Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фирдәвес Әһлия: Ана телем – минем өчен Бердәнбер терәккәем...

Бер җырласаң, күңелләрең тула, Шифалы нур тула җаннарга. Бер җырлыйсы, бер елыйсы килә, Таң калып ла алсу таңнарга.

Туган тел көне

Болыт артыннан чыкты да
Ягымлы кояш көлде.
Кояш нигә көлә икән? –
Бүген туган тел көне!

Саф һавадай туган телем,
Чишмә суы һәркемгә.
Ипекәйдәй, туган телем
Кирәк безгә һәр көн дә.

Нурлы кояшын балкытып,
Сөенә туган илем.
Һәркөн саен бәйрәм бездә –
Быел туган тел елы!
Быел туган тел елы.


Татар сүзе

Татар сүзе ипи сыман тәмле,
Әнкәм тавышыдай ягымлы.
Ана телебездә сөйләшкәнгә
Мин яратам туган ягымны.

Татар сүзе – бишектәге бәби:
«Әннәм, мәммәм!» диеп әйтүе.
Татар сүзе – изге ана сөте,
Бәби туе һәм дә өй туе.

Татар сүзе – Казан кирмәне ул,
Болгарымның ап-ак мәчете.
Татар сүзе манарадан балкый,
Татар сүзе – нурлы ай чите.

Татар сүзе – газиз әткәм сүзе,
Татар сүзе – әнкәм сүзе дә.
Татар сүзе – минем сөйгән халкым!
Татар сүзе – мин ул үзем дә.


Әнкәм бүләге

Әнкәм миңа бүләк бирде:
Иң асылын, затлысын;
Асылташтан кыйммәтлесен –
Туган телем атлысын.

Туган тел уенчык түгел:
Беркайчан да ватылмас.
Әле алай гына түгел,
Алтынга да сатылмас.

Күлмәк түгел туган телем,
Мәңге тузмас һәм уңмас.
Салават күперендә дә
Ул кадәрле төс булмас.

Туган телем – якын дустым,
Үсәрбез бергә-бергә.
Әниемә вәгъдә итәм:
– Онытмамын гомергә!


Сүнмәс учак

Ана бүләге – туган тел,
Гомерлеккә балага.
Иман нуры белән бергә
Бирелә ул Алладан.

Татар халкы борынгыдан
Үз телендә сөйләшә.
Туган телдә чишмә җырлый,
Сандугачлар сайраша.

Ай нурлары белән бергә
Туган тел күктән иңә.
Ана сөте белән бергә
Телне дә сабый имә.

Бала җанын милләтенә
Туган тел бәйләп тора.
Якты, матур киләчәккә
Халкымны әйдәп тора.

Язмыш юлы давылларда
Йөртсә дә еракларда,
Сүнмәс учак булып яна
Туган тел йөрәкләрдә.


Анам теле

                      Әниемә
Язмышымда бер төн яна:
Күзләрең белән карый.
Синең соңгы карашыңда
Дөньяның бөтен зары.

Шул карашта – бар гомерең,
Очкынмыни, чагыла;
Үземнең балачагыма,
Яшьлегеңә чакыра.

Андый илаһи балкышны
Йолдызлар да, юк, сипми.
Синең күзләрең әле дә
Һәр көнемә нур сирпи.

Ал таңдай мине уята,
Ай нурыдай йоклата.
Иң кайгылы чакларымда
Сүзсез генә юата.

Әллә ниләр язар идем...
Түзәр микән җаныем?
Кичер мине, күңелем тула,
Сүзләр җитми, әнием.

«Бәхил бул...» дип әйтә алмадым:
Әйләнмәде телләрем.
Анам теле булып яшә! –
Шул бердәнбер теләгем.


Энҗеләр

                   Салаватка
Миңа бүген биш яшь тулды:
Сөйләшәм дә сөйләшәм.
Әйтерсең лә сүзләр түгел,
Энҗе-мәрҗән өләшәм.

Берсен бирәм әниемә,
Икенчесен – бабама;
Әтиемә, әбиемә
Һәм Камилә апама.

Кич утырып сүз җыябыз,
Юк ла инде, энҗеләр!
Газиз туган телебездә,
Күрче, нихәтле алар!

Сабыйның үз теле лә...

Сабый бала туу белән
Дөньяга аваз сала.
Шушы тәүге авазлардан
Туган тел дә башлана.

Баланың телен тибрәтә
Туган тел бишектә үк.
Ерак бабасы тавышын
Гүяки ишетә ул.

Әнисенең бишек җыры
Саф күңелен юата;
Аны җылы моңга төреп,
Җырлый-җырлый йоклата.

Сөйләшә белмәсә дә, ул
Үз телендә эндәшә.
Бала күңелләре аша
Газиз халкыбыз дәшә.

Халык җаныдай җырлар

Әле дә ярый, иске җырларыбыз
Исән һаман сузып җырларга.
Әти-әни, әби-баба рухы,
Халык җаны яши аларда.

Бер җырласаң, күңелләрең тула,
Шифалы нур тула җаннарга.
Бер җырлыйсы, бер елыйсы килә,
Таң калып ла алсу таңнарга.

Язмышлардан һәм дә ялгышлардан
Үз-үзеңә гыйбрәт аласың.
Чишмәләрдәй күз яшеңне түгеп,
Җиңеләеп, балкып каласың.

Үзебезнең милли моңнарыбыз
Үрнәк булсын иде яшьләргә.
«Әллүки»гә һәм дә «Тәфтиләү»гә
Насыйп булсын мәңге яшәргә.


Туган тел яши җанда

Өметләрем өзелгәндә,
Сабырлыгым сынганда,
Соңгы өмет чаткысыдай,
Туган тел яши җанда.

Дусларым да онытканда,
Хыялларым сүнгәндә,
Мәңге сүнмәс кояш булып,
Туган тел яши җанда.

Әти-әнине сагыну –
Сагыш – таңдай атканда,
Газизләремнең рухыдай,
Туган тел яши җанда.

Юлларымны югалтканда
Күз ачкысыз буранда,
Юлымдагы маяк булып
Туган тел яши җанда,
Туган тел яши җанда.

Җан күзәнәге

Хәрефтә түгел туган тел, 
Җанның күзәнәгендә:
Халыкның бөтен үткәнен
Хәтер күзаллавында.

Туган телем дәрья булып
Агыла чорлар аша;
Күз яшен бәреп чыгара
Борынгы җырлар аша.

Күпме гасырлар күтәрә
Аны җир үзәненнән.
Мәңге-мәңге телне саклар
Туган ил үз аңында.

Бәргәләнмә инде, җаным,
Үксемә, йөрәккәем.
Ана телем - минем өчен
Бердәнбер терәккәем.


Туган тел – бәгырь гөле

Китаптан өйрәнеп кенә
Телгә мәхәббәт тумый.
Телеңә сүз күчми әле,
Үз җаннарыңа тулмый.

Йөрәктән үк үсеп чыккан
Сүз генә телдән тама.
Аны йөрәк сөте белән
Балага бирә Ана!

Туган тел ул – бәгырь гөле!
Зинһар, өзә күрмәгез;
Гөлнең шиңәсен белеп тә,
Такыялар үрмәгез.

Әллә нинди көчкә ия
Туган телем сүзләре:
Тел тибрәтеп әйткән саен
Күрәм әни күзләрен.

Гөлләр булып күңелләрдә
Туган тел үссен иде.
Мәңге шиңмәс такыялар
Милләтем үрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев