Мәдәни җомга

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА: Сибелә генә өзгән чәчәк кебек, Өзелгән гөл кебек елларым...

ЭКРАННАРДА КҮЗЛӘР СУГЫШЫ Убыла җир... Шартлый... Яна... көя Кемнәрнеңдер изге төбәге! Җете караш - рентгенлы күзләр, Әйтеп бир соң ни гамь кирәген?! Тонна-тонна "торна муеннары" Батырганда Җиргә көрәген, Суырыплар алыр, Актарыплар, Газиз Җиркәеңнең йөрәген. Йөрәксез Җир кемгә кирәк булыр, Үле тормыш - үле ил йөзе? Терелтерме экстрасенсларның Мең киловатт көчле...

ЭКРАННАРДА КҮЗЛӘР СУГЫШЫ
Убыла җир...
Шартлый...
Яна... көя
Кемнәрнеңдер изге төбәге!
Җете караш - рентгенлы күзләр,
Әйтеп бир соң ни гамь кирәген?!
Тонна-тонна "торна муеннары"
Батырганда Җиргә көрәген,
Суырыплар алыр,
Актарыплар,
Газиз Җиркәеңнең йөрәген.
Йөрәксез Җир кемгә кирәк булыр,
Үле тормыш - үле ил йөзе?
Терелтерме экстрасенсларның
Мең киловатт көчле ут күзе?..
Җирнең сызлануы безнең тәндә,
Безнең бәгырь, безнең бавырда.
Без шәфкатьле булсак, ул да тыныч,
Имансызлык - төшә савырына*.
Кемдә бар соң алтын куллы йөрәк,
Җирнең җәрәхәтен бәйләргә?
... Экраннарда күзләр сугыш ачкан,
Кисәтәләр кереп өйләргә...
Күк барында күкрәү булыр ла ул,
Яшене дә булыр җәйләрдә.
Кан басмасын күзне, ком басмасын,
Яшәү ямен кирәк шәйләргә!
* С а в ы р ы н а - биленә, янбашына.
ДӘВАМ
Яздан тора дәвам,
Яздан тора,
Илгә кайтып безнең табигатьтә
Яши алыр киек каздан тора -
Дәвам яздан тора.
Мөдәррис Әгъләм
Яшәешнең күркәм булмышы -
Яз тылсымы, язлар сулышы:
Елмаеша башлый кешеләр,
Сәламләшә ешрак күршеләр,
Языла билләр, йөрү тизләшә,
Эш арты эш, гаилә берләшә,
Яз эндәшә:
"Әйдә, ут-Кояш,
Яшел төскә Җирне син буяш!"
Алан, ялан, болын, су буе
Хәтфә келәмнәргә тиңләшә,
(Кыш - мәрхүмкәй, ахры, көнләшә:
"Бакыйлыкка күчәм, син яшә!").
Яз күгендә тора моң зыңлап,
Кыр казлары кайта каңгылдап,
Ишәйтергә нәсел-нәсәбен,
Баетырга дәвам исәбен,
Бар тереклек, дөнья яңара,
Пар бөркелә, болыт кабара,
Иртә таңда дымсу яз исе,
Оя корган кошлар кай ара?
Кешелекнең барча булмышы -
Яз тылсымы, язлар сулышы.
Дәвам ае - язлар фасылы,
Җир тормышы, яшәү асылы!
КҮҢЕЛЕҢДӘГЕ ТӨСЛӘР
Мөгаллимә Роза Кушминага
Гомер юлың...
Тезелеп киткән төрле төсләр:
Ай, болытлы дымык кичләр,
Табигатьнең алсу, кызыл, зәңгәр гөле,
Күзгә төртсәң күренмәслек кара төне,
Карашыңда якты язның
Шыткан гына яшеле дә,
Ак бураны,
Ялт-йолт иткән яшене дә.
Чәч толымың үреп куйган
Игеннәрнең
Алтын кебек сары төсен,
Туган нигез ниргәсенә
Сеңдергәнсең
Буы белән пешеп чыккан
Күмәч исен.
Сүзләреңнән челтер-челтер
Чыга кебек чишмә агып,
Мин фәкыйрең басып торам
Күңелеңнең байлыгына
Хәйран калып.
"ДӨНЬЯ МАТУР, ДӨНЬЯ КИҢ" ДӘ...
Ялгызлыктан суларсың ла,
Көярсең, янарсың ла,
Әгәр артык яфрак булсаң
Кешелек агачында,
Әгәр бер ялгызың калсаң
Кешеләр арасында.
Фаил Шәфигуллин
Артык яфрак түгел идең
Кешелек агачында.
Ялгыз түгел идең, һәрчак
Дусларың арасында.
Белми идең явызлыкның
Агын да, карасын да.
Нигә күсәк күтәрделәр,
Нигә гомерең өзделәр?
Нигә кояштай күзләрең
Баемыйча сүнделәр?
Нигә безнең алдыбызга
Канлы гөлләр тезделәр?
Ялгыз түгел идең бит син,
Дусларың бик күп иде.
Әллә артык күп булдылар,
Әллә күзләре тиде?
Әллә... кемнең кем икәнен
Аермавың - үтерде?..
Ялгыз түгел идең бит син,
Ялгыз түгел идем мин.
"Дөнья матур, дөнья киң" дә
Кайчак тәмугларга тиң.
Синнән калган кайгыларны
Көч-хәлгә күтәрә иң...
ӘЛЕ СИНСЕЗ ЯШӘП ЯТАБЫЗ БИТ
"Сибелә чәчәк" көе сибеп, сибеп
Чәчләремне җилгә җибәрә.
"Кайгыларың чыдамаслык түгел..."
Уйларымны коя, җилгәрә.
Сибелә чәчем, нигә, ник сибелә?
Ник үзәкне өзә бу җыру?
Әле синсез яшәп ятабыз бит,
Синсез дә бит үтә бу тору.
Сибелә генә өзгән чәчәк кебек,
Өзелгән гөл кебек елларым.
...Яшькә чумган, сулган гөлләр белән
Түшәлгәннәр үткән юлларым!..
ХЫЯЛ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Каурыйларың очсын кайнар җилгә,
Сагышларын үзем күтәрәм.
Рифат Сәлах
Хәсрәтем йөзләремә чыккан,
Йөрәккәем, ахры, кан гына.
Андый чакта байлык кирәк түгел,
Бер җылы сүз кирәк җанлыга.
Канатланып очыйк кайнар җилдә,
Газапларын үзем күтәрәм.
Мин бит синең белән көннәр түгел,
Гомер елларымны үткәрәм.
ЧЫНБАРЛЫК
Оныкларым йөри йөгерешеп,
Бүлмә кысан, әмма юк тарлык.
Тәгәрәшеп алар белән уйныйм,
Әкиятләргә тиң бу чынбарлык.
Китап укыталар йоклатмыйча,
Тавышларың бетсен, хет карлык.
Көлә-көлә сулышларым каба,
Әкиятләргә тиң бу чынбарлык.
Күреп торганнардан бәя алам:
"Бала җанлы" дигән зур ярлык.
Шатлыгымнан күзгә яшьләр килә,
Әкиятләргә тиң бу чынбарлык!
И ШИГЫРЬ
Кысрыклангач кайгы илләренә,
Бастырыклагач хәсрәт иңнәремә -
Юлдаш булдың миңа,
И шигырь.
Югалганда йола-ырымнары,
Убылганда баскан урыннарым,
Терәк булдың миңа,
И шигырь.
Явызлыктан шиңгән җаннарыма
Кара көздә, кара таңнарымда
Ак кәгазең суздың,
И шигырь.
Утта янып, үлеп терелгәндә,
Күк читеннән кояш күренгәндә,
Чәчәк булып шыттың,
И шигырь!
ЧЫРЫШ БУЛДЫК
Табылганны танымаска,
Күренгәнне күрмәскә
Тырыштылар. Тырышалар,
Ә без менә
Өйрәндек сер бирмәскә,
Баш өстендәге гөрзине
Утлы күсәк, димәскә,
Айкалсак та, чайкалсак та
Түкмәскә, түгелмәскә!
Чырыш булдык, бәгырьләргә
Кундырмадык тутыкны.
"Хәсрәт йөрәкне ашый ла..." -
Тыңламадык нотыкны.
Тишек, бездән көлмә әле! -
Ямап куйдык ертыкны.
Бастырыклап төягәнбез
Басынкылык, әдәпне.
Тумыштан ук яратмадык
Ялган белән әләкне.
Каләм алдык, эшкә җиктек
Ходай биргән сәләтне!
ҺАМАН ЯШЬ
Син һаман яшь - кырык өчтә,
Мин картайдым нәкъ шул кичтә:
Чәчләремә кырау кунды,
Күзләремнең төсе уңды,
Йөрәгемә әрнү тулды,
Йөзем сулды.
Яшь шул әле,
Син яшь һаман -
Егет, дию хәтта таман.
Минем хәлләр?..
Әйтим - яман...
Тере тәндә тозлы яра,
Яралардан кан-яшь тама,
Ә үзләре гел яңара,
Гел өстәлә - йөзе кара! -
Кырау сара!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: