Тәмуг кисәве
(Поэмадан өзек)
- Исәнме, әбекәй!
Күзләрең
Нигә соң моң баскан бу кадәр?
Җаныңны ни-нәрсә телгәли,
Алдыңмы куркыныч бер хәбәр?
Сизәм ич, үтәли күрәм ич,
Яшьләнгән күзләрең, яшьләнгән.
Ак яулык яшергән чәчләрең
Яшеңнән иртәрәк бәсләнгән.
Ни кайгың,
Әйтсәнә, әбекәй,
Улларың, кызларың исәнме?
Бармы соң оныклар-татлылар,
Авырмый сәламәт үсәме?
-...
Тәмуг кисәве
(Поэмадан өзек)
- Исәнме, әбекәй!
Күзләрең
Нигә соң моң баскан бу кадәр?
Җаныңны ни-нәрсә телгәли,
Алдыңмы куркыныч бер хәбәр?
Сизәм ич, үтәли күрәм ич,
Яшьләнгән күзләрең, яшьләнгән.
Ак яулык яшергән чәчләрең
Яшеңнән иртәрәк бәсләнгән.
Ни кайгың,
Әйтсәнә, әбекәй,
Улларың, кызларың исәнме?
Бармы соң оныклар-татлылар,
Авырмый сәламәт үсәме?
- Барын бар,
Барын бар оныклар,
Әмма да җибәрдек зур ялгыш.
Шул ялгыш ясаган гариплек -
Гүрләргә кергәнче гел сагыш.
И белсәң?!?
Ашкынып,
дәртләнеп,
яшәреп
Беренче оныкны көтүләр!
Кемем бар? -
Күрегез дигән күк,
Урамнан ирәеп үтүләр!..
Булмастыр дидем мин шул чакта,
Бәхетнең моннан да олысы.
Булмастыр,
Башкада һич булмас
Сабыйның мондый да нурлысы!
Яраттым,
уйнаттым,
янәсе,
Заманнан бер адым калмасын.
Үзебез белмәдек,
Ул белсен -
«Мама» дип әйттердем анасын.
Үзем дә аныңча пупалап
(Бала бит, үпкәли күрмәсен),
Ваттым да җимердем инде мин
Урысның бичара җөмләсен.
Тел белү зыянга китермәс,
Өйрәнсен «зур агай» сабагын.
Ә алар?..
Мәктәпне яптылар... -
Ачтылар пивноен,
кабагын...
Яптылар
Гел татар мәктәбен,
Туган тел укыту - вәссәлам.
Кем сорап торды соң атадан
Кай телдә укытыйк, мәсәлән?
Балама ятлар баш булды да,
Телемнең тамырын кистеләр.
Ни татар, ни урыс булмаган
Имансыз төркемнәр үстеләр.
Бу - безнең фаҗига, кадерлем,
Кайтарып ал идең - эш узган.
Өзелде буыннар,
Беркем юк,
Беркем юк
Өч онык - өч кыздан.
Байлык соң байтак та күңелдә:
Әкият,
мөнәҗәт,
такмаза,
Әткәем, әнкәем җырлары -
Әманәт.
Хуҗа юк, ни маза?..
Ым кагып,
Йә төртеп күрсәтеп,
Аңлатам үземә кирәкне.
Гарип бит,
Телсез бит оныклар -
Шул телә,
Шул телә йөрәкне!
Ник каралган кызыл кан?
Авызың тулы кан...
Бу җирдә
Диюләр теш коеп көн күрә...
Сытып чыгар ирен читеннән,
Вәләкин телеңне
Кан, диеп, телеңне,
Ялгышып телеңне төкермә!
Рүзәл МӨХӘММӘТША
Авызым тулы кара кан,
Күңелем тулы әрнү.
Юк, мин төкермим канымны,
Рәнҗемим сиңа: "Әл-лү?!?"
Авызым тулы кара кан,
Йотмыйча сөйләп булмый.
Инде дә ничә гасыр бит,
"Кис!-Мә!"ге һаман тулмый.
Авызым тулы кара кан -
Томалыйдыр аңымны.
Табу салалар телемә,
Сөйләтмәскә зарымны.
Авызым тулы кара кан,
Ник каралган кызыл кан?
... Кан төйнәлсен, урт чиләнсен,
Тешләнмә тел,
Чыкма җан!
Яшәешне җыр итүче
(Җыр)
Үгетләргә чыгып бастым,
Кан кардәшем, милләттәшем!
Итәгеңә ут төрттеләр,
Янып үлмик, тот киңәшем:
Пыскый-пыскый сүнмәс өчен
Дога булсын туган телең.
Чит чүлмәккә түгелмәсен
Милли йөзең, милли түлең.
Сорау алу түгел, ләкин
Сезгә дәшәм: кияү, килен,
Үстергән ул-кызларыгыз
Беләләрме ана телен?
Төп вазифаң нәселеңне
Дәвам итү, алга илтү -
Тел бетү - горурлык бетү,
Татарлыкка дөнья бетү.
Ата-баба нәсыйхәте -
Һәр бәндәнең намус эше.
Фәкать туган җире белән,
Халкы белән көчле кеше!
Кан кардәшем, милләттәшем,
Чәчәк атсын шиңмәс гөлең!
Күңелләрне хөр итүче,
Яшәешне җыр итүче -
Телебез ул, Туган телем!
Нур булып таша хисем
Авыл мәктәбеннән кайттым,
Нур булып таша хисем!
Сөенәм, газиз халкыма
Кирәк булганым өчен.
Ни генә юк безнең гомердә?!
Килсеннәр дә сорасыннар иде:
«Ник кайгылы болай,
Ник кайгылы болай син?» - диеп.
Һади ТАКТАШ
Ни генә юк безнең гомердә:
Олау-олау кайгы кәрваны,
Ук карашлы, агу хәтерле
Сүзләр ата каршы барганы.
Ни генә юк безнең гомердә -
Кайчак тормыш шундый аяусыз.
Якты дөнья дигәнебез дә
Яши алмый кара буяусыз...
Теләсәң дә йота алмаган
Канлы кантар тулды бугазга.
Егылмасын тагын дигәндәй,
Шатлык кереп чыкты бик азга.
Ни генә юк безнең гомердә...
Газизләрем керде кабергә.
Исәннәрдән ага күз яше,
Таңнар атса, мыскыл-җәбердә...
Ни генә юк минем гомердә?!
Кышка калган уңыш
Иген елый башагында,
Җиргә сыгылып төшеп.
Баласын тудыралмаган
Хатындай, көтеп-көтеп.
Очты-очты
Очты-очты язлар очты, җәйләр очты,
Үсмер чакка бирдем учны:
Еллар посты, сулыш кысты -
Картлык кочты -
Очты-очты...
Күзләрең көлсен!
Күзләрең көлсен, кыз бала,
Күзләрең көлсен!
Тиңен тапкан, дигән хәбәр
Ил буйлап йөрсен.
Көлсен, көлсен, көлсен, көлсен,
Күзләрең көлсен!
Күзләрең көлсен, кыз бала,
Күзләрең көлсен!
Аллам сиңа мәхәббәтнең
Олысын бирсен!
Балаларың "Әни!" диеп,
Йөгереп йөрсен!
Күзләрең көлсен, кыз бала,
Күзләрең көлсен!
Бәхетеңне туганнарың,
Ата-анаң күрсен,
Сигез оҗмах ләззәтләре
Шатлыкка күмсен!
Күзләрең көлсен!
Күзләрең көлсен, кыз бала,
Күзләрең көлсен!!!
Нет комментариев