Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фирдәвес Хуҗин: Бигрәк якын бер-берсеннән Каш белән күз арасы...

Мизгелдә гомер тотыла, Ачыла җан капкасы. Күзләрдә сүнеп тоташа Яшәү-үлем арасы.

            * * *
Бигрәк якын бер-берсеннән
Каш белән күз арасы:
Кешенең генә билгесез
Яшәү-үлем арасы.

Әллә тугач та өзелә
Сабыйның тормыш юлы.
Йөздә алырга бик мөмкин
Картлар соңгы сулышын.

Аллаһтан башка берәү дә
Бетерми моны белеп.
Хәерлесе дә шундадыр,
Утырмас өчен җебеп.

Хәерлесе: фанилыкта
Коръән буенча яшәү.
Сабырлык чиген чыкмыйча,
Кирәге чыкса – яшьнәү!

Яшьнәү, зыян китермичә,
Кимсетмичә беркемне.
Ата-ана, туганнарны,
Онытмыйча күршеңне.

Санамыйча гамәлләрне,
Савап эшләдем диеп.
Уң кул биргәндә, сулы тик
Аркадан каксын сөеп.

Мондый күренешләр сирәк
(Юкса ул гел дә кирәк).
Кем кемнедер рәнҗеткәннән
Чыдамый күпме йөрәк!

Мизгелдә гомер тотыла,
Ачыла җан капкасы.
Күзләрдә сүнеп тоташа
Яшәү-үлем арасы.
(Каш белән күз арасы).

Боларны уйлаучы сирәк,
Күпләргә барсы кирәк!
Байлык кирәк, күбрәк кирәк –
Чыдасын гына йөрәк!

“Өч көнлек дөнья” шаукымы
Көчлене генә таный.
Көчлеләр акчаны гына
Бөектән биек саный.

Каш белән күз арасыдай
Яшәүгә үлем якын.
(Әй, адәмнәр, уйланыйкчы)
“Дөнья малы – дуңгыз каны”
Ятадыр җиргә саркып.

Тыз да быз аның өстеннән
Чабыша күпләр шашып.
Мәңгелекне уйламыйча
Бүгеннең тәмен татып.
Яшәү үлемгә бик якын,
Үлем яшәүгә якын.

Көне җиткәч җир йөзенә
Һәркемне ала тартып.


НИ ҖИТМИ?  

Сабый тугач, елап аваз сала,
Нәрсә даулый, аңа ни җитми?
Әнисеннән эзләгәнен тапкач,
Тынычлана – ирене сөтле.

Үскән саен көйсезлеге арта,
Игътибар күп,тик аңа җитми.
Иркәләүләр гел өстәлә тора,
Сөйләшүләр генә юк җитди.

Бакча – мәктәп: тәрбия һәм уку,
Болар – шиксез кирәк, файдалы.
Әти-әниләрнең шул чылбырда
Тәрбиясе кирәк дәвамлы.

Өлкәннәрнең вакытлары җитми,
Бар гамьнәре дөнья кууда.
Бала үсеп җиткән, тик тәртипсез,
Каян килгән чатнау буында?

Гаеплене эзләп шау-шу куба –
Җәмгыятьнең иң төп бәласе.
Бер-берләрен аңлау җитмәгәнгә,
Тупаслана йөрәк парәсе...

Балигъ затта эгоистлык көчле:
Таләп итә, аңа ни җитми?
Акча җитми, кәеф-сафа корып
Яшәмәкче һичбер көч түкми.

“Гаиләдә имгәк булгалый” дип,
Акыллыбаш әйткән кайчандыр.
Камиллеккә һәрчак омтылмасаң,
Тормыш болай гына җайланмый...


             * * *
... Аллаһ тарафыннан кавемнәр дә
Тигез яратылган дөньяда.
Кайбер кавем бары үзен генә
Омтыладыр өстен куярга.

Басып ала, талый күршеләрен,
Үзе яши торган чик җитми.
Азчылыкны тәшкил иткәннәргә
Башка чара юктыр, тез чүкми.

Ирек киткән, газиз Ватан киткән,
Ана сөте генә китмәгән.
Ансы китсә, тагын ни кала соң?
Күз яшьләре һаман кипмәгән.

Телне тартып алмасыннар иде,
Ул – туганчы җанга тоташкан,
Шул телсез дә инде калдырсалар,
Катып калыр барсы тораташ.

Мондый хәлне булдырмаска кирәк,
Гафләтлектән уян, и гавам!
Гасырлардан килгән үзгәлекне
Киләчәктә һаман ит дәвам.

Ә барыбер сорау ачык кала:
Адәмнәргә җирдә ни җитми?
Матурлыкны байлык алыштырган,
Ник данлыйбыз икән шул “чүп”не?!

Гомерләр тиз, мизгел кебек үтә,
Котылгысыз соңгы чик җитә.
Туфрактан адәм ничек калыкса,
Вакыт җиткәч туфракка китә.

Алабуга районы,
Илмәт авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев