Мәдәни җомга

Фирая Зыятдинова: Бу гомерне кабат яши алмам, Кабат яшәгәне мин булмам...

Гомер бит ул җеп йомгагы түгел,  Урап булмый аны кирегә.

Әллә нинди бала мин

Ник очарга талпынамын, 
Бернигә дә карамый? 
Канатлар бит барыбер юк, –
Әллә нинди бала мин...

Нигә кирәк бәргәләнү 
Читлектәге кош кебек? 
Һава – сулап туялмаслык; 
Иркенлек, киңлек, хөрлек...

Канат ярдым шушы җирдә, 
Әмма мин дала кызы. 
Ак чәчле кылганнар төсле 
Тибрәнеп җаным тузгый.

Күкләргә менәсем килә, 
Бернигә дә карамый... 
Җаным яна, каным яна, –
Әллә нинди бала мин...


Әрләмәгез

Орышмагыз, әрләмәгез, 
Булмый инде, туганнар: 
Оялчанлык дигән нәрсә 
Җанымда бар, канда бар.

Үзем өчен бер нәрсә дә 
Сорый алмыйм кешедән. 
Әрсез була алу-алмау –
Ул бит намус эше лә.

Пешмәгән, дип әрләмәгез, 
Яши белми, димәгез. 
Туры гына барыйм әле –
Намусыма тимәгез!

Үзем дә белеп бетермим 
Күңелдә ниләр барын. 
Беләмен тик: тугры юлдаш 
Саф намусым, вөҗданым.

Сезнең өчен булса менә, 
Ил өчен булса әгәр, 
Һәрчак әзер мин барырга 
Җирнең читенә кадәр! . .


            * * *
Мин бүген сәер дөньяда: 
Тимәгез миңа бүген. 
Башымда уйлар урала, 
Бер тоташ җирем, күгем.

Мин бүген фани дөньядан 
Өскәрәк аштым бугай. 
Мин бүген тилердем бугай, 
Мин бүген шаштым бугай.

Сәер дөньям шундый җиңел, 
Фәрештә канатыдай. 
Мин бәхетле әсир бүген 
Хисләрем арасында.

Күңелемнең оҗмахы бу: 
Кояш та гөлләр генә. 
Монда Ләйлә, монда Мәҗнүн 
Мәхәббәт мөнбәрендә.

Үпкә дә юк, ачу да юк, 
Шундый гүзәл дөнья бу. 
Һәркем үзе булып кала, 
Монда беркем «уйнамый».

Алга-артка карану юк, –
Беркем «сатмый» беркемне. 
Син кош кебек иреклесең –
Бар җирдә хөрлек, киңлек.

Акны кара диюче юк, 
Ак димиләр караны. 
Монда «тәлинкә тотарга», 
Ялганларга ярамый.

Миңа канат куя торган 
Хыялымның дөньясы, 
Минем иң изге дөньям бу –
Җырларымның дөньясы!


            * * *
Шундый заман килеп җитте, имеш, 
Вакыт та юк, имеш, җырларга... 
Вакыт та юк, имеш, тыңларга да, 
Язган, имеш, җырга тынарга...

Тынар өчен тугач җир йөзенә 
Халкыбызның моңлы җырлары, 
Ничек килеп җиткән буыннарга, 
Кичеп утлы йөз-мең елларны?

Иң-иң нечкә кыллар тоташтырган 
Җыр йөрәген, халык йөрәген. 
Халык барда җырлар онытылмый, 
Җырлы халык үлми, үлмәде.

Җыры белән бергә җырчыларын 
Халык сынар, бөтен ил сынар. 
Йөрәк каны белән язылганда, 
Беркайчан да тынмый ул җырлар!


Бик ямансу  булыр әле безгә...

Кар-бураннар мәңге дулый алмас, 
Тагын килер язлар әйләнеп. 
Бик ямансу булыр әле сиңа 
Якты язлар кергән мәлләрне.

Төшләреңә кереп йөдәтермен, 
Җәйге таңнар сызылып атканда. 
Шәфәкъләргә карап моңланырсың, 
Алсуланып кояш батканда.

Бик ямансу булыр әле сиңа 
Алтын көзләр кергән мәлләрне. 
Төшенерсең, агачыннан кубып, 
Җиргә төшкән яфрак хәлләрен.

Карлар сыман, керфегеңә кунып, 
Күзләреңә синең багармын. 
Сагыш-моңга түзә алмам мин дә, 
Күз яшьләре булып тамармын...

Бик ямансу булыр әле безгә...


Мин мондый түгел идем

Мин үземне танымыймын, 
Төсмерләмим үзем дә. 
Мондый түгел идем лә мин, 
Мондый түгел идем лә...

Кояш кыйпылчыгы идем, 
Кояш чаткысы идем; 
Кара төндә ялтыраган 
Яшен яктысы идем.

Еллар үтте. Кырысландым 
Нигә соң әле шулай? 
Кырыслану гына түгел, 
Усалландым да бугай.

Кырысландым, усалландым –
Тормыш уен түгел лә!.. 
Тик шулай да бер яктылык 
Яши минем күңелдә.

Күңелемдәге кояшның 
Исән әле бер нуры: 
Ул нур үзенчә якты да, 
Ул нур үзенчә җылы.

Мин әзгә дә шөкер итәм, 
Әзгә дә куанамын... 
Тик мин мондый түгел идем, 
Кайларда югалганмын?!

 

Әле ярый җирдә  шагыйрьләр бар

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! –
Көннең керфекләрен ачарга; 
Беркем янмаганча янарга да, 
Беркем шашмаганча шашарга.

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! –
Дөнья ваклыгыннан көләргә; 
Өстен калып гайбәт-ялалардан, 
Күңел богауларын өзәргә.

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! –
Палачларның кулына сугарга; 
Башны түбән ими өйрәтергә 
Күкрәкләрне киереп суларга.

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар! –
Дөрләп янган утка керергә; 
Кирәк була калса, җырлый-җырлый, 
Аягүрә үлә белергә...

Әле ярый җирдә шагыйрьләр бар!..


“Син тормышның  кара күзенә...”

                I
Ваемсызлык биләп алса җанны, 
Үгет укый башлыйм үземә: 
Югалырга чамалама җирдән, 
Син тормышның кара күзенә!

Гөлләр генә үсми тирә-юньдә, 
Иел җиргә ныграк, иренмә: 
Әче яшьләр тулган мөлдер-мөлдер, 
Син тормышның кара күзенә!

Һәрбер адәм – үзе бер Галәм, 
Болай гына гади күренә. 
Дөнья тулган әрнү-үпкә белән, –
Син тормышның кара күзенә!

Ничә чишмә исән калды икән, 
Нинди гөлләр җирнең йөзендә? 
Никадәрле ярсу бөялгән ич, –
Син тормышның кара күзенә!

                II
Кеше яшәмәгән утраулар юк, 
Үтеп керә Галәм түренә. 
Серләренә әз-мәз төшеним дисәң, 
Син тормышның кара күзенә!

Үз-үзеңнән качып булмый, җаным, 
Үтсәң дә син җәннәт түренә. 
Җанга тынгы табыйм дисең икән, 
Син тормышның кара күзенә!

Бер байый да тагын чыга Кояш, 
Гөл битендә чыклар күренә... 
Кайгы йотып елмаясың килсә, –
Син тормышның кара күзенә!

Иртә таңда – сандугачлар җыры, 
Ак каенда – яшел бөреләр. 
Ак өметне тере күрим дисәң, 
Син тормышның кара күзенә!


            * * *
Ник шулхәтле күп соң югалтулар, 
Кем гаепле моңа? Үзебез?! 
Югалтабыз: ялгыз аккош төсле, 
Тик каңгырып аннан йөрибез.

Югалтканны тапмый калмабыз, дип 
Юатабыз ярсу күңелне. 
Табарсың, бар, мәңге кайтмый инде –
Эзләп кара кырдан син җилне!

Иман югалтабыз, халыкларны, 
Иле белән бергә телен дә. 
Теләсә дә, улың-кызың әнә 
Сөйләшә алмый ана телендә.

Сула... сула өмет бөреләре, 
Кояш сүнә кайчак күңелдә. 
Иртәгесен нәрсә югалтасын 
Белеп булмый әле бүген дә.

Ни теләсәк, шуны булдырабыз, 
Табигать ул, – имеш, чүп кенә; 
Шулай диеп азыныша торгач 
Югалмадык үзебез чүт кенә!


Гомер бит ул...

Шактый гомер инде үтеп киткән, 
Яшиселәр алда бик аздыр. 
Күп дигәндә, мин күрәсе язлар, 
Бәлки, унбиш, бәлки, биш яздыр..

Игелекле эшләр дә эшләнгән, 
Бармак кына җитмәс санарга. 
Ялгышлары баштан ашкан тагын, 
Гомер буе җитәр янарга.

Янулардан инде нинди файда, 
Их, мин җүләр, диеп йөрүдән... 
Гомер бит ул җеп йомгагы түгел, 
Урап булмый аны кирегә.

Кылган игелекләр үземнеке, 
Хаталар да миңа сыенган. 
Бу гомерне кабат яши алмам, 
Кабат яшәгәне мин булмам.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: