Мәдәни җомга

Флёра Гыйззәтуллина: Елан авызына сыйдык ... әмма Сыймадык без Туган илләргә... 

Бу дөньяның моң танымас җиде яты Татар милләтенә эттәй ыргып торды.

МИН – ТУКАЙНЫҢ СЕҢЕЛКӘШЕ

Бишек җыры җырлап шигырь көйлим: 
Ятимлектән иңгән тәмугта... – 
Гыйбрәт өчен, берсен-берсе тотып 
Ашар чиккә җиткән халыкка.

Бай баласы балда, майда коенганда
Ятим-җилпе борчак-борчак күз яшь түгә.
...Күңелем тулды... Ике яшьлек Апуш миңа
Көтмәгәндә: «Сеңелкәш...» – дип  эндәште дә.
...Аңа – ике!.. Миңа инде биш тулганда
Очраштык без шыр ятимлек кочагында.
Ул ашамый – минем өчен саклап тоткан
Шешәдәге өч-дүрт бөртек борчагын да!
Безнең арадагы охшашлыкны Тәкъдир
Ачлык, ялангачлык белән бәйләндергән.
Очрашканда зар елатмас өчен, ахры,
Сак-Сокларга соңра безне әйләндергән, 
Тукай язын дүрт-биш гасыр алдан тоеп
Шөкер кылып иманнары исән-сауга,
Арча халкы Грозныйдан качып китеп
Нәсел типкән безнең мәгърур  Чатыр тауга.
Әнкәм яклы әбкәм, ахры, Арчадандыр:
Шәмсекамәр – Ай-Кояш бит, исем-аты!..
Исемнәре җисеменә туры килгән.
Якташларның моңы тирән, йөзе якты.
...Елдан-елга үрчи Сак-Сок күрәчәге – 
Кол качакның юл өстенә тау игә дә...
Мәмдүдәнең моңлы гаме рифмалашып
Дәвам иткән минем әнкәм – Мәүгыйдәдә.


            * * *
Ятимлеккә тарган сабый баланыңмы, 
Ананыңмы – бакыйлыкта җаны тына?!. 
Габдулланың күз яшьләре тама сыман 
Борчак ашы бүлеп куйган савытыма. 
...Яшь бөртеге исәбеннән саный китсәң: 
Мин – Тукайның күп гасырлык  сеңелкәше! 
Әмма исрафлыкта узган ул вакытны 
Нинди назлар түгеп кабат терелтәсең?!. 
Ни әйтәсең – тук чырайлы әзмәвергә – 
Үзен: «Тукай токымы!!!» – дип танытканда. 
Борчак бөртегедәй ымсындыргыч 
Өметеңә синең каныкканда?!.– 
Ут казаларыннан аралаган булып, 
Суд җәзаларына кабат тарттырганда?! 
Бер гөнаһсыз сак-сок чагымнан ук 
Мин адашып калдым мәллә ят урманда?
Уралдан да, Җаектан да ары китеп, 
Шәфкатьсездән рәхим-шәфкать, 
                                                 ирек көтеп,
Көтекләндем,    
              китекләндем,
                              теткәләндем...
Белгән Тукай: көткән ирке буылмаса, 
Тыны бетми үпкәләрнең. 
Еламасаң, күрер күзләр сукыраймый!.. 
Ил авазын ишетмәсәң – тонмый колак... 
Картаеп һәм кибеп-корып, сукыраеп 
Хатирәләр гөрелтесен тыңлый Болак. 
Кара-каршы ярларыннан Илне күзли 
Гасырларның чарасызлык шәрәлеге... 
Сорый берәү: «Төптән типкән бу
                                                фонтаннар – 
Шагыйрьләргә тиеш шампан шәрабеме?»

                
            * * *
Риваятьләр сөйли, Болак төбенә 
Түшәлгән дип юллар алтын-көмештән. 
Төпләренә аның кем төшкән соң, 
Көмеш шампаннарын кем эчкән? 
Ай нурына манып бу ярларда
Бәйге корган кемнең якташы? 
«Якташ» дигән саен күз алдында 
Сурәтләнә Арча парчасы. 
Парчаланган моңнар борынгыдан
Күчеп килгән монда Арчадан... – 
Йөрәкләргә шаулап кагыла да, 
Шунда таба агыла барча дан!..
Идел, Чулман, Агыйделләр аша 
Тукай моңы яулый Уралны... 
Шул моң кышын безнең йөрәкләргә 
Ак бураннар булып уралды. 
Туар таңга кайгы җиле какса – 
Ышыклады таңны ак болыт!.. 
...Шәраб түгел... фани фонтаннардан 
Күз яшьләре тора атылып. 
Күз яшедәй чиста шигърият 
Меңәр гасыр, диләр,  кимендә: 
Вөҗдан өлгеләрен хаклап тора, 
Күк гөмбәзен тотып иңендә.


АЗАТЛЫК УЛ – БИШЕКТӘГЕ САБЫЙ

Болак буйлап, тарих буйлап атлыйм: 
Сүткән гомрем – парча төргәге!.. 
Ватан тарихына колак салсам,– 
Ишетелә күк этләр өргәне.

Бу дөньяның моң танымас җиде яты 
Татар милләтенә эттәй ыргып торды. 
Тәмуг түрәләре безне эткә тиңләп 
Яламакка коры сөяк ыргыттырды. 
Милләт өнен яралаган сөяк-санак 
Үлем утлый – дәверләрдән дәвам алып. 
Бер-берсенә каршы шуыша 
                                             Кафтау – Урал 
Әрни-әрни караканга табан манып. 
Урталыкта – җитмеш җиде юл чатында 
Сер бирмәскә тырышып вөҗдан 
                                                      газаплана. 
Азатлыкка тарту көче арткан саен 
Өмет өне таш кыяга кадаклана. 
Канат даулап көрмәкләнә тел төпләре, 
Богаудагы Муса Җәлил сыны төсле.
...Таң кояшы нурын сибеп тукландыра 
Буыннарда тоткарланган ирки көчне.


            * * *
Сугыш үткән барлык мәмләкәттә 
Таш һәйкәлләр күкрәп чәчәк ата. 
Гаделлеккә хезмәт итүчеләр 
Күрәләтә кылмый гөнаһ-хата. 
Шигъри чишмә төбе ахак ташлы, 
Ике баштан ачык улаклары!.. 
Утка салсалар да томаланмый: 
Каләмнәрдә – галәм колаклары! 
Чишмәләр дә җырлый таулар җырын: 
«Шигъриятсез, моңсыз булмый яшәп»... 
Таулар белән таулар бәрелешсә дә, 
Дошманлашмый чәчәк белән чәчәк. 
Агыйделнең ак яулыклы Айсылуын 
Кем биздерер икән бишек тибрәтүдән. 
Сабыена сөеп керфек каккан саен: 
«Сөбханалла, күз тимәсен...» – дип  
                                                      әйтүдән?!

            * * *
...Туктаталмый һичкем!.. – 
                                    Бишек җырын – 
Ул кыйбласын азатлыкка яра... 
Ирек белән коллык арасында 
Кул сузымы кадәр генә ара!.. 
Азатлык ул карындагы сабый: 
Тумый тулгак тотып тулганмаса... 
Көрәш таләп иткән күрәчәгең 
Сөю нурларында нурланмаса...


...СӨЮ РӘНҖЕШЕ ТОТМАСЫН...

Ана өчен татлырак җим булырмы –
Сабый бала сулышыннан да?! 
Сабый сафлыгы ул тере чыга 
Атом-ядрә сугышыннан да...

Сабыйларым күптән балигъ булды, 
Шөкер, төгәл булды саннары!..
Алар тибрәп үскән талбишекне 
Мин күршемә бирдем аннары...
Өннәремдә аягөсте күргән 
Төшләремне аңа сөйләдем: 
– Мин ут йотып Прометейны сөйдем, 
Хәләл ирне, никтер, сөймәдем. 
Шуңа, ахры, иркем кысрыкланды, 
Иске карурмандай тутыгып. 
Хурлыгымнан көн-төн җөй җөйләдем 
Елан авызында утырып. 
Язмавыма куанучы дуслар 
Шатландылар моңа шулчаклы:
– Браво!!!
– Браво!!!
– Брависсимо!!! – диеп, –
Маңкортларга хәтле кул чапты.
Шул тавышка күптән төпкә баткан
Аждаһа да өскә калыкты: 
– Уңган ханым, кулларыңнан куан!!! –
Матурлыкка мандың халыкны... –
...Шул мизгелдә җиде җәннәт иркен 
Тойдым мин дә табан астымда! 
Сөенечтән ташланырдай булып 
Карап торам язгы ташкынга. 
Ятимнәргә атап шигырь язам, 
Язам поэмалар, дастаннар... 
Алар исә сабырлыктан язып 
Хәтта Илдән чыгып качканнар. 
Әверелгәннәр хәтта очар кошка,
Җилгә, гөрләвеккә, яшенгә...
----------------------------
...Яшеннәр дә моңга талган быел 
Яшьнәп Тукайның күз яшендә!!! 
Моң дәрьясы иҗат итеп мин дә 
Тирәнәйдем, рухи котайдым: 
Беркем талап алалмады миннән 
Апуш кына чагын Тукайның.


КАЙТУ

Минем гомрем Тукай гомереннән 
Өч тапкырга артык: санадым!.. 
Сансызлыктан, аңсызлыктан түгел, 
Ялсызлыктан яна табаным.

Гомер белән гомер аралары 
Янды безнең үксез упкыннарда. 
Безнең буын берни дауламады, 
Хакның хагын язып кыркылганда. 
Һәм... Без инде әҗәл кармагында! – 
Күргәнебез –  каза арты каза! 
«Тыныч илдә рәхәт яшәгез!!!» – дип, 
Илбашчылар безгә котлау яза. 
Шуңарга да күңел була, әйе, 
Бер мизгеллек рәхәтлеккә талам! 
Олуг Сөембикә – ханбикәдән 
Фәрештәләр фәнен отып алам. 
Күреп алам бөтен Европаны 
Сыртка салган сугыш заманасын; 
Газиз әткәемнең буразнада 
Басып калган атлы сабандашын. 
Күреп алам сабан тургаеның 
Күктә кунып сайрар ноктасын... 
Сагышларга нокта куелмагач, 
Ул сугышлар ничек туктасын?! 
Боек күңел ничек күтәрелсен 
Сайрар сандугачсыз, тургайсыз... 
...Җил иркендә җилләп иҗат итү – 
Миңа шулкадәрле уңайсыз.


            * * *
Берәр җилбәзәге юатыр, шәт:
– Син генәме – милке таркалган!??
...Юк... Юатмый һичкем... шагыйрьләргә 
Җилләр генә исә арканнан. 
Идел генә өнди: «Иңнәреңә 
Сал! – дип, – Айның көмеш урагын». 
Сагыш урып, милли аһәң таптым, 
Җилләргә мин сафлык юрадым. 
Инде: «Сагыш чәчеп исмәгез!?» – дип 
Инәликме искән җилләргә? 
Елан авызына сыйдык... әмма 
Сыймадык без Туган илләргә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: