Мәдәни җомга

Фаил Шәфигуллин: Бер улыйсы килә айга карап...

Бер улыйсы килә айга карап, Сахрадагы ялгыз бүредәй.

            * * *

Төнге күктән атылып төште яшен,

Кылыч селтәп җәйге яңгырга.

Офыкларны иңләп тамырланды,

Теләп җиргә берегеп калырга.

Яндырды ул зифа наратларны,

Сылу каеннарны яндырды.

«Тик мин генә яшим, – диде, – җирдә,

Мин  бит, –  диде, – ялкын  тамырлы».

Күк  күкрәтеп көлде горур яшен,

Җир күкрәген телеп узганда.

Тик тапмады җирдә яшәр мәйдан,

Каберен генә тапты ул анда.

 

 

ДУЛКЫНГА ДУЛКЫН

 

Давыл чәрдәкләгән болыт

Диңгезгә әйтте куркып:

- Дулкынга дулкын бәрелде,

Дулкынны йотты дулкын.

 

Диңгез көлде:

- Ялгышасың,

Булмас андый хәл, юктыр;

Дулкынга дулкын сарылды,

Дулкыннан туды дулкын.

 

 

            * * *

Ялгыз йөрүе дә кызык

Кайчагында дөньяда.

Кул тимәгән, кер тимәгән, –

Дөнья, гүя, өр-яңа.

 

Яңа атау ачучыдай,

Дулкынланып, ашкынып,

Атлыйсың диңгез ярыннан,

Офык серле, кич дымык.

 

Бер ягыңда – чиксез дәрья,

Бер ягыңда – таш-таулар.

Бардыр әле бу җиһанда

Ачылмаган атаулар.

 

Гүя кемдер дәшә... һәр кич

Ашкынып юлга чыгам.

Мин ачасы бер пакь атау

Я саф йөрәк бар сыман.

 

 

КЫРГЫЙ АТАУ

 

Булган бу хәл әвәл заманда,

Күрәсеңдер инде, язмышы –

Океандагы кыргый атауда

Калган  икән  кеше ялгызы...

 

Сүнгән саен күктә йолдызлар,

Чыккан саен кояш диңгездән,

Кыргый кошлар күргән кешене

Үксеп яткан килеш йөзтүбән...

 

Моңайма, дип океан шаулаган,

Тор инде, дип җылы җил искән,

Атла, диеп чыклы үләнгә

Ай сукмаклар салган көмештән.

 

Шифалы су биргән чишмәләр,

Карурманнар татлы аш биргән,

Киңәш биргән эшчән дулкыннар,

Куышка дип таулар таш биргән...

 

Сабыр иткән кеше, илкәен

Сагынса да өзелеп-өзелеп.

Узган айлар кыргый атауда

Киек казлар кебек тезелеп.

 

Ә бер көнне ерак офыктан

Балкып чыккан кинәт ак җилкән.

Ярга килеп баскан кешенең

Еллар инде чәчен ак иткән.

 

Гаҗәпләнеп, каушап торганда

«Өнемме бу, – диеп, – төшемме?!» 

Утырткан да туган иленә

Алып киткән кораб кешене.

 

Кошлар озак очкан озатып,

Боегып калган атау еракта.

Караган да кеше караган

Нидер җуйган сыман шул якка...

 

Елаган ул өнсез-тавышсыз,

Һәм аттырган палубада таң.

...Авыр  булган  аңа  аерылу

Хәзер инде кыргый атаудан.

 

 

ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕ

 

Төне-көне салкын яңгыр,

Томан сарган җирен-күген.

Көзге ямьсез давылларда

Ничек сынмый калган бу гөл?!

 

Кар-бураннар уйный кырда,

Бәйрәм итә рәхимсез кыш.

Хәтерләтеп апрель кичен

Ничек матур көлә бер кыз.

 

Яланнарда катлам карлар...

Ай-һай озын булды бу кыш.

Барыбер килә яз ди микән –

Бигрәк иртә сайрый бер кош.

 

Алтын иген шаулый кырда,

Җете зәңгәр күкләр хәзер.

Мондый көндә кешеләрне

Кайгыларга салмыйм әле, –

Дигән сыман посып тора

Тау астында ялгыз кабер.

 

 

ГОМЕР

                                     Н. Арсланга

 

Кыштыр-кыштыр... менә кызык...

                                              булдыра бит:

Ак кәгазьдә кәкре-бөкре юллар кала...

Зурлар өйдә юк чагында юри генә,

Уйнап кына кулына каләм алган бала.

 

Вакыт уза метеор кебек, яшен кебек,

Еллар ай күк, айлар көн күк тоела аңа.

Көне-төне йөзә уйлар диңгезендә

Уйнап кына кулына каләм алган бала.

 

Яшь кәләшкә күңелсездер: кайчагында

Театрга, киноларга ялгыз бара...

Дала, таулар, рудникларда нидер эзли

Уйнап кына кулына каләм алган бала.

 

Кешеләр өчен кызганмый ул саулыгын да,

Кирәк булса, йөрәген дә утка сала...

Ак кәгазьдәй ап-ак чәчле кеше инде.

Уйнап кына кулына каләм алган бала.

 

 

            * * *

Бер улыйсы килә айга карап,

Сахрадагы ялгыз бүредәй.

Улап  булмый.   Оят.   Яхшы  түгел,

Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.

 

Бер елыйсы килә бушанганчы

Сагыш белән тулы күңелләр.

Елап булмый. Оят. Яхшы түгел,

Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.

 

Бер янасы килә кочагыңда

Әверелгәнче утлы күмергә.

Янып булмый. Оят, яхшы түгел,

Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.

 

Улыйк, елыйк, яныйк –

Дөнья фани,

Кемдә кемнең нинди эше бар!

Юк, кирәкми,

Түзик,

Түзик әле,

Түзик әле –

Без бит кешеләр.

 

 

            * * *

                               И. Шакировка

 

Күңелләрдә калды тик изгелек,

Камилләнде җирнең бар төше...

Алтын яфрак ятты сукмакларга,

Җир өстенә көмеш кар төште.

 

Кар  өстенә  гөлләр   шытып  чыкты,

Явып узды ләйсән яңгыры.

Бер шаулады диңгез, бер – карурман,

Далаларда утлар кабынды...

 

Җил китерде җиз кыңгырау чыңын,

Бакчаларда былбыл сайрады.

Җирдә, күктә, ерак йолдызларда

Мәхәббәт һәм яшьлек бәйрәме...

 

Бөек тылсымчыдыр ахрысы син, –

Гади кеше генә түгелдер.

Синең җырлар – үзләре бер дөнья,

Сине тыңлау – үзе бер гомер.

 

 

            * * *

Хан тамаша кыла...

Киң мәйданда

Кылыч айкый ике кол-егет.

Вәзирләрнең йөзе кояш кебек,

Җарияләрнең йөзе көл кебек.

 

Берсен-берсе кисә ике кылыч,

Кем кала да бүген, кем китә...

Хан  бәйрәмен  тынып  карап  тора

Мәхәббәт, Дан, Үлем бер читтә.

 

Үлем илтифатсыз тамашага,

Кем үлсә дә барыбер үлемгә.

Мәхәббәтнең зәңгәр күзләрендә

Курку катыш газап күренә.

 

Ә Дан инде нәкъ җәллады ханның –

Көлеп карый үлем уенына.

Ә Дан инде нәкъ уйнашчы хатын –

Кайсы җиңсә,

Сарылыр ул шуның муенына.

 

 

            * * *

                             Э...га

 

Ерак әле, шундый ерак көзгә,

Су өстендә төнбоеклар йөзә.

Әллә гөлләр, әллә җиләк җыя

Су буенда нәни Раушания.

 

Һаваларга кемдер йолдыз тезә,

Җәйге моңнар үзәкләрне өзә,

Әллә җил сызгыра, әллә бер кош,

Әллә көлә шулай бездән язмыш.

Бу авазлар барысы җанга тия,

Моңаядыр сыман Раушания.

 

Керсәк тә без икебез ике җәйгә,

Күңелебездә бер үк язгы бәйрәм.

Көмеш ләйсән,

Көләч Раушания

Уйный анда һаман әйлән-бәйлән.

 

 

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ

 

Әбиләр  чуагы.

Уйларым чуалды.

Көзләргә  керәбез.

Чәчләрең – пәрәвез.

 

Җәй ерак калса да,

Гөл шыткан бакчада.

Көзләрнең яшь чагы –

Әбиләр чуагы.

 

Чәчләрең – ак ефәк,

Чәчләрең – пәрәвез.

Ничәнче көзгә без

Бергәләп керәбез.

 

Әллә яз, әллә көз?..

Син һаман япь-яшь кыз...

Әбиләр чуагы,

Уйларым чуалды.

 

 

Оныттым

 

«Оныттым», – дип кабатлыйм мин

Көн саен, һаман.

Тик күрәсе иде әле

Сине яңадан.

 

Күкрәгемә кысып-кысып

Әйтәсе иде:

«Оныттым мин, оныттым, – дип, –

Оныттым сине...»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: