Мәдәни җомга

Фирдәвес Хуҗин: Хәтер көне 

(Баллада)

Халык никтер дәшми,
Әмирләр дә дәшми.
Нилектән соң шулай? -
Аңлый алмый Әхми.

Әле күптәнме соң
Суверенлык даулап,
Урам, мәйданнарга
Чыккан иде татар.

Хәтерлидер Казан: 
Ирек мәйданында
“Азатлык!” дип оран
Салган иде ул да.

Август киче кинәт
Киткән иде тетрәп,
Меңнәр авазыннан
“Ур-ра” торды күкрәп.

Өн идеме, төшме:
– Бәйсез Татарстан! –
Шура исеменнән
Чыкты депутатлар.

Әллә болар барсы
Түгел идеме чын?
Кәгазь бәйсезлеккә 
Кемнәр калдырды соң?

Мәскәү биргәннәрне 
Күпме “йота” алдык?
Азга җитте шул көч,
Мәрт-йокыга талдык.

Татар ышанучан,
Тиз алданды халык.
Вәкаләтләр бетте,
Килешүләр “ярык”.

Алда – уенчылар –
Битлекләр һәм йөзләр.
Мөнбәрләрдән күбрәк
Сөйләнә буш сүзләр.

Халык тәмам гарык,
Кул селтәгән арып.
Комсызларга җитми,
Үзләштерә барын.

Андыйларга акча,
Әйтерсең лә Алла
(Әстәгъфирулла!)
Табына тик аңа
Көн дә, кич тә, таң да.

“Бакс”лар дип, шашып,
Икътисадны сатып,
Төшерәләр түбән
Һаман милләт данын.

Астагылар гүли,
Алданганын сизеп.
Шуннан артыгы – юк,
Стеналар биек.

Мөмкинлекләр чикле,
Кабинетлар бикле.
Араларда сакчы,
“Глонасс” каплый күкне...

Хәтер көннәренә
Элек йөрде халык,
Казан кирмәненә 
Керә иде барып.

Сафлар урамнарны 
Атлый иде иңләп.
“Азатлык!” дип оран
Сала иде меңнәр.

Кирмән мәйданында
Укыла иде намаз.
Шәһит киткәннәргә
Бу гына да бик аз. 

Һәйкәл күтәрергә
Алар рухын санлап,
Шура кабул итте
N номерлы карар.

Ул вакыттан бирле
Чирек гасыр үтте.
Карар, кәгазь булып,
Арттырды тик чүпне.

Ризасызлык артты,
Ачу-ярсу көчле.
Тик ул урамнардан
Өй эченә күчте.

Хәтер көннәренә 
Аз җыела гавам.
Әхмәдулла калмый,
Казанга гел бара.

Ике-өч йөз кеше,
Кала чите. Бакча.
Рөхсәт алу кыен.
Мохит инде башка.

Монда фидаилар,
Юктыр депутатлар.
Килми түрә-кара,
Туган телен яклап.

Тимер “ур” корылган
Җыен читләренә.
Җантимерләр саклый
Хәтта этләр белән.

Мускуллар уйнатып
Торалармы янап:
“Шушы “пятачок”тан
Чыгып кына кара!”

Әрле-бирле йөри
Хәрби сакчылары.
Усал карашларда
Үчлек чаткылары.

Әхмәдулла белә:
Болар вакытлыча.
Тарихтан билгеле,
Көчнең гомре кыска.

Татарда рух исән,
Өстен ул бар көчтән.
Аллаһ тик өзмәсен
Иң соңгы өметтән...

Беркөн урам буйлап
Барган чакта күрде,
Юлда китап ята,
Алды аны үрелеп.

Битләре нык тузган,
Гел тузанга чумган.
“Туган тел” икән бит,
Кем иткән аны чит!

Йөрәге чәнчеште:
Урыны мондамы?
Телнең дә язмышы
Шушыңа охшармы?

Ник шулай кадерсез
Карыйбыз язмышка?
Шуңадыр, ахрысы,
Дучар без каргышка.

Беренче битендә
Тукайның сүзләре.
Шунда ук башмакның
“Пичәтле” эзләре.

Йа Аллаһ, Сәйдәшнең
Дирижёр таягын
Карага батырган
Әллә бер шаяны!?

Урманче рәсемен
(Аһ, сынма, түз, күңел,)
Атканнар ботарлап,
Танышлы да түгел. 

Китапның тузаннан
Каккалап битләрен,
Көтеп торды Әхми
Күз яше кипкәнен.

“Туган тел”не кысты
Үзенә, яратып.
Ул гына йөрәккә,
Җанына дәвадыр.

Ир заты дөньяда
Яшәгән чагында,
Юл куймас ятларга
“Тел”ен дә алырга.

Шулай да гаҗиз ул:
Нигә соң дәшмиләр?
Халык та дәшми бит,
Дәшмиләр әмирләр.

Тел бетсә, милләт – юк!
Милләткә бәйле рух.
Ул сүнсә, инкыйраз – 
Аллаһтан булыр суд!

 

Туган телем

Горурланам мин үземнең 
Татар булуым белән. 
Ата-анам беренчелдер, 
Аннан соң Ватан - беләм.

Туган телем - Анам теле, 
Кимсетмәсеннәр ятлар. 
Яшәтергә иде аны, 
Күз карасыдай саклап.

План кормасын бәгъзеләр, 
Бары бертеллелек, дип. 
Аллаһ кавемнәрне бердәй 
Яралткан, якын күреп.

Теленә кара язмышны 
Кем генә теләр икән?! 
Аңа ясин укысалар, 
Иртәгә мин дә үләм.

Хәер, үлмим. Көтмәсеннәр. 
Телем өчен көрәшәм. 
Миллионлаган кардәшләрем, 
Сезне дә шуңа дәшәм.

Ерак тарихтан билгеле 
Татар теленең көче. 
Төркиләрнең кабатланмас 
Бизәге ул, бер төсе.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: