Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Эльмира Шәрифуллина: Ярый ла калмадың, дибез, Алкын су төпләрендә...

Югарыдан фәрман алганмы? Түбәсенә мөһер тамганмы? Тирә-юньдә фәкать ул көчле, Гасыр элек туган бер үчме? –

ДНЕПРНЫ КИЧҮ

(Әткәемнең сугыш истәлекләреннән)

Үкереп тә, аҗгырып та туплар ява,
Җире-күге актарылып өскә ава,
Кара төтен, кара болыт – бармы дәва? –
Төкәндеме барасы юл, сулар һава?

Койган канның чамасы юк, чарасы юк,
Елгаларның кире якка агасы юк.
Максатның да башкасы юк, сеңгән аңга:
Баш ярылып күз чыкса да – каршы ярга!

Артка юл юк. 
Ватан-ана алга дәшә.
Ак сөлгесен билгә салып ил көрәшә:
“Җиңү өчен! Ватан өчен! – фәкать алга,
Днепрны даешь! – диеп, – бүген таңда!”

... Чыгарырга елга аша техниканы,
Танкларны, пулеметын, сырхау-сауны
Күпер кирәк. 
Күпер кирәк, булмый салда,
Тынычлану табар йөрәк, бәлки, валда.

Киң елганы иңләп күпер салу өчен
Һәрбер солдат урман кисә, 
Мин дә кисәм.
Ут яңгыры... 
Егылалар, урман белән...
Ә мин исән, әле исән – урман кисәм.

Субайларны кул көченнән кага-кага,
Үзебез ат, трактор да, арба, чана...
Минометчы – балта остасы, сапер –
                                                    монтер,
Ездовое су астында водолаз да...

Киң һәм тирән 
Ике як яр тоташканчы
Көннәр үтә, төннәр үтә, атна үтә,
Ә дошманга әзер юлны юк итәргә
Самолеттан бомба чәчеп, төк(е)рү
                                                     җитә...             

...Җан ярсуы белән җыеп соңгы көчне,
Күренмәслек итеп өстән нәфрәт-үчне,
Маневрлар уйлап табып,
Яңа күпер –
Су өстеннән ярты метр түбән үтте...

Ул көннәрдә кеше башы күргәннәрне,
Кичү өчен күпме корбан биргәннәрне,
Су төбеннән җыеп алып саный алсаң,
Тере күпер булыр иде, тезеп салсаң...

Тарихында Бөек Ватан сугышының
Батырлыкта тиңдәше юк ноктасы бу.
Геройлары, орденлысы күп булса да,
Елъязманың тәмугка тиң кыйссасы бу!


ИНАНУ

               Картлар йортында сөйләшү

Яши монда барлык “артык кашык” –
Сталинга әмма барсы гашыйк,
Икеләнеп тора бик азы.
Минем һаман колагымда чыңлый
Җиңеп кайткан солдат авазы:

“Кәфенлекне урап муеныбызга
Антлар эчеп, алга ыргылдык.
“Ватан өчен! Корыч атам өчен!” –
Дигән теләк белән нык булдык.

Ул инану бүген кирәк түгел,
Кирәк түгел, күрәм, беркемгә.
Мин үзем дә буталанып беттем,
Иманнарын саткан төркемдә.

Сугыш беткәч батыр хәттин аша,
Сөрелмәгән кырны чүп баса.
Кара якны гына күперткәндә,
Мәгънә җирлегеннән ак кача.

Хаталардан хәлиме соң бәндә?..
Карыйк әле чәчәк аткан илгә:
Нахак яла... комсыз хөсетлекләр
Күпме җанны болгап бәрә силгә...”
 

ИҢ ЯМЬСЕЗЕ, ДИСӘМ...

Рухи затсызлык та 
китерде бу сугыш.

                       Газетадан.

Йорт-куралар мәет чыккан кебек,
Көз пычрагы күмгән эзләрне.
Төн томаны сарган урамнарны,
Кара туткыл баскан йөзләрне.

Аяусызы, мәнле, мәнсезе бар,
Дөнья бит ул, тере җаннары.
Тукның күзе ләкин хикмәт тели,
Тук бичәнең кайный каннары.

Тыллардагы җенси ачлык чире
Калкып чыккан шуның берсендә.
Үсмерләрдә ир-ат исен эзләп,
Ләззәт тапкан бала хисендә...

Сугыш алып килгән афәтләрнең
Иң ямьсезе, дисәм, ялгышмам.
Шул адымга мәҗбүр булганнарның
Табын юып кара язмыштан...


ХЫЯНӘТЕМ НИДӘ?

Күзләремне йомам, йомам кысып:
Чаба кеше, әллә бара очып.
Иңнәренә илнең тире тама,
Кайнар күкрәгеннән тып-тып, тып-тып.

Ашкыныплар зур сугышка керде,
Җанын бирергә дә әзер иде.
Бер көн килеп чолганышта калды,
“Әсир” дигән яман исем алды.

... Күзләремне йомам, йомам кысып:
Тораташтай кеше тора посып.
Туган җиркәенә яше тама,
Хыянәте нидә: тып-тып, тып-тып...


НИГӘДЕР?

... Яфракларын коя өрәңге...
Кара җиргә каргыш күмә-күмә,
Тол хатыннар казый бәрәңге.

                             Гакыйл Сәгыйров

Өзеп алып күңел кылларын,
Канга буяп сөю җырларын,
Яклаучысыз калган толларның
Киртә белән бүлеп юлларын,
Йөри кемсә –
Килгән үлмәскә,
Кара гүргә мәңге кермәскә.
 
Югарыдан фәрман алганмы?
Түбәсенә мөһер тамганмы?
Тирә-юньдә фәкать ул көчле,
Гасыр элек туган бер үчме? –
Хатын-кызның тырнак төбеннән
Кер юнәтү мәшһүр бер эшме?
Алла белсен...

Ә мин каргамыйм,
Киллер, сихерче дә ялламыйм,
Хисләрем дә сүкми, кизәнми,
Теләмим дә... 
Күңел... рәнҗи...


АЕМ КҮРДЕ, КОЯШ АЛА БАРДЫ...

Ямьле иде язым – балачагым,
Шау чәчәктә иде болыннар.
Мин йөгерәм, гүя чабуымнан
Чеметеп чаба уйнак колыннар.

Колыннары үсеп, тай булдылар,
Яз айлары бетеп җәй керде.
Балачакның чуар бизәлешен
Бер тукталып карар җай килде.

 ...Сау бул, җәем...
Алтын биеклегем –
Көзләрем ул: кызым, улларым.
Кушучларым тутырып дәүләт бирәм –
Көз муллыгы сезгә – җырларым!

Инде иңгә ак шәл ябарга дип,
Кышы карап тора текәлеп.
... Аем күрде, кояш ала барды...
Яшәдеңме, гомер, кинәнеп?


“ИЗГЕ”ЛӘРГӘ

Берәү кырын ятып эшли
Мал-мөлкәтне, акчасын.
Берәү аягүрә көри
Алтын-көмеш бакчасын.

Берәү кереп коры чыга
Миллиард диңгезеннән.
Нәфесе – Каф1, чагыладыр
Көзгеле күзлегеннән.

Үтләми дә, шартламый да,
Җыя бар дөнья малын.
Андыйны әйләнеп үтә
Зәкәт тә, калым, салым...

Тир дә чыкмый, җил дә екмый,
Чир дә йокмый “изге”гә.
Кемнәрнең сыны тезелгән?.. –
Карап бакчы көзгегә.

1 Каф - Каф тавы күздә тотыла.

 

ЯРЫЙ ЛА ЮЛЛАР АЧЫК

Илтимерем лә, Илтимер2,
Туган авылым Илтимер.
Уйландыра, моңландыра,
Сагыну кайчан кимер?

Ярый ла калмадың, дибез,
Алкын су төпләрендә.
Һәр ел кайтып очрашабыз
Яшь чирәм өсләрендә.

Бөтнек яланың хуш исле,
Тәгәрәп елыйм, көләм.
Тау, болыннарың гөл дә гөл, 
Җәелгәндәй зур келәм!

Ярый ла котың качмаган,
Ярый ла юллар ачык.
Исәннәр кайтып көч ала,
Туган нигезгә басып.

2 Илтимер – су астында калачак, дип күчерелгән авыл исеме.

 

МҮКЛӘНӘ ШУЛ НИГЕЗ...

Күңелне гел борчый, гел тырный:
Өемнең нигезе ник елый?
Ятим ул, бик ятим, дигәндәй,
Сызланып, сулкылдап җил дулый.

Мүкләнгән шул нигез, янтайган,
Хуҗасы шикелле картайган.
...Ялгызлык – йөрәкне кимерә,
Бирешә таш нигез, җир иңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев