Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фарис ФӘСХИ: КҮПМЕ УЙЛАР УЯНМЫЙЧА КАЛГАН...

Җан иңгән җир Бу җиһанга җансыз килгәнмен мин, Авырлыгым булган бер кило; Агымсуда юып, шушы җиргә Салгач кына җан иңгән миңа. Әрекмәннең җылы яфраклары Ышыклады мине яңгырдан. Ач итмәде ачы кузгалаклар, Иреняргыч, какы, балтырган... Күреп үстем текә Томбы ярын Язгы ташкын ничек ишүен, Давыл чыккач, карга оялары Тал башыннан очып...

Җан иңгән җир

Бу җиһанга җансыз килгәнмен мин,
Авырлыгым булган бер кило;
Агымсуда юып, шушы җиргә
Салгач кына җан иңгән миңа.

Әрекмәннең җылы яфраклары
Ышыклады мине яңгырдан.
Ач итмәде ачы кузгалаклар,
Иреняргыч, какы, балтырган...

Күреп үстем текә Томбы ярын
Язгы ташкын ничек ишүен,
Давыл чыккач, карга оялары
Тал башыннан очып төшүен.

Егылып төшкән карга балаларын
Куеныма җыйдым давылда.
Бәбкәләрне чәлдерергә килгән
Козгыннарны кудым авылдан.

Безнең якта горур бөркетләр юк,
Таулар да юк бөркет кунарлык,
Үзебез күк гади кошлар оча -
Тал-тирәккә оя куярлык.

Сайрар кош та бездә сабыр сайрый,
(Минем туган якка сугыл бер).
Әнә, бер кош әрсезләнә - анысы
Безнең авылныкы түгелдер ...

Өч кизләүле сабый чагым аша
Томбы ага һаман тын гына, -
Шунда юып ак биләүгә салгач,
Шушы җирдә җан иңгән миңа.

«Кара малай»

Көтү көткән җәйләремдә биткә
Кояшлы җил салды кара тут;
Шуңа «кара малай» кушаматын
Аулым такты миңа яратып.

Еллар йөгертмәде болыннарда
Күбәләкләр куып, кош аулап, -
Һәрбер җәйдә ат көтүе минем
Уйнар чакны торды тышаулап.

«Зәмрут» атлы алмачуар атта
Очтым җилләр белән ярышып,
Сизмәдем дә үсмер малай чакның
Җилләр сыман китеп барышын.

Мин авылдан киткәч, «Зәмрут» атым
Күтәрәмгә калган ачыгып, -
Җан биргәндә тирән күзләрендә
Минем шәүләм торган чагылып...

Малай чакта истә калганнарның
Онытасы килә күбесен.
Тик онытылмый билдән суга кереп
Камыш җыйгандагы күл исе.

Авылымның «кара малае» мин,
Җитсәм дә мин агай яшенә;
Һәр төн керә күрше Гыйльман байның
Бозау хәтле эте төшемә.

Җилләр кайчак каерып ачып куя
Малай чакның туңган капкасын,-
Кагып йөрим шунда әнкәй белән
Җилкапканың купкан тактасын...

Җәбәлстанга таба...

(Элегия)

I

Ай нурлары көмеш сипкән
Иделнең уң ярына.
Казан алтын көянтәдәй
Җемелди сул ягымда.

Шома гына шуган чакта
Йолдызлы Идел өсләп,
Ишкәксез көймәм чалулап
Туктады шушы төштә.

Нәкъ уртасында Иделнең
Утырам уйлап уйлар...
Тирә-ягымда чайкала
Алтын вә көмеш нурлар.

Ай шуыша, болытларны
Өстеннән ача-яба,
Туган ягым - Тау ягына -
Җәбәлстанга таба...

II

Зөя буйлап бата-калка агып,
Килеп кушылгач та Иделгә,
Мин дә әллә ниләр майтарырмын
Башкалада дигән идем дә...

Казанлылар безне өнәмәде -
Аңлашмагангамы аларча?
Кибетләрдә ипи-тоз да сорап
Алып булмый иде татарча.

Урысчасын юньләп өйрәналмый,
Татарчасын җуеп яртылаш,
Кала урамында сукбай кебек
Әрле-бирле йөреп, катты баш.

Җәбәлстандагы чагымнан ук
Иярде дә нидер чамалап,
Аксак Каратунның * ач шәүләсе
Минем арттан йөри чатанлап.

Гөбнә, Бола, Бәрле буйлап уза,
Әшнә морзаларын юксынып;
Бик уфтанма, кара тунлы абзый -
Яңалары тагы шундый ук...

Җәбәлстан һаман иген игә,
Бер эшчегә һаман өч түрә.
Чукынганы, чукынмаганы да
Дуңгыз асрап-сатып көн күрә.

Ке-еш, Каратун! Сүндер шырпыларың,
Заман мәчетләре таштан, бак!..
Хәләл белән хәрәм арасында
Толерантлык хөкем сөргән чак.

Тун итәгең тигән базарың юк,
Вак еланнар ята ысылдап.
Өч йорт калган шуның кырыенда,
Алары да күптән мөселман.


... Ике телне ипләп өйрәнәбез,
Гөрләтәбез, әнә, дөньясын...
Һәрбер милләтнең тик үз телендә
Җырлый торган җыры тынмасын!..

III

Тау ягы дип нигә атаганнар?
Тау дигәне - калку төстәрәк.
Диңгез өсте тигезлегеннән дә
Тик бер генә карыш өстәрәк.

Бөркет кунар таш кыялар да юк,
Авыл өсләп кошлар үткәли.
Кызыл ярларына ара-тирә
Кара козгын килеп киткәли.

Лашманчының җанын суырып алган
Кайбыч урманнары үсә гел...
Бу урманга керсәң, әрвахларга
Дога кыла-кыла үтә бел.

Тау ягының ерак почмагында
Калды авылым Аюкөйдергән -
Яшьлегемнән елларымны урлап,
Чабаталар миннән үрдергән.

Шуннан калган кызыл калыпларга
Кайтаргалыйм яшел чабата.
Чөшлем таслап куйган курысларны
Ай нурлары төшеп чуалта.

Төнге тәрәзәмдә әллә күрше,
Әллә хәйләкәр Ай елмая:
Бу заманда «коры куаныч»ка
Кая таба икән юл кала?..

Күпме уйлар уянмыйча калган,
Ташлар белән көн-төн маташып, -
«Юк!» -дип әйтә белмәгәнгә микән,
Йөргәнгәме бушка җан атып?!

Ник иртәрәк язмадың соң, дисәң -
Бастырмады мине матбугат.
Сәвит кайчылары аша килеп
Җиталмаган аңа минем хат.

Үзем барып мин дә мөхәрриргә
Шигырь кертеп-төртеп йөрмәдем,
Матбугатның шигырь ишекләре
Кайда икәнен дә белмәдем.

Ишек-тишек эзләп йөгерүләр
Сыешмады минем калыпка...
Таш чокыдым, мәшһүр татарларның
Исемнәрен уеп тарихка!

Шул ташларны, җан җылымны өреп,
Моңлы диварларга түшәдем, -
Шушы ядкарь-ташларымнан гына
Бер җылылык тоеп яшәдем...

IV

Зур каланың каты ташларына
Абынганда сала баласы,
Авылының йомшак үләненә
Бик тә теләр башын саласы.

Үткән көннәр үкенечсез булмый,
(Истә калмый үкенечсезе).
Гөлләргә дә гел күбәләк кунмый,
Җәйләрнең дә була бер көзе.

Күпме җил иссә дә, алмагачтан
Ерак төшми, диләр, алмасы...
Кайда туса, шунда торсын икән
Ни кылса да адәм баласы.

Еллар һәм юллар

Бу гомернең тиз узуын
Ник сизми икән йөрәк?
Аласы иде иңнәрдән
Елларны көрәп-көрәп.

Җыелды еллар җилкәгә,
Сеңде иңнәргә эреп, -
Иңнәрнең авырлыгыннан
Шул еллар тора көлеп.

Еллар гомер елгасының
Кимерә текә ярын.
Бервакыт зилзилә килеп,
Җимерә икән барын.

Җиһанга илаһи юлдан
Күкләр аша җитәсе ...
Үзең салган юллар буйлап
Янә күккә китәсе,
Янә күккә китәсе ...

* Аксак Каратун - миссионер Лука Канашевичка Җәбәлстан татарлары тарафыннан тагылган кушамат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев