Мәдәни җомга

Фирдәвес Хуҗин: Мәңгелек һәйкәл

1990 елның 23 августында Сөембикә манарасы очына ярымай  куйдыруда хәлиткеч рольне уйнаган  Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшинның  якты истәлегенә  

Сөембикә манарасы-   
Җиде баскычлы, киртләч.                                                                          
Хәтереңә мәңгелеккә
Киртлә моны, Кирлегәч!
Оныттырма, искә төшер,
Белеп торсын кешелек.
Габбас атлы малай синдә
Дөньяга килгән  элек.
Мең тугыз йөз утыз бишнең
Тугызынчы маенда,
Туганчы ук ятимлектә
Язган аңа калырга.

Әткәсе золымнан качып
Мәҗбүри читкә киткән.
Кем уйлаган: анда тәкъдир –
Үлем өрәге көткән.
Бибигайшә җиңгәчәйнең
Берүзенә алты җан,
Газизләре, тик нишләргә?
Өй дә тартып алынган.
Анда-монда сугылулар,
Кайда соң төпләнергә?
Ярый әле Чупай ягы
Үчләнми үткәненә,
Халкы ачык, хәерхаһлы,
Мәчетләре бик матур.
Яңгырамаса да азан,
Очында ае балкый.

Йа, бер Аллаһ, власть кулы
Кая да җитә икән, –
Беркөн дәһри-зобанилар
Шашып манара кисә.
Мәйданга халык җыелган,
Кот очарлык тамаша.
Тавыш-тынсыз елый ирләр,
Тып-тын калган балалар.
Нәни Габбасның зиһене
Тетрәнгән кыргыйлыктан.
Әкият сөйлиләр “яхшы” дип,
Бигрәк начар чынлыкта.

“Сөембикә-ханбикә”не
Әнисе бәян итте:
“Казанда манарасы бар...” –
Күрәсе  иде шуны...

Еллар үтте. Габбас белде:
Хәлләр бөтенләй башка,
Сөембикәне морзалар
Явыз Иванга саткан.

Егет булгач барды-күрде:
Манара тора оеп.
Кыйшайган. Авыр, күрәсең,
Гасыр тузанын җыю.
Аннан битәр җыен юк-бар
Гайбәттән туйган мәллә?
Сөйлиләр, әмма күрмиләр,
Ул бит аварлык хәлдә.

Сәвитләр заманы килгәч,
Чак кына бер арада
Очында ае балкыган
Кызганыч –аз, бик азга.
Зобанилар, ныгып алгач,
Айны төртеп төшергән.
Манара ташландык хәлдә,
Таушалган, нык искергән.
“Нилектән бик таркау соң без?
Нигә яшибез ипсез?
Манара хәленә охшаш,
Татар тарихы төпсез”.

Яшь төзүчегә уйлары
Бирмиләр һич тә тынгы.
Иреннәре пышылдый:
“Килүем булмас соңгы”.
Сүзендә тора ир-егет ,
Тәҗрибә җыйган хәйран.
Мәркәздә хезмәт урыны-
Аның өчен киң мәйдан.
Ташпулатлар һәм мәчетләр
Яңара бер-бер артлы.
Төзелә мәдәни учаклар,
Берсеннән- берсе затлы.

Кабат килә Манарага
(Илдә яңарыш җиле).
Аңа гөрселдәп аварга
Габбас җай бирмәс инде.
Сипләү, яңартулар белән
Атналар, айлар үтә.
Купшыланган Сөембикә
Түбәсенә Ай көтә.

Габбасның гозерен үтәп
Заводта ай чүкиләр.
Вакыйгалар тиз куера
Шул арада ил- көндә.
Җыелыш арты җыелыш-
Шурада депутатлар.
Мәйданга халык туплана,
Сафлар артканнан-арта.
“ Азатлык” ораны белән
Барчасы ирек даулый.
Вакыт җитте – аңлый Габбас –
Соңарырга ярамый.
Августның егерме өчендә
Ниһаять, зур вакыйга:
Сөембикәнең очына
Көмеш ярымай куна!
Гасырлар аша Ханбикә
Кабат иленә кайта.
Рухы, символга әйләнеп,
Мәңге береккән айга.

Тәвәккәллеге Габбасның
Чигенә җитеп ашкан.
Коткарса, аны коткарыр
Бары бер Аллаһ кына.

Карар әзер, баш вәзирнең
Сорала култамгасы.
Култамгасын ул куймаса,
Нишләр адәм баласы?
Габбас премьер хозурына
Килә ныклыгын саклап.
Бүлмәсендә булсын берүк,
Юкса үзгәрер шартлар.
Очраклыкмы, әллә язмыш? –
Галләм улы Мөхәммәт
Кабинеттан чыгып килә,
Исәнләште. Мең рәхмәт!
Гозерен  тыңлап, баш какты:
“Айны куйгансың инде.
Берәр гамәлгә алынсаң,   
Туктатам димә сине.
Яхшы булган, кул куярмын,
Калдыр сәркатибемдә”, –
Елмаеп сүзләрен әйтә,
Бик тә ашыга үзе.

Җилкәсеннән тау-таш төште,
Күңелендә җиңеллек.
“Рәхмәт, Мөхәммәт Галләмеч,
Кылганың – зур игелек!”

Габбас уйламый үзенең
Олуг гамәл кылганын.
Суверенлыкка әйдәүнең
Иң башында торганын.

Соңрак Акыш* Ай куюны
Суверенлыкка тиңли.
Татарларның тантанасы 
Бөтен дөньяны иңли.
Әлегә Габбас бәхетле:
Хыялы чынга аша.
Күктә Манара аена
Иптәш булып Ай калка.

Габбас – гади һәм олуг та,
Тыйнаклык эталоны.
Ялагайлар, ришвәтчеләр
Читләтеп үтте аны.

“Кеше китә – җыры кала”, –
Ил агасы юк инде.
Изге җомга көннәрендә
Фәрештәләре  килде...

Сөембикә манарасы –
Җиде баскычлы – киртләч.
Хәтереңә мәңгелеккә
Киртлә моны, Кирлегәч!
Баскычларның татардан ул
Килгәнен дәлилләде.
Габбас улың моның өчен
Мәскәүләрне иңләде.
Гасыр төпкеленнән тарих
Серле пәрдәсен ача,
Манара аена охшап
Төнге күктә ай калка.
Сөембикә рухы исән:
Кабат халкына кайта,
Аның артында варислар,
Габбаслар рухы анда. 

* Гали Акыш.                                                      


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: