Мәдәни җомга

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ: Канат җәеп очып барам кебек...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган язучы һәм галим, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Фарсель Зыятдиновка шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Без каләмдәшебезне олы гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. КАЙТУ Идел-йортым кат-кат чайкалганда, Сибелгәнбез бөтен дөньяга. Бүленешеп гомер итәрбез дип,...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган язучы һәм галим, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Фарсель Зыятдиновка шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Без каләмдәшебезне олы гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
КАЙТУ
Идел-йортым кат-кат чайкалганда,
Сибелгәнбез бөтен дөньяга.
Бүленешеп гомер итәрбез дип,
Ул чагында кем соң уйлаган?
Бүленгәнне бүре ашаганын
Төшенсәк тә, соңлап төшендек.
Идел-йорттан һаман ераккарак -
Аю урманына күчендек...
Аерылганны аю таптаганны
Аңласак та, бик соң аңлаштык.
Җанын саклап калыр өчен күпләр
Маңкорт булып җирдә җайлашты -
Аю табанына ябышты.
Бүленгәнне бүре эләктерде,
Аерылганны аю таптады...
Изге сукмакларда туфрак булдык,
Ә туфракны үлән каплады.
Тапталсак та, бер горурлык хисе
Сүнми калган күңел түрендә:
Сынауларда сынмас Ватаным бар -
Туып килә ал таң күгендә.
Кыр казлары кебек каңгылдашып
Кайта татар изге иленә.
Тамыр төпкелләре тарта аны,
Геннар тарта Болгар җиренә.
* * *
Иделгә таянма, дисең,
Соң, кайларга таяныйм?
Кемнәр белән серләшим дә,
Кемгә карап юаныйм?
Идел бит ул үткәнебез,
Ул бит безнең киләчәк!
Оныкларга моңыбызны
Чал Идел җиткерәчәк.
Иделгә таянма, дисең,
Уеңны һич аңламыйм.
Иделгә дә таянмагач,
Кайларга соң таяныйм?!
* * *
Рәшиткә
Ирек даулап тынган йөрәгеңне
Сәрхуш җаннар хөкем итә калса,
Басар яшьләр безнең эшне яклап,
Йөрәгендә татар каны акса...
Дастаннарга тиң бу исемеңне
Байрак итеп утка кергән чакта,
Берлек кирәк безгә, ныклык кирәк,
Бүленүдән, Ходай, Үзең сакла!
* * *
Татар башы күргәннәрне кай телдә дә
Килештереп, җайлап кына әйтә алмам.
Әмма шуны әйтә алам: һәр телдә дә -
Татар башын ашый бүген хәйлә-ялган.
* * *
Югары менгән чакларда да
Аска карап, безгә багу,
Илгә багу бик кирәк.
Төшәр юл ул кыя-ташлы.
Имгәнмичә йә үлмичә
Төшүчеләр бик сирәк.
МӘҢГЕ ЯШЬ КАЛДЫ
Унсигезе дә тулалмый калды,
Чәчәк-бөреләр ачылмый янды.
Иң чибәр кызлар сөелми калды,
Тәүге туйларда биелми калды.
Әти кеше дә булалмый калды,
Нәниләре дә туалмый калды.
Чәчәк-бөреләр ачылмый калды,
Унсигезе дә тулалмый янды.
КИЧЕР!
Кичер син, кайтмаска киттем мин,
Кайтмамын бирегә сагынып.
Яфраклар коела бакчада,
Сагыштай, коймага сарылып.
И, кичер, кайтмаска киттем мин,
Кайтмамын юксынып, зарыгып.
Кичер син, моннан соң көтмә дә,
Сөялеп яшьләнгән тәрәзгә.
Кайталмыйм мин сиңа, кайталмыйм,
Утларың янса да тәрәздә.
Вакыт ул - барсына чын дәва,
Күнәрсең бу гадел хәбәргә.
Усал син, тик миңа мөлаем,
Ә үзем мин усал синнән дә.
Су кирәк, су кирәк гөлләргә,
Беребез теләми сибәргә.
Ничек соң теләсен яшьлегем
Гөлләр күк тилмереп кибәргә?!
Мин булган бу шаулы кичәдән
Парлылар беттеләр таралып.
Яфраклар коела урамда,
Сагыштай, юлларга сарылып.
Кайталмыйм мин сиңа, кайталмыйм,
Көтсәң дә, кадерлем, зарыгып.
И, кичер, мин сиңа кайталмыйм,
Әйләнеп кайту юк үткәнгә.
Оныт син барын да бу көздә,
Көзләр бит сагыш ул - көткәнгә.
ӘРЕШЕМДӘ МИНЕМ ЯЗМЫШЛАРЫМ
Әрешемдә дәвер язмышлары -
Акрынайган никтер агышлары;
Куерганмы әллә камышлары,
Челтерәми аккан тавышлары?
Моңсу аның никтер агышлары,
Ишетелә гомер сагышлары.
Җиткән мәллә инде баешлары?
Әрешемдә авыл язмышлары -
Әрешемдә минем язмышларым.
* * *
Кичәр диңгезебез шаулы иде,
Җилкендерде шуңа күңелне.
Хыялларны җилкән иткәч кенә,
Ник калдырдың ялгыз үземне?
Икәү корган хыял җилкәннәрен
Читен миңа алып баруы.
Юнәлешен җилләр тиз үзгәртә -
Ялгыз авыр дулкын яруы.
Кайсы яннан бәрә, кайсы алдан,
Кайсы юри сиңа үчләнә...
Диңгеземнең уртасында калдым -
Хәзер инде миңа нишләргә?
Ялгыз гына чыга алмам кебек,
Чыга алмам, ахры, ал ярга.
Икәү бергә булсак, җилкәнебез
Илтер иде әллә кайларга...
СОҢГЫ ТЕЛӘГЕҢӘ СОҢГЫ ҖАВАП
- Яна йөрәккәем,
Соңгы теләккәем:
Исән булсак фани дөньяда,
Бик бәхеткә чумсаң,
Йә бәхетсез булсаң,
Хәбәреңне җиткер миңа да.
- Бәхетле дә димим,
Бәхетсез дә түгел,
Ә шулай да хәбәр юллыймын.
Соңгы сүзләреңне,
Йөргән эзләреңне
Юксынамын, сине уйлыймын.
Сәбәбен беләсең,
Үзәгем өзмә син,
Болай да мин никтер бирештем.
Үткәнгә юллар юк,
Кысарга куллар юк,
Күңелдә булса да күрешик.
Их, минем күз нурым,
Иң соңгы бу җырым
Яшьлектән хат булып ирешсен.
Бәхетсез булмадым,
Бәхеткә чуммадым,
Кичер мине, дустым, кичер син!
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ
Сары көзнең, кыштан качып,
Җәйдә буталган чагы.
Кырпы үлән чабыйм диеп,
Алдым кулыма чалгы.
Ак пәрәвезләр узыша,
Ап-ак нурда коенып.
Ник соң әле калды бу көн
Күңелемә уелып?
Алтын көзем, кыштан куркып,
Кайткан икән җәенә.
Сары яфрак соңгы кабат
Талпына җәй җилендә.
Иртәгә үзе төшәр ул -
Син аны бүген өзмә!
Син аны бүген өзмә!
МИН КИЛЕРМЕН ӘЛЕ КАБАТ
Канат җәеп очып барам кебек
Фани дөнья аша чиксез күккә:
Чиксезлеккә, кабат Мәңгелеккә.
Еллар үткәч, бер килермен әле
Аккош булып шушы үзәнлеккә,
Гашыйк булып сезнең гүзәллеккә.
Бер генә кат килмәс әле җаным
Кунак булып шушы җирләргә,
Дөнья куып, бәхет эзләргә.
Чәүкә булып килсә әгәр җаным,
Ашыкмагыз мине тиргәргә -
Чәүкәләр дә кирәк илләргә!
Канат җәеп китеп барам кебек
Фани дөнья аша Мәңгелеккә.
Мәңгелеккә, чиксез зәңгәр күккә.
Зәңгәр күкләр аша килермен күк
Аккош булып шушы үзәнлеккә,
Гашыйк булып сезнең гүзәллеккә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: