Мәдәни җомга

Фирүзә Җамалетдинова: Манараны төз итәсе килә, Китәр идек сыман зураеп...

Ничә яшь дип сорамагыз миннән,  Кайбер көнне унсигездә булам.

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә һәм язучы, Һ.Такташ һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләкләр иясе Фирүзә Җамалетдиновага шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары те­ләп калабыз.


ДӨНЬЯ

Бүген минем беркемем юк кебек, 
Йөрәгемне өзеп бирерлек. 
Бүген мине беркем аңлый алмас, 
Язлар килмәс бозлар эрерлек.

Бүген ялгыз, япа-ялгыз калдым, 
Кеше тулы илдә берүзем. 
Утта янып, суда батмас өчен 
Тоемнар бир, Аллам, бир түзем!

Ялгызлыктан, бәлки, бәхетлемен, 
Кем бәхетсез юллар ярганда! 
...Һәм сине дә әле аңладым мин, 
Үз-үземә кайтып барганда.

Йөрәгемне өзеп бирим әле, 
Бу тормышта бар да өзелә... 
Бөтен көе аңлаганга, дөнья, 
Син сыйгансың минем күземә.

Бөтен итеп күрәм тавыңны да, 
Үзәнең дә бөтен, ярың да. 
Минем бүген беркемем юк дисәм, 
Синнән алам икән барын да.

Үзәннәрең кычытканын сузган, 
Тау итәгең җиләк җыйдырган. 
Әллә шуңа минем күзләр, дөнья, 
Бөтен көе сине сыйдырган?

Бүген менә беркемем юк минем, 
Болай әйтү, бәлкем, ялгандыр? 
Дөнья миндә бөтен көе яши, -
Ул иң газиз йөрәк алмамдыр. 
Берәүгә дә аны, берәүгә дә 
Өзеп кенә бирә алмамдыр...


И КАЗАН!

Иңнәреңә унмы (?) гасыр баскан, 
Төпкүк төшәргә соң кем базган? 
Чиркәү чыңы аша азан таушы 
Сискәндереп куя, и Казан!

Гыйбадәттә түгел, урамда да 
Безнең һаман башлар иелгән. 
Затлы яулыкларны, түбәтәйне 
Ничә салып, ничә киелгән.

Авырлыгы һаман башка төшә, 
Челләләрдә кайный миләр дә. 
Тик эссегә, суыкка да күндек, 
Күндек лә без әллә ниләргә.

Сөембикә манарасы кебек 
Басып торуыбыз кыйшаеп, 
Үзебезне сискәндерә, Казан, 
Ә шулай да монда ни гаеп?

Ә шулай да һаман яшибез бит, 
Ничә торган, ничә егылган... 
Чал тарихың карап тора сыман 
Һәр кызыңнан, һәрбер угылдан.

...Манараны төз итәсе килә, 
Китәр идек сыман зураеп. 
Барасылар килә киләчәккә 
Сөембикә кебек тураеп.

Эндәшәсе килә, шәһәрләрдән 
Казан, диеп, иң-иң изгесе! 
Тик нишлисе... Манарабыз авыш...
Һәм үзебез – тарих көзгесе...


ЯЛГАН ДӨРЕСЛЕК

Дөреслек тә хата була 
Ялган заманда. 
Бер карасаң, бәлки, безгә 
Бу хәл таман да.

Инде безнең күзебезне 
Томалаганнар. 
Кыйбла шунда, дия-дия 
Юмалаганнар.

Ышанмаска тырышсак та, 
Үзгәрмәс берни. 
Үзгәрмәгәнне күргәнгә 
Җаныбыз әрни.

...Дөреслекне беләсе бик 
Килә һаман да. 
Тик нишлисең? Без яшибез 
Шушы заманда.


ЧОРЫМ

Дәшми генә йөреп торыш әле, 
Дәшми йөрсәң, ярап була икән. 
Дәшми генә түрә-караның да 
Күзләренә карап була икән.

Ә кайчакта бер сүз белмим кебек –
Су төбендә кебек тоелып китә. 
Дулкын кыса мине, дулкын кыса, 
Гүя тәңкәләрем коелып китә.

Ә бит түзәм. Чөнки түземлегем 
Чорына да килешеп тора кебек. 
Замананың көләч кояшы да 
Язмышыма тозак кора кебек.

Һәр заманның үз фигыле була... 
Мин иягә ияреп китсәм ерак... 
Үз-үземне жәлләп барам менә, 
Йә иртә мин туган, йә соңрак?..

Без Матбугат йортын киттек үтеп, 
«Болгар» номерлары калды артта... 
Әллә кемнәр барысын сүтеп ята, 
Сүткән саен, куерып тузан арта...

Чорым минем! Кая барганны да 
Чамалавы чиксез кыен көннәр. 
...Ә тарихны беркөн, телен кисеп, 
Су төбенә салып куяр кемнәр?..


МИН БЕР КӨНДӘ 
НИЧӘ ГОМЕР ЯШИМ...

 
Мин бер көндә ничә гомер яшим, 
Беләм үзем генә. 
Үзем генә белгән бу гомердә 
Җитсен түзем генә.

Бар җиһанга якты кирәк миннән, 
Кешеләргә – сүзем. 
Күрсен өчен алар бәхет дигән 
Ераклыкның күзен...

Изгелекләр, намус, ышаныч һәм 
Ярдәм кирәк, кирәк! 
Җитми көчем, җилгә каршы торып, 
Һаман тибә йөрәк...

Мин бер көндә ничә гомер яшим, 
Чыдап барысына. 
Җанкаемны кисә җилләр...
                                 Сабыр 
Канатларым сына.

Челпәрәмә килгән мизгелләрнең 
Ватыкларын җыям. 
Нидер тапмак булган бу мәлемдә 
Әллә ниләр җуям...

Җуелганын, табылганын аннан 
Бер җаныма түгеп, 
Мин бер көндә ничә гомер яшим, 
...Үзем өчен түгел...


ШАГЫЙРЬНЕ ОЗАТКАНДА

Ул нибары гади шагыйрь иде, 
Шагыйрьлеген дөнья танырлык. 
Ул шигырьләр милләт тирәгенә 
Кодрәт бирде ничә тамырлык!

Замананың кара көзләрендә 
Яшел яфрак аның төсеме? 
Ишетелә талпынганы саен 
Мулла кушкан затлы исеме.

Ә исемнәр... Зур-зур ул исемнәр 
Бирелмәгән... Күрми калганнар. 
Чын дөреслек һәрчак төптә ята, 
Өскә калка һәрчак ялганнар.

Дөнья фани... Бөекләр дә китә, 
Гадиләр дә беркөн үләләр. 
Тик исемгә карап озаталар, 
Исемнәргә карап күмәләр.

Күпләр янә ычкыналмый калган 
Үз-үзенә салган йозактан. 
Кояш кына бәхилләшкән бары, 
Җилләр генә елап озаткан.

Җан тамыры өзелгәндәй, бүген 
Җиһан гүя шундый арыган. 
...Ул нибары чып-чын шагыйрь иде, 
Дөнья фанилыгын таныган...


             * * *

Түтәл тулы суган тузгып ята, 
Без ташыйбыз аны алмашлап.
– Бәйләм-бәйләм тезеп үралмагач,
Кияүгә дә сезне алмаслар...

- Кияүгә без бармыйбыз да әле!
Күрше әби көлә:
– Барырсыз,
И балалар, әле бу гомердә 
Суган үрә-үрә арырсыз...

Менә шулай башлау кирәк аны, 
Тигез итәр өчен бәйләмне. 
Бездә өмә. Бездә кызлар бүген. 
Көздә тормыш тоташ бәйрәмме?

Әбекәйнең тигез бәйләмнәре! 
Күзне ертып керә ачысы... 
Көзге түтәл. Айлы озын кичләр. 
Суган тәме сеңгән аш исе...

Күрше әби көлә:
                       - Турыгызга
Кемнәр килгән дисәм, һай, тилгән... 
Берәм-берәм туйлар үткән.
                              Еллар 
Суган бәйләмедәй сүтелгән.

Кишәрлектә суган тузгып ята. 
Кемнәр белән миңа үрәсе?! 
Кайда икән күрше әбекәем –
Якты түтәлләрнең түрәсе?

Тирә-юньдә җилләр тузгып ята:
- Кияүгә дә инде алмаслар... 
Якты көзләремә суган тәме 
Сеңеп кенә барган алмашлап.

Яшәү серләренә төшеналмыйм, 
Күрше әбекәем, син белгән. 
Хәтеремә гәрәбәләр төсле 
Бер биләмә суган сибелгән...


             * * *

Ничә яшь дип сорамагыз миннән, 
Кайбер көнне унсигездә булам. 
Бөреләрнең якты күзләренә 
Кояш нуры сыман сибелеп тулам.

Биеп китәм күңел кырым буйлап, 
Күкчәчәкләр җыям кочак-кочак. 
Бөтенесе мине дәшеп тора, 
Бөтен галәм миңа янар учак.

Ничә яшь дип сорамагыз берүк, 
Исәпләргә салсаң, бүген – утыз. 
Тәҗрибә аз, барыр юллар урау, 
Ялкын булып янам кебек утсыз.

Ә кайчакта, төнге күбәләктәй, 
Очып-очып үтәм ут тирәли. 
Тоймыйм үзем: учак җылытамы, 
Канатымны әллә көйдергәли.

Ничә яшь дип сорамагыз, зинһар, 
Йөзне узып киткән бер карчыкмын. 
Табигатьнең татлы җимешедәй, 
Кыйпылыплар төшәр бер ярчыкмын.

Йөз катлы уй катламына төреп, 
Зур дөньямны торам мин кочаклап. 
Тагын мең ел, көнгә якты өстәп, 
Ялкын сибеп янар бар учаклар.

Синең дә әле мең яшисең килер, 
Күзләремә минем текәл генә. 
Ә яшемне сорамагыз берүк, 
Әйтеп бирә алмам төгәл генә.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: