Мәдәни җомга

Флёра Гыйззәтуллина: Хәтеремә сарган ак буранда Җилферди күк аклы күлмәгең...

Сиртмәле тирән коелар тартып, Без элек шигырь сугара идек. Тупырдап торган шигъри атларны Кое буена тугара идек.

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флёра Гыйззәтуллинага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Без каләмдәшебезне олы юбилее, күркәм гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм һәрвакыт “үз туксаным-туксан” дип яшәвен теләп калабыз.


КИЧЕРЕРСЕҢ ӘЛЕ...

Туган телем!
Шундый моңлы бит син –
Җир шарларын җырлап әйләнәсең.
Бөдрә таллар бөреләнгән чакта
Талга ефәк булып бәйләнәсең.

Туган көнем!
Шундый якты бит син –
Сихри алкышларга күмелгәнсең.
Саф күңелле халкым йөрәгенә
Үрмә гөлләр булып үрелгәнсең.

Туган ягым!
Шундый шәфкатьле син –
Бөтен гөнаһымны кичергәнсең.
Миллиард еллар аккан таң суына
Татлы ширбәт кушып эчергәнсең.

Сөйгән ярым!
Күккә чөйгән ярым!
Син дә мине кичерерсең әле...
Ак күлмәкле айлы кичләреңне
Исләреңә төшерерсең әле.


МИЛЛИ МОҢ

Сиртмәле тирән коелар тартып,
Без элек шигырь сугара идек.
Тупырдап торган шигъри атларны
Кое буена тугара идек.

Моң коелары коргаксып килә,
Заман сулышы тынчыта моңны...
Моңсыз коега чүп-чар ыргыта,
Моң иясенә юк хәзер тынгы.

Рухи азыкка юк кадер-хөрмәт,
Илһам бакчасы ташландык хәлдә!
Байлар миллиардлап доллар туздыра,
Шагыйрь тиенен санаган мәлдә.

Доллар давылы тауларны ишә,
Моңсызлык аһы боз булып ява.
Шагыйрен санга сукмаган дәүләт
Әҗәленә дә табалмый дәва.

Сиртмәле тирән коелар тартып,
Без элек атлар эчерә идек.
Тирәнлекләрнең серен төшенеп,
Эчкерсез ләззәт кичерә идек.

Ә хәзер исә канлы офыкта
Әҗәл ташытып яңа көн туса,
Рухыннан язган Ватан кайгысы
Һәрьяклап тотып йөрәкне кыса.

Шул чиксезлектән хаклык таптырып,
Ялангач милләт милли моң гизә.
Еракта калган ат кешнәүләре,
Исемә төшеп, үзәкне өзә.

ЯЗМЫШЛАРДАН УЗМЫШЛАРГА...

...Күк күкрәтеп, яшен белән чәкәләшсәк,
Имеш, безне харап итә язмыш кына...
Язмышлардан узмышларга атылганда,
Без ул утка кагылдык бит ялгыш кына!

Һәм шунда ук көн аязды, кояш чыкты:
Кызыксынып, без барын да 
                                        күзләп тордык.
Тормыш гамен үзебез аша киләчәккә
Тоташтыру чараларын эзләп тордык.

Яна-яна ялкын җыйдык, акыл җыйдык,
Тирән итеп тамга уйдык яшен-хискә...
Ярдан ярга без узасы тасма күпер
Җете зәңгәр, кызыл-сары, яшел төстә.

Хис-тойгыга күңелләре сай кешеләр,
Бәлки, безнең сәерлекне аңламаслар?
Әгәр алар тели икән, шул ук тетрәү
Ут уйнатып тагын безнең алга басар!

Әгәр кинәт төсләр уңып, нурлар сынып,
Юкка чыкса менеп килгән күперебез...
Без яңадан ургып янган ялкын аша
Язмышлардан узмышларга сикерербез.


ЯЗМЫШЛАРЫ АЧЫ ТАТАРНЫҢ

Юл ачканда азан моңнарының
Ярдан ярга тараласына,
Бәргәләнә хәтер канатларым
Сөембикә манарасына.

Гәүдәләнә ялкын телләрендә
Ханбикәнең гүзәл буй-сыны.
Төсле сурәтләргә күчереп алып,
Җырларыма кушам мин шуны.

Ә гасырлар минем күңелемә
Сала Сөембикә сафлыгын.
Милләтемнең якын киләчәген
Шушы сафлык белән ашлыймын.

Ерак кыйтгаларга хәбәр салам:
– Язмыш ачы, – диеп, – татарда!..
Чорлар җуйган рухи камиллеген
Ярларына Идел кайтара.

Чорлар аша таңга үрелеп карап,
Килә милләт аңга, зиһенгә...
Аяк өсте уйлап төн уздырган
Еллар онытылмый, исемдә!

Гореф-гадәт истә:
Йокы – зәхмәт!
Йокычыга нурын ачмас таң!
Йокысы да, зәхмәте дә йокты
Килмешәктән безгә, басмачтан.

Көн-төн эшләп санга сугылмады
Атналык та, безнең айлык та.
Бу дөньяны берәү саташтыра,
Берәү таң балкытып айныта.

Юк, юк... Милләтпәрвәр фидаилар
Яза алмый бүген акылдан.
Иң зур хыянәтнең тәүге тубы
Татар Ватанына атылган.

Үзен үзе сөргеннәргә сөреп,
Диванага татар сабышкан.
Ничә гасыр буе шушы хакта
Илгә хәбәр сала таныш таң.

Милләт хәтередәй дөрләп-көеп,
Мин дә шунда сөеп яр кочам.
Ах, ни булыр иде, өмет таңым,
Янар чәчәк булып балкысаң!


ЯТИМЛЕК

Ятимлек ул – тынгы тапмас вулкан:
Җирләр тетри анда, күрәмсез?
Ятимлек ул чал таулардай уйчан,
Атом бомбасыдай иләмсез...

Ятимлек ул – кылыч! –
Милләтемнең
Борынгыдан җанын айкаган.
Күз-яшь катыш кан дәрьясы сыман
Кайгы чоңгылында чайкалам.

Ятимлектән җиргә сагыш саркый,
Чор шәүләсе уйный чәчемдә...
...Авыр тойгым – янар вулканнарда,
Уем – чал гасырлар яшендә!

Палачлары чорның адым саен,
Битлекләре ефәк оектан...
Йөзтүбәнли дөнья авып килә,
Ятим бусагага коеп кан!

Ятимлек ул – кадап куйган хәнҗәр
Йөрәктәге тере ярага...
Шул яралар аша үтә гомер,
Иңнәремә башын сала да...


КҮТӘРЕЛ, МИЛЛӘТЕМ!

Бөркеттән, кыядан
Чыдамлык, көч алу –
Йоласы борынгы халыкның.
Әнә шул йоланың
Кылларын ялгарга
Бүген мин кыяга калыктым.
Ишеттем, ишеттем
Упкыннар төбендә
Яралы бөркетләр әрнешен...
Оялар тузылган,
Йолалар бозылган,
Хәл җуйган кош кошка бәрелеп.
Гасырлар буенча,
Йоланы имгәтеп,
Халыкка хыянәт ташылган!
Хыянәт газабын
Каһәрли бар халык,
Кичереп үзенең башыннан.
Һәр милләт сагынган
Табыныр кыйбласын,
Гомерлек өметен,
Өммәтен...
Оясы тузгыган
Кош кебек әрнешә
Минем дә сөекле милләтем.
Безгә дә бөркетләр
Иреге кирәк бит!
Йөрәк бит тиештер чыдарга!..
Йолаңа тотын да
Күтәрел, милләтем,
Кыяга күтәрел, соңарма!


МАЯКЛАР СҮНӘ БЕРӘМЛӘП...

...Гомрем баюга авышкан,
Дөньям сарыга сабышкан.
Шуңамы һәр көн төшемдә
Мин бишек үрәм камыштан.

Иң элек өлкән баламны
Тирбәтәм бишеккә салып.
– Иллесе тулган ласа! – дип,
Гөж килә өндәге халык.

Кыйбладан искән таң җиле
Кагыла шулчак бишеккә.
Назлап бәхиллек бирергә
Кичекмә, Ана! Кичекмә!..

Әҗәл сагышы яктыртмый
Баланың үсеш маягын...
Маяклар сүнә берәмләп –
Көтми төшемнең дәвамын.

Балам да назлавым көтми –
Өмете күптән өзелгән!
Уйчан һәм кырыс карашлы
Дәверләр бага күзеннән.

Шәфкатьсез дәвер шаукымы
Күчә баладан балага...
Ватансыз калган баланың
Бәхете читтә талана.

Минем дә һәрбер баламның
Бәхетен читләр чикләде:
Ерактан торып назларга
Йөрәкнең назы җитмәде.

Төшемдә шуңа күрә дә
Камыштан бишек үрәм мин.
Ялгызым әҗәлдә чәчәп,
Сагышлы гомер сөрәм мин.


КӨЗЛӘРЕМӘ СУГЫЛЫР ДИП КУРКАМ

...Син киткәндә, җирдә ак кыш иде,
Ачы буран иде – ак буран!..
– Кая куйдыгыз? – дип, мин бүген дә
Бураннардан сине таптырам.

Хәтеремә сарган ак буранда
Җилферди күк аклы күлмәгең...
Тар гүрләргә иңеп күмелсәң дә,
Син аклыктан туя белмәдең.

Синсез генә язлар килде, менә
Җил тарата җиргә гөл исен...
Бураннарга булган бурычыңны
Син гөлләтә, әйе, түлисең.

Гөлчәчәккә, әйе, күчерәсең
Күзләреңнең җете зәңгәрен...
Син хәтта ки әҗәлләрең белән
Сугарасың дөнья ямьнәрен.

...Язмышларның язлары да үтәр,
Көзләре дә җитәр саргаеп...
Көзләремә сугылыр дип куркам
Бураннарга яккан бар гаеп.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: