Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Эльмира Шәрифуллина: Йөзлек белән туганмын мин...

Күз алдымнан утлы уйлар агыла, Үткәнемә, Үпкәнемә кагыла...

ӨЕҢДӘ КӨТСӘ ЯРАТУ* 
           (җыр)

Көтсә өеңдә ягымлы күзләр,
Каршы йөгерсә кадерле сүзләр –
Елмаер кояш кара төнеңдә,
Җылы тоелыр салкын көне дә.

Көтсә өеңдә ихлас ярату,
Мөмкиндер анда кайгың тарату.
Авыр уйларың качар, онтылыр,
Шундый бер көнең мең алтын торыр.

Көтсә өеңдә тәрбия, терәк,
Син диеп типсә анда һәр йөрәк,
Бәрәкәт иңәр бердәм нигезгә,
Тәгәрәр дөньяң төздә, тигездә.

Көтсә өеңдә кадер вә хөрмәт,
Сиңа дип пешкән ләззәтле нигъмәт. –
Үрнәк алып бу тату тормыштан,
Тәрбия күрер бала тумыштан!   

*Илназ Баһ көе.


ТОРМЫШ ЯМЕ

Бисмилламны әйтеп токмач кисәм,
Ак яулыгым ябып башыма.
Тел өстендә генә тотарлык ул,
Туганнарым килсен ашыма.

Билләремдә чиккән ак алъяпкыч,
Кош телләре кисәм кыйгачлап.
Күпереп пешсен, сары майда йөзеп,
Күзегез кызсын, үзегез туйгач та.

Бәлеш салам, белгәнемне укып,
Каз итеннән, кайнар, шулпалы.
Чөкердәшеп чәйләп утырыйк соң,
Күршеләрем дәшим, туктале.

Бер сөйләрлек булсын, аш-суының
Теш төбендә калды тәме, дип.
Кардәш-ыру, дус-иш белән яшәү
Дөньяларның яме, гаме бит!

ИПИ ПЕШӘ

Кичке авыл мичләрендә
Утын яна эчләрендә:
Дөрли генә яркалары,
Сикерә ут алкалары,
Очып-очып китә шартлап,
Бабам тора мичне мактап,
Сырхау әбием терелә,
Йөзкәеннән нур түгелә.
Кинәндереп һәр күңелне
(Мәшәкате дә күңелле),
Бар кайнарлыкны сеңдереп,
Ипи пешә бөтерелеп.

СӘКЕ

Сәке безнең өстәл иде,
Сәке – безнең карават.
Кирәк икән, чәй эч шунда,
Кирәк икән, кырын ят.

Сәке безнең сандык иде,
Каз оясы сыярлык.
Сәке асты сарай иде,
Ярган утын куярлык.

Сәке түренә өелгән
Түшәк, ястык, мендәре...
Сәке – әби-бабаемның
Намаз укыр мөнбәре.

Йорт-җиремнең төп җиһазы
Сәке булган элгәре.
Әйтерсең шунда төйнәлгән
Җир һәм Җиһан егәре!

ЧИККӘН СӨЛГЕ

Чиккән сөлге – яшьлек истәлегем:
Яз гөлләре, моңлы гөрләвек.
Чиккән сөлге – минем гомер юлым:
Кышкы буран, җәйге күлләвек.

Чиккән сөлге – яшел урман юлы:
Көзге сагыш, кышкы бозлавык.
Чиккән төсләремә карыймын да
Эндәшалмый торам беравык.

Чиккән сөлге – бүләк балаларга, –
Күзләремнән күчкән нурларым.
Ничәмә төс, ничә җыру анда –
Һәр төсендә минем кулларым.

Чиккән сөлге – әниләре төсе,
Сагынганда искә алырлар.
Янып торган яз бизәге чиктем,
Гомер үтәр,
Гөлләр калырлар!

БИЮЧЕ КЫЗГА

Әкияттәнме әллә син, бала?
Аяк баскан саен моң кала.
Күңелләрдә, җанда, күзләрдә –
Соклану һәм табыну сүзләрдә,
Әкияттәнме әллә син, бала?

Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт,
Җилдән җитез йөреш-хәрәкәт.
Биегән кеше чынлап бай булсын,
Хыялында йөгерек тай булсын,
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт.

Онытылмасын гадәт-горефләр,
Күбәү булсын синең кебекләр.
Күз тимәсен сылу гәүдәңә,
Бие әйдә, көчең жәлләмә,
Онытылмасын гадәт-горефләр.

«ТАТАР КЫЗЫ БИЮЕ»Н КАРАГАНДА

Чулпыларын чылтыратып,
Кем бии әнә, кара.
Аягүрә баскан килеш
Әйтерсең йөзеп бара.

Тыпырдатып биер өчен
Имән идән димәгән.
Ничек шулай назлы иткән –
Бер җире юк килмәгән.

Табигать яраткан аны
Дөньясында бер итеп:
Карап туймас нәфис итеп,
Тоташ наз һәм сер итеп!

ЙӨЗЕМНЕ АК ИТКӘН КЕШЕМ

Йөзлек белән туганмын мин,
Туганда ук.
Җир йөзеннән куганда су,
Куганда ут,
Саклап калган шул йөзлегем,
Иткән ярдәм.
Йөземне ак саклар өчен
Япкан пәрдәм!
Йөзлек белән туганмын мин,
Туганда ук.
Башымда – уй, җанымда – җыр,
Йөрәктә – ут.
Ярты юлда туктап калмам
Бер эштә дә.
Рәхмәт яусын әнкәемә,
Йөземне ак иткән кешем –
Фәрештәмә!

ТАНЫП КАЛСЫННАР

Такыя чигәм асылташ белән,
Нәкыш бизәге – көмеш каш белән.
Кисеннәр аны яхшы күңелләр:
Җитү кыз-кыркын, чая киленнәр,
Кыңгыр салсыннар назлы сеңелләр.

Такыя чигәм асылташ белән,
Нәкыш бизәге – энҗе таш белән.
Киеп йөрсеннәр нечкә биллеләр,
Ирсезләр кисен, кисен ирлеләр,
Якын килмәсен керле күңелләр.

Такыя чигәм асылташ белән,
Нәкыш бизәге – җәүһәр каш белән,
Шөһрәт казансын изге канлылар,
Милләтен сөйгән туташ-ханымнар,
Илһам алсыннар шагыйрь җанлылар.

Такыя чигәм асылташ белән,
Нәкыш бизәге – алтын каш белән:
Кашлары җем-җем, торадыр көлеп,
Танып калсыннар – кемлекне белеп,
Сәлам бирсеннәр – ерактан күреп!

ХИКМӘТИ СЕР

Баланы таба ул һәр тере,
Нәселен, дәвамын калдыра.
Кайберсе шатлыклар китерә,
Кайберсе йөрәкне яндыра.

Баланы таба ул һәр тере,
Күңелнең аңарга иң түре.
Энәле – мамыктай тоела,
Учыңа йолдызлар коела.

Баланы таба ул һәр тере,
Бик теләп, бик көтеп аласың.
Өметең акланмый кайчакта,
Телсезләр, ушсызлар каласың.

Баланы таба ул һәр тере –
Тормышның хикмәти бу сере
Йә сине күкләргә күтәрә,
Җиреңә озата йә кире...

ГОМЕР

Җир яңара –
Гөлләрдән гөл ярала,
Уй кагыла,
Кагыла, моң тарала.
Гөлчәчәкләр йә баса, йә чүгәли,
Әйләнәләр итәк җилем тирәли.
Тымызык көн ләйсән яңгыр бөркеде,
Үсеп чыкты ак күбәләк төркеме.
Юлга ятты шәфәкъ кыйган кыйпылчык
Күләгәңне алдымнан ал, кояш, чык!
Күз алдыннан нурлар, уйлар aксыннар,
Йә боз булып,
Йә куз булып ятсыннар –
Бу чагылыш яшәвемнең бер көне,
Бер көнемме? –
Гомеремнең бөртеге...
Мин йөгерәм,
Йөгерәм – көн яктыра,
Әле сулга,
Әле уңга чакыра.
Хәтерләтеп аңлы сабый чагымны,
Көлтә-көлтә нур төргән дүрт ягымны.
Төшәм төпкә,
Төпкеленә җиремнең,
Өлеш чыгар кодрәтеннән иремнең!
Ыргылмаска,
Ургылмаска юк чарам,
Төбенә төшми,
Җиренә җитми тукталмам.
Күккә менәм,
Яшен белән үртәшәм,
Үчекләшәм,
«Үчкә – үч» дип эндәшәм.
Хисләремнән исәнгерим мин тәмам,
Очам-кочам,
Янам-эрим һәм тамам...
Бер хәсрәт – гомеремнең мең төне,
Шатлыгыммы?
Мең төнемнең бер көне...
Күз алдымнан утлы уйлар агыла,
Үткәнемә,
Үпкәнемә кагыла...

ГОМЕРЕМНЕ ТҮЛӘП**
           (җыр)

Шигъри дөнья безне кавыштырды,
Кавыштырды
Шигъри дөнья,
Бәллүр бишегендә тирбәтеп,
Бәллүр бишегендә тирбәтеп.
Йөрәкләрне әсир итте Сөю,
Әсир итте
Йөрәкләрне
Шул Сөюнең шигъри ширбәте,
Шул Сөюнең шигъри ширбәте.

Шигъри дөнья безне кавыштырды,
Кавыштырды
Шигъри дөнья,
Йолдызларга кадәр күтәреп,
Йолдызларга кадәр күтәреп.
Шифа көтсәм, утлы яңгыр койды,
Утлы-бозлы
Яңгыр койды,
Үзәк-бәгырьләргә үткәреп,
Үзәк-бәгырьләргә үткәреп.

Шигъри дөнья безне кавыштырды,
Кавыштырды
Шигъри дөнья,
Сөю назларында көйдереп,
Сөю назларында көйдереп.
Гомеремне түләп җырлар яздым,
Гомеремне
Түләп яздым,
Шигырь буынына сеңдереп,
Шигырь буынына сеңдереп.

**Сара Садыйкова көе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев