              * * *
...Кем дә ишетмәс сүземне 
Кемнәргә әйтим, йәгез?! 
Мин сезнең күкрәк тавышы, 
Мин сезнең ятимәгез!

Ятимлек - атом бомбасы, 
Ятимлек - хәтәр набат! –
Таулы, кояшлы таңнарга 
Ут ача кабат-кабат. 
Хәләлгә харәм ягылса 
Ут коры чыга судан... 
Тетрәнеп тора йөрәкләр 
Тулышкан вулкан сыман. 
Тик без чыдамлык әҗәлен 
Кабергә яшермибез. 
Сабырын тирәндә көткән 
Вулканнар яшендә без!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: