Мәдәни җомга

Эльвира САФИНА: Мине юатырга килеп кунды Итәгемә ап-ак күбәләк

Тормыш - баскыч Тормыш гүя баскыч! Менәбез дә төшәбез, Менә-менә этешәбез, Авыр сүзләр әйтешәбез. Елашабыз, көлешәбез, Кайчак хәтта сөзешәбез, Көрәшергә керешәбез, Әллә ниләр бүлешәбез, Күз яшьләре түгешәбез, Тиргәшәбез, телләшәбез, Башкалардан көнләшәбез, Ятлар көен көйләшәбез, Юк-бар сүзләр сөйләшәбез... Бер менәбез, бер төшәбез, Бер төшәбез, бер менәбез, Төшә-төшә, менә-менә Яшәргә дә өйрәнәбез......

Тормыш - баскыч
Тормыш гүя баскыч!
Менәбез дә төшәбез,
Менә-менә этешәбез,
Авыр сүзләр әйтешәбез.
Елашабыз, көлешәбез,
Кайчак хәтта сөзешәбез,
Көрәшергә керешәбез,
Әллә ниләр бүлешәбез,
Күз яшьләре түгешәбез,
Тиргәшәбез, телләшәбез,
Башкалардан көнләшәбез,
Ятлар көен көйләшәбез,
Юк-бар сүзләр сөйләшәбез...
Бер менәбез, бер төшәбез,
Бер төшәбез, бер менәбез,
Төшә-төшә, менә-менә
Яшәргә дә өйрәнәбез...
* * *
...Йа, Ходаем, нинди заман җитте, -
Күрми хәзер туган туганны.
Әллә инде соң без ялгыз килеп,
Ялгыз китү өчен туганмы?...
Дөнья - шигырь
Дөнья - шигырь!
Безнең гомер - шигырь!
Сизеләме?!
Мин үзем дә шигырь!
Э.Җәлилова
Шигырь язсам - очам,
Язмый торсам - сүнәм.
Илһам килмәгәнгә
Көчкә-көчкә күнәм.
Яшәтә гел сакта,
Каләм - минем түрәм.
Шигырь тусын өчен
Мең терелеп үләм.
Язмый торган чакта
Күңелләр дә сүрән.
Аяз күк йөзендә
Кара болыт күрәм.
Язмый торсам - сүнәм.
Яза алсам - очам.
Дөнья - шигырь икән,
Бар дөньяны кочам,
Шигырь булып очам...
Дөнья куабыз
Дөнья куабыз, дөнья куабыз,
Кайчак уфтанып, уйлап куябыз.
Бер сөендерә, бер көендерә,
Моңлы дөньябыз, җырлы дөньябыз.
Дөнья куабыз, дөнья куабыз,
Сөенеп шуңа җырлар сузабыз.
Шатлыкларын да, борчуларын да
Бергә узабыз, бергә узарбыз.
Дөнья куабыз, дөнья куабыз,
Матур булсын дип, яшәр оябыз.
Матурлыгын да күрер чак түгел -
Дөнья куабыз, дөнья куабыз...
Кәҗәмөгез
Нинди булуына карап,
Тирә-ягым, әйләнәм,
Кайчагында бер көндә мин
Йөз төрлегә әйләнәм.
Кырысланган чагымда да
Булып калам мин гадел.
Әллә кемнәр була белмим,
Күңелем минем гади.
Эшсез торырга яратмыйм,
Ялкауларны өнәмим.
Күңелләре яктыларның
Кадерләрен беләмен.
Сөзешергә кирәк чакта
Ярдәмгә килә мөгез.
Юашланып яши алмам -
Булганмын Кәҗәмөгез!
Сынмый гына узып сынауларны...
Без дә төрле, юлыбыз да төрле,
Төрлелеге белән кызык та.
Үз рәхәтен тоймый яши икән
Кеше бәхетенә кызыккан.
Яшәү дәрте булсын күңелләрдә
Ике түгел, гомер бер килә.
Кабатланмас һәрбер мизгелеңә
Куанып яшәүгә ни җитә!
Гөлләрнең дә чәнечкесе була,
Язмышлардан юк шул узмышлар.
Сынмый гына узып сынауларны,
Рәхмәт әйтеп яшик язмышка.
* * *
Телен белми, динен хөрмәт итми,
Өметсез, димәгез яшьләрне.
Яши-яши акыл керер әле,
Артык күрмәсеннәр яшәүне.
* * *
Әйе, бик тә талантлы шул дустым,
Шуңа үзен өстен күрә дә.
Аның фикеренчә, беркем түгел,
Хәтта дәрәҗәле түрә дә.
Кимчелекләр таба һәммәбездән,
Без, янәсе, "авыл", гадиләр,
Заман белән бергә атламыйбыз,
Аннан калышабыз, кадимнәр.
Өстән генә шулай карап тора,
Кешеләрне сайлап сөйләшә,
Үзе кебек, "каймак"ларның гына
Хәлен белә, көен көйләшә.
...Ниндидер кыл зыңлап өзелдеме? -
Утырасы килми янәшә...
* * *
Теш төбенә төшкән әрсез җаннар,
Ялтыравык, глянец заманы.
Һәр кешенең күренәсе килә,
Яхшысыннан күбрәк яманы.
Якты утка очкан күбәләктәй,
Бөтерелә алтын янында,
Коеп карыйк әле елтырларын,
Кемнәр генә аны танырлар?!
Ярдәм сорап, сүз кушкалап кара,
Ялтыратыр хәзер табанын.
...Теш төбенә төшкән әрсез җаннар,
Ялтыравык, глянец заманы.
* * *
Ультрамарин төсле буяу алып
Мин ясадым сине, үземне.
Юл чатында сине күреп алып,
Сиңа баккан ике күземне.
Сөю биргән, сөйгәнемне алган
Моңсу фасыл - алтын көземне,
Әйтергә дип авызымны ачып,
Әйтми калган теге сүземне...
Ультрамарин бетте...
Таный алмыйм - бу соң үземме?
* * *
Хәйран карап тордык, авыз ачып,
Әрсезләнми нишлик, замана?
Үзең бездән әрсезрәк тә әле,
Ямьсез итеп алай карама.
* * *
Бүләгеңне саклыйм әле дә мин,
Кат-кат укыйм теләкнамәсен.
Башка ярлар сайлаганга гына
Язмыш безгә үпкәләмәсен...
* * *
Асты-өскә килде замананың,
Егетләре кызлар кебекләр.
Нәфис затлар нәфис булып калсын,
Утлач булсын иде егетләр.
* * *
Күзләреңә карыйм -
Салкын...
Кайчан гына иде -
Төпсез ялкын.
Сүзләрең дә никтер
Хиссез...
Аңлаша идек бит
Сүзсез.
Яшим шулай
төссезлектә...
хиссезлектә...
Әллә ничек -
Көйсез...
* * *
Мәхәббәтнең шундый чагы була:
Сине күрми торсам гөлдәй сулам.
Әллә елыйм, әллә көләм шунда,
Әллә сиздермәскә көлгән булам?!
Сиңа шулай береккәнмени мин,
Күрми торсам әзрәк, җаным өши.
Назлы карашыңнан мәхрүм калсам,
Караңгы дөньяда - төндә яшим.
Мәхәббәтнең шундый чагы була -
Утка, суга кертә, йә исертә.
Һәр гашыйкны сәер мәҗнүн итә,
Очындыра, күккә сикертә.
Шундый чагы була!
* * *
Битләремнән, күзләремнән түгел,
Йөрәгемнән икән үпкәнсең.
Үпкән эзең әле һаман яна -
Янган утка ташлап киткәнсең...
* * *
Тел очымда тора гел исемең,
Онытылмый һаман карашың.
Яшәр идек микән, кавыша алсак,
Бер-беребезгә генә карашып.
Сине күрмәгәнгә күпме гомер...
Кайдалыгың белми яшимен.
Ярый белмим, белсәм, түзә алмам -
Яшьлек дөньясына дәшәрмен...
* * *
Башкаларның, димен, дөнья бөтен,
Тормышлары, әнә, түгәрәк...
Мине юатырга килеп кунды
Итәгемә ап-ак күбәләк...
* * *
Табигать тә бүген әллә нишли,
Әллә елый, әллә көлә инде...
Әллә минем күңел халәтемне
Үземнән дә әйбәт белә инде?!
* * *
Күңелемә төшкән күләгәне
Күрми генә узып кит әле.
Узып кит,
тик борылып карама,
Сиздермичә генә көт әле...
Син барыбер мине көт, яме?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: