Мәдәни җомга

Фирдәвес ӘҺЛИЯ: АК КҮЛМӘКЛЕ БОЛГАР ӘНКӘСЕ...

БОЛГАР ӘНКӘБЕЗ Таң атканда томаннардан чыга Ак күлмәкле Болгар Әнкәсе, Челтеридер ике толымына Үреп салган чулпы тәңкәсе. Үлән үскән далалардан үтә, Күзләрендә күкләр чагыла. Гамьсез имеп яткан сабые да Әнкәсенә сөеп сарыла. Милләтемнең күңел моңнарыдай, Агыладыр вакыт елгасы... Үткәннәрнең томаныннан чыгып, Пәйда була Болгар каласы, Безнең Бөек Болгар каласы. САНДУГАЧ...

БОЛГАР ӘНКӘБЕЗ

Таң атканда томаннардан чыга
Ак күлмәкле Болгар Әнкәсе,
Челтеридер ике толымына
Үреп салган чулпы тәңкәсе.

Үлән үскән далалардан үтә,
Күзләрендә күкләр чагыла.
Гамьсез имеп яткан сабые да
Әнкәсенә сөеп сарыла.

Милләтемнең күңел моңнарыдай,
Агыладыр вакыт елгасы...
Үткәннәрнең томаныннан чыгып,
Пәйда була Болгар каласы,
Безнең Бөек Болгар каласы.

САНДУГАЧ ТУГАН ТЕЛЕМ

Өстәлләргә тәмле икмәк
Куела телем-телем.
Минем өчен җан икмәгем
Ягымлы туган телем.

Җырлап тора, сайрап тора
Сандугач туган телем.
Шушы былбылдай телемдә
Мин сөйләшергә телим.

Каеннар булып эндәшә
Сөекле Туган илем.
Ак каеннар шаулавында
Ишетелә үз телем.

Җирем-суым, җилләремнең
Моңлануларын тыңлыйм.
Чишмәләр челтерәвенә
Моң-телебезне тиңлим.

Болыннарда яшел үлән,
Алсу чәчәкләр тере.
Яшел үлән, алсу чәчәк -
Газиз халкымның теле.

Телләр өчен киртәләр юк,
Күчәләр телдән-телгә.
Әмма Ана теле булмый
Җир йөзендә бер тел дә.

Дәү әтием, дәү әнием,
Әти-әнием теле.
Болгарымның, Биләремнең,
Татарстаным теле.

Туган телемнең язмышы
Бәгырьләремне телә.
Туган телемнең урыны
Бәгырьдә генә мәллә?..


ТУКАЙ ЯЗЫ

Чәчәкләре, былбыллары белән
Килеп чыга Тукай язлардан,
Җырлый-җырлый болыннардан үтә,
Илһам җыя шигырь язарга.

Бер ягында алсу таңнар ата,
Бер ягында кояш баешы.
Иксез-чиксез диңгез шавы сыман
Ишетелә заман алкышы.

Яшәү өчен дөнья яшәргәндә,
Дулкын-дулкын моңнар агыла.
Тукай күзләрендә ике кояш -
Халык мәхәббәте чагыла.

АККОШ БУРАННАРЫ

Ак кышлар аваздаш мәллә
Аккош күңелләренә?..
Кар яуганда нур сирпелә
Минем күңелләремә.

Ак бураннарны кузгата
Канат кагынулары.
Ак дөньяларга сыймый шул
Аккош сагынулары.

Аккошларым чит илләрдән
Ап-ак мамык очыра.
"Туып-үскән илкәемә
Кайтамын!" дип очына.

Аккошлар каңгылдашалар
Ап-ак бураннар аша.
Алар шулай, өзгәләнеп,
Туган илкәйгә дәшә.


И, АВЫЛЫМ!

И, авылым, авылым!
Син - чәчәкле давылым,
Шул давылда сайрап туймас
Сандугачым-былбылым.

Таң атканда төтеннәрең
Күкләргә хәтле менә.
Әллә инде, төтен булып,
Сулышымы беленә?..

Төтен исе - икмәк исе,
Күзләремне чеметә,
Үткәннәрне җанландыра,
Хыялларны чын итә.

Бодай кырларың шикелле
Бер уч туфрагың менә.
Авылым язмышын уйлап,
Минем йөрәгем яна.


НИГЕЗЕМ

"Хуҗаларым китеп бара..." - диеп,
Рәнҗемәче, газиз нигезем!
Озаткач та әти-әниемне,
Калган чаклар булды берүзем.

Нигеземдә ялгыз калуларның
Авырлыгын беләм тик үзем.
Бар дөньям да җимерелгән чакта
Терәк булдың миңа нигезем.

Ташларыңны кочып елаганда,
Син күтәрдең мине, нигезем,
Яннарыма җыйдың дусларымны,
Калдырмаска теләп ялгызым.

Ата-бабалардан калган кебек,
Син калырсың миннән, нигезем,
Яшәсеннәр яшьләр һәм балалар,
Калмас өчен син дә берүзең.

Мәңге яшә, минем нигезем!

ЗӘҢГӘР КЫҢГЫРАУЛАР

Урман буйларында үсә
Зәп-зәңгәр кыңгыраулар.
Бигрәкләр дә сөйкемлеләр,
Тимәсен лә кыраулар.

Кыңгыраулар, кыңгыраулар,
Мөлдерәмә күзләре...
Кыңгыраулар, кыңгыраулар,
Нигә моңсу йөзләре?..

Туган якларыма мине
Дәшәләр гүзәлләрем.
Керфекләрен сирпегәндә
Өзелә үзәкләрем.

Яшьлегемнән карыйлармы
Зәңгәр күзләре белән?..
Төннәр буе сөйләшәмен,
Гүя үзләре белән.

Алар миңа хәтерләтә
Җанга иң авыр көзне, -
Җете зәңгәр кыңгыраулар
Әни күзләре төсле...

КҮҢЕЛ ГӨЛЕМ

Нәкъ салават күпередәй,
Күңел гөле үстердем.
Таңнарда иркәләп кенә
Йомшак җилләр истердем.

Чәчәкләр көзен саргая,
Күңел гөле сулмый ул,
Иң нечкә хисләремне дә
Һич яшерми сөйли ул.

Дөньядагы чәчәкләрдән
Күпме башлар әйләнә.
Әмма үз чәчәгең җуйсаң,
Күңел... ташка әйләнә.

Матур инде, бер сүз дә юк,
Ләкин гөлен сындырма.
Гөлнең җан-таҗлары белән
Күңел канаты сына.

Күңел гөлемне таптасаң,
Үземне дә таптарсың,
Яхшылык кына кылучы
Үз җаныңны тапларсың.

Исләреңә төшергәндә,
Күзләреңә яшь килер.
Гомерең буе үкенерсең,
Әмма инде... соң булыр.


САНДУГАЧЛЫ ГАРМУН

Зәкәрия һәм Рәйхана
Җәләлетдиновларга

Сандугачлар чишмәләрдән
Таң сулары эчәләр.
Өзелеп-өзелеп сайраулары
Гармуннарга күчәләр.

Гармуннарның эчләрендә
Былбыл йөрәге тибә,
Шуңа күрә дә гармуннар
Сандугач моңы сибә.

Сандугачның йөрәгеннән
Таң нурлары агыла.
Чут-чут гармун сайравыннан
Күңелләр дә ачыла.

Сандугачлар - сөю кошы,
Яшәү кошы, яз кошы.
Шуңа күрә безнең илдә
Гармун уйный һәр кеше.

Сандугачлар, чәчәк итеп,
Гармуннарны сайласын.
Сандугачлы ул гармуннар
Мәңге тынмый сайрасын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: