Мәдәни җомга

Фаил Вахитов

"ШҮРӘЛЕ МОНОЛОГЫ"

Исемдә, онытмыйм һич тә:
ялгызы бер ат җигеп,
карурманга айлы кичтә
килеп җитте бер егет.

Дөресе шул, холкым яман:
яратам үкерегә,
кешеләрне (әле һаман)
кытыклап үтерергә.

Бу егет, дидем, тотылды!
Ни кирәк бу исәргә?...
Ул балта белән тотынды
агачларны кисәргә.

Янына ук барып җиттем
(нәрсә озак уйларга?),
һәм егеткә тәкъдим иттем
кети-кети уйнарга.

Егет әйтте: “Кирәк әгәр,
каршы түгел бер дә мин.
Тик миңа да шуңа кадәр
кирәк синең ярдәмең.

Болай итик әле башта:
Яхшы тыңла, күр, әнә,
бездән ерак түгел ята
юан, озын бүрәнә.

Кети-кети уйнаганчы
әйдә, кузгалыйк тизрәк.
Безгә бу юан агачны
арбага салу кирәк.

Бу эш һич алмас күп вакыт.
Тик минут ярым гына.
Бүрәнәне очыннан тот,
нык тотын ярыгына.”

(Шулчак егетнең белмәдем
миннән көлеп торганын,
абайламадым, сизмәдем
аның тозак корганын.)

Һәм мин, бүрәнәне күреп,
бардым да тиз янына,
егет киңәшенә күнеп,
тотындым ярыгына.

Егет суга балта белән,
көйли үзенең көен,
бүрәнәнең (нәрсә күрәм!)
сугып төшерде чөен.

Шунда гына күрдем, туган,
ничек ярык “шалт” итте.
Бармакларым авыртудан
күз алларым “ялт” итте.

Бармакларның сызлавыннан
мин җибәрдем үкереп.
Ычкынмакчы богавымнан
карадым бер сикереп.

Эләккәнмен нык тозакка,
форсат юк ычкынырга.
Тотындым, сузмый озакка,
еларга, кычкырырга.

Әйттем егеткә: “Әй, эне,
син хайванмы, кешеме?
Җәфаларга шүрәлене
кешенең соң эшеме?”

Мин егеткә сүзем бирдем
башка аңа тимәскә.
(Их, кирәген бирер идем!
Ярамый баш имәскә.)

Исәп тотам хәйлә белән
бу хәлдән котылырга.
Котылгачтын, үзем беләм,
егеткә ни кылырга.

Теләк бар алырга үчем,
егетне костырырга,
бүтән уйламасын өчен
кулымны кыстырырга.

Тик егет минем сүземә
ышанырга да тормый.
Карамый бер дә үземә,
хәтта башын да бормый.

Ул мине белми бар дип тә,
кая ул сүз катырга.
Нәрсәдер маташа читтә,
һәм җыена кайтырга.

Әйттем: “Таштыр синең йөрәк!
Харап иттең син мине.
Киткән чакта (миңа кирәк)
әйтеп кит исемеңне.”

Егет кайтырга кузгалды
арбада шалтыр- шолтыр.
Кузгалганда әйтә салды:
“Исемем минем Былтыр!”

Бәйләнмәгән минем авыз,
күрми уңны - сулымны,
кычкырамын: “Былтыр явыз
кысты минем кулымны!”

Килгәч, башка шүрәлеләр,
ятып миннән көлделәр:
“-Син котырган, син бит җүләр,
тилергәнсең - диделәр.

Тукта әле, кычкырмый тор
суйгандай, бераз тыел.
И җүләр! Кысканга былтыр
кычкыралармы быел!”...

***
Берни тоталмыйм, ташлыймын-
бармакларым имгәнгән.
Очкылык тота башлыймын
“кети-кети” дигәннән.

Качып йөрим хайваннардан...
Куян, бүре, төлкесе...
Берүзем бу урманнардан
булдым адәм көлкесе.

Һәрбер хайван моны белә.
Хәтта иң-иң арыгы,
бармак төртеп миннән көлә:
“Әнә урман сарыгы!”

Моңа түзәр идем аны.
Көн артыннан төн ага...
Тик Тукай бу вакыйганы
фаш итте бар дөньяга”…
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: