Мәдәни җомга

ФИДАИЛ: МИН ЧОРЛАРДА АДАШКАНМЫН, АХРЫ…

ОЧЫШ Бәйләмәгез, зинһар,канатымны, Мин очарга тиеш, очарга! Үзем генә белгән галәмемдә Йолдызларны телим кочарга. Тырышмагыз җиргә төшерергә, Күтәргәндә күккә хыяллар. Очып калыйм канатларым барда, Куркытмыйлар мине кыялар. «Биеклектә башың әйләнер, - дип, - Очма!..» - диеп үгет бирмәгез. Юк, курыкмыйм, биек булса булсын, Хисләремә генә тимәгез! Кометалар белән очрашып Куырылса...

ОЧЫШ

Бәйләмәгез, зинһар,канатымны,
Мин очарга тиеш, очарга!
Үзем генә белгән галәмемдә
Йолдызларны телим кочарга.

Тырышмагыз җиргә төшерергә,
Күтәргәндә күккә хыяллар.
Очып калыйм канатларым барда,
Куркытмыйлар мине кыялар.

«Биеклектә башың әйләнер, - дип, -
Очма!..» - диеп үгет бирмәгез.
Юк, курыкмыйм, биек булса булсын,
Хисләремә генә тимәгез!

Кометалар белән очрашып
Куырылса әгәр канатлар,
Үпкәләмәм сезгә, күңлем бары:
«Мин бәхетле...» - диеп кабатлар...


* * *
Күңелем Ленин белән сөйләшә...
С. Хәким.

Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Җир-суыңны тартып алсалар.
Йөз сиксәнгә борып тарихыңны,
Кара кайгыларга салсалар.

Богаулардан инде ычкындык, дип,
Оран салган иде Мулланур.
Кояш тотылдымы, әллә аймы -
Безнең көннәр тагын болгавыр...

Үтәр микән? Таңнар атар микән?
Чумарбызмы тагын ялганга?..
Чүлдә сыман сусап кибәрбезме,
Ялганчылар әйдәп барганда.

Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Үткәнеңне бозып язсалар.
Мәктәбеңне, язу-әлифбаңны
Җәһәннәмгә илтеп атсалар.
(Чүплекләргә өеп яксалар.)

Таш диварда - ата-баба каны...
Мирсәетләр каны кипмәгән.
Юк, кипкәндер... Әмма кара көннәр,
Йокысыз төннәр әле үтмәгән.

Йөз сиксәнгә борып тарихыңны,
Кара кайгыларга салсалар,
Сөйләшер шул күңел Ленин белән,
Илкәеңне тартып алсалар...

БАХЧАСАРАЙДА КҮРЕШҮ

Кара диңгезгә дип түгел,
Бабаларым җиренә
Сәҗдә кылырга бардым мин,
Гүзәл Кырым иленә.
Дөрес, хәзер ил дә түгел,
Ханлык та түгел инде.
Сибелеп яткан татарлар
Язмышка күнгән инде.
Юк, күнмәгән, күңелләрдә
Куя тарих калкынып:
Гасырлардан гасырларга
Күчә хөрлек ялкыны!..
Кулын кыскач, кардәшемнең
Тойдым җан әрнүләрен,
Ватанын җуеп, чит җирдә
Михнәтләр чигүләрен.
Ул да сизде күңелемнән
Нинди хисләр кичкәнен.
Бабамнарның, михнәт чигеп,
Күз яшьләре эчкәнен.
Без дә җуйдык бит Ватанны,
Безнең дә ханлык ауды.
Елгадай акты кайнар кан,
Сөңгеләр, уклар яуды.
Ярымайлар ауган чакта
Яндык без ялкыннарда.
Бәкеләргә төшеп каттык
Зәмһәрир салкыннарда...
Тик сынмадык, чөнки без дә
Гәрәйләр нәселеннән!
Бездә бит уртак кан ага,
Далалар моңы сеңгән!
Ничә гасыр күрешмәдек,
Хәтта дәрьялар кипкән...
Дәрдемәндчә итеп әйтсәк:
Сөт калган, Ватан киткән...
Сөт калган, Ватан киткән...

ШӘҺӘР ҺАВАСЫ

Җаным монда читлектәге коштай
Бәргәләнә көнен һәм төнен.
Озакламый бутый башлармын күк
Тормышымның төшен һәм өнен.

Тимер атлар абзарында сыман
Мин тоямын кайчак үземне.
Шикләнәмен: һавадагы корым
Капламасмы икән күземне?..

Авыл - абзар, диләр кылтык затлар,
Бу сүзләрдә юктыр дөреслек.
Авыл бит ул изге бакча кебек,
Монда хаким бары кырыслык.

ТАРИХ ЯЛГЫШЫ

Җирдә казганганда, сынык кылыч
Көрәгемә килеп эләкте.
Күз алдымнан үтте канлы яулар,
Тынны кысты хәтер, йөрәкне.

Ул кылычта гасыр салкынлыгы,
Кояш күрми йөзе тутыккан.
Ә бу корал кемгә күтәрелгән,
Кара көчләр кемне котырткан?..

Ничә башны кискән, кемнәрнең ул
Тишеп кергән кайнар йөрәген?..
Нигә диеп җир өстенә чыккан,
Ул бит сынык, юктыр кирәге?..

Әйтмәсә дә беләм: бу дөньяда
Һич тынмаган орыш-сугышлар.
Кан сугарган җирне, адәм каны,
Һәм киселгән ярсу сулышлар.

Игенчеләр кулга корал алган,
Дошманнардан илен сакларга.
Каләм белән булат кылыч йөрткән
Шагыйрьләр дә халкын якларга.

Башкисәрләр кылыч аша уза,
Зобаниның кайта каргышы.
Исбатладың моны ничә тапкыр,
Әйтче миңа, тарих ялгышы?!

* * *
Мин чорларда адашканмын, ахры,
Тәкъдиремме әллә алдашкан;
Бу тормышта минме икән артык,
Әллә инде заман саташкан?

Кая ашыгалар чордашларым, -
Ыгы-зыгы тирә-юнемдә...
Тик мин никтер туктап карап торам,
Хакыйкатьне телим күрергә.

Картлар сагына ерак үткәннәрен,
Яшьләр йолдызларга үрелә.
Әллә мин соң сәер кеше микән, -
Меңәрләгән сорау күңелдә?!

«Син җырлама инде иске җырны,
Сөю бары уйлап табылган.
Безнең тормыш - яшәү өчен көрәш...» -
Шушы сүзләр җанга кагыла.

Сафлык-пакьлек эзләп йөргән чакта,
Кара җанлысы да очрады.
Тәкъдир мине шулай алдадымы,
Әллә үзем чорда буталдым?!

Күңлем кошы дөнья читлегеннән
Үзенең чорын эзләп табалмый.
Мин чорларда адашканмын икән,
Минем йөрәк шуңа яралы...

ЯЗМЫШЛАР КҮКЛӘРДӘ ЯЗЫЛА

Иң күп вакыт, гадәттә,
ахмаклыклар эшләү турында
уйлануга сарыф ителә.
Билгесез философ.

Узса да гомерең,
Учагың күмерен
Актарып эзлисең кузларын.
Тын гына үтә ул,
Бик озын-озак юл -
Сизми дә каласың узганын.

Без - Хода бәндәсе,
Тормышның әнкәсе -
Язмышка буйсынып яшибез.
Кайчакта юкка да
Керәбез бәхәскә,
Сәбәпсез түгелә яшебез.

Ни уйлый кешеләр -
Мескеннәр, көчлеләр -
Онтылып тормышы язында.
Нигә соң тәкъдирне
Язмыйбыз үзебез,
Язмышлар күкләрдә языла?..

АЛТЫН САГЫШ

Алтын диләр көзне,
Сагышлар да
Алтын була икән, акыллым.
Сине юксынмасам, сагышларның
Кайчан табар идем алтынын.

Яфраклар да алтын,
Сагышлар да;
Иң бай кеше җирдә мин икән!..
«Сабыр төбе - сары алтын» диләр,
Сабыр төбем менә син икән.

Хатирәләр күңел сандыгына
Җыела да алтын көзләрдә,
Җавапсыз хат кебек яфракларны
Җәеп сала минем эзләргә.

Көзләр алып китте,
Көз кайтарыр -
Өметләрем һаман җуймадым.
Көзләр - хушлашырга яратылган,
Ә мин киресенчә уйладым.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Сары яфраклар ул - җавапсыз хат,
Җәйләр җибәргәнме көзләргә?..
Көз битараф: хисләр тулы хатны
Җыеп яга алтын бизмәнгә.

Чаллы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: