Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Фәиз Зөлкарнәй: Бер генә кат китәбез дә Кайтабыз гомер буе... 

Бүлештеләр, өләштеләр –  хәсрәт: кимемәде. Чиксез килеш калды чиксезлек.

(Танылган әдәбият тәнкыйтьчесе һәм шагыйрь Фәиз Зөлкарнәйнең тууына 70 ел)


ОЧРАШУ

Яфрак сибеп, уйнап
яшь каеннар рәте 
үргә менеп килә – көзнең шат сурәте.

Җиргә әкрен генә 
эңгер төшкән вакыт. 
Тик каеннар якты, 
күкләр әле якты.

Тыныч офык өсте 
сискәндеме кинәт? –
Тырпайган да тора 
алда корыган имән!

Убылып китәр җаның 
шомнан: күк яктысын 
тырный-тырный кипкән 
чәчрәү ботак-чытыр...

Кара көйгән кәүсә 
гүя күккә эленгән. 
Нәрсә дәгъва иткән 
соңгы мизгелендә?

Ярты үрдә корыган 
нинди көчкә рәнҗеп? 
Тукталган да – уйда 
Яшь каеннар рәте. 


     * * *
Көзге көннең качкан чырае, 
Күз яшьләренәме төелә? 
Болытлардай авыр тойгылар, 
Укмашкан кан гына бу йөрәк. 
Кыштырдашып аяк астында, 
Сары яфрак түгел, уй кала. 
Котылырга теләсәм дә, юк, 
Тавыш сала шундук юктан да.

Җилме йолка чаган яфрагын,
Китереп сала аяк астына?
Шулай...
Үзең теләп түбән төшкәнче
Егылып төшү күпкә яхшырак...

Үзең теләп түбән төшкәнче 
Егылып төшү күпкә яхшырак! – 
Кем беләндер бәхәсләшкәндәй, 
Үҗәтләнеп җаным кычкыра.

Күреремнең тәүге аһы бу, 
Гомеремнең уйлы минуты. 
Сәерсенеп текәлмә, мин бу, 
Гамьнәремә төренеп мин үттем.


КҮЛӘГӘ КҮБӘЛӘГЕ

Бүлештеләр, өләштеләр – 
хәсрәт: кимемәде.
Чиксез килеш калды чиксезлек.

Бүлештеләр, өләштеләр – 
үлем
бөтәйде!

Күбәйде
күзләрдә күләгәләр.
Күбәләктәй генә үзләре – ләкин күп.
Күләгәләп
бөтенләй дөм итә ала
дөньяңны...

КИТҮ

Йолдызлар янып беткән. 
Инде таң атадыр ла: 
Офыктан тибеп чыга 
Якты дым күк-чатырга.

Чыклы моң күзләреңдә –
Мәңгегә үпкәлисең. 
Чәчеңдә – без аунаган 
Җиләкле печән исе!

Елама-елатасың. 
Елмаеп кал, акыллым. 
Кайтсам да, кайтмасам да, 
Мин – мәңге синең колың.

Үләрмен сагынудан –
Матур кал, кал яратып. 
И газиз яр! Үбеп кал –
Ашкына тулпар атым.

Офыкта җәя канат 
Якты кош –  алтын кояш. 
Туган як озата килә: 
Их, калсаң соң, кем тыя!

Бүген чыкмасам юлга, 
Кабат соң булыр төсле. 
Юл – ул, мөгаен, безнең
Җан йокламасын өчен.

Шул юлга карап – озак 
Нәрсәдер көтәр өчен. 
Бик тә кадерле төштән 
Беркөнне китәр өчен.


МӘХӘББӘТНАМӘ

1
Иң тәүдә
уйлап таптым мин сине,
син икәнеңне дә белмичә...

2
Сине уйлап гаҗиз идем...
Гашыйк идем:
сине табып чыктан – нинди саф!
язгы күктән – нинди зәңгәр!
язгы кояштан – нинди кайнар!
язгы шәфәкътән – нинди дәрт!

Уйлап таптым мин сине!
Һәм дөньяны яраттым
син итеп...

3
Көзге бакчада
сары яфракларга сагышымны өләшеп йөргән көнне
төсләр арасында адашып калган
бер кызны күрдем.
Кулларында – 
минем сагышларның бәйләме...
Ул син идең.

4
И ул гомернең изге мәле!
Хыялыма өлге таптым
күңелемә көзге таптым,
гомер тиклем мизгел таптым,
сине таптым – 
синнән.
Бар дөньяны таптым – 
синнән.
Һәм сине яраттым
дөнья итеп.

ОҖМАХ АЛМАСЫ

Ачышымнан әле озак 
йөрәгем әрнер, әрнер:
– Оҗмахтан беренче итеп 
сөргәннәр шагыйрьләрне!

    1. Адәм

Яратылдың икән нидән, сылу? 
Түгелсеңдер, түгел кабыргадан...

Тарат әле чәчләреңне –  сибелсеннәр!
Түгелсен, көлсен бер карашларың,
Күренсен бер тәнең – 
Җан өзелсен!
Түгелсеңдер, түгел тупас кабыргадан!

Тәңре кулы тимәгәндер сиңа...
Кул түгел лә, җан эше ич гүзәллек!
Кагылмыйча,
Карашлары белән генә
Яраткандыр сине Тәңрем – күкләрнең дымсу зәңгәреннән,
күлләрнең моңсу карашыннан,
җәйләрнең җил-җиләсеннән,
язларның ләйсәненнән,
гөлләрнең керфегеннән,
кыңгырау чәчәк чыңыннан,
һәм...
минем сагышымнан!

Күземне күзеңнән алмам. 
Түземем – чемнән өзелгән 
алма!..

    2. Хәва

Яратылдың икән нидән, җаный? 
Туфрактанмы, шушы кара 
                                   туфрактанмы?..

Каян килгән
бу холкыңа офыклар сабырлыгы, 
тәннәреңә –  җилләрнең тыгызлыгы, 
каннарыңа –  яз кояшы кайнарлыгы, 
карашыңа –  яшен алды тынлыгы, 
хисләреңә –  минем теләкләрем
каян килгән?
Туфрактанмы,
бары гади туфрактанмы?

Җирдә,
күктә,
суда,
утта –  
синең чалым!
Кая баксам – күз алдымда
синең тәнең,
синең саның...
Хәтта алмада да
иреннәрең тәме!..

ЗАМАНА ЗАРЫ

Гөлләрсез, көзге көннәрдә 
өрәңге яфраклары 
сары моң булып сарыла,
 йөрәкне төреп алып.

Моңлы көй итеп тоям да 
яфраклар коелганны, 
коенам җылы нурына, 
җылытмак булып җанны.

Бер миңа гына кыенмы, 
гомумән авыр мәле,
зарымны сыгыйм сарыга, 
берүзем авырыйм әле.

Сары гөл сыман йөрәгем 
торса да моңсуланып, 
авыр түгел аңа бу көй, 
ярата ич ул аны.
Туган як! минем гамь-моңлы 
күңелгә кирәк җиңел 
бер сагыш бар, бар бер җылы 
көз көннәреңдә синең. 

Күңелнең җәберсенгән йә 
кыйналган бер чагында 
шулай кайтып егылабыз 
әниләр кочагына.

... Түгәрәк өнди яфраклар, 
ярамый дип туктарга, 
көлешеп төшеп яталар 
юеш, тар сукмакларга...


КАЙТУ

Җир буйлап бәхет эстәргә 
китә –  яши җир улы. 
Бер генә тапкыр китә дә 
кайта ул гомер буе.

Телиме, юкмы – барыбер! –
китә кыенга каршы. 
Кайта аннан, һәм бу аның 
китмәс өчен кайтуы.

Ярты юлдан борыла да 
шүрләп мескеннәр кайта, 
шәүлә булып үз-үзенә, 
кайта бөлеп, чир булып.


Күпме давыл, упкыннарны 
сау үтеп – гел турыга! –
кайта тайпылмыйча ныклар, 
кайта баеп, ир булып.

Калдырып читтә гомерен, 
үләре җиткән картлар 
кайта, туган туфрагым дип, 
кайта сүнеп, җык булып. 

Шартлап сынса сына күпләр, 
тик бөгелми кыеннан –
кайта алар соң булса да, 
кайта матур җыр булып.

Китә кеше балалыктан, 
туган ягыннан китә... 
Кайта аннан, һәм бу кайту 
аның үзенә кайтуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев