Мәдәни җомга

Фирдәвес ӘҺЛИЯ: Иделемнең суларына тәңкә салам...

Болгарыма кайтам әле... Күңелемдә әллә нинди сагыну бар. Дөньяларга сыймый икән сагынулар. Әллә нигә күңелем гел канатлана. Гомерем буе шулай кабатлана. Изге җирне сагынмыйбыз, йә, кайсыбыз? Манаралар көтә анда,без кайтырбыз. Далаларда серле учак ягар идем. Тарихларны сөйли-сөйли янар иде... Кайтам инде... ун-унике гасыр аша. Даламдагы ап-ак ефәк чатыр дәшә. *...

Болгарыма кайтам әле...
Күңелемдә әллә нинди сагыну бар.
Дөньяларга сыймый икән сагынулар.
Әллә нигә күңелем гел канатлана.
Гомерем буе шулай кабатлана.
Изге җирне сагынмыйбыз, йә, кайсыбыз?
Манаралар көтә анда,без кайтырбыз.
Далаларда серле учак ягар идем.
Тарихларны сөйли-сөйли янар иде...
Кайтам инде... ун-унике гасыр аша.
Даламдагы ап-ак ефәк чатыр дәшә.
* * *
...Яшен яшьнәп, давыл купты көтмәгәндә.
Олы бер чор үтеп китте ким дигәндә.
Тирә-юнемдә нәрсә бу: көнме, төнме?
Күзләремә нәрсә бәрә: коммы, көлме?
...Ишетәмен, томаннарда атлар кешни.
Ат кешнәвен яратадыр һәрбер кеше.
Туган җиремә тезләнеп, үлән үбәм.
Үлем-яшәү араларын очып үтәм.
Үләннәр дә җиребезгә сәҗдә кыла.
Әйтерсең лә үземә дә сәлам бирә.
...Туп-туп басып, җир селкетеп,
атлар килә.
Ялларында, аһ, сызгыра хәтер җиле.
Баһадирлар торып баса дивар булып.
Тарихларда яши данлы дәвер булып.
Су өстендә кайнап тора ап-ак күбек.
Болгардагы манаралар шәмнәр кебек.
Манараларны вәхшиләр чыккан кисеп.
Хәрабәләр килгән безгә, тарих кичеп.
Төпсез кара упкыннарга очкан ташлар,
Алар белән бергә очкан кыю башлар.
Илне кырган дәһшәтле яу, бабалардан
Барыбер дә сыктау түгел, азан калган.
Азан моңы - ул илаһи галәм өне.
Туган илнең, газиз җирнең имин көне.
Ак төстә дә җитмеш җиде төс бар, диләр.
Шуңа күрә безнең халык акны кия.
Хәсрәтен дә, шатлыгын да акка мана.
Дәлил моңа - Болгардагы ак манара!
* * *
Су буйларына төшәм дә, ялгыз йөрим.
Әби-баба ыстанына ничек керим?..
Баскан саен үткәннәрдән сагыш чыга.
Әле дә ярый, җирем-суым сабыр-чыдам.
Ярлар тулып, Чулман ага, Идел ага.
Суларына яңгырмы ул, яшьме тама?..
Меңьеллыклар тузанында кем эзләре?
Ерак бабамның эзләрен җан эзләде.
Яфрак очындагы тамчы - сихри мизгел.
Өзелә генә күрмәсен - нәни көзге.
Өзелсә дә, өзәр аны көзләр генә.
Болгарымны күрәм Идел күзләрендә.
Күзем алмый карап торам, дулкынланам...
Ак манара күтәрелә дулкыннардан.
Әгәр дә мин аккош булсам, очар идем!
Һаваларны, галәмнәрне кочар идем.
Әгәр дә мин балык булсам, йөзәр идем!
Иделләрне, диңгезләрне гизәр идем.
Идел - Чулман пар канатым булса иде!
Күңелемә Идел җиле тулса иде...
Уң ягымда - Чулманымнан кояш чыга,
Сул ягымда - Иделемә кояш чума.
Нинди сафлык, нинди рәхәт, иркен һава!
Ил түрендә балкып тора Казан-кала.
* * *
Күңелемә шәфкать иңә, тына җиһан.
...Үткәннәрдән күңелемә энҗе җыям.
Чулманымнан учларыма сулар алам.
Яр буеннан япа-ялгыз озак барам...
Иделемнең суларына тәңкә салам.
Үткәннәрдән киләчәккә кайтып барам.
Пар сандугач
Әйдә, җырлы чишмәләрдән
Илһам сулары алыйк.
Җыр сораган күңелләргә
Яшәү сулары салыйк.
Язлар җитсә, сандугачлар
Берсен-берсе сайлыйлар.
Парлы сандугачлар гына
Моңлы итеп сайрыйлар.
Әгәр сиңа авыр булса,
Канатларың сынмасын,
Олы күңел даласында
Өмет уты сүнмәсен.
Гомеркәйләрне кичкәндә
Җырсыз күңелләр өши.
Сайрый торган сандугачлар
Җырлы күңелдә яши.
Чәчәк аткан алмагачка
Сайрар сандугач куна.
Җил-давылларга бирешми
Парлы сандугач кына.
Җылыта сөю генә
Кышкы ачы бураннарда,
«Шәлем бар!» дип сөенмә.
Салкыннарда, җылы эзләп,
Яккан мичкә сыенма.
Күк йөзендә кояш балкый,
Учакта утын яна.
Берсе дә җанны җылытмый,
Җылыта сөю генә.
Учагыңда утлар яна,
Ә син эчтән өшисең,
Күңелең эзли, өзелеп көтә
Җандай якын кешесен.
Көзләрен дә, кышларын да,
Кичләрен дә гел бергә.
Күз нурлары да җылыта,
Яшәсәң бергә-бергә.
Алтын туй җыры
"Хөрмәттән дә олы ярату юк".
(Хәдис)
Тормыш итү җиңел генә булмый,
Сикәлтәле гомер юллары.
Көн саен да сыйпап, назлап тормый
Язмышларның каты куллары.
Бергә яшәгәндә булмый, диләр,
Хөрмәттән дә олы ярату.
Нур өстенә нурлар өсти генә
Алтын туйда никах яңарту.
Йөкнең авыры да җиңеләя
Бер-береңә ярдәм иткәндә,
Кайгы-хәсрәтләрен күтәрешсәң
Гомер иткән газиз иркәңә.
Күңелләрең тулып киткәндә дә,
Сиздермичә, һаман көләсең.
Башкаемны түбән игән чакта
Син, елмаеп, миңа киләсең.
Авырлыклар таудай өелсә дә,
Тауны күтәрердәй кешем бар.
Гармуныңа кушылып җырлау өчен
Күңелемдә сайрар кошым бар.
Сөю таңы
Безнең сөю сыман, алсуланып,
Күк йөзендә сызылып таң ата.
Таң нурлары минем хисләремне
Сүзсез генә сиңа аңлата.
Таң атканда йөрәк тибешемне
Тыңла әле, бәгърем, тын гына.
Күкләрдәге якты кояшмыни, -
Күңелемдә минем син генә.
Сызылып кына аткан таң нурлары
Күзләреңдә синең чагыла.
Сөю мөлдерәмә күзләреңнән
Йөрәгемдә таңнар кабына.
Җырчы миләш
Тәрәзәмнең каршысында
Миләшем үсеп тора.
Иртәләрен иркә генә
Җилләрем исеп тора.
Язын-көзен, кышын-җәен
Миләшем җырлап тора,
Кунып сайраган кошларны
Җиләге сыйлап тора.
Миләшемнең тәлгәшләре
Йөрәктәй янып тора,
Ут капмаска, яңгыры да,
Кары да явып тора.
Миләшемнең яннарында
Сөйгәнем көтеп тора.
Әллә инде гармуны да
Көйләрен отып тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: