Мәдәни җомга

Эльмира Шәрифуллина: Салда агып сагыш китәр булса, Сал агызыр иде һәр кеше...

Үз Ватаным – алтын, Йөрәк сүзем – ялкын,

Йөрәк сүзем

Үз Ватаным – алтын,
Йөрәк сүзем – ялкын,
Дөрли-дөрли яна хисләрем.
Искән җилкәем дә
Туган телкәемдә
Әрен сөйли иртә-кичләрен.

Үз Ватаным – алтын,
Йөрәк сүзем – ялкын,
Кот качырып Җирем-Күгемнән, –
Туган телгә – күсәк,
Йа Раббым, дисәк,
Әүлияләр калкыр гүреннән.

Үз Ватаным – алтын,
Йөрәк сүзем – ялкын,
Набат суга Таулар, Кыялар:
Кагылмагыз Телгә!
Иң авырткан җиргә,
Имин булсын, дисәк, дөньялар!

Үз Ватаным – алтын,
Йөрәк сүзем – ялкын,
Шушы Сөю белән яшим мин.
Шушы Сөю белән, 
Янып-көю белән
Түбәм биек, 
               Якты, 
                   Дөньям – киң!

Үз Ватаным – алтын,
Йөрәк сүзем – ялкын,
Сөйлик сүзнең маен чыгарып! –
Галәм залларында,
Гавам алларында,
Анам теле белән сугарып!  


Рәхмәт, авылым!

Болыныңда карлыганнар җыйдык,
Балан төяп кайттык, капчыклап.
Берсен тапсак, икенчесен күреп,
Китәр идек урынын ачыклап.

Юа дисәң?.. Кузгалагы тагы,
Бөрлегәне – кара, кызылы...
Туендырды болын,
Үзенекеме ул,
Читтән килгән кунак кызымы?

Тал утынын ягып кышны чыктык,
Күбекләнер иде баш-башы -
Салкын суын сыгып чыгаргач ут,
Кайнап чыгар иде җеп ашы*.

Җеп ашлары белән мич агартып,
Ялт иттерә идек өйләрне.
Авылыма кайтып тыңлап киләм,
Ак өйдәге газиз көйләрне.

Рәхмәт, авылым,
Рәхмәт, болынкаем,
Сихәт-ныклык биргән төбәгем.
Гомер буе сынмас терәк булды
Фатихалы үгет-теләгең.


* Җ е п  а ш ы - мичне агарту өчен 
махсус әзерләнгән катнашма.
   


Дәрес бирәм

Дәрес бирәм. 
Шундый матур итеп,
Күзгә карап тора балалар.
Ничек итеп әйтим: “Сабыйларым,
Телебезне, - диеп , - алалар...”

Дәрес бирәм. 
Бүген саф татарча
Аңлашабыз, шөкер, Ходайга.
Нигә кире китә бу дөньялар,
Хут алганда гына уңгайга?

Мөлдерәпләр торган бу җаннарның
Нигә кирәк кыру күңелен?
Нинди хокук?.. -
Шушы газизләрдән
Тартып алгач Ана, Моң телен?

Кырга сыймас кырын эшләр белән
Заман законнарын яңартып,
Телне ватып, сүтеп-сытмас өчен
Дәрес бирәм, 
Хак-дөресен әйтеп, 
Үссен бала халкын яратып!
                      

Урынлымы?

Кырык бернең җәе... көз айлары...  – 
Арба тавышлары тынмаган.
Җырлап киткән ирләр...
Үле хәбәрләрен
Авыл халкы елап тыңлаган.

Җырлап киткән ирләр,
Гармун сулкылдавы
Эл(е)неп калган моңсу талларга.
Суга баккан таллар
Толлык әҗерләрен
Агызганнар салып салларга.

Салда агып сагыш китәр булса,
Сал агызыр иде һәр кеше.
Кайгы белән бергә,
Үз башкаен салып,
Югалырга әзер берише.

Өсте-өстенә кабынып торган сугыш -
Газизләрне һаман югалту...
“Шәһитләрнең җаны җәннәттә”, - дип,
Урынлымы илне юату?

 

Калебегез якты чәчә
                 
                Мөгаллимә Лина Фәттаховага

Хатын-кызга чибәрлек тә,
Зифа буй да бик кирәк.
Ә сез тагын, Лина дустым,
Иманлы, затлы, зирәк!

Тирән акыл биргән Ходай
Сезнең нәсел-нәсәпкә.
Әниегезне  -  ярыйдыр
Фәрештәгез! – дисәк тә.

Тирә-юньгә, белгәннәргә
Өлге дә, маяк та сез!
Сезне белеп шатланучы
Кавеменнән мин һәм без.

Калебегез якты чәчә
Илаһи бер нур белән.
Олы сөю белән сөйсен
Рафаилең гел-гелән!

Сезгә – Лина Нәвап кызы
Сокланып бетеп булмый.
Зур ихтирам хөрмәт илә
Кунагың шигырь юллый.


Горурлык

Авылымда туган йортым исән,
Туган нигез исән – ни шатлык!
Кояш белән торып,
Капкаларны,
Мал-туарны керткәч, тик яптык.

Авылымда туган йортым исән,
Туган нигез исән – искергән.
Искерсә дә, һәр бишебез бергә
Җылы алган анда, наз күргән.

Авылымда туган нигез исән! –
Әйтүләре хәтта горурлык!
Шул искергән нигез – каладагы
Хансарайдай йортка торырлык!

Авылымда туган нигез исән!!!
                    

Гадилектә - галилек!

              Язучы Фоат Садриевка

“Бәхетсез...”* –
Күзгә бәрелгән,
Магнитлы сүзең өчен.
Иҗатыңны кабат эчтем,
Һәм ачтым егәр-көчең!

Синең бөтен галилегең
Гадилегеңдә икән.
Халык акылларын туплап,
Тустаганлап гамь эчәм!

Гадилеккә  гимн бит бу,
Галилеккә – мәдхия.
Хәтта юл арасындагы 
Сүзләр йөрәккә тия!


* “Бәхетсезләр бәхете” – язучының шул
 исемдәге роман-трилогиясе  күздә тотыла..


Виртуозлар өлгесе

Баянчы, җырчы 
Рамил Курамшинга

Гармунчының төрлесе бар, 
Уйнаучының көллесе.
Сез, Рамил, шул гаскәрдә
Виртуозлар өлгесе!

Ходай сезгә
Талант биргән, 
Ким-хур булмаслык итеп.
Үзегез дә: “Алма, пеш!..” – дип,
Ятучы түгел, көтеп.

Язмыш сезне хисле итеп,
Ушлы итеп яраткан.
Яратканның насыйп яры –
Рузалияне караткан.

Тиң булсын да, иң булсын, дип,
Өлфәт мәхәббәт биргән.
Рамилебез Курамшинны
Илһам утына төргән!

Сөю сере инде безгә
Назлы җыр булып кайта.
Ә ул көйләр,
Сезнең көйләр, Рамил дустым,
Йөрәкләргә
Сары май булып ята!!!
                               

Оят эш түгел

Язучы Фарсель Зыятдинов 
белән Венера ханымга

Ике өзек, ике киселгәнне
Ялгап яшәү җиңел дисезме?
Җырлау кирәк кучереңнең җырын,
Көен табу кирәк көйсезнең.

Ике ялгыз, ике тол калганны
Кавыштырса әгәр язмышлар,
Гаеп түгел, оят эш тә түгел -
Кыю гамәл!
Бездән - алкышлар!!!


Гафләт

Каныгуың белән, нахак ягып,
Ятим-җилпеләргә гафләт калып,
Намус кайда? диеп сорасалар,
Ни әйтерсең икән, тора салып?

Ат сыртыннан гөнаһ җыя-җыя,
Кубарылып Җирдән киткән чакта, 
Бәяләрме гавам? Дөньялыкта
Йөрде бит ул, диеп, ап-ак атта?

Рәнҗү алганнарны, нахак ягып,
Ниләр көтә хөкем залларында?
... Ал таң төсе – мәхлук дип саналган
Бөҗәкнең дә чәчрәр каннарында!..

                               
                    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: