Мәдәни җомга

Факил САФИН: СӨЮ ЮЛЫ (Сонетлар бәйләме)

Факил САФИН: СӨЮ ЮЛЫ (Сонетлар бәйләме) 1 Сагыш, моң, әрнүләр... Югалттым җир ямен. Кояшлы көндә дә йөземдә күләгә. Мәхәббәт ни хак соң? Кем арзан түләгән? Таң-шәүлә беләме җанга ни кирәген?.. Ай җиле тибрәтә нарасый бөҗәген. Күңелем - ак кылган, йөгерә түбәнгә, Абына-сөртенә ямь-яшел үләнгә. Җан-капка тышауда һәм бәйдә йөрәгем. Чигенәм...

Факил САФИН: СӨЮ ЮЛЫ (Сонетлар бәйләме)
1
Сагыш, моң, әрнүләр... Югалттым җир ямен.
Кояшлы көндә дә йөземдә күләгә.
Мәхәббәт ни хак соң? Кем арзан түләгән?
Таң-шәүлә беләме җанга ни кирәген?..
Ай җиле тибрәтә нарасый бөҗәген.
Күңелем - ак кылган, йөгерә түбәнгә,
Абына-сөртенә ямь-яшел үләнгә.
Җан-капка тышауда һәм бәйдә йөрәгем.
Чигенәм дигәндә, көч сизәм тамырда,
Табынган, кабынган, шашынган ярым бар.
Мамыкка әйләнә сөюдән ташлар да.
Һәр күңел ярасын дәвалар наз эзли,
Көзен дә җир өстен яшәртер яз эзли.
Ничек соң яшәүне яңадан башларга?..
2
Җилләрнең чәчләре нур кушып үрелгән.
Бу ярда моңарчы мин тыныч яшәдем.
Үләндә чык суы - йөзендә яшәрдем.
Болытка ымсынып, сулыгып сүрелмәм.
Рәшә-җеп сузылган офыкның түренә.
Төшемә кердең дә түгелде яшьләрем.
Калдыр син тынлыкта! Бер сүз дә дәшмәдең...
Уятма җанымны бер көнгә - бүгенгә!..
Мәңгелек бергәлек, юктыр ул, күрәсең,
Бер чыккан утларга тагын да керәсең...
Сөюдән биз син җан! Баш бирми, карыша.
Никадәр газаплар көтә бу күңелне,
Чайпалды хисләрем уйнаклап түгелде.
Сөю бар?.. Юк, димсең?.. Кайсыдыр ялгыша...
3
Ялынып, ялварып, мәхәббәт килмәс ул.
Сизми дә калырсың - бер дөрләп яначак.
Вакытның елгасы туктамый агачак,
Хис уйга баш булса, җанга ял бирмәс ул.
Сөюгә юл урау, турыга йөрмәс ул.
Шашынган бураннар бөтереп алачак.
Мәхәббәт - ак шалаш, хыялый алачык,
Алтынга алданып Сарайга кермәс ул.
Җил читкә каера шәм тоткан кулларны.
Карурман эчендә эз, сукмак, юл бармы?..
Адашу - бер мизгел, сызлану гомергә.
Йөрәгем кыршауда, очарга талпына,
Көн дисәм - төн икән, ай җиргә тартыла.
Җир сагыш-биләүдә, томанга төренгән.
4
Киттең дә югалдың, сагынсын, дисеңме?..
Янымда чакта да юксынып үкседем.
Яралы бер кош мин, мәхәббәт үксезе,
Йөрәккә яндырып уелган исемең.
Гөлбакча эчендә йөргән чак исемдә.
Җилләрдән сакладым, ак чәчкәм, тик сине.
Сокландым, сөюгә үземнең күз тиде.
Кыраулы иртәдә өметем киселде.
Мин тоям карашың, ерактан багасың,
Таң аткан чагында яктырды синең сын.
Сынавың түгелме? Кайтмыйча калмассың...
Ялгызлык соңгы чик, упкынга бер адым.
Кояшмы? Син бит ул - нур сибеп елмайдың! -
Чык юа агачның иң биек алмасын...
5
Карашың, һәр ымың саклана йөрәктә.
Буй-сының килешле, могҗиза, син тылсым,
Сак кына тибрәнде - керфегең кавырсын,
Кош сайрый өздереп оялчан тирәктә.
Канатлар үстеме - җиңел соң бигрәк тә,
Килмичә түзәлмәм, син каршы алырсың.
Төн эңгер пәрдәсен тизрәк ябынсын,
Бетәлмәс сүзләрем, таңгача сөйләп тә.
Сөюнең кабынган мәлләре - и изге!
Елгага коелды йолдызлар, ай йөзде,
Моңмы бу, нурмы бу - гарешкә меңгезә...
Эзләп тә тапмассыз, вакытны югалттык.
Без икәү галәмдә - эзләрне чуалттык.
Дымсу чәч җылыңны онытмам мәңгегә.
6
Гашыйк җанның хәле - ул дөньяга үги...
Сорау арты сорау, сөю җавап көтми.
Саташулы уйлар аңны ташлап китми.
Кичә нәрсә булды? Ниләр булыр бүген?..
Мәхәббәткә тарган - көннән язган күңел.
Сөрән салыр чакта, тәвәккәллек җитми.
Ишегенә киләм, йозак элгән, бикле...
Җавап көтү кыен, ташлап китү җиңел.
Дулкын ярны ишә. Ни эшләргә инде?..
Хәлсезләнеп барам - җанга уклар тиде.
Китә алмыйм синнән. Калалмыйм да, беләм.
Ялгышканбыз, дисең... Алданабыз, имеш,
Соңга калганнарга өлеш - ачы җимеш.
Сөюемне күмдем, шытып чыкты үлән...
7
Яшьлегемнән әле хатлар килә һаман.
Ачып карыйм да бит... Кипкән гөлләр анда.
Сиңа өзгән идем. Сагыш көе җанда.
Күлгә төшкән айны серләр камап алган.
Көзге көннәр боек, урман уйга талган,
Ә югыйсә дөнья сары төстә яна.
Безгә кадәр шулай... Бездән соң да кала.
Хисләр сүнә, диләр. Ышанмагыз, ялган!
Сулар тулы яфрак, алар кая ага?
Дулкыннары килеп йөрәгемә кага.
Күңел хатларымны агымсуга салам.
Кемнәргәдер барып җитәчәкләр алар,
Кемдер елмаер да... күздән яше тамар...
Кипкән гөлләр тотып, кулым изәп калам.
8
Күзләреңә карап тынсыз торган чаклар...
Бар да ерагая, ә бу мизгел якын.
Керфек очларыңнан җанга үрли ялкын.
Сөю сүзен яздым кыядагы ташка.
Алсу таң да тумый яратудан башка,
Кояш чыга әнә нинди серле балкып!
Якты җиһан, галәм - чын сөюнең хакы!
Яшәү була диме гомер синсез акса?..
Хәтер тәхетендә соңгы шәмем сүнми,
Канун, фәрманнарга буйсынмый ул, күнми.
Карашыңнан төшкән якты - яшәү көче.
Шундый чагым инде - сиңа кайтып барам,
Яндыра да ала төзәлмәслек ярам.
Мең елларны үттем бер хушлашу өчен...
9
«Бу соңгысы булсын, гөнаһ җыймыйм
бүтән...»
Әйтмә тагын, иркәм, яшен-сүзләреңне.
Яшерәсең миннән нигә йөзләреңне?
Мөмкин булса әгәр китәр идем күптән.
Бер йолдызын эзли талчыккан ай күктә,
Болыт-җил аралап, ул аз йөзмәгәндер.
Миллион йолдыздан берсен күзләгәндер.
Табышулар сере тирәндә, ул төптә.
Әрнүләрне калдыр, өзмә килер юлны,
Сиңа сузыламын, кире какма кулны,
Һәм: «Соңгысы», - димә... Килдем, киләчәкмен!
Шатлык, куанычтан сөю тормый икән,
Хискә чикләүләр юк, куеп булмый бикләп,
Соңгы сулышымда «Син!» дип үләчәкмен...
10
Акылыңны түгел, йөрәгеңне тыңла!
Уйга салсаң уйны - саллар булып агар,
Гел хушлашу сүзе.... күздән каннар тама,
Син сөюгә сыен, каршы гамәл кылма.
Акыл алдый сине, адашма да, сынма,
Вакыт - гадел хөкем, яраларны ямар.
Яз тулышыр җанга, гөрләвекләр агар,
Тезләреңне үбеп, сүрә укыр кылган.
Сөю җиле тисә - качып булмый аннан,
Сөю буламыни өзелмәсә алма?!.
Мәхәббәттән шашам, мин синеке инде!
Гаепләмә бер дә, Язмыш - бәхет эше.
Тик сөюдә генә үзен таба кеше...
... Акыл хисне җиңде, таң кычкырып көлде...
11
«Ташлама!» - дисең син, куенга сыенып.
Шөбһәле карашың яндыра җанымны.
Күңелдән сызарга иң гүзәл җырымны?..
Якты моң нурында утырам коенып.
Киткәнче сагынам, аңлату кыендыр,
Син рәшә дулкыны, исерткеч ягымлы,
Күкләргә ашам мин тоям да назыңны.
Киткәндә каласың сабый күк боегып.
Киләсе юлымнан күзеңне алмыйсың.
Сокланыр талмы син, мәңгелек ярмы син?
Төннәрен йокламый тирбәтәм уемда.
Югалтсам нишләрмен? Яшемә төеләм,
Сулышың тоям да офыкка чөеләм,
Бердәнбер диюләр рәхәт тә, кыен да...
12
Синнән киткәнемә үтте ни гомерләр...
Алсу таң атканда иренеңнән үптем.
«Ә син йокла, - дидем, - Рәхмәт, иркәм...
Киттем...»
Болын өсләп кайтам. Эзгә чык йөгергән.
Озын, киң пәрдәгә ак сының төренгән.
Җил кагылды зеңләп, тәрәз яшен түкте.
«Тагын китте», - дидең. Ак пәрдәне сүттең.
Синең сыныңдыр ул - гөлгә әверелгән...
Күнегелгән, дисең... Миңа исә кыен.
Кумыйсың да юкса. Чын түгел бу, уен.
Гөлләр белән юлда әрепләшеп кайтам.
Һаман бер үк сукмак, һаман бер үк сүзләр,
Ятимләнгән хисләр, мөлдерәмә күзләр.
Салкын мендәремдә сине уйлап ятам...
13
Бу ялгышу түгел, чын дөресе шушы.
Ярсу хисләр уйный, учак яна - сөю.
Якты нурлар җанда, син дип яну, көю.
Ихлас караш, ымнар - ярсу давыл купты.
Очраштырды язмыш, җанны җанга кушты,
Сиңа илткән сукмак - тынмас назлы көем,
Көлсәң көл, дим, әйдә, чал башымны ию -
Бәлки аударудыр бер дә юкны бушка.
Чыклы сукмагымнан киләм таңны кичеп,
Бәхет касәсеннән татлы сагыш эчеп.
Бу соңгысы, сөю килмәс, беләм, бүтән.
Йолдызмы син, аймы, яктыртучым минем,
Син дип яшим җирдә, мәхәббәтле көнем,
Үткән-беткән димә, күңел нидер көтә...
14
Мин юлларга карыйм, алар иркен, ачык,
Рәшә уйный анда, ак җилләргә тулып.
Серле өннәр килә, бер кайтаваз булып,
Кемдер карый миңа, эңгер читен ачып.
Дулап чаба йөрәк, чакыр мине, ашык,
Калсам калыйм юлда, бураннарда туңып,
Шыксыз кара төндә бер ялгызым кунып.
Сыналырмын сынмам, мин шул тиле гашыйк.
Күңел түрендә сын, синең сурәт тере.
Кемдер сүгә мине, кемдер көлеп йөри.
Һәм куалар синнән җанга ташлар атып.
Сөю утын ягып, төн пәрдәсен кичеп,
Миңа ниләр язган, бар михнәтен эчеп,
Үз-үземә кайтып, егылырмын кабат...
15
Синнән хәбәр килде: «Көт!» -дигәнсең, иркәм.
Күңел түрен айкап, күтәрелде кошлар.
Хис-гөрләвек ташты, акты-китте кышлар.
Җанны терелтергә бер сүз җитә икән.
Күккә уелган сүз - нурлар белән чиккән,
Аны сүндерерлек нинди җегәр, көч бар?
Нигә сүндерергә, кемдә нинди үч бар?..
Сөю сөенечен татыр чагым җиткән!
Очып кына йөрим, шатлык адым саен,
Яшел чугы белән иркәләде каен.
Ышанычым җуймый, бу мизгелне көттем.
Син дә зарыккансың, кайнар җилләр исә,
Кояш булыр дөньям, бер кычкырып көлсәң.
Сөю - сагыш, шатлык, без бер юлдан үттек!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: