Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фатих Кәрим: Үткәннәрнең авыр шәүләләре Сиңа бүген тансык түгелдер...

(Шагыйрьнең тууына 110 ел)

          * * *
Соңгы тапкыр карыйм Иделгә, 
Соңгы кабат күрим акканын, 
Бәлки, бик тиз бире кайтмамын, 
Сакланыр ул бары күңелдә.

Сакланыр ул соңгы хат кебек, 
Искә алсам, йөрәк сулкылдар; 
Күз алдыма килер дулкыннар, 
Дулкыннарда кайнар ак күбек.

Син борчылма, күңел, яз килсен, 
Кыр казлары кайтыр күлләргә, 
Без кайтырбыз туган илләргә, 
Башлар гына исән-сау булсын.

Безне котлап, җылы яңгырлар 
Шатлык сибәр Идел буенда; 
Безне котлап, иркен болында 
Назлы аккош моңы яңгырар.
                                                         1938

КАДРИЯ

Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен 
Гөрли-гөрли канат кагына. 
Кагына да уйнап очып китә 
Син яшәгән өйләр ягына.

Ә мин калам тынчу таш төрмәдә, 
Тимер рәшәткәгә баш иям. 
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем 
Сагынудан сине, Кадриям!

Нигә мин дә ак күгәрчен түгел, 
Ярсып очар идем шул якка, 
Очып барып иркәләнер идем, 
Сыеныр идем синең кочакка.

Озын төннәр буе уйланамын, 
Сине канат итә бу уем. 
Тышта яз бит, бәгърем, яз бит тышта, 
Күз алдыма килә Дим буе.

Дим буенда хәзер язгы ташкын 
Ярларына кире кайткандыр. 
Балалыгым үткән болыннарда 
Инде шомырт чәчәк аткандыр.

Шомырт чәчәгедәй саф, ягымлы, 
Саф һәм йомшак синең күңелең. 
Язгы кояш кебек ялкынланган
Йөрәгемнең хисләр гөле син.

Бәхетем син минем, шатлыгым син, 
Әрнетүле тирән кайгым син, 
Адам белән Ләйләм әнкәсе син, 
Кояшым син минем, аем син.

Көнем үтә, озын төнем үтә 
Хыялый бер сагыш эчендә. 
Ничек дим соң? 
Тау буена бар син 
Язның серле, айлы кичендә.

Тау буенда чәчәк арасына 
Утырып тыңла чишмә агышын. 
Көмеш чишмә бөтен моңы белән 
Җырлап бирер минем сагышны.

Ә мин шулай уйлап моңаям да 
Тимер рәшәткәгә баш иям. 
Өзелергә җитеп сыкрый күңелем 
Сагынудан сине, Кадриям.
                                                       1938

КАЛДЫ КАЗАН

Калды Казан – шигырь дөньясы, 
Шагыйрь бары кулын болгасын. 
Авыр, дуслар, авыр аерылышу, 
Бу башымны кая куясы?

Калды анда сөйгән балалар, 
Күзләремнең нуры бит алар. 
Калды бәгърем, якын дуслар калды, 
Хат җитмәслек ерак аралар.

Калды Казан, киттем Себергә. 
Озаккамы? Бәлки, гомергә, 
Ишетеп кенә белгән ят җирләрдә 
Ристан булып, зарыгып йөрергә?

Калды Казан – шигырь дөньясы, 
Шагыйрь бары кулын болгасын.
                                                           1938


          * * *
Көзге яңгырлы төн, җил, чәмләнеп, 
Калай түбәләрне туздыра. 
Телеграф чыбыклары бу төн 
Шашкан елан кебек сызгыра.

Диңгез төбендәге кораб сыман, 
Караңгыга чумган таш төрмә. 
Таш төрмәнең цемент идәнендә 
Йоклап яткан ристан төш күрә.

Гүя чиккән яшел күлмәк кигән, 
Яшел гармун, имеш, кулында. 
Сабыйларча гамьсез, гармун уйнап, 
Җырлап йөри яшел болында.

Аркылыга кисеп берсе берсен, 
Ага чылтырап салкын чишмәләр. 
Чәчәк тешләп очкан сандугачлар 
Су эчәргә килеп төшәләр.

Иркен сулап җиргә ята егет. 
Нинди рәхәт! Ләкин бернәрсә 
Әй чыжылдый үлән арасында, 
«Бу нәрсә?» – дип башын күтәрсә,

Көзге яңгырлы төн, җил, чәмләнеп, 
Калай түбәләрне туздыра. 
Телеграф чыбыклары тышта 
Шашкан елан кебек сызгыра.

Хурланудан калтырана ристан, 
Язмыш, язмыш, аны нишләттең? –
Башын япса, аягына җитми 
Тик ямаудан торган бишмәте.

Маңгаена терәп ике тезен, 
Керпе кебек йомарлана да, 
Күргән төшем кабатланмасмы дип, 
Ул күзләрен йома яңадан.

Чыннан да, ул тагын бер төш күрә, 
Яшел болын түгел бу юлы, 
Ике яшьлек кызы кулын кискән, 
«Әттә, кулым бу-бу», – дип елый.

Көзге төндә салкын тамчы тама, 
Сабый кулын кискән – кан тама, 
Мөлдерәп аккан сабый яшен күреп, 
Ата йөрәгенә ут каба.
                                                            1939

          * * *
Йә көн генә була, йә төн генә, 
Мин яшәгән җирдә ямансу. 
Салкынлыктан сөяк әрнесә дә, 
Сагыш ялкынында янасың.

Ярып чыгалмаслык чиксез тайга, 
Җәй дә монда ике ай гына. 
Тын алмыйча тоташ улаган җил 
Сала мине кара кайгыга.

Кош, хайваннар да бар бу җирләрдә 
Дигән уйлар төшсен, диптерме, 
Күзгә чалына ала карга кайчак, 
Башка берни монда күренми.

Бөтен тормыш – көн-төн сыкрап эшләү, 
Кәгазь дә юк монда, каләм дә. 
Килеп җитми анаң, балаларың 
Сагынып язган кайнар сәламнәр.

Меңләп саналса да ристан башы, 
Тере бер кеше юк бу якта. 
Тик гәүдәсе йөри, күз карашы, 
Уе, күңеле аның еракта.
                                                 1939-1940

ӘТКӘЕМ

                     Адага

Нурын сибә кояш, тама тамчы, 
Ерганаклар ага, әнкәем; 
Тагын җитте бу яз... Нигә кайтмый, 
Нигә кайтмый инде әткәем?

Тиздән матур кошлар килер безгә, 
Берсен берсе куып уйнарлар, 
Тәрәзәгә кунып, алар миннән: 
«Әткәң кайттымы?!» – дип сорарлар.

Мине якын иткән кошчыкларга 
Ни дип җавап бирим, әнкәем? 
Тагын җитте бу яз... Нигә кайтмый, 
Нигә кайтмый инде әткәем?
                                                         1939-1940

БЕРӘҮГӘ

Мин Тукайдан үрнәк алам, дисең, 
Бу түбәнлек түгел, һич түгел, 
Чөнки Тукай – халык моңнарының 
Бакчасында тибрәп үскән гөл.

Һәр шагыйрьнең бер алласы була, 
Мин дә шагыйрь, табынам берәүгә: 
Табына торган аллам - Байрон минем, 
Һәм Лермонтов минем пәйгамбәр.
                                                               1940

ОНЫТМА
                           Кави Нәҗмигә
 
Яшь ягыннан абый син булсаң да, 
Ристанлыкта абый мин идем. 
Шуңар, ахры, моң-зар, нәфрәт уты 
Һәм әрсезлек миндә күп иде.

Иске-москы салган капчык асып, 
Төрмәләрдә байтак сөйрәлдек, 
Катлы-катлы һәм таштидлы итеп 
Сүгенергә яхшук өйрәндек.

Ристанлыкта телгә йоккан сүзләр 
Ихтыярсыз җырда чагыла, 
Укучы да гаеп итмәс моны, 
Тик елмаер дусларча гына.

Үткәннәрнең авыр шәүләләре 
Сиңа һич тә тансык түгелдер, 
Ләкин алар кыргый бер көч белән 
Кузгаттылар минем күңелне.

Ничек онтыйм Кремль буендагы 
Пугачаулар яткан төрмәне? 
Юк, онытмыйм тынчу камерада 
Сулар һава тапмый йөргәнне.

Хәтереңдәме, чакырып алдың мине, 
Ишек тупсасына таянып? 
Ишек ярыгыннан томаланып кергән 
Бәдрәф исе катнаш һаваны,

Балык кебек авызларны ачып, 
Алмаш-тилмәш икәү суладык. 
Хәлгә килгәч, ак болытлар йөзгән 
Күккә карап, төшләр юрадык.

Сәләмәне салындырып йөреп 
Куандырмадык без дошманны. 
Балык кылчыгыннан энә ясап 
Ямый идек күлмәк-ыштанны.

Күпме илле грамм килер-килмәс 
Күксеп беткән ипи кисәген 
Хыянәтсез, кап урталай бүлеп 
Ашаганнар синең истәме?

Исеңдәме көзге кабер кебек 
Карцерларда бергә утыру, 
Хаксызлыкка нәфрәт игълан итеп, 
Ун-унбиш көн буе ач тору?

Белүчеләр әл дә сагынып сөйли 
Ул чактагы безнең дуслыкны, 
Дуслык белән чөнки тутыра идек 
Тормыштагы бөтен бушлыкны.

Бүген менә ялгыз Кремль буйлап 
Узган чакта башны күтәрсәм, 
Сөремләнеп тора таныш төрмә, 
Кабынып китте бөтен үткәннәр.

Үткәннәрнең авыр шәүләләре 
Сиңа бүген тансык түгелдер, 
Ләкин алар кыргый бер көч белән 
Кузгаттылар минем күңелне.
                                                      1941

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев